Р. Ми?нуллинны? ?нил?рг? багышланган шигырьл?ре бик к?п. Бу шигырьл?рне укыганда шагыйрьне? ?нисен никад?р яратуын а?лыйсы?. Ананы и? олы ярату бел?н яраткан кеше ген? шундый тир?н эчт?лекле, матур, х?тта елата торган шигырьл?р и?ат ит? ала. Бу шигырьл?рне уку ?зе бер р?х?т, ч?нки алар гади ??м а?лаешлы. Н?къ мен? минем ?ни турында язган кебек, ??м бу шигырьл?р башыннан ахырына кад?р олы м?х?бб?т бел?н сугарылган.Бум?х?бб?тнеанабел?нбаладан башка беркешед?а?лыйалмый. Ул — шушыикекешеарасындабулаторгани?керсез, и?изгехисл?рне? берсе. Анабел?н бала кылданнечк?кырык?епбел?нб?йл?нг?н, дил?р бит
Просмотр содержимого документа
«Роберт Ми?нуллин и?аты »
Әлмәт муниципиаль районы
Түбән Мактама 1- нче урта мәктәбе
Некрасов урамы, 7нче йорт, 8 (8553)36-17-53
Роберт Миңнуллинның “Әнкәмнең догалары “шигыренә анализ
Татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Шәймәрданова
Ландыш Атлас кызы
Әнкәмнең догалары
Догаларның күңелемнән Юк әле югалганы. Саклый мине, яклый мине Әнкәйнең догалары. Кушымта: Ташлама, әнкәй ташлама, Мине изге догаңнан! Ташласаң изге догаңнан, Мин бәхетле булалмам. Тылсымлы да, шифалы да Әнкәйнең догалары – Догаларның шатлык кына Китерә торганнары. Кушымта: Кырыс бит тормыш юллары, Авыр бит дөньялары! Хәлләремне җиңеләйтә Әнкәйнең догалары. Кабатлыйм мин дә әнкәйдән Өйрәнгән догаларны. Җиткерермен түкми-чәчми Мин сезгә дә аларны. Р. Миңнуллинның әниләргә багышланган шигырьләре бик күп. Бу шигырьләрне укыганда шагыйрьнең әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, хәтта елата торган шигырьләр иҗат итә ала. Бу шигырьләрне уку үзе бер рәхәт, чөнки алар гади һәм аңлаешлы. Нәкъ менә минем әни турында язган кебек, һәм бу шигырьләр башыннан ахырына кадәр олы мәхәббәт белән сугарылган. Бу мәхәббәтне ана белән баладан башка бер кеше дә аңлый алмый. Ул — шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе. Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр бит. Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз! “ Әнкәй!”- дигәндә дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз. Чөнки җирдәге иң бөек кеше- АНА! Юкка гына Җир –ана, Ватан- ана димибез бит. Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! |
Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:
Ташлама, әнкәй ташлама,
Мине изге догаңнан!
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман индерүче әни.
Нәкъ менә шуңа күрә дә Әнкәй-Ана образы шагыйрь иҗатында зур һәм мөһим урын алып торадыр да. Бу образ аша күп нәрсә әйтелә, күп нәрсәгә бәя бирелә, яшәү кыйбласы билгеләнә. Аның “әнкәй” дип язуында “әткәй” сүзләре дә ишетелә кебек. Бу темада Р.Миңнуллинның югалтулы ерак балачагы яшерелгән. Әтисенә багышлап язган “Аның моңы”шигыре дә тирән җәрәхәтле тойгыларның шигъри сүзгә әверелүен, бу моңның гомер буена илһам чыганагы булып калуын ачык күрсәтә. Ата-ана кешене якты балачагына кайтарып кына калдырмый, аны гомере буена озатып бара.
Роберт Миңнуллинның әнкәйләр турында әсәрләре тулысынча диярлек автобиографик кичерешләренә нигезләнеп иҗат ителгән.Ул бу турыда менә нәрсә яза: “ Шигырьләремнең һәрбер юлы, Әнкәйне уйлап, һәрбер детале Әнкәйне искә төшереп, һәрбер хисе Әнкәйне сагынып язылган” .
Шул рәвешле,Әнкәй образы Р. Миңнуллин иҗатында тормышны аңлауда тылсымлы бер ачкыч булып тора.
Әйе, “әни”, “әнкәй” сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә ул һәркемгә якын,изге сүз.Һәрвакыт баласының шатлыгын,кайгы-хәсрәтен дә алар уртаклаша,акыллы кинәшләрен бирә.Әниләрнең ягымлы,тәмле,йомшак сүзләре балага гомер бена юлдаш була.Шагыйрь Роберт Миңнуллин үз шигырендә әти-әниләребезне соңгы көнгәчә тәрбияләп,аларның хәер-фатихасын алырга кирәклеген искәртә.
Заявка
№ | Фамилия,исеме, әтисенең исеме | Укытучының фамилиясе,исеме,әтисенең исеме | Мәктәп исеме | Телефон | Эш төре |
1 | Мустафина Альбина Наил кызы | Шәймәрданова Ландыш Атлас кызы | Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбе | 88553(36-17-53) | Р.Миңнуллин “Әнкәмнең догалары”шигыренә анализ |