Укучы шәхесенең иҗади үсешен булдыруда яңа заманча педагогик технологияләрне куллану
Заманча дидактика тулысы белән К.Д.Ушинский күзаллаган классификациягә нигезләнә, әмма аңа берникадәр ачыклык кертә.
ФГОС нигезендә яңа уку-укыту нәтиҗәсенә ирешү – системалы эшчәнлеккә якын килүне тормышка ашыру белән бергә белем алуны ачыклауга, укытуны проект формасында оештыру мәсъәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Моннан чыгып караганда, иң әһәмиятлеләре түбәндәгеләр:
• танып белүнең актив формаларын куллану; күзәтү, тәҗрибә, өйрәнү диалогы;
• рефлексиянең үсеше өчен шартлар тудыру: үз фикерләреңә һәм эшчәнлегеңә читтән карап төшенергә һәм аңларга өйрәнү, эшчәнлек нәтиҗәсе белән куелган максат мөнәсәбәтен чагыштыру, үзеңнең белү- белмәвеңне билгеләү.
Мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр
кулланып, укучыларның иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерү” дигән методик тема
өстендә эшлим.
Максатым – укыту-тәрбия эшендә куелган проблемаларны уңай хәл итү, уңышка
ирешү, укучыны уйларга, фикер йөртергә, уйлаганын әйтергә өйрәтү.
Максаттан чыгып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
1. Логик фикерләү, хәтер, иҗади сәләт турында әдәбият тупларга, аны өйрәнергә.
2. Логик эзлеклелектә файдаланыла торган метод-алымнардан файдаланырга.
3. Дәресләрдә укучыларның сәләтләрен искә алырга, укучыларга иҗади яктан якын
килергә.
Соңгы елларның иң зур казанышы, әлбәттә, уку-укыту эшчәнлегенә компьютер технологияләренең үтеп керүе булды. Әлеге технология дәресләрне җиһазлауның бер чарасы гына түгел, бәлки нәтиҗәлелеген арттыруда һәм уку сыйфатын күтәрүдә дә билгеле бер әһәмияткә ия.
Компьютер технологияләрен татар теле дәресләрендә куллану дидактиканың фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлы булу, эшлеклелек, һәм мөстәкыйльлек принципларын куллану мөмкинлеге бирә. Алар яңа төр мәгъ лүмат табуның аеруча әһәмиятлефункцияләрен үти, белемне камилләштерүдә, ныгытуда һәм гомумиләштерүдә, тәрбия бирүдә, эзләнүләр һәм тикшерүләр алып баруда, үзгәрешләр кертүдә зур чара булып тора
Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.
Компьютер һәм аның мөмкинлекләрен өйрәнү эше эзлекле алып барыла. “Глобаль Интернет челтәре”, ”Компьютер мөмкинлекләре”, “Электрон программалардан файдалану”, “Интернетны үз белемеңнекүтәрү өчен файдалану” “Компьютерның кешегә тәэсире, үз-үзеңне саклау”, “Презентация ясау”, “Буклет ясау” темаларына семинар-практикумнар үткәрелде.
Укыту – методик комплектлар төзү, күрсәтмә әсбаплар, укытуның яңа формаларын эзләү (әйтик, гомуми белем бирү фәннәрен информатика белән интеграцияләү), документлар тутыру һ. б. Мондый эшләр вакытында укытучының хезмәт җитештерүчәнлеге, иҗади активлыгы арта. Компьютер техникасыннан файдалану педагогларның, белгеч буларак, дәрәҗәсен дә күтәрә. Һәр укытучы информацион культураның нигезен тәшкил итә торган күнекмәләрне үзләштерергә, теләсә нинди эшне башкарганда компьютердан нәтиҗәле файдаланырга тиеш.
Баланы үзе теләп, мавыгып әдәби әсәр укырга укытучы өйрәтә.Моңа
бары тик баланы яратып, аңа күңел җылыңны биреп , аның белән бергәләп рухи хезмәт башкарып кына ирешеп була! Җанлы аралашуны бер техник чара да алыштыра алмый.Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр бик күп. Укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу- укытучының бурычы.
Әдәбият:
1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.-Казан: Мәгариф, 2004.
2. «Кызыл таң» гәзите.-Уфа, 2009.-№150.
3. «Өмет» гәзите.-Уфа,2008.-№36
4. «Мәгариф» журналы.-Казан, 2008, №6.
5. «Мәгариф» журналы.-Казан , 2002, №6.
6. «Мәгариф» журналы.-Казан, 2002, №8.
7. «Мәгариф» журналы.-Казан, 2000, №7
8. «Мәгариф» журналы.-Казан, 2007, №8
9.ХарисовФ.Ф., Галимуллин Ф.Г. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына