kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдуллина Альфира Биҗан кызының Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган шигыре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Габдуллина Альфира Биҗан кызы шигырьләр укырга һәм язарга ярата, бу шигыре Сарман районы газетасында уздырылган шигырь конкурсына җибәрелгән шигырь.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдуллина Альфира Биҗан кызының Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган шигыре»

Горурланам бөек Тукай белән.

Авылым минем тау башында, матур җирдә,

Чишмә ага, челтеридер көмеш суы.

Кешеләре тырыш, эшчән, көйле халык,

Тормышлары җайлы бара, сафтыр уе.



Туган телне сөеп яратабыз бу авылда,

Аралаша һәммә халык шушы телдә.

Бөек Тукай шигырьләрен, әкиятләрен

Гәүһәр мирас - тарих аша укып белә.



Айрылып китмәдем мин туган җирдән,

Китсәм, булыр дидем зур җәрәхәт.

Яхшы хәбәр китерәләр яз тамчылар,

Көзен иген уңа, кышкы һава — бигрәк рәхәт.



Бәхетле бала мин – бик күп укыйм,

Һәрчак кулда китап, укыйм иртә, укыйм кичен.

Якты маяк, йолдыз кебек һәрбер сүзе,

Күңел күтәрелә, арта белем көчем.



Тормыш әйбәт юк фәкыйрьләр, юк ятимнәр.

Мөгаллимнәр әзерлиләр мәктәпләрне.

Ярты кыш та җитми, көз җиткәч тә,

Кызу эш башлана, өйрәнәбез туган телне.



Сабитка да, сабыйга да әлифба да,

Барча китап җитә безгә – бары укы!

Курыкма син җен-пәридән һәм убырдан,

Бел син, аның юклыгына инан – укы!



Укысаң да, эшләсәң дә, тирең түгеп,

Ирешерсең һичшиксез син уңышларга.

Чакырсалар дусларың да бик вакытсыз,

Бирешмә син, укымыйча, кояшларга.



Ялкау маэмай, шаян песи, куркак куян

Начарлыкка өйрәтмәсләр һичбервакыт.

Карга, чәүкә, карлыгач һәм сандугач та

Үзләренчә сайрар, ачуланыр әгәр тик утырсаң.



Эшең бетсә, күбәләктәй очып йөре,

Кошлар белән сөйләш, ярдәм күрсәт.

Һәр алмага сәлам биреп, алмагачтай

Мул белем ал, ит һәрвакыт син иҗтиһад.



Сабагыңны мәктәптә ал, мәктәптән тыш,

Иярмә син су анасы куганнарга.

Мактанчыкка, алдакчыга юлың ябык,

Йөзең ачык булсын дус-туганнарга.



Кирәк түгел кинәт баю, кинәт очу,

Эшлик, дуслар, вакытында һәрбер эшне.

Ирешербез уңышка да, бәхеткә дә,

Тигез бүлсәк әгәр уйны-көчне.



Милләтемнең тарихы бай, мәгърифәтле,

Бик бәхетле халык булганбыз без, шагыйрь туып.

Тукай яши гомер буе күңелләрдә,

Мәңге яшь һәм горур, бөек шәхес булып.

Саклау-Баш урта мәктәбе татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Альфира Габдуллина






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 10 класс

Автор: Габдуллина Альфира Бизяновна

Дата: 13.11.2016

Номер свидетельства: 358542


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства