Тема: Исем,сыйфат,фигыль турында алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау.
Белем бирү максаты: Исем,сыйфат,фигыль турында алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау.Сүз төркемнәрен камилләштерүгә караган биремнәр эшләү; Ф.Яруллин иҗатына карата кызыксыну уяту һәм белемнәрне тирәнәйтү өстендә эшкә этәргеч ясау
Үстерү максаты:Укучыларның язма һәм сөйләм телен, хәтерен, игътибарын үстерү өстендә эшне дәвам итү
Тәрбияви максат: Укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү; кешелекле булуның юллары төрле булуын ачыкларга ярдәм итү;
Бурычлар:
-Сүз төркемнәре темасын үзләштерүне укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.
-анализлау, чагыштыру,гомумиләштереп нәтиҗә ясау күнекмәләрен формалаштыру
-кешелекле булуның һәр кешенең үзеннән торуына ышандыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет буенча: өйрәнелгән сүз төркемнәре турында белемнәрне ныгыту
Шәхескә кагылышлы: укучыларны бер-берсе белән диалогик формада эшләргә өйрәтү, бер-береңне хөрмәт итәргә, фикерләрне уртага салып эшләргә өйрәтү,кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Метапредмет:
Танып-белү УУГ: Укучыларны шагыйрь, язучы Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, үз фикерләрен әйтергә өйрәтү; укучыларда язучы иҗатына хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләү
Коммуникатив УУГ: парлап эшли белү, үз фикерләреңне төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерә алу.
Регулятив УУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып эш башкару, дәреснең темасын формалаштыра алу.
Көтелгән нәтиҗә: Укучыларның исем,сыйфат,фигыль турында алган белемнәрне яхшы үзләштерүенә ирешү һәм дәрестә өйрәнелгәннәрне тормышта дөрес куллану
Дәреснең тибы: кабатлау
Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт.
Төп төшенчәләр: Исем,сыйфат,фигыль,алмашлык.
Предметара бәйләнеш :Әдәбият,
Эшне оештыру: Фронталь, индивидуаль.
Чыганаклар : Дәреслек Татар теле. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы - Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов Казан: Татар. кит. нәшр., 2012
, презентация, китаплар күргәзмәсе,карточкалар
Дәрес барышы.
1.Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы.Уңай психологик халәт тудыру.
1.Ф.Яруллинның “Кешеләрдән гел яхшылык эзлим” шигырен тыңлау.
-Исәнмесез балалар! Бүген бездә бәйрәм.Без туган тел дәресенә җыелдык!Әйдәгез әле ,бер-беребезгә карап, елмаюларыбызны бүләк итик.
Укучылар,минем кулымда нәрсә?Ә ул ни өчен кирәк?Әйе,менә мин дә чемодан белән килдем әле бүген.Ни өчен? Сәяхәткә барырга дип.Ә сәяхәткә кемнәр йөри? Кешеләр.Ә сез барасызмы соң минем белән?Әйдәгез бергәләп барыйк.Сезнең кебек акыллы, белемле , әдәпле балалар белән сәяхәт итүе дә бик күңелле булыр.
2.Кинезиологик күнегүләр башкару.
Симметрик рәсем ясау. Кулларга ручкалар тотабыз. Аларны әйләндерәбез. Бертөсле өчпочмак, квадрат, чыршы, йорт һәм башкаларны ясыйбыз.
II.Уку мәсьәләсен кую.
Кайсы илгә сәяхәт итик икән?
Сары хәрефләр белән язылган сүзләрне дөрес укысагыз, без барасы илнең исеме килеп чыгар
А с и ү к ң з я ч т у ө ф р м п к л е о м ы н и ә й р х е
(сүз төркемнәре)
-Сәяхәткә нәрсә белән барып була? Самолет нишли?Поезд нишли?
-Әйдәгез, без автобус белән барыйк.Сәяхәткә барганда без нинди кагыйдәләрне белергә тиеш?( Акыллы,әдәпле булырга, бер-береңә ярдәм итәргә)
-Мин сезгә билетлар да алып килдем.Тик алар серле,биремнәрне дөрес эшләсәң генә ,автобуска утырып була.
Билетларны тарату.
-Укучылар, мин дәрес башында сезгә бик матур шигырь юллары укып киткән идем.Ул нәрсә турында иде?
Димәк, без бүгенге туган тел дәресендә нәрсә турында сөйләшербез?Дәресебезнең исемен дә “Кешеләрдән гел яхшылык эзлим” дип атарбыз.
Ә нәрсә соң ул яхшылык? Яхшлык эшлэу жинелме?
Бүгенге сәяхәтебезгә нинди максатлар куябыз?
Дәфтәрләргә число, теманы язып куялар
-Урыннарыбызга җайлап утырыйк та юлга кузгалыйк.
III.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.
1/Беренче тукталыш -“Исем” тукталышы.
Максат:исем турында алган белемнәрне искә төшерү һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
Укытучы.Укучылар,сезнең алдыгызда мин укып үткән шигырь тексты ята.Әйдәгез эле, 1 куплеттан исемнәрне табып языгыз әле.
(Кешеләрдән, яхшылык, өметем,шатлыгымның, чамасы)
1.Кешеләр сүзен килешләр белән төрләндерик әле. ( 1 укучы тактада,калганнар дэфтэрлэрдэ)
2.Шатлык сүзен тартым белән төрләндерик.( 1 укучы тактада)
Укытучы. Юлыбызны дәвам итәбез.
2 .Икенче тукталыш- “Фигыль” тукталышы.
Максат:фигыль сүз төркеме турында алган белемнәрне искә төшерү һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
Шигырьнең 1 куплетында нинди фигыльләр бар?
Эзлим,килә,акланса,булмый.
Эзлим фигылен зат-сан белән төрләндер
1з эзлим эзлибез
2з.эзлисең эзлисез
3з эзли эзлиләр.
4.3 тукталыш-“Ял” тукталышы “Пантомима” уены .Мин атаган фигыльнең белдергән хәрәкәтен курсэтэсез.(ашый,эчә,оча,атлый,йөзә,укый,чүгәли,йоклый)
5.4 тукталыш-“Сыйфат” тукталышы.
-Укучылар ,сыйфат нинди билгеләрне белдерә әле? (төсен , тәмен, формасын, холкын)
Кешеләргә карата нинди матур сыйфатлар кулланып була?(акыллы,тәртипле, кешелекле,юмарт, саран,уңган )Әйдәгез , сыйфатлар кулланып, дустыгыз яисә әти-әниегез турында җөмлә төзик әле.
6.Карточка белән эш
Бирелгән сыйфатларның антоним парларын языгыз:
Куркак-
Ялган-
Саран-
Каты-
Яхшы-
Эшлэрне алмашып тикшерэлэр,билгелэр куялар
7.Бишенче тукталыш -“Яңалык” тукталышы.
Укучылар, без танышып киткән матур шигырьнең авторы кем соң әле?
Ә кем соң ул Фәнис Яруллин?
Белмәсәгез, тыңлагыз, экранга карыйбыз.Ф.Яруллинның тормыш юлы турында презентация карау.
8.Алтынчы тукталыш «Ижат» тукталышы
1.Синквейн төзү
2.Яхшылык символын ясарга (2 команда А3 форматында )
IV.Йомгаклау.
- Дәрес башында нинди максат куйган идегез?Максатыбызга ирештекме?
- Нәрсә кабатладык? Нәрсә турында сөйләштек? Ни өчен бу кагыйдәләрне белү кирәк?
- Безнең сөйләмебез дөрес, төгәл булырга тиеш. Шуңа күрә сүз төркемнәрен дөрес кулланыйк.
V. Рефлексия.
-Сезгә дәрес ошадымы? Кайсы ягы белән?
- Мин сездән бик канәгать. Әйдәгез әле, үзебезне үзебез мактап, матур сүзләр әйтик. Без нинди укучылар? (Яхшы укучылар, тырыш укучылар, әйбәт укучылар,уңган укучылар, булган укучылар).
Кояшлар белән эш.(смайликлар)Әйдәгез эле һәрберегез үзегезгә ошаган смайликны автобуска беркетеп куегыз.
Өй эше.- "Борын-борын заманда Морфология патшалыгында Исем дигән сүз төркеме яшәгән икән......" дип башланган әкиятне дәвам итәргә.
Дәрестә шәп эшләдек. Афәрин!
Кешеләрдән гел яхшылык эзлим,
Эзләгәнне килә табасы.
Бер өметем генә акланса да,
Шатлыгымның булмый чамасы.
Куркаклардан бер батырлык эзлим,
Ялган сөйгәннәрдән – тугрылык.
Талантсыздан берәр сәләт эзлим,
Мескеннәрдән эзлим горурлык.
Бәгырьсездән миһербанлык эзлим,
Артык җитдиләрдән – елмаю.
Сараннардан эзлим юмартлыклар,
Моңсызлардан – бер җыр, моңаю.
Катылардан йомшаклыклар эзлим,
Артык йомшаклардан – катылык.
Сүлпәннәрдән дәрт очкыны эзлим,
Сытык йөзлеләрдән – яктылык.
Мәгънәсездән берәр мәгънә эзлим,
Сабырсыздан эзлим сабырлык.
Гамьсезләрдән сизгерлекләр эзлим,
Ямьсез дигәннәрдән – матурлык.
Тик олылый белмәүчедән генә
Газиз илен, тапкан анасын,
Берни көтмим, берни эзләмим мин,
Эзләп аннан нәрсә табасың?!
1985