kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы" темасына дәрес эшкәртмәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дәрес  5 нче сыйныфта «Фразеологик  әйтелмәләрнең   кулланылышы» бүлегенең   илле  алтынчы дәресе. Фразеологик  әйтелмәләр  инде үзләштерелгән.Минем тематик планым нигезендә бу дәреснең планлаштырылган  нәтиҗәлелеге:

Предмет буенча нәтиҗәлелек - Татар телендә  фразеологик  әйтелмәләрне   танып белү һәм  дөрес  тәрҗемә итү.

Метапредмет нәтиҗәлелек:

а) регулятив гамәлләр ныгый - уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, адымлап фразеологик  әйтелмәләрне  тәрҗемә  итүдә, аларның үзенчәлеген ачыклауда, рефлексия ясауда, үзбәя куюда катнашалар;

ә) коммуникатив гамәлләр ныгый – төркемдә эшләү барышында, аралашу күнекмәләре үсеше өчен җирлек туа: бер-берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә, башкаларның фикерен тулыландыралар, өйрәнелгән материал нигезендә әдәби сөйләмне үзләштерәләр;

б) танып белү гамәле ныгый - өйрәнелгән материалны модельдә күрсәтә һәм модельдән  файдаланырга  өйрәнәләр.

Шәхес буларак үсеш нәтиҗәлелеге:социаль (иптәшләренә, үз-үзләренә матур мөнәсәбәт), эмоциональ (үз кичерешләрен иптәшләре кичереше белән килештерә белү) үзүсеш өчен шарт тудырыла; үз эшчәнлекләрен адекват бәяләргә өйрәнәләр.

Планлаштырылган  нәтиҗәлелекне  эффектив тәэмин итү максаты белән дәрестә танып белү эшчәнлеге Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы" темасына дәрес эшкәртмәсе»

Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее







Ачык дәрес




Тема : “Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы”

( V сыйныфның татар төркеме)


Укытучы: Әүхәдеева А.В.



























2017 нче ел

Әүхәдеева Алсу Вәгыйзовна, Саба районы Шәмәрдән лицееның беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Тема. Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы

( V сыйныфның татар төркеме)

Максат:

1) белем бирү: фразеологик әйтелмәләр турында һәм ирекле һәм тотрыклы сүзтезмәләр арасындагы аерманы искә төшерү; фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышын зиһенгә алу, татар һәм рус теле грамматикасын чагыштырырга өйрәтү;

2) күнекмәләр булдыру: практик куллану күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3) тәрбия бирү: укучыларда дөрес сөйләм һәм әхлаклылык тәрбияләү; бердәм эшләү күнекмәләрен үстерү.

Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек: 105-106 нчы битләр; Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. -Казан: Мәгариф, 2002. -110-113 нче битләр; Г.Р. Галиуллина. Татар теле. Лексикология.-Казан: Мәгариф, 2007.- 58-59 нчы битләр. Җиһазлау: Л.К.Бәйрәмова “Учебный тематический русско-татарский фразеологический словарь”.-Казан: ТКН, 1991; “Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы” дигән презентация; компьютер, проектор.

Дәрес тибы: катнаш.

Методлар: эзләнү. Алымнар: әңгәмә, күрсәтмәлелек, аңлатмалы сөйләү, дәреслек белән эшләү. Сингапур укыту структуралары: Релли Робин, Сингл Раунд Робин, чыгу билеты.

Педагогик технология: иҗади үсеш, компьютер технологиясе. Дәрес планы

I. Ориентлашу этабы

1.Уңай психологик халәт тудыру.

2.Фразеологик әйтелмәләр турында искә төшерү.(Релли Робин)

3.Өй эшенә бирелгән өч вариантны да тикшерү. 4.УМ кую.( сүзләрнең парын табу)

II.УМ адымлап чишү

1.Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы, тәрҗемә итү үзенчәлегенә белешмә бирү һәм нәтиҗә ясату.

2.Карточкалар буенча фразеологик әйтелмәләрне татар теленә тәрҗемә итү.

(Сингл Раунд Робин)

3.Дәреслек буенча эш.218 нче күнегү, фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлату, язу.

4. Фразеологик әйтелмәләр белән җөмләләр төзергә.(карточкалар буенча эш)

5.Рәсем буенча фразеологик әйтелмәләр әйттерү.

III.Рефлексия

1.Нәтиҗә ясау. Чыгу билеты язу.

2.Бәяләү этабы

3.Өйгә эш бирү (сайлап алалар)

1.216 нчы күнегү, язмача.

2.Фразеологик әйтелмәләр кергән 4 җөмлә язарга, тәрҗемә итәргә.

3. “Минем бер көнем” темасына хикәя язарга.

Дәрес барышы I. Ориентлашу этабы

1.Уңай психологик халәт тудыру.

2.Фразеологик әйтелмәләр турында искә төшерү.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, хәерле көннәр! Барыгыз да дәрескә әзерме?

Укучылар, без алдагы дәресебездә фразеологизмнар турында сөйләштек, әйдәгез, искә төшереп алыйк әле. Релли Робин структурасы буенча кара-каршы утырган 1 нче номерлы укучы , ә аннары икенче номерлы сөйли башлый. Аерым-аерым укучылардан сорап чыгу.

3.Өй эшен тикшерү.

Укытучы.Ә хәзер өй эшләренең өч вариантын да тикшерик.

1.215 нче күнегүдә бирелгән җөмләләрне карап чыгу. (мәҗбүри)

2.Фразеологизмнар кергән җөмләләрне тикшерү. (ярым иҗади)

3.Фразеологик әйтелмәләр белән язылган әкиятне тикшерү. (иҗади)

4.Фразеологик әйтелмәләрне укыту һәм икенче телдәге парын билгеләү, үрнәген күрсәтү, 1-2 җөмлә төзетү.

Борын төбендә генә – под носом 
Колагын торгызу – навострить уши
Кул селтәү – махнуть рукой 
Баш вату – ломать голову 
Теше тешкә тимәү – зуб на зуб не попадает
Борын күтәрү – задирать нос 

-Без бу әйтелмәләрне нишләттек? Без алар белән нәрсәләр төзедек? Димәк, дәресебезнең темасы нинди? (Дәреснең темасы әйтелә, тактага языла.) Максатын куйыйк әле.(Уку максатын куйдыру.)

II.УМ адымлап чишү

1.Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы, тәрҗемә итү үзенчәлегенә белешмә бирү һәм нәтиҗә ясату.

Фразеологизмны фразеологик әйтелмә белән тәрҗемә итүдә фразеологик берәмлек әһәмиятле урын алып тора, чөнки тәрҗемәдә фразеологизмны шул телдәге фразеологик әйтелмә белән күрсәтү тәрҗемәчедән телнең үзенчәлекләрен белүне һәм сүзлек белән оста файдалануны таләп итә. Тәрҗемә әсәрләрдә фразеологик берәмлекләр түбәндәгечә кулланылыш таба:

Набрать в рот воды - авызга су кабу

-Чего ж воды в рот набрали, - досадуя, спросил Иван Алексеевич.

(М. Шолохов «Тихий Дон»)

-Ник авызыгызга су каптыгыз? - дип, ачуы килебрәк сорады Иван Алексеевич.

(М. Шолохов «Тын Дон»)

Үзен суперйолдыз дип игълан иткәч, йолдыз чире башланган , күрәсең.

(«Кәеф ничек?» №5,2008)

-У него что звездная болезнь началась?

( И.Василенко «Полотенце»)               

Татар һәм рус телләрендә иҗат ителгән әсәрләрдә,  газета-журналларда фразеологизмнар шактый еш очрый. Алар телебезне искиткеч матур, бизәкле,  аһәңле итә. Шулай да  бер телдән икенче телгә сүзен-сүзгә тәрҗемә итү ысулын куллану кайвакыт көтелгән нәтиҗәне бирмәскә дә мөмкин. Шуның өчен фразеологик берәмлекләрне тәрҗемә иткәндә зур саклык белән эшләргә кирәк.

Рус һәм татар фразеологизмнарын чагыштырып өйрәнү өлкәсендә күп еллар буе профессор   Л.К.Бәйрәмова эшли. Бу өлкәдә Ф.С.Сафиуллина, Р.А.Юсупов, Р.М.Шириязданов кебек галимнәребезнең дә хезмәтләре байтак.  

Димәк, фразеологик әйтелмәләрне тәрҗемә иткәндә нинди ялгышлар җибәрмәскә кирәк? (нәтиҗә ясатыла)

2. Сингл Раунд Робин структурасы буенча эш. Бирелгән фразеологик әйтелмәләрне татар теленә тәрҗемә итәргә. Һәр өстәлдә һәрбер укучы үз фикерен әйтеп чыга. Аннан соң укытучы һәр өстәлдәге бер укучыдан сорый.

Аяктан егылу – свалиться с ног

Чебеннән фил ясау – делать из мухи слона  
Ташбака адымы белән – черепашьим шагом 
Уртак тел табу – находить общий
язык 
Үз урыныңны белү – знать свое место
Имәндә икән чикләвек – вот где собака зарыта
Бер урында таптану – топтаться на (одном) месте
Куян йөрәк – заячья душа 

Агым уңаена йөзү – плыть по течению
Сүздә торудержать слово 
Судан коры
чыгу – выходить сухим из воды 
Үз бәяңне белү – знать себе цену 
Җил очырткандай – как ветром сдуло 
Тел кычыта – язык чешется 
Борын күтәрү – задирать нос 
Сүзне җилгә очыру,ташлау – бросать слова на ветер 

Сүзгә-сүз – слово в слово
Телеңне йоту –  проглотить язык
Кул кычыта – руки чешутся
 
Муенга (менеп) атлану – сидеть на шее 
Күзен ачу-открывать глаза

Күзгә төтен җибәрү-пускать пыль в глаза

Хаталар саны буенча бастыра бару.

3.Ял итү минуты.

4. Дәреслек буенча эш. 218 нче күнегү, фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлату һәм тактада эшләтү.

5. Фразеологик әйтелмәләр белән җөмләләр төзетү.Һәр өстәлгә әзер карточкалар бирелә. Һәр төркемнән 4 әр җөмлә төзиләр. Җөмләләрне аерым-аерым укучылардан укыту. (1-2 укучыдан сорау)

Трай тибү, борчак сибү, авызы колакка җитү, аның кубызына бию, акылга утыру, тел йотарлык, ут йота, күз ачып йомганчы, күз төшерү, судан коры чыгу, борын күтәрү.

6.Рәсемнәр буенча фразеологик әйтелмәләр әйттерү, мәгънәләрен аңлату.

III.Рефлексия

1.Нәтиҗә ясау.

-Бүген без нәрсәләр өйрәндек?

-Фразеологизмнарны ничек тәрҗемә итәргә кирәк?

Чыгу билеты язу.

Фразеологик әйтелмәләрне куеп язарга.

1..............................дисәң, көн димәс, төн димәс, туктатып булмый. (Б. Камалов)

2. Шулай көйләнер төсле тоелганда, ......, кайсы көнләп, кайберләре үч итеп, карчыкның күңел ярасына тагын тоз сибә башладылар. (Г. Бәширов)

3. Гайнетдиннең башка чакта да чиртсәң кан чыгардай кызыл булган йөзе бу акырудан тагын яман бүртенеп карады, ............... (Г. Ибраһимов)


Файдалану өчен фразеологик әйтелмәләр: тел белән тегермән тартырга , озын телләр, күзләрен кан басты.

1. Тел белән тегермән тартырга  дисәң, көн димәс, төн димәс, туктатып булмый. (Б. Камалов)

2. Шулай көйләнер төсле тоелганда, озын телләр, кайсы көнләп, кайберләре үч итеп, карчыкның күңел ярасына тагын тоз сибә башладылар. (Г. Бәширов)

3. Гайнетдиннең башка чакта да чиртсәң кан чыгардай кызыл булган йөзе бу акырудан тагын яман бүртенеп карады, күзләрен кан басты. (Г. Ибраһимов)


2.Бәяләү этабы

3.Өйгә эш бирү (сайлап алалар)

1.216 нчы күнегү, язмача.

2.Фразеологик әйтелмәләр кергән 4 җөмлә язарга, тәрҗемә итәргә.

3. “Минем бер көнем” темасына хикәя язарга. (әзер карточкалар бирү)


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы" темасына дәрес эшкәртмәсе

Автор: Авхадеева Алсу Вагизовна

Дата: 18.05.2017

Номер свидетельства: 416747


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства