kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

5 сыйныф ?чен д?рес планы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Тамыр ??м кушымча Максат: 1.Тамыр, кушымча, с?з т?зелеше турында белемн?рне формалаштыру 2.Укучыларга тамыр, с?з ясагыч, форма ясагыч кушымчаларны белерг? шартлар тудыру 3.Балаларга куелган проблемаларны чиш?рг? этшргеч бир? 4.Картларга, инвалидларга, к?чсезл?рг? карата изгелек кылырга тел?к тудыруга шартлар булдыру Д?ресне? тибы: я?а материал а?лату Д?рес барышы: I.Оештыру. -Ис?нмесез,укучылар, татар теле д?ресебезне башлыйбыз.К?рг?негезч?, безг? д?реск? б?ген кунаклар килде. И? башта алар бел?н ис?нл?шик. (ис?нл?ш?л?р). Р?хм?т, утырыгыз. Б?генге д?ресебезд? без сезне? бел?н бик к?п эшл?р башкарырбыз. ??рберегезне? алдында чиста к?газь битл?ре ята. Сез ??рбер биремн?н со? ?зегезг? б?я бирерсез, ягъни билге куярсыз. II. Актуальл?штер?. 1.- Укучылар,карагыз ?ле безне? тактага. Монда с?зл?р бирелг?н. ?йд?гез аларны укып алыйк. 1слайд. Эшч?н, эшче, эшлекле Белемле, белгеч, белдекле К??елле, к??елсез, к??елл?р С?зсез, с?злек, с?зч?н, с?зле -Монда бернич? т?ркем с?з. Бу с?зл?р арасында нинди уртаклык бар? (тамырлары бер, тамырдаш с?зл?р) -? н?рс? со? ул тамыр? 2 слайд Тамыр – ул, с?зне? ваграк м?гън?ле кис?кл?рг? б?ленми торган ?леше. -??м ул н?рс?не белдер?? 3слайд Тамыр с?зне? т?п (лексик) м?гън?сен белдер?. -Бик ?йб?т, укучылар, бу бирем ?чен узегезг? билге куегыз. 2. 4 слайд Эш, к??ел, к?з - Сезг? бирелг?н с?зл?р. Х?зер ??рбер т?ркем бирелг?н бер?р с?з бел?н ??мл? т?зи. (??мл?л?рне укыйбыз) - Укучылар, бу с?зл?рне т?зелеш ягыннан карыйк ?ле. Алар н?рс?л?рд?н торалар? (тамырдан гына) - Дим?к, тамыр с?йл?мд? ?зе ген? кулланыла аламы? (?йе, кулланыла ала) - Булдырдыгыз,укучылар. Бу эшк? д? ?зегезг? б?я бирегез, билге куегыз. 3. 5 слайд М?кальл?р -Монда сезг? м?кальл?р бирелг?н. ?йд?гез укып чыгыйк. (??р т?ркем береш?р м?каль укый) - Укучылар, бу м?кальл?р н?рс? турында ик?н? Моны белер ?чен, ?йд?гез кайбер с?зл?рне? м?гън?сен ачыйлыйк. Аны? ?чен аларны? т?зелешен карыйк. 6 слайд яхшылык - яхшы – лык Изгелек – изге – лек Яманлык – яман – лык (??рбер с?зне? м?гън?сен ачыклыйбыз) - Шулай итеп, безне? м?кальл?р н?рс? турында? - Укучылар, яхшылык, яманлык, изгелек с?зл?рене? т?зелешен тикшерг?ч, без н?рс?л?р белдек? (с?зл?р тамыр ??м кушымчалардан торалар) - Дим?к, безне? темабызны? икенче ?леше нинди? (кушымчалар) 7 слайд Тамыр ??м кушымчалар - ?йе, шулай итеп,без б?ген тамыр ??м кушымчаларны ?йр?н?без. Кем ми?а ?йт? с?зл?рне? тамырын ??м кушымчаларын ф?нне? нинди б?леге ?йр?н?? (с?з т?зелеше) - Бик д?рес. Укучылар бу бирем ?чен ?зегезг? билге куегыз. 4. – ? х?зер ?йд?гез уен уйнап алабыз. Монда ?ст?лд? крточкалар. Аларда с?зл?р язылган. Сез ??рберегез бер?р карточка алып аларны каршыдагы ?йл?рг? урнаштырыгыз. Кайсы с?з нинди ?йг? кер?? 8 слайд к?-?ел-ле к??ел-ле Кы-зым кыз-ым У-лы-быз ул-ыбыз Ба-тыр-лык батыр-лык Ке-ше-л?р кеше-л?р Д?-рес-лек д?рес-лек -Бик д?рес. Укучылар ?зегезг? билге куегыз 5. 9 слайд агачлык агачлар ?ырчы ?ырлы д?реслек д?реск? - Бу с?зл?рне укыйк ?ле. ??м с?з т?зелеше ягыннан тикшерик 10 слайд агач-лык агач-лар ?ыр-чы ?ыр-ны д?рес-лек д?рес-к? - Сез нинди аерма к?р?сез? (Беренче баганага тамырга кушымча ялгангач я?а с?з барлыкка килде) - Дим?к бу нинди кушымчалар (с? ясагыч) - ? икенче баганада? (икенче баганадагы с?зл?рне? формасы гына ?зг?рде) - Дим?к бу? (форма ясагыч – м?н?с?б?т белдер?че кушымчалар) - Бик д?рес укучылар. С?зне? лексик м?гън?сен ?зг?рт?че кушымчалар – с?з ясагыч кушымчалар дип атала. 11 слайд - ? бер ?к с?зне? т?рле формаларын барлыкка китер?че кушымчалар м?н?с?б?т белдер?че кушымчалар дип атала. ? кем ми?а ?йт?, кушымчалар с?йл?мд? аерым кулланыла аламы?(юк) - Укучылар ?зегезне? эшегезне б?ял?рг? онытмагыз. 6. –Укучылар, х?зер д?рест? ?тк?нн?рне ныгыту ?чен тест эшл?п алабыз. Аны д?рес эшл?р ?чен кир?кле кагыйд?л?рне кабатлап алабыз. 12,13,14 слайдлар Тест эшл??. III. Йомгаклау. Б?ял??. -Укучылар, сез б?генге д?рест? шундый ?йб?т эшл?дегез. ?йд?гез ??рберегез ?зегезг? б?генге д?рес ?чен билге куегыз. Б?генге д?рест? сез н?рс? белдегез? ?й эше. 1. 252 к?нег? 2. яз темасына карата тамыр ??м ясалма с?зл?рне кулланып кечкен? хик?я язырга.
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«5 сыйныф ?чен д?рес планы»

Тема: Тамыр һәм кушымча

Максат: 1.Тамыр, кушымча, сүз төзелеше турында белемнәрне формалаштыру

2.Укучыларга тамыр, сүз ясагыч, форма ясагыч кушымчаларны белергә шартлар тудыру

3.Балаларга куелган проблемаларны чишәргә этшргеч бирү

4.Картларга, инвалидларга, көчсезләргә карата изгелек кылырга теләк тудыруга шартлар булдыру

Дәреснең тибы: яңа материал аңлату



Дәрес барышы:

I.Оештыру.

-Исәнмесез,укучылар, татар теле дәресебезне башлыйбыз.Күргәнегезчә, безгә дәрескә бүген кунаклар килде. Иң башта алар белән исәнләшик. (исәнләшәләр). Рәхмәт, утырыгыз.

Бүгенге дәресебездә без сезнең белән бик күп эшләр башкарырбыз. Һәрберегезнең алдында чиста кәгазь битләре ята. Сез һәрбер биремнән соң үзегезгә бәя бирерсез, ягъни билге куярсыз.



II. Актуальләштерү.

1.- Укучылар,карагыз әле безнең тактага. Монда сүзләр бирелгән. Әйдәгез аларны укып алыйк.

1слайд. Эшчән, эшче, эшлекле

Белемле, белгеч, белдекле

Күңелле, күңелсез, күңелләр

Сүзсез, сүзлек, сүзчән, сүзле



-Монда берничә төркем сүз. Бу сүзләр арасында нинди уртаклык бар? (тамырлары бер, тамырдаш сүзләр)

-Ә нәрсә соң ул тамыр?

2 слайд Тамыр – ул, сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше.



-Һәм ул нәрсәне белдерә?

3слайд Тамыр сүзнең төп (лексик) мәгънәсен белдерә.

-Бик әйбәт, укучылар, бу бирем өчен узегезгә билге куегыз.



2. 4 слайд Эш, күңел, күз

- Сезгә бирелгән сүзләр. Хәзер һәрбер төркем бирелгән берәр сүз белән җөмлә төзи.

(җөмләләрне укыйбыз)

  • Укучылар, бу сүзләрне төзелеш ягыннан карыйк әле. Алар нәрсәләрдән торалар? (тамырдан гына)

  • Димәк, тамыр сөйләмдә үзе генә кулланыла аламы? (әйе, кулланыла ала)

  • Булдырдыгыз,укучылар. Бу эшкә дә үзегезгү бәя бирегез, билге куегыз.



3. 5 слайд Мәкальләр

-Монда сезгә мәкальләр бирелгән. Әйдәгез укып чыгыйк. (һәр төркем берешәр мәкаль укый)

- Укучылар, бу мәкальләр нәрсә турында икән? Моны белер өчен, әйдәгез кайбер сүзләрнең мәгънәсен ачыйлыйк. Аның өчен аларның төзелешен карыйк.

6 слайд яхшылык -- яхшы – лык

Изгелек – изге – лек

Яманлык – яман – лык

(һәрбер сүзнең мәгънәсен ачыклыйбыз)

  • Шулай итеп, безнең мәкальләр нәрсә турында?

  • Укучылар, яхшылык, яманлык, изгелек сүзләренең төзелешен тикшергәч, без нәрсәләр белдек? (сүзләр тамыр һәм кушымчалардан торалар)

  • Димәк, безнең темабызның икенче өлеше нинди? (кушымчалар)



7 слайд Тамыр һәм кушымчалар

  • Әйе, шулай итеп,без бүген тамыр һәм кушымчаларны өйрәнәбез.

Кем миңа әйтә сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын фәннең нинди бүлеге өйрәнә? (сүз төзелеше)

  • Бик дөрес. Укучылар бу бирем өчен үзегезгә билге куегыз.



4. – Ә хәзер әйдәгез уен уйнап алабыз. Монда өстәлдә крточкалар. Аларда сүзләр язылган. Сез һәрберегез берәр карточка алып аларны каршыдагы өйләргә урнаштырыгыз. Кайсы сүз нинди өйгә керә?

8 слайд кү-ңел-ле күңел-ле

Кы-зым кыз-ым

У-лы-быз ул-ыбыз

Ба-тыр-лык батыр-лык

Ке-ше-ләр кеше-ләр

Дә-рес-лек дәрес-лек

-Бик дөрес. Укучылар үзегезгә билге куегыз



5. 9 слайд агачлык агачлар

җырчы җырлы

дәреслек дәрескә

  • Бу сүзләрне укыйк әле. Һәм сүз төзелеше ягыннан тикшерик





10 слайд агач-лык агач-лар

җыр-чы җыр-ны

дәрес-лек дәрес-кә



  • Сез нинди аерма күрәсез? (Беренче баганага тамырга кушымча ялгангач яңа сүз барлыкка килде)

  • Димәк бу нинди кушымчалар (сү ясагыч)

  • Ә икенче баганада? (икенче баганадагы сүзләрнең формасы гына үзгәрде)

  • Димәк бу? (форма ясагыч – мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар)

  • Бик дөрес укучылар. Сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртүче кушымчалар – сүз ясагыч кушымчалар дип атала. 11 слайд

  • Ә бер үк сүзнең төрле формаларын барлыкка китерүче кушымчалар мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар дип атала.

Ә кем миңа әйтә, кушымчалар сөйләмдә аерым кулланыла аламы?(юк)

  • Укучылар үзегезнең эшегезне бәяләргә онытмагыз.



6. –Укучылар, хәзер дәрестә үткәннәрне ныгыту өчен тест эшләп алабыз. Аны дөрес эшләр өчен кирәкле кагыйдәләрне кабатлап алабыз.



12,13,14 слайдлар

Тест эшләү.



III. Йомгаклау.

Бәяләү.

-Укучылар, сез бүгенге дәрестә шундый әйбәт эшләдегез. Әйдәгез һәрберегез үзегезгә бүгенге дәрес өчен билге куегыз.

Бүгенге дәрестә сез нәрсә белдегез?



Өй эше. 1. 252 күнегү

2. яз темасына карата тамыр һәм ясалма сүзләрне кулланып кечкенә хикәя язырга.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
5 сыйныф ?чен д?рес планы

Автор: Мусина Гуель Фаритовна

Дата: 22.09.2016

Номер свидетельства: 345095


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства