kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татар теле ??м ?д?бияты д?ресл?ренд? проектлар методын куллану.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Татар теле ??м ?д?бияты д?ресл?ренд? проектлар методын куллану.

Максат:

1.Проектлар методыны? асылы бел?н таныштыру, аны? этаплары турында к?заллау булдыру. Укучыны? ш?хесен ?стер?г? юн?лтелг?н методлар аша туган телебез бел?н кызыксыну уяту.

2.И?ади фикерл?? с?л?тен, с?нгатьле с?йл?м к?некм?л?рен, коллективта берг?л?п эшл?? м?мкинлекл?рен тудыру.

3.Проект эшч?нлеген? анализ ясарга ?йр?т?.

4.Т?ркемд? эшл??че укытучылар тарафыннан “Замана баласы” мини – проектын т?з?, аны анализлау.

Т?ре: проект технологиясе буенча т?ркемн?рд? эш.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татар теле ??м ?д?бияты д?ресл?ренд? проектлар методын куллану. »

Татарстан Республикасы Чистай шәһәренең 3 нче МБББ гимназиясе












Тема:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану.























Эшне үтәде:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова Гөлия Нургаяз кызы.





2014-2015 нче уку елы


Тема: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану.

Максат:

1.Проектлар методының асылы белән таныштыру, аның этаплары турында күзаллау булдыру. Укучының шәхесен үстерүгә юнәлтелгән методлар аша туган телебез белән кызыксыну уяту.

2.Иҗади фикерләү сәләтен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, коллективта бергәләп эшләү мөмкинлекләрен тудыру.

3.Проект эшчәнлегенә анализ ясарга өйрәтү.

4.Төркемдә эшләүче укытучылар тарафыннан “Замана баласы” мини – проектын төзү, аны анализлау.

Төре: проект технологиясе буенча төркемнәрдә эш.

Дәрес барышы:

1.Уңай – психологик халәт тудыру:

- Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләр! Хәерле иртә! Һәммәгезгә дә иҗади уңышлар, тырышлык һәм миңа ярдәм итүегезне телим!

Без бүген “Замана баласы” дип исемләнгән кечкенә проект төзеп карарбыз.Замана баласының нинди икәнен һәммәбез дә бик яхшы беләбез. Тик минем сезнең якты хыялларыгыз кушылган заман баласы турында ишетәсем килә.Заманалар төрле булган кебек, аның баласы да төрле була. Ә бүгенге көн замана баласын Сез ничек күаллыйсыз?

2.Проектны төзи башлаганчы, мин Сезнең һәммәгезгә дә таныш булган Г.Тукайның “Су анасы” поэмасын искә төшереп үтәсем килә.Сезгә берничә сорау да тәкъдим итәрмен:

-“Су анасы” поэмасындагы малай әхлаклымы?

-Әллә ул кызыксынучан гынамы?

- Малай ничә хата ясый?

-Ә киләчәктә ул сабый нинди булып үсәр?

(Мультфильмны карау, нәтиҗәгә килү; төркемнәрнең фикерләрен чагыштыру.)

3.Без бүген Сезнең белән Раунд Тейбл структурасы ярдәмендә төркемнәрдә эшләрбез Һәрбер төркемнең каршында кәгазь битләре һәм маркерлар, Сез “Замана баласы” турындагы фикерләрегезне чиратлашып шушы кәгазь битләренә төшерерсез. Төркемнәр эшне башлыйлар, шул ук вакытта сорауларга да җавап бирәләр.)

4. – Ә хәзер проект турында сөйләшүебезне башларбыз.Проект сүзе нинди мәгънәне аңлата?

-Проект эшчәнлегенең ничә төрен беләсез?

-Татар теле дәресләрендә нинди проектларны кулланып була?

5.Проект эшчәнлегенең төп максатларын мин сезгә үзем әйтеп үтәрмен.

Проект эшчәнлеге берничә этаптан тора:

а) аналитик этап;

Бу этапта тикшерү эшләре өчен материал туплау һәм анализлауны

укучылар үзләре башкаралар, ә укытучыдан нәрсә таләп ителә соң?

• мәгълүмат туплау һәм проектны тормышка ашыру өчен эш алымнары сайлауны оештыру

• проектның бурычларын билгеләүдә укучыларның мөстәкыйль

эшчәнлекләрен җитәкләү

• алынган мәгълүматларны анализлау һәм өстәлмәләр кертүдә булышу

б) алынган мәгълүматны эшкәртү этабы;

Алынган мәгълүмат белән уңышлы эшләүнең иң кирәкле шарты: һәр укучының эш максатын төгәл аңлавы һәм мәгълүматны сайлау кагыйдәләре, таләпләре белән таныш булуларына ирешү.

Мөгаллимнең төп бурычы – укучылар мәгълүматны аңлап, нәтиҗәләр ясый, икенче бер мисал белән чагыштыра, шуннан үз фикерләрен дәлилле итеп әйтеп бирә белергә тиешләр.

в) нәтиҗәне тәкъдим итү этабы;

• проектта катнашучы һәр укучының шәхси, интеллектуаль, аралашу осталыгын күрсәтү юлларын алдан уйлау

• мәгълүматның күләменә,катнашучыларның санына карап, презентация үткәрү өчен тиешле вакыт күләмен билгеләү

• презентациянең сценариен төзү

• уңышлар һәм чишелмәгән проблемаларны күмәкләп ачыклау, анализлау

• киләчәктә проектны дәвам итү мөмкинлекләрен, юлларын билгеләү

6. Төркемдә эшләгән укытучыларның “Замана баласы” проектын тыңлау һәм анализлау.Ике төркемне тыңлагач, уртак фикергә килү.

Димәк, “Замана баласы”:
1.Әдәпле, әхлаклы, кешелекле.
2. Ул - һәрьяклап үскән камил шәхес.
3.Һәркемне хөрмәт итә.
4.Мәгълүмати технологияләрне гамәли куллана.
5.Ватанын, туган илен ярата, аңа хезмәт итә.
6.Сәламәт яшәү рәвеше алып бара

7. –Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Бүгенге күмәк эшебез өчен Сезгә зур рәхмәтләр әйтәсе килә.Киләчәктә дә, бергәләп, бер – беребезгә ярдәм итеп яшик.Сезгә бик зур рәхмәт!


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Планирование

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Татар теле ??м ?д?бияты д?ресл?ренд? проектлар методын куллану.

Автор: Закирова Гулия Нургаязовна

Дата: 17.05.2015

Номер свидетельства: 212639


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства