Татар теле ??м ?д?биятын укытуда кулланылучы инновацион технологиял?р арасында проектлар методы ???миятле урын алып тора. Бу метод бел?н эшл?г?нд?, укучылар актив р?вешт? уйлау, фикерл?? эшч?нлеген? тартылалар.
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.
Педагогикада проектлар методы яңа күренеш түгел. Тарихка күз салсак, XX гасыр башында ук инде бу методның беренче элементлары укыту тәҗрибәсендә кулланыла башлый. Әлеге юнәлешне башлап җибәрүче С.Т. Шацкий була. Ләкин әлеге метод 1931 нче елда Россиядә тыела, Совет власте елларында үсеш ала алмый.
XX гасырның 20нче елларында әлеге метод Америка Кушма Штатларында килеп чыга һәм бу юнәлештә эшне Дж.Дьюи башлап җибәрә. Иң башта аны “проблемалар методы” дип атыйлар.
Соңгы вакытта әлеге методка дөньяның күп кенә илләрендә игътибар бирелә һәм актив кулланыла. 90 нчы елларда безнең илгә кире әйләнеп кайткан бу технология “21 нче гасыр технологиясе” дигән исем ала.
Проектта укучылар мөстәкыйль эшлиләр дип әйтсәк тә , бу эш укытучы җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый. Проектның темасын укытучы әйтә, шул ук вакытта укучыларның фикерләре, алар тәкъдим иткән темалар да тыңлана. Тема билгеләнгәннән соң максат ачыклана, эш планы төзелә. Ә гомумиләштерү этабында укучылар плана каралган материалларны бергәләп эшлиләр.
Иң кызыклы этап - ул проектны яклау. Проект сыйныф укучылары алдында яклана, үзенчәлекле яклар күрсәтелә, уңай һәм кимчелекле яклар билгеләнә. Ахырда рефлексия ясала.
2.3 Проект эшләр тематикасы
Безнең фикеребезчә, проект дәресләрне башлангыч сыйныфларда ук үткәрә башларга кирәк. Әлбәттә, 1-2 нче сыйныф укучылары, яшь үзенчәлекләреннән чыгып караганда, проект эшчәнлеген тулысынча башкара алмыйлар. Башлангыч сыйныфларда татар теленә өйрәтү уен формасында алып барыла. Әлеге алымны проект методына кертеп, инде кечкенәдән үк бу эшчәнлеккә әзерли башларга була. 1-2 нче сыйныфлар проект дәресләрне үти алмасалар да, бу әле мини-проектлар үткәреп булмый дигән сүз түгел. Моның өчен укытучы билгеле бер алгоритм бирә ,ә укучылар үзләренең эшчәнлеген шуның буенча төзиләр. Башлангыч сыйныфларда шундыйрак темалар тәкъдим итәргә була:
- “Ел фасыллары”
- “Охшаш авазлар”
- “Минем гаиләм”
- “Көндәлек режим” һ.б.
Эшләренең нәтиҗәсе күп очракта рәсемнәр була. Алар үз фикерләрен рәсемнәрдә чагылдырырга тырышалар, кыска җөмләләр яки сүзләр ярдәмендә аңлатма кертәләр. Иң яратып башкарган эш формалары- коллажлар төзү.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын куллану зур әһәмияткә ия. Чөнки укучылар татар телендә генә аралашырга тырышалар, төрле яклы фикер йөртергә өйрәнәләр, эзләнү вакытында төрле кызыклы мәгълүматларга юлыгалар, шуны башкаларга җиткерергә ашыгалар .
Үз эшчәнлегебездә бу методны урта сыйныфларда еш кулланабыз. Рус телле балаларга татар телен өйрәтүдә әлеге методны уңышлы дип саныйбыз.
Проект методын беренче тапкыр кулланганда, бездә икеләнү хисе көчле иде. ”Мондый дәрес барлык укучыларга да ошармы? Куелган проблемалар алдында югалып калмаслармы? Үзләре генә мөстәкыйль рәвештә эшли алырлармы? Нәтиҗәсе ничегрәк килеп чыгар? “ - дигән сораулар борчыды. Шуларны уйлап, без җиңелрәк проблемалар, гадирәк темалар сайларга тырыштык. Эшне башлап җибәргәндә үк инде, укучыларның күзләрендә очкыннар кабынды. Проектның этаплары аңлатылу белән алар кызыксынып эшкә тотындылар. Иң гаҗәпләндергәне шул булды, беренче тапкыр эшләгәндә алар төркемнәргә дә, парларга да бүленмәделәр. Һәр кеше аерым эш башкарды. Проект эшләренең нәтиҗәсе презентацияләр, альбом, иншалар формасында булды. Шуннан соң узган проект дәресләр бик теләп кабул ителде, укучылар парларда да, төркемләп тә проект эшләрен башкардылар.
Вәлиева Ф. С. Саттаров Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан, 2000.-475 б.
Исмәгыйлова С. Г. Укытучының фәнни эшчәнлеге. “Мәгариф” журналы, 2011 №12, -3 б. 96 б.
Мөхәммәтҗанова Ф. Г. Вәлиева Т. Г. Дифференияләштерел гән укыту проблемалары.-Алабуга, 1999.-134 б.
Рахимов А.З. Научно-исследовательская и внедренческая деятельность Лаборатории творческого развития. – Уфа, 2004.
Сәмигуллин Г. Х. Татар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә.-Яр Чаллы, 2006.-94 б Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Педагогика. –Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004. – 542 б.
Хайдарова Р. З. Научно – педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. –г. Набережные Челны, 2006.- 197 с.
Харисов Ф. Ф. Харисова Ч. М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. – Казан, 2006.-183 б.
Хәбибуллина З. Н. Миңнуллина Р. В. Сочинение язарга өйрәнәбез.-Казан, 2002. -190 б.
Эльконин Д.Б, Занков Л.В. Проблемы развивающего обучения Москва, 1986.