МИНЕМ ПЕДАГОГИК ТАБЫШЛАРЫМ
Гадәти кебек барысы да,
Мәктәбем, балалары.
Көннән – көн ачыла
Аларның яңа ягы.
Февраль иртәсе. Салкын һава битне чеметеп ала. Мин мәктәбемә ашыгам. Беренче дәресем 4 нче сыйныфта. Менә инде дүрт ел алар белән татар теле өйрәнәбез. Уңышларыбыз да юк түгел. Әнә әкрен генә Даша Архипова килә. Акыллы кыз, пөхтә, татар теленнән бары тик “5” леләр генә ала. Әнә классны балкытып торучы малай – Данил күренде. Шаян, җор телле, тик грамматика белән “дуслашып” бетә алмый. Таныш йөзләр, сәламләүләр... Шулай итеп яңа уку көне башлана. Ә ул көнне файдалы, дәресләрне нәтиҗәле оештыру өстендә укытучы алдан кайгырта, уйлана, укый, тәҗрибәсенә таяна.
Мин үзем рус телле балаларның 1-4 сыйныфларында татар теле һәм әдәбият дәресләре алып барам. Укучыларның үсеш үзенчәлекләреннән чыгып “Рус телле балаларда татар теле һәм әдәбияты фәненә кызыксыну уятуда уен технологияләре куллану ” дигән методик тема өстендә эшлим. Хезмәттәшләремнең дәресләрендә булу, һәрдаим методик кулланмалар белән танышу бу өлкәдә билгеле бер тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде.
“Мәгариф” журналы – минем иң зур ярдәмчем. “Рус телле балаларга – татар теле һәм әдәбияты” дип аталган рубрика астында чыгарыла торган мәкаләләр укытучы өчен бик тә файдалы һәм кызыклы.Мәсәлән, журналның (2010 ел, №3) битләрендә югары категорияле укытучы Фәрит Вафинның “Иҗади үстерешле күнегүләр” дип аталган язмасы миндә зур кызыксыну уятты. Югарыда күрсәтелгән авторның киңәшләрен (күрсәтмәләрен) эшемдә файдаланырга тырышам.
Дәрес башында түбәндәге әңгәмәне оештыру отышлы.
1.Прослушайте вопросы и расскажите о погоде.
- Хәзер нинди ел фасылы?
- Бүген кышның ничәнче ае?
- Бүген ничәнче февраль?
- урамда җылымы, салкынмы?
- Ничә градус салкын?
2.Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары.
а) Җәен көннәр озын була.
Җәен төннәр кыска була.
ә)Кура җиләге бик тәмле.
Балан бик ачы.
б)Дәүләт флагында ак, яшел, кызыл төсләр бар.
Дәүләт флагында ак, зәңгәр, кызыл төсләр бар.
Татар теленең грамматикасы буенча әкиятләр язу укучыларның татар теле белән кызыксыну дәрәҗәсен арттыра. 2010 – 2011 нче уку елында IV сыйныф укучысы Гайнанов Илнур “Сүз сәнгате”муниципаль бәйгесендә катнашты һәм “Яшь филолог” номинациясендә җиңүче дип танылды һәм диплом белән бүләкләнде. Лингвистик әкиятләр буенча презентация төзелде. Менә шул әкиятләрнең берсе:
Кушымчалар.
Кушымчалар: - ның, -нең, -га, -гә, -ка, - кә, -дан, - дән сәяхәткә чыгып киткәннәр. Алар болында уйнаганнар, су коенганнар. Кич җиткәнен сизми дә калганнар.
Кушымчалар Мәк һәм Кыңгырау яшәгән йортлар янына килеп туктаганнар. Мәк чәчәге бу йортта нечкә сузыклар гына яшәвен әйткән, шуңа күрә үзенә - нең, - гә, - кә, -дән кушымчаларын чакырган. Нектар белән чәй эчерткән.Кыңгырау үзенең кыңгыравы белән – ның, - га, - ка, - дан кушымчаларын чакырган.
Шул көннән башлап калын сузыклы сүзләргә калын сузыклы кушымчалар, ә нечкә сузыклы сүзләргә нечкә сузыклы кушымчалар ялгана башлаган.
Укучыларның белемнәрен тикшерү ысуллары шактый. Иң уңай ысулларның берсе – тестлар. Аларны үтелгән бүлектән соң, дәрес ахырында да үткәрергә мөмкин. Өй эшен тикшерү максатыннан да тестлар үткәрү бик уңайлы. Грамматик уеннар, кроссвордлар чишү кебек чаралар укучыларның эшчәнлеген активлаштыра.
Дәрестә рольле уеннар, эпизодларны уйнау (инсценировка) кебек алымнарны еш кулланам. Мәсәлән, 3 нче сыйныфта “Кибеттә” темасын үткәндә рольле уеннар кертү дәресне җанландыра,бәлки,шуның нәтиҗәседер дәрестә битараф, пассив укучылар бик сирәк очрый.
Татар теле дәресләрендә күрсәтмәлелек – мөһим таләпләрнең берсе. Рәсемнәрне “җанландыру”, алар буенча иҗади эш башкару күптәннән килгән алым. “Һөнәрләр”, “Җиләк – җимешләр”, “Яшелчәләр”, “Кибеттә” һ.б. темалар буенча төрледән – төрле рәсемнәр тупладым. Аларны диалог, монолог төзегәндә күрсәтмәлелек буларак кулланам.
Татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануның нәтиҗәле булуы бәхәссез. Компьютер белән эшләү күрсәтмәлелекне тәэмин итүе, контрольне көчәйтүе һәм зур күләмдәге мәгълүмат җиткерүе белән укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә һәм ул, ниһаять, белем алу белән кызыксындыру чарасы булып та тора. Мәсәлән, “Exsel” программасында кроссвордлар, лабиринтлар, шарадалар төзим. “Word” программасы ярдәмендә бик күп мавыктыргыч һәм кызыклы биремнәр эшләдем:
- сүзләрне һәм рәсемнәрне берләштерү;
- рәсемнәрдән юл ясау һ.б. шундыйлардан.
Аралашуның, укыту алымнарының күптөрлелеге,мультимедиа, интерактив технологияләрне куллану – болар барысы да дәреснең эчтәлеген баета,аны уздыру темпын тизләтә, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, активлыкны арттыра.
Бүгенге эш көнем сизелмичә үтеп тә китте. Күңелне төрле уйлар, хисләр биләп алды. Әле “3” ледән башы чыкмаган Данил мөстәкыйль эшеннән “4” ле алды, нигәдер Павелның күзләре бүген моңсу иде, Катя гадәттәгечә матур итеп шигырь сөйләде. Уйларым ирексездән бала – чагыма әйләнеп кайтты.
Бу хезмәт юлын мин нигә сайладым соң? Әллә балалар бакчасында тәрбияче Суфия апа, беренче укытучым Степанова Галина Илья кызы, балаларның күңелен аңлаучы Кашапова Ләлә Миннәхтәм кызы, класс җитәкчем Ильина Люция Владимир кызы һ.б. йогынтысымы?
Әлмәт педагогия училищесында әдәбият дәресләрен күренекле шагыйрә Клара апа Булатовадан алуым белән мин бәхетле. Әгәр дә мин эшемдә кечкенә генә уңышларга ирешәм икән, бу әниемнең дә хезмәт җимеше.Әнием шулай ук туган мәктәбендә 40 елдан артык татар теле һәм әдәбияты укыта. Ул минем сердәшчем , остазым , кирәк чакта тәнкыйтьчем дә.
Хезмәттәшләрем белән дус, бердәм эшләгәнгә күрә, мәктәпкә илһамланып барам. Мин балаларны яратам.
Сорау тулы күзләр сиңа карый:
Бер сораумы, йөзме, меңәүме?
“Белмим” сүзен,куй, юк, әйтә күрмә!
Кичермиләр алар белмәүне.
Син белергә тиеш, укытучы,
Ни сорыйлар – шуны белергә.
Укытучы булу – бу шундый эш –
Белгәнеңне кирәк белергә.