Татар әдәбиятыннан мастер-класс дәрес
Кереш сүз :
Укытучы:
-Кеше, дөньяга килгәч, иң беренче нәрсә эшли?
(Укучылар җавабы) – Кычкырып елап җибәрә.
Укытучы:
-Шулай. Син, туу белән, дөньяга елап тавыш биргәнсең. Син елый башлагач та, әниең, кулларына алып, күкрәк сөтен биргән. Яшәвең дә әнә шул әниеңнең күкрәк сөтен имүдән, әниең назы, әниең мәхәббәтеннән башланган. Ул сине елатмаска тырышкан, күзләреңнең саф яшь тамчыларын үбә-үбә, сине юатырга ашыккан, кулларына алып уйнаткан. Ә син һаман, бирешмәскә теләгәндәй, тагы да кычкырып, беренче көчле авазларыңны-беренче җырларыңны сузгансың.
-Әниең сиңа иң беренче нинди җырын багышлаган?
(Укучылар җавабы)- “Бишек җыры”
-Аның сүзләрен искә төшерик әле.
(Укучылар җавабы)-Әлли- бәлли бәү итә,
Кызым йокыга китә.
Йокламаса бу кызны
Аюлар алып китә.
Бугенге дәрестә без, куңелләребезгә рухи азык бирә торган жанр-- шигырь турында сөйләшербез.
Дәрес темасы. Шигырь яздым утырып...
Максат:
- шигырь язу техникасы белән таныштыру;
- төрле чор шагыйрьләрнең иҗатына күзәтү ясау;
- укучыларда тикшеренү – эзләнү күнекмәләре формалаштыру;
- сәнгатьле сөйләм телен үстерү;
- җирле шагыйрьләр иҗатына кызыксыну уяту, горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:
Компьютер, альбомнар, портретлар, “Утлы еллар поэзиясе” китабы, плакатлар: “Шигърият – хисләргә тирән тәэсир ясардай гүзәллек, матурлык”, “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар”, “Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы” (Г.Тукай);
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.
Дәреснең төре: яңа материалны өйрәнү дәресе
Дәреснең методы: тикшеренү-эзләнү.
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше. Эмоциональ халәт булдыру.
2. Укытучының кереш сүзе.
Укытучы. Исәнмесез, укучылар!
Сезнең алдыгызда сезгә таныш булган шигырьләрнең һәр юлының беренче сүзләре бирелгән, сезнең бурыч шигырьнең һәр юлын язып бетерү.
3. Яңа теманы өйрәнүгә әзерлек.
1. Төркемдә мөстәкыйль эш башкару: шигырь юлларын тулыландыру.
(Укучылар төркемнәрдә эш башкара)
Беренче төркемнең эше-И туган тел,
Әткәм
Дөньяда
Син
Икенче төркемнең эше- Тау башына
Бер
Авылыбызның
Шуңар
Укытучы.
-Димәк шигырьне дәвам итеп, без аның нәрсәсен төзедек?
Укучылар.
-Куплетын.
4. Яңа материалны өйрәнү.
1. Шигырь төзелеше белән танышу.
Укытучы.
-Дөрес, ләкин куплет җырда була, шигырьдә ул строфа ( 1 слайд) дип атала. Икенче төрле әйткәндә, строфа-шигырьнең дүртюллыгы.
Ләкин шигырь ни өчен матур яңгырап ишетелә соң? Без аны ничек укыйбыз.
Укучылар.
-Сәнгатьле итеп, тиешле интонация белән.
Укытучы.
-Билгеле бер көйгә салып укыйбыз. Бу көй шигырьдә ритм (2 слайд) дип атала. Ритм ул һәр шигырь юлын иҗекләргә бүлү. Иҗекләр саны 1нче юл белән 3нче юлныкы тигез; 2нче юл белән 4нче юлның саны тигез булырга тиеш. Хәзер шигырь юлларын иҗекләргә бүләбез.
(Укучылар төркемдә эш башкаралар: һәр юлның иҗекләр санын исәпләп, шигырь үлчәме китереп чыгаралар һәм шигырьнең тиешле көен ачыклыйлар.)
Укытучы.
-Хәзер шигырь юлларындагы охшаш сүзләр, авазларны табабыз.
(Укучылар охшаш сүзләрне табалар, нәтиҗә ясыйлар.)
Укытучы.
-Габдулла Тукай шигырьләрендә 1нче, 2нче, 4нче юллардагы сүзләр, авазлар охшаш булды. Ләкин шигырь төзелешендә 2нче һәм 4нче юллар охшаш булу мәҗбүри, 1нче һә 3нче юллар өчен бу мәҗбүри түгел. Бу охшашлык рифма (3 слайд) дип атала.
Нәтиҗә ясыйбыз. Шигырь килеп чыксын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?
Укучылар.
-Шигырьдә строфа, ритм, рифма кебек төзелеш шартлары үтәлергә тиеш.
5. Яңа материалны ныгыту.
1. Төркемдә эш.
Укытучы.
-Ә хәзер бирелгән сүзләрдән шигырь язарга тырышып карыйбыз.(4 слайд) Сүзләрне теләсә ничек тезәргә кирәкме?
(Укучылар төркемнәрдә бирелгән сүзләрдән шигырь язып карыйлар.)
Укытучы.
-Шигырь язу авыр эшме? Димәк, шагыйрь булу өчен нәрсәләр белергә кирәк? Һәркем шагыйрь булып китә аламы?
(Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.)
2. Эпиграфны аңлату.
Укытучы.
Безнең бүгенге дәресебезнең темасы “Шигырь яздым утырып” дип аталды.
Дәрескә эпиграф итеп Габдулла Тукайның “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар” дигән сүзләре эленде. Ә хәзер якташ шагыйрьләребезне атыйк әле.
3. Якташ шагыйрьләр турында әңгәмә.
(Укучылар якташ шагыйрьләрне атыйлар (5 слайдта шагыйрьләрнең рәсемнәре күрсәтелә яки рәсемнәргә карап, аларны тану.)
4. Мөстәкыйль эш.
Укытучы.
-Һәр укучы үзе билгеле бер темага шигырь язып карый.
6. Дәресне йомгаклау.
Дәресне Габдулла Тукай шигыренә язылган “Туган тел” җыры белән йомгаклыйбыз.
7. Өй эше бирү.
1. Берәр авторның шигыренә анализ ясарга.
2. Үзең теләгән темага шигырь язарга.