kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Фигыльне? барлык ??м юклык формасын халык авыз и?атында куллану.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Фигыльне? барлык ??м юклык формасын халык авыз и?атында карарау. “С?лам?тлек” темасын ?з эчен? алган м?кальл?рне, табышмакларны ??м халык ?ырларын иск? т?шерер?, ныгыту, кабатлау ?чен кир?к. Без тормышта к?бр?к автор хезм?тл?рен? ген? таяна башладык. ? ?би-бабаларыбызны? мирасын оныта башладык. Шу?а к?р? д? мен? шушы тема алынды. Аларда к?пме м?гън?, т?рбия ятканлыгын тагын бер тапкыр иск?ртеп кит?се килде.
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Фигыльне? барлык ??м юклык формасын халык авыз и?атында куллану. »

Тема: Фигыльнең барлык һәм юклык формасын халык авыз иҗатында

куллану.


- Хөрмәтле коллегалар, без бүген фигыльнең барлык һәм юклык формасын халык авыз иҗатында карарбыз. “Сәламәтлек” темасын үз эченә алган мәкальләрне, табышмакларны һәм халык җырларын искә төшерербез.

- Менә тактада мәкальләр бирелгән. Мәкальнең баштагы өлеше язылган , ә ахырын сез дәвам итәрсез.

Сәламәт булу – зур байлык.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

Сәламәт булырга теләсәң, спорт белән шөгыльлән.

Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.

- Рәхмәт. Бик матур, дөрес җаваплар бирдегез. Ә хәзер шушы мәкальләрнең берничәсе турында үз фикерләребезне әйтик әле. Мәсәлән, Сәламәт булу – зур байлык. Мин сәламәтлекне байлыкка тиңлим. Әгәр авырып китсәң, күзгә бернәрсә дә күренми. Кем минем фикерне дәвам итә?

- (Җаваплар, фигыльнең барлык һәм юклык формалары күрсәтелә.)

- Сәламәт булырга теләсәң, спорт белән шөгыльлән.

- (Җаваплар, фигыльнең барлык һәм юклык формалары күрсәтелә.)

- Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.

- (Җаваплар, фигыльнең барлык һәм юклык формалары күрсәтелә.)

- Яхшы, матур, дөрес, төгәл җаваплар бирдегез. Бу киңәшләрне тормышта һәрвакыт истә тотсак, сәламәт яшәрбез. Мәкальләрне шуның белән тәмамлап, җырларга күчик инде.

- Бәхеттә, шатлыкта,

Исәнлектә - саулыкта,

Үтсен гомер юлларыбыз

Тазалыкта байлыкта.

- Бу җыр юлларын укыгач, кемнәрдә нинди фикерләр туды?

- (Җаваплар, фигыльнең барлык һәм юклык формалары күрсәтелә.)

- Керим әле урманнарга

Каеннар арасына.

Бәлки, дәва таба алырмын

Йөрәгем дәвасына.

- Халык бу җыр аша нәрсә әйтергә теләгән?

- (Җаваплар, фигыльнең барлык һәм юклык формалары күрсәтелә.)

- Аерылмагыз, аерылмагыз,

Булса да сәбәпләре

Канатларны каера ул

Аерылу сәгатьләре.

- Бу җырга карата нинди фикерләр әйтеп була?

- (Җаваплар, фигыльнең барлык һәм юклык формалары күрсәтелә.)

- Әйе, җырларыбыз матуррак, эчтәлеклерәк яңгырасын өчен фигыльнең барлык һәм юклык формаларын куллану бик кирәк.

- Телләре бар – сөйләми,

Көйләре бар – теләмәсә, көйләми. (Гармун)

- Мин укыган юллар халык авыз иҗатының кайсы төренә керә?

- Табышмаклар.

- Әйе, шулай итеп табышмаклар турында сөйләшә башларбыз.

- Җавабы нәрсә булыр икән?

- (Җаваплар, фигыльнең барлык һәм юклык формалары күрсәтелә.)

- Кечкенә генә сандыкка

Бөтен дөнья сыйган.

Бу нәрсә?

- (Җаваплар, фигыльнең барлык һәм юклык формалары күрсәтелә.)

- Берсе өйне саклый,

Берсе тышны саклый,

Үзләре бер – берсенә кан дошман.

Нәрсә булыр?

- (Җаваплар, фигыльнең барлык һәм юклык формалары күрсәтелә.)

- Иптәшләр, әлеге мәкальләрдән, җырлардан, табышмаклардан күренгәнчә фигыльнең барлык һәм юклык формалары безнең сөйләмебезне баета. Тагын да матурлый. Фигыльнең бер генә төрле формасын куллансак, яки бөтенләй кулланмасак без әйтергә теләгән фикерләребезне бервакытта да тыңлаучыга җиткерә алмас идек. Шуңа күрә халкыбыз бу капма – каршылыктан бик оста файдаланып, матур – матур иҗат җимешләре тудырган.

- Дәрестә бик актив катнаштыгыз, дөрес, төгәл, матур җаваплар бирдегез, рәхмәт. Ә өй эше сезгә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дигән темага хикәя язып килергә.







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
Фигыльне? барлык ??м юклык формасын халык авыз и?атында куллану.

Автор: Сафина Гульнара Фаргатовна

Дата: 16.12.2014

Номер свидетельства: 144542


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства