kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Аттестацияара һөнәри үсеш программасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу материалда тел укытучысының аттестацияара һөнәри үсеш программасы күрсәтелгән

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Аттестацияара һөнәри үсеш программасы»


Татарстан Республикасы

Нурлат муниципаль районы

“Бикүле төп гомуми белем бирү мәктәбе” МБГББУ








Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Латыпова Наилә Нәбиулла кызының

аттестацияара профессиональ үсеш программасы




















Август, 2015 нче ел.




Шәхси мәгълүмат

1.1

Фамилиясе

Латыпова

1.2

Исеме

Наилә

1.3

Әтисенең исеме

Нәбиулла кызы

1.4

Вазыйфасы, укыткан фәне

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

1.5

Педагогик стажы

26

1.6

Белгечлек буенча стажы

26

1.7

Белеме (белем дәрәҗәсе, диплом буенча белгечлеге, уку йорты, тәмамлаган ел

Югары,татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, КГПИ, 1992




Методик тема:” Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү”



Тема өстендә эш 2014 нчы елдан башланды, якынча 2018 нче елда тәмамлана.

Максат: яңа дәүләт стандарты нигезендә укытуның эчтәлеген яңарту, яңа алым һәм технологияләр кулланып белем сыйфатын күтәрү, белемнәрен иҗади куллануга ирешү.


  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.

  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.

  3. Тәҗрибә уртаклшу аша белем һәм методик осталыкны үстерү.

  4. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.

  5. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.

  6. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.

  7. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.

  8. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

  9. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.

  10. Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.

  11. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.

  12. Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

  13. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.

  14. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.

  15. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

  16. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.



I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү өчен чыганаклар..


  1. Тахтамышева Г.Ч.ның шәхескә юнәлтелгән дәрес турындагы хезмәтләрен системалы файдалану.

  2. “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

  3. Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын булдыру.

  4. “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.

  5. “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.

  6. Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.

  7. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

  8. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

  9. “Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, тупла

  10. Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.

  11. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

  12. Методик папканы тулыландыру, баету.

  13. Портфолионы яңарту.




II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары белән танышу, китаплар туплау.


  1. ”Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплап бару.

  2. “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.

  3. “Хәзинә” сериясендә басылган китаплар белән танышу.

  4. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.

  5. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.

  6. “Милли әдәбият китапханәсе” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.

  7. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.



III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.


  1. “Татар халык педагогикасы” китабы буенча түгәрәк үткәрү, тәрбия сәгатьләрендә файдалану.

  2. “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.

  3. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.

  4. “Җәлил хәзрәт вәгазьләрен” уку, файдалану.

  5. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

  6. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.

  7. Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.

  8. “Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.

  9. “Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп алу.

  10. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.

  11. “Татарстан” журналына язылу.

  12. “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.

  13. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.

  14. Законнар белән танышу.

  15. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

  16. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.

  17. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.

  18. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.

  19. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.

  20. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.

  21. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.

  22. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.

  23. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.

  24. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.

.25. Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.

26.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

27. Укучылар белән БДТ материалларын өйрәнү.

29. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.



IV.Белемне күтәрү

  1. Курсларда белемне күтәрү


V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу


  1. Район семинарында чыгыш: “Укучыларны БРТ әзерлү тәҗрибәсеннән”.

  2. Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белем сыйфаты белән идарә итү юллары”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”, “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.

  3. Педагогик киңәшмәдә доклад һәм содокладлар: “Стандарт булмаган дәресләрнең әһәмияте”, “Дәресләрдә электрон дәреслек һәм әсбаплардан файдалану”.

  4. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”

  5. Район методик берләшмә утырышларына доклад: ”Укучыларның БРИ тестлары белән эшләү күнекмәләрен үстерү”.


VI. Практик чыгышлар.


1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.

  1. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.

  2. “Халык педагогикасы” түгәрәгенең иҗади отчетларын әзерләү.

  3. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

  4. Яңа басылган китапларны презентацияләү.

  5. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.

  6. Татар теленнән һәм әдәбияттан РМБ, ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.

  7. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

  8. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.


VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү


  1. Компьютерда эшләргә өйрәнеп бетерү.

  2. Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.

  3. Эксельдә эшләүне камилләштерү.

  4. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

  5. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.



VIII. Халык педагогикасы буенча эш

алымнарын камилләштерү


  1. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

  2. Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.

  3. Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.

  4. Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

  5. Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.

Үз өстендә эшләү юнәлешләре:

Юнәлешләр

Чаралар

Эшләү вакыты

Һөнәри

  1. Яңа программалар дәреслекләрне өйрәнү, аларның үзенчәлекләрен аңлау.

  2. Интернет челтәре, нәшрият аша яңа технологияләр белән танышу.

  3. Курсларда булу.


даими

Психологик-педагогик

Заманча психология һәм педагогия өлкәсендә үз белемеңне камилләштерү.

даими

Методик

  1. Укучыларга заманча белем бирү эчтәлеген камилләштерү.

  2. Укытуның яңа формалары, методлары һәм алымнары белән танышу.

  3. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе эшендә актив катнашу.

  4. Сәләтле балалар белән эшне оештыру, фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә актив катнашу.

  5. Интернет аша тел һәм әдәбият укытучыларының эш тәҗрибәсен өйрәнү.

  6. Хезмәттәшләрнең дәресләрендә булу.

  7. Ачык дәресләр бирү, докладлар белән чыгыш ясау

  8. Үзбелем күтәрү темасы буенча докладлар белән чыгыш ясау.

Даими

Мәгълүмати технологияләр

ИКТ өйрәнү һәм аларны укыту процессына кертү.

Интернеттан татар теле һәм әдәбияты, педагогика, психология буенча мәгълүмат туплау

даими







Үзбелем буенча эшләүнең төп этаплары

Этаплар

Эчтәлек

Вакыт

Гамәли эшчәнлек

Диагностик

Проблема буенча әдәбиятны өйрәнү

2014-2015

Квалификация күтәрү курсларында булу.

Мәктәп методик утырышларында чыгыш ясау.

Методик әдәбият туплау.

Прагностик

Теманың максат һәм бурычларын билгеләү.

Проблема чишүгә юнәлдерелгән чаралар системасын булдыру.

2015-2016

Мәктәп методик утырышында чыгыш ясау

Практик эшчәнлек

Эш тәҗрибәсенә кертү.


2016-2017

Метсовет утырышында чыгыш ясау

Мәктәп, район күләмендә ачык дәресләр.

Олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу.

Гомумиләштерү

Нәтиҗәләр чыгару

2017-2018

Методик берләшмә утырышында чыгыш ясау.

Олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясау.

Гамәлгә кертү

Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу

2018

Эш нәтиҗәләрен интернет челтәренә кую



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Планирование

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Аттестацияара һөнәри үсеш программасы

Автор: Латыпова Наиля Набиулловна

Дата: 02.10.2018

Номер свидетельства: 479418


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства