Хезм?тем – минем шатлыгым!
Укытучы. Никад?р тир?н м?гън? салынган бу с?зг?!
Мин д? укытучы. М?кт?пт? укыганда ук инде укытучы булачагымны ачык а?лый идем. Х?теремд?, беренче укытучым Саим? апа ми?а: “Син ?ичшиксез укытучы булачаксы?, сине? кебек алмаш ?с?г? мин бик шат”-дип, хыялыма канат куйган иде. 8 нче сыйныфны т?мамлау бел?н туп-туры Минз?л? педагогия училищесына киттем. Имтиханнарны у?ышлы тапшырып студент булдым. 4 нче курста укыганда Лениногорск районына башлангыч сыйныф укытучылары ?итми, диг?н х?б?р килде. Тел?ге булган студентларга эшк? барырга м?мкин ик?нлеген ?йттел?р. Без, ?ч кыз, к?чебезне сынап карарга булдык. Чемоданнарыбызны тутырып юлга чыктык. Т?рле авылларда эшли башладык. Мин шунда ?земне? укытучы ??н?рен д?рес сайлавымны а?ладым. Балаларны бик яратам ??м а?лыйм ик?н бит мин!.
1979 елны кулыма диплом алгач, туган авылым м?кт?бен? юл тоттым. Анда мине беренче укытучым Саим? апа каршы алды. “Эстафетаны си?а тапшыруым бел?н мин бик б?хетле”,- дип шатлыгын яшерм?де. Ул ??рвакыт минем ?чен маяк ??м юл к?рс?т?чем булды. Мен? шул вакыттан бирле 35 ел сизелми д? ?теп китк?н.
Б?генгед?й к?з алдында беренче д?рес, беренче укучылар. Ул елларда да авыл м?кт?пл?ренд? ике сыйныф кушылып укытыла иде. ??н?ри юлны ми?а да азкомплектлы сыйныфларда укытудан башларга туры килде.
Авыл - ?зе бер серле д?нья. Авыл ?иренд? бар н?рс? д? к?з алдында. Халык зир?к, игътибарлы. Мин д? авыл кешел?ре к?з алдында ?ск?н, шушы авыл м?кт?бен т?мамлаган кеше буларак та, укытучы буларак та, игътибардан читт? калмаганмындыр. Ху?алык алып баруым да, гаил?д?ге м?н?с?б?тл?рем д? авылдашларымны? ?ткен к?зенн?н яшерен? алмагандыр. Бу а?лашыла да, ата-ана баласыны? ?хлаклы ??м гыйлемле укытучыда укуын тели.
Укытучы хезм?те к?п к?ч сорый. Балаларга д?рес бир?се?ме, экскурсияг? алып барасы?мы, т?рбия чарасы, яис? ата-аналарга ?ыелыш ?тк?р?се?ме, барысы да ?аваплылык тал?п ит?. Эшл?? д?веренд? к?п т?рле технологиял?р ?зл?штерег? туры килде. Авыл баласы да белем д?р???се буенча ш???р укучысыннан калышырга тиеш т?гел, тал?пл?р берт?рле бит. Укытучы ??р бала бел?н уртак тел табып, а?лашып эшл?рг? тиеш. ?г?р инде син бала к??елен? ачкыч табып, белем алуга д?ртл?ндер?се? ик?н, аны? н?ти??л?ре к?рен?.
Минем укучыларымны? да к?бесе югары уку йортларында белем алды, ?аваплы урыннарда эшли, д?р???ле исемн?р й?рт?. Гаил? кордылар, ?зл?ре д? балалар ?стер?л?р. М?кт?пне т?мамлауларына к?п еллар узса да укучыларым килеп х?лемне бел?л?р, ярд?м ит?рг? тырышалар. Ул мизгелл?р эшем? югары б?я буларак бирелг?н б?л?кл?рд?н, мактау к?газьл?ренн?н д? д?р???лер?к б?я булып ?анны ирк?ли. “Куйган хезм?тем бушка китм?г?н, бу балаларны? чын кеше булуында минем д? ?лешем бар”, дип к??ел горурлана.
Б?ген авыл м?кт?бе зур ?зг?решл?р казанында кайный. Авылларда балалар саны ким? - к?н?з?к м?сь?л?. М?кт?п бет?г? таба бара, диг?н с?з. Укучылар автобуслар бел?н к?рше м?кт?пл?рг? й?реп укый. Шулай булса да, тормыш алга атлый. Икенче буын федераль д??л?т белем бир? стандартларын гам?лг? керт? бара. М?гъл?мати-компьютер технологиял?рен кулланып белем бир? - заман тал?бе. Моны? ?чен укытучыга да бик к?п белерг?, эзл?нерг? кир?к. Укытучы авылда эшл?с? д? белеме ??м осталыгы буенча ш???р укытучыларыннан калышмый. Интернет, мультимедия, видео аппаратларын иркен куллана, ?збелем д?р???сен к?т?р? буенча даими эшли. Укучыларымны? конкурсларда катнашып призлы урыннар алуы, ?земне? д? 2013 елны? “Безне? и? яхшы укытучы” грантына ия булуым заман тал?пл?рен? ?авап бир? алуым турында с?йли.
??р ирт?д? мин горурланып туган м?кт?бем? атлыйм. Сабыйларны? к?з карашы – авылым кил?ч?ге ми?а т?б?лг?н. Алар минн?н ?ылылык та, гыйлем д?, я?алык та к?т?л?р. Авылымны? кил?ч?ген ?хлаклы да белемле д? ит?се кил? тел?ге тагын да тырышыбрак эшл??, камиллекк? омтылу хисе уята.
Просмотр содержимого документа
«Эссе "Хезм?тем - минем шатлыгым" »
Хезмәтем – минем шатлыгым!
Укытучы... Никадәр тирән мәгънә салынган бу сүзгә!
Мин дә укытучы. Мәктәптә укыганда ук инде укытучы булачагымны ачык аңлый идем. Хәтеремдә, беренче укытучым Саимә апа миңа: “Син һичшиксез укытучы булачаксың, синең кебек алмаш үсүгә мин бик шат”-дип, хыялыма канат куйган иде. 8 нче сыйныфны тәмамлау белән туп-туры Минзәлә педагогия училищесына киттем. Имтиханнарны уңышлы тапшырып студент булдым. 4 нче курста укыганда Лениногорск районына башлангыч сыйныф укытучылары җитми, дигән хәбәр килде. Теләге булган студентларга эшкә барырга мөмкин икәнлеген әйттеләр. Без, өч кыз, көчебезне сынап карарга булдык. Чемоданнарыбызны тутырып юлга чыктык. Төрле авылларда эшли башладык. Мин шунда үземнең укытучы һөнәрен дөрес сайлавымны аңладым. Балаларны бик яратам һәм аңлыйм икән бит мин!..
1979 елны кулыма диплом алгач, туган авылым мәктәбенә юл тоттым. Анда мине беренче укытучым Саимә апа каршы алды. “Эстафетаны сиңа тапшыруым белән мин бик бәхетле”,- дип шатлыгын яшермәде. Ул һәрвакыт минем өчен маяк һәм юл күрсәтүчем булды. Менә шул вакыттан бирле 35 ел сизелми дә үтеп киткән.
Бүгенгедәй күз алдында беренче дәрес, беренче укучылар... Ул елларда да авыл мәктәпләрендә ике сыйныф кушылып укытыла иде. Һөнәри юлны миңа да азкомплектлы сыйныфларда укытудан башларга туры килде.
Авыл - үзе бер серле дөнья... Авыл җирендә бар нәрсә дә күз алдында. Халык зирәк, игътибарлы. Мин дә авыл кешеләре күз алдында үскән, шушы авыл мәктәбен тәмамлаган кеше буларак та, укытучы буларак та, игътибардан читтә калмаганмындыр. Хуҗалык алып баруым да, гаиләдәге мөнәсәбәтләрем дә авылдашларымның үткен күзеннән яшеренә алмагандыр... Бу аңлашыла да, ата-ана баласының әхлаклы һәм гыйлемле укытучыда укуын тели.
Укытучы хезмәте күп көч сорый. Балаларга дәрес бирәсеңме, экскурсиягә алып барасыңмы, тәрбия чарасы, яисә ата-аналарга җыелыш үткәрәсеңме, барысы да җаваплылык таләп итә. Эшләү дәверендә күп төрле технологияләр үзләштерегә туры килде. Авыл баласы да белем дәрәҗәсе буенча шәһәр укучысыннан калышырга тиеш түгел, таләпләр бертөрле бит. Укытучы һәр бала белән уртак тел табып, аңлашып эшләргә тиеш. Әгәр инде син бала күңеленә ачкыч табып, белем алуга дәртләндерәсең икән, аның нәтиҗәләре күренә.
Минем укучыларымның да күбесе югары уку йортларында белем алды, җаваплы урыннарда эшли, дәрәҗәле исемнәр йөртә. Гаилә кордылар, үзләре дә балалар үстерәләр. Мәктәпне тәмамлауларына күп еллар узса да укучыларым килеп хәлемне беләләр, ярдәм итәргә тырышалар. Ул мизгелләр эшемә югары бәя буларак бирелгән бүләкләрдән, мактау кәгазьләреннән дә дәрәҗәлерәк бәя булып җанны иркәли. “Куйган хезмәтем бушка китмәгән, бу балаларның чын кеше булуында минем дә өлешем бар”, дип күңел горурлана.
Бүген авыл мәктәбе зур үзгәрешләр казанында кайный. Авылларда балалар саны кимү - көнүзәк мәсьәлә. Мәктәп бетүгә таба бара, дигән сүз. Укучылар автобуслар белән күрше мәктәпләргә йөреп укый. Шулай булса да, тормыш алга атлый. Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү бара. Мәгълүмати-компьютер технологияләрен кулланып белем бирү - заман таләбе. Моның өчен укытучыга да бик күп белергә, эзләнергә кирәк. Укытучы авылда эшләсә дә белеме һәм осталыгы буенча шәһәр укытучыларыннан калышмый. Интернет, мультимедия, видео аппаратларын иркен куллана, үзбелем дәрәҗәсен күтәрү буенча даими эшли. Укучыларымның конкурсларда катнашып призлы урыннар алуы, үземнең дә 2013 елның “Безнең иң яхшы укытучы” грантына ия булуым заман таләпләренә җавап бирә алуым турында сөйли.
Һәр иртәдә мин горурланып туган мәктәбемә атлыйм. Сабыйларның күз карашы – авылым киләчәге миңа төбәлгән. Алар миннән җылылык та, гыйлем дә, яңалык та көтәләр. Авылымның киләчәген әхлаклы да белемле дә итәсе килү теләге тагын да тырышыбрак эшләү, камиллеккә омтылу хисе уята.