Бирелгән ким 7 төп төркемгә татар теленнән үткәргәндә кулланыла.10 тест соравы һәм 2 практик сорау була.
Просмотр содержимого документа
«7 (төп төркем) татар теленнән арадаш аттестация эш материалы»
Еллык арадаш аттестация эше (контроль эш)
1.Затланышсыз фигыльләр ничә?
А) 2
Ә) 3
Б) 4
2. Хикәя фигыльне табыгыз.
А) барган кеше, әйтәсе сүз, әйткән
Ә) эшләде, язачак, әйтер
Б) кайтса, әйтче,барсын
3. Хәл фигыльләрне табыгыз.
А) Кайтасы, киләсе, эшлисе
Ә) Көтсен, көтмәсен, килсеннәр
Б) Көтеп, киткәч, кайтканчы
4. Бәйлекне билгеләргә.
А) да, мы, гына, зәп
Ә) чөнки,әмма, ләкин
Б) белән, кебек, төсле,кадәр
5. Киләчәк заман хикәя фигыльләр нинди төрләргә бүленә?
А) Билгеле һәм билгесез
Ә) Һәрвакыт билгеле
Б) Һәрвакыт билгесез
6. Теркәгечләрне билгеләргә.
А) чөнки,гүя, ләкин,әмма
Ә) ярый,мөмкин,тиеш
Б) белән, төсле,чаклы
7. Килә торган (кунак) тезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә?
А) Үткән заман хикәя фигыль
Ә) Хәзерге заман сыйфат фигыль
Б) Сыйфат
8. Исем фигыль кушымчалары кайсы?
А) –у, -ү
Ә) –ып, -еп, -п
Б) –лап, -ләп
9. Бәйлек һәм теркәгеч нинди сүз төркеменә керәләр?
А) Бәйләгеч
Ә) Модаль
Б) Мөстәкыйль
10. Кисәкчәләрне билгеләгез.
А) мөмкин, ярый,тиеш
Ә) гына, иң, әллә, дыр
Б) өс, ас,ян,кырый
Бирем. Билгеләнгән фигыльләргә морфологик анализ ясарга.
Җирдән югарыга күтәрелгән су пары тамчыларга әйләнә.
Җаваплар:
1.б
2.ә
3.б
4.б
5.а
6.а
7.ә
8.а
9.а
10.ә