kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Фигыль 6 класс ачык д?рес

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данный план конспект урока составлен на основе Федерального Государственного Общеобразовательного Стандарта. Разработка план конспекта данного урока для татарского класса в татарской школе. План конспект составлен по Сингапурскому методу присутствует несколько методик. Уделяется внимание на физминутку в плане конспекте.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Фигыль 6 класс ачык д?рес »





Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау дәресе

(“Сингапур укыту методының” кайбер алымнарын файдаланып үткәрелгән 6 класста татар теле дәресе)









































Тема: Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

Дата: 20.12.2014

Максат:

  1. Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне системалаштыру.

  2. Төрле фигыльләрне җөмләләрдә дөрес итеп куллана өйрәнү.

  3. Укучыларның сүз байлыгын баету, игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлау: әзер сораулар, компьютер, дәреслек, теоретик материаллар белән презентация, проектор

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Кулланылган Сингапур структуралары: ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН, ТИК-ТЭК-ТОУ.

Метод: әңгәмә

Алым: иҗади, индивидуаль,төркемдә эш.



Дәрес барышы

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы:

  • Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бер-берегезгә уңышлар теләгез. Бүген кем дежур?

II. Өй эшен тикшерү 196 нчы күнегү.

Өй эше командаларга бүленеп бирелгән иде. Ә хәзер һәрбер командыдан бер кеше чыгып тактада өй эшен аңлата, күрсәтә 2 укучы җавап бирә.



III. Белемнәрне актуальләштерү.

Алда үтелгән дәресләрне искә төшерү.

  1. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (встать-сесть) – “бас”-“утыр”. Укучылар дөрес дип тапкан җавапларына басалар. Биремнәр экранда күрсәтелә.

  1. Фигыльләрне ничә төркемгә бүлеп өйрәнәләр?(2 слайд)

а) 2; б) 3.

2. Ничә фигыль төркемчәсе бар?(3 слайд)

а) 7; б) 9.

3. Ничә затланышлы фигыль бар?(4слайд)

а) 4; б) 3.

4. Ничә затланышсыз фигыль бар?(5 слайд)

а) 5; б) 4.

5. Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?(6 слайд)

а)3; б) 2.

6. Хәл фигыльнең ничә төре бар?(7 слайд)

а) 4; б) 3.

7. Сыйфат фигыльнең ничә заман формасы бар?(8 слайд)

а) 7; б) 6.

Җаваплар: 1(а), 2(а),3(б),4(б), 5(2), 6(а), 7(б)

Молодцы балалар тестка дөрес итеп җавап бирергә тырыштыгыз. Һәм кайсы өстәл күбрәк дөрес итеп җавап бирде шуларга “Смайлик” тапшырыла.

  • Узган дәресләрдә без нинди сүз төркемен өйрәндек?

Фигыльләрне. теоретик материаллар белән презентация белән танышып чыгу.

ТИК-ТЭК-ТОУ Сингапур структурасы кулланыла

Фигыль” темасы буенча бер сүздән торган 9 карточка тәкъдим ителә. Карточкалар 3*3 итеп таратып куела. Шул фигыльләрне кулланып җөмләләр төзергә. (вовлечение учащихся в применение креативного и критического мышления для выяления создания связей между изучаемыми понятиями, фразами, формулами и .т. д вместо бездумного заучивания определений. Эта обучающая структура также способствуе развитию навыков ведения диалогов и дебатов)

Һәр укучыга алдан әзерләп куелган 9 карточка бирелә эшне командаларга бүлеп эшлиләр һәм 1 минут вакыт бирелә.



Уйныячак

Барыр

килер

Ятырсың

Ашар

Яуыр

Әйтә

Аңласа

укымый



Молодцы балалар дөрес эшләдегез. Димәк без сезнең белән фигыльләрне искә төшердек һәм дәресебезнең темасын ничек итеп атый алабыз сез ничек уйлыйсыз? (фигыльләрне кабатлау) 1 укучы җавап бирә. Ярар яхшы балалар.

IV. ФИЗКУЛЬМИНУТКА

Баларга ромашка формасында уен тәкъдим ителә. Һәр бер бала чыгып яфракларын алып кушылган хәрәкәтне үтәргә тиеш була.

Балалар мин сезгә әзрәк ял итәргә тәкъдим итәм һәм көй астында без сезнең белән бер уен уйнап алабыз.

V. Күнегүләр эшләү.

Дәреслектәге 203 нче күнегү бирелә. 2-3 укучыдан күнегүне сорау. Һәр бала үзенең дәфтәре белән алышынып хаталарын тикшерәләр 2 минут вакыт бирелә тикшерер өчен. Хаталарын бер-берсенә аңлаталар.

Баларга тактада алдан кәгазь биттеннән әзерләгән кроссворд бирелә. Һәм алар сорауларга җавап биреп чыгып язырга тиешләр дөрес җавапларын.

  1. ЗАТ –САН БЕЛӘН ТӨРЛӘНМИ ТОРГАН ФИГЫЛЬ ТӨРКЕМЧӘСЕ. НИШЛӘРГӘ?, НИШЛӘМӘСКӘ? СОРАУЛАРЫНА ҖАВАП БИРӘ?(инфинитив)

  2. АККА ТӘРӘЗӘНЕ БУЯУ. ДИГӘН ҖӨМЛӘДӘ ФИГЫЛЬНЕ ТАБЫРГА ҺӘМ ТӨРЕН ӘЙТЕРГӘ.(исем фигыль)

  3. БЕЗ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЭШЛИ ТОРГАН БИРЕМНЕ ИКЕНЧЕ ТӨРЛЕ НИЧЕ ДИЕП ӘЙТЕП БУЛА?(күнегү)

  4. ЗАТЛАНЫШСЫЗ ФИГЫЛЬЛӘРНЕҢ БЕРЕНЧЕ ӨЙРӘНГӘН ТӨРЕ. (сыйфат)

  5. –ЫР-, -ЕР-, -АСЫ-, -ӘСЕ-, -АЧАК-, -ӘЧӘК-

БИРЕЛГӘН КУШЫМЧАЛАР КАЙСЫ ЗАМАНГА ТУРЫ КИЛӘК (киләчәк)

  1. НИНДИ ФИГЫЛЬЛӘР ҖӨМЛӘ ЭЧЕНДӘ ЯРДӘМЧЕ ФИГЫЛЬ БУЛЫП КИЛӘ АЛА?(Мөстәкыйль)

  2. БЕЗ ӨЙРӘНГӘН СҮЗ ТӨРКЕМЕ (фигыль)





И

Н

Ф

И

Н

И

Т

И

В

И

С

Е

М

К

Ү

Н

Е

Г

Ү

С

Ы

Й

Ф

А

Т

К

И

Л

Ә

Ч

Ә

К

М

Ө

С

Т

Ә

К

Ы

Й

Л

Ь




Молодцы балалар! Сез кроссворд сорауларына дөрес итеп җавап бирдегез! Шуның өчен мин сезгә йолдызлар бүләк итәм.

VI. Белемнәрне системалаштыру

Балалар безнең дәресебезнең максатыбыз нинди булды сез ничек уйлыйсыз? (фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау) дөрес молодцы!

Балалар без бүген дәрестә нинди эшләр башкардык?

( тест эшләдек, сингапур буенча ТИК-ТЭК-ТОУ структурасын кулландык, күнегү эшләдек һәм кроссворд чиштек)

Яхшы молодцы дөрес!

VII Өй эше бирү.

  1. 201 нче күнегү

  2. 126 биттәге сорауларга җавап телдән әзерләп киләсез

  3. Үткән фигыльләрне кулланып кечкенә генә хикәя язып килергә “Кыш” турында

VIII ҮЗБӘЯЛӘҮ.

  • Балалар сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

  • Дәрестә сез үзегезне ачып бетерә алдыгызмы?

  • Дәреснең темасын аңладыгызмы?

  • - Үзегезгә дәрестә катнашкан өчен нинди билгеләр куясыз?

IX. Йомгаклау. Билгеләр кую.

  • Яхшы, молодцы балалар!

  • - Дәрес бетте чыгарга мөмкин.





































































Һәр укучы үзенең эшләп бетергәннән соң, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН – билгеле бер вакыт эчендә төркемдәге һәр укучы үзенең фикерен әйтеп сөйләшү була, шуннан соң МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР ны төркемгә эшлиләр.

Төркемгә эшләп бетергәннән соң, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР класска эшләнелә. Төркемнәр, бер-берсен кабатламыйча, һәр бүлеккә үз фикерләрен әйтеп, тактага яза баралар.

Модельдә фигыльнең барлык билгеләре саналган, без аларны өйрәндек. Димәк, бүген гомумиләштереп кабатларбыз.

Тема тактага һәм дәфтәрләргә языла.

  1. СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ РОБИН га нигезләнеп (укучылар биремне эшлиләр дә, бер-берсенекен алмашып, хаталарын тикшерәлр), дәреслектәге 199 нчы күнегү эшләнә. Ки, эшлә фигыльләреннән югарыда уүрсәтелгән барлык формаларны ясарга. (Дәреслек 122-123 нче бит.)

  2. МИКС ПЭА ШЭА. Көй кушыла. Укучылар буталышалар. Көй туктауга парлашалар.Сорау бирелә. РЕЛЛИ РОБИН структурасы н кулланып бер-берсенә җавап бирәләр.

Сорау: Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре турында ниләр беләсез?

  1. 201 нче күнегү. Язмача. СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ РОБИН га нигезләнеп

  2. КОНЭРС ка нигезләнеп, 202 нче күнегү башкарыла.

Өй эше. 203, 204 нче күнегүләр.

Йомгаклау.

Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

  • Сезгә дәрес ошадымы?

  • Дәрестә син үзеңне ачып бетерә алдыңмы?

  • Дәрес темасын аңладыңмы?

  • Дәрес бетте, барыгызга да рәхмәт. Чыгарга мөмкин.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Фигыль 6 класс ачык д?рес

Автор: Абрарова Рузиля Габбасовна

Дата: 17.04.2015

Номер свидетельства: 202435


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства