kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Чаллыдан Казанга кадэр структурасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

рррррррррррррррррррррррррррррррррюдююююююююддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддддд

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Чаллыдан Казанга кадэр структурасы»

МБГББУ « Гимназия №3»













Тема:Чаллыдан Казанга кадәр төзелмәсе



















Эшләде: ВагизоваЛ.Р.

Чистай шәһәре 3 нче

гимназиянең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы






Тема:Чаллыдан Казанга кадәр төзелмәсе

Максат. 1. Чаллыдан Казанга кадәр ” төзелмәсе мисалында кагыйдә чыгара белүне, “Туган җирем- Татарстан” темасы буенча үз фикерләрен әйтә белү күнекмәләрен формалаштыру өчен шартлар тудыру.

2. Укучыларда тәнкыйди фикерләү,  әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу,  төркемдә эшли белү, яңа белемнәрне төзү адымнарын билгели белү, үз эшчәнлегеңне адекват бәяли белү күнекмәләләрен формалаштыру.

3. Уңышка ирешкән шәхес булу өчен яхшы уку кагыйдәләренең мөһимлеген аңлау.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне  ачу.

 

Дәрес барышы.

I.    Кызыксыну

1.Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

1.Уңай психологик халәт тудыру

-     Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына        

Елмаю бүләк итә?

−     Менә без татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары  ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!

2.Тел разминкасы

-         Укучылар, без дәресне нәрсәдән башлыйбыз?

-         Һава торышы турында сөйләшәбез.

-     Ә бүген көн нинди?

 -     Кем бүгенге көннең һава торышы турында сөйләп китәр?

3.     Өй эшен тикшерү.

-         Эшне нәрсәдән башлыйбыз?

-         Өй эшен тикшерәбез.

-         Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

-         Татарстан елгалары текстын уку.

1.  Татарстан елгалары текстында бирелгән төзелмәләрне тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

а) Әйдәгез әле, укучылар, бәйлекләрне кабатлыйк.

ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН (встать-сесть) – “бас”-“утыр” . Укучылар дөрес дип тапкан җавапларына басалар.

  1. Бәйлек –мөстәкыйль сүз төркеме. (юк)

  2. Бәйлек – бәйләгеч сүз төркемнәренең берсе. (әйе)

  3. Бәйлекләр сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен хезмәт  итә (әйе)

  4. Мөмкин сүзе – бәйлек. (юк)

  5. Белән, кадәр сүзләре – бәйлек. (әйе)

  6. Бәйлекләр килеш белән төрләнә. (юк)

                                                (үзбәя)

3.Уку мәсьәләсен кую 
1.
- Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны һәм матур язу күнегүен язабыз.

   2. Минем туган җирем- Татарстан.Аның табигате матур.Татарстан аша зур елгалар ага. Чулман ярларында зур шәһәрләр урнашкан: Чаллы, Алабуга, Чистай.Казан- Татарстанның башкаласы. Казаннан Чистайга кадәр 125 км.

 II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Бәйлек алдында торган сүзнең нинди килештә торуыннан чыгып , бәйлекләр төрле төркемчәләргә бүленә. Уйлар өчен 30 секунд вакыт бирелә. (Сүзләрне  эчтән укыйлар. Бер-берсенә әйтәләр. Соңыннан  укытучы сораган укучы кычкырып әйтә.) (ТАЙМД -ПЭА-ШЭА)

(Матур язуда бирелгән соңгы җөмләдә бәйлекне табу. Алдында килгән сүзнең килешен ачыклау)

  • Кадәр бәйлеге ияргән сүз кайсы килештә килгән?

  • Кадәр бәйлеге ияргән  сүз юнәлеш килештә килгән.

  • Димәк, үзеннән алдагы сүзнең кайсы килештә килүен сорый?

  • Үзеннән алда килгән сүзнең иялек килештә килүен сорый.

  • Мондый бәйлекләрне нинди бәйлекләр дип атыйбыз?

  • Мондый бәйлекне юнәлеш килешен сораучы бәйлек дип атыйбыз.

  • -Дәфтәрләргә теманы языгыз. Бәйлек төркемчәләре. Өч  якка ук төшереп ,бер ук башына юнәлеш килешне сорый торган бәйлекләр дип язып , мисаллар өстәгез. (Дәфтәрдә эшләү : модельләштерү) (үзбәя)

                                     


4.  Уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.

Какую структуру нужно использовать ,если нужно сказать сколько километров от одного места до другого?.

5.     Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

-         Кайда авырлык туды? Авырлык нәрсәдә?

-         Мондый форманы белмибез.

6.     Авырлыктан чыгу юлының проектын төзү.

-         Димәк, без алга таба нишлибез?

-         Авырлыктан чыгу өчен проект төзибез.

-         Эшнең максаты нинди?

-         яхшы уку кагыйдәсен төзү формасын табу.

-  Исем+ Ч.к кушымчасы( -дан,-дән, -тан, -тән,-нан, -нән)-Исем+Ю.к. кушымчасы( -га,-гә, -ка,-кә)-кадәр бәйлеге.


-         Бу форманы белер өчен, без нишлибез?

-         Русча эквивалентын карыйбыз.

-         

-         

-         Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?

-         Кадәр бөйлеге

-         Ә ни өчен безгә бу структураны өйрәнергә кирәк?

-         Яхшы уку кагыйдәләрен төзи белер өчен.

Үзбәя.

2. Төшенү.

Төзелгән проектны тормышка ашыру.

- Укучылар, без нишләдек?

- Авырлыкны билгеләдек. Дәреснең темасан, максатын таптык.

- Әйдәгез, күзәтүләрне дәфтәргә язып куйык:

-  Исем+ Ч.к кушымчасы( -дан,-дән, -тан, -тән,-нан, -нән)-Исем+Ю.к. кушымчасы( -га,-гә, -ка,-кә)-кадәр бәйлеге.

- Күзәтүләрдән чыгып, нәтиҗә ясап карагыз.

 

Ныгыту.

1.Сорауларны төзү:

    • Сколько километров от Казани До Чистополя;

    • На чём можно доехать до Казани;

2.Диалогка репликаларны өстәү:

- .....?

- безнең шәһәрдән Казанга кадәр 150 километр;

-Сез Казанга нәрсә белән барасыз?

-......


-......?

- Базардан өйгә кадәр автобус белән 30 минут барырга кирәк.



Үзбәя.

3.Балык кылчыгы ысулы.

- Укучылар, сез дустыгызга яхшы укыр өчен киңәшләр бирдегез. Ә ни өчен яхшы укырга кирәк?


 

Үзбәя.

 

3.Рефлексия.

2. Рефлексия.

- Дәресебез тәмамлана. Сез яхшы эшләдегез.

- Бүгенге дәрестә нинди яңа материал өйрәндегез?

-Кебек бәйлеге

- Безгә хәзер нишләргә кирәк?

- эшебезгә нәтиҗә ясарга.

- дәрес башында нинди максат куйдыгыз?

- куйган максатыгызга ирештегезме?

-нәрсәдә авырлык булды?

- Яңа белемне ничек ачтыгыз?

- Яңа белемне ачарга нәрсә ярдәм итте?

3. Өй эше.

1.105 нче бит, 2 нче күнегү. Соралар төзәргә.

2.105 нче бит, 3 нче күнегү.Дөрес тәрҗемә табарга.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Чаллыдан Казанга кадэр структурасы

Автор: Вагизова Лейля Рафиковна

Дата: 22.12.2016

Номер свидетельства: 372379


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства