Саклаубаш гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 нчы классында
АЧЫК ТӘРБИЯ СӘГАТЕ – 17.03.2017
Кереш.
З.Сәхәбиева башкаруында “Җидегән чишмә” җыры уйнатыла.
Шул көйгә кушылып тәрбия дәресе башлана:
Туган ил! Туган җир! Туган авыл! Туган туфрак! Кеше өчен иң газиз, иң кадерле, иң кыйммәтле, иң мәгънәле сүзләр! Алар һәркемнең йөрәгендә яши. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас матурлыгы, хәзинәсе бар: сокланып туймаслык тугайлары, челтерәп аккан йөгерек чишмә буйлары, соры камышлар белән капланган түгәрәк сазлыклары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратып алган елга үзәннәре, сары гәрәбә бодай үсеп утырган иген кырлары, җырчы кошлар сайрап торган яшел урманнары, сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрагы, күкрәгеңне тутырып сулар һавасы, аллы-гөлле чәчәкле болыннары. Кая гына барсаң да, туган якның гүзәллеген, газизлеген бернәрсә дә алыштыра алмый. Туган авылыңның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне, аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп урнашкан ул кадерле төшенчәләр.
Табигать - тиңсез хәзинә. Ә Кеше - табигатьнең бер өлеше. Кеше һәм табигать – бербөтен. Кеше һәм табигать – ул тормыш, ул яшәеш.
Шигырь уку: “Туган авылым”.
Туган авылым – тау куенында, Борма инеш буенда. Кайларга гына барсам да, Һаман минем уемда.
Хәтфә таулар, зифа таллар, Җиләкле үзәннәрең. Синдә генә сихри моңы Тылсымлы чишмәләрнең.
Сылу кызларның тукыган Ашъяулыгын, сөлгесен. Чуклы чәчәкле шәлләрен, Кушып йөрәк җылысын.
Төп өлеш
Дөньяда ,тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе-су. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.
“Елгам минем-аллам минем”, “Елгаларым-тормыш тоткаларым” дигән мәкальләр халыкның елга-инешләрне,чишмәләрне илаһилык дәрәҗәсенә күтәреп олылавын күрсәтә. Шуны истә тотып булса кирәк, борынгы бабаларыбыз элек-электән авылларны урман белән капланып алган зур елга ярларына һәм аларның тирә-юненә, күл буйларына, чишмәләрдән сулар мул чыккан , җире уңдырышлы булган урыннарга салганнар. Халыкның ихтыяҗын су чыганаклары, урман кебек табигый байлыклар үтәгән. Халык көнкүреше табигать белән нык үрелеп барганга, туган ягыбызның һәр кечкенә һәм зур су чыганаклары халык хуҗалыгында киң файдаланыла.
Ата-бабаларыбыз суның кадерен белгәннәр, зурларын һәм кечерәкләрен дә аерым атама белән йөрткәннәр. Җөмһүриятебездә Идел, Чулман, Нократ кебек мәһабәт елгалардан башлап һәр вак чишмәнең исеме бар.
- Ә нәрсә соң ул чишмә? Укучыларның җаваплары тыңланыла.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә чишмә сүзенә мондый аңлатма бирелә.
Димәк бүген сүз нәрсә турында барачак?
Чишмәләр ни өчен кирәк? Җаваплар тыңлана.
Чишмәләр ничек барлыкка килгәннәр соң? Җаваплар тыңлана.
Чишмәләрнең бертөрлеләре җирнең су үткәрми торган беренче катламына кадәр эрегән кар һәм яңгыр сулары үтү нәтиҗәсендә барлыкка килә – бу өске су дип атала, ә икенчеләре җир астындагы тирәнрәк тишекләргә тула. Димәк чишмәләр – җир асты сулары.
Россиядә җир асты сулары запасы триллион кубометрларда исәпләнә, шуның 350 миллиард кубометры файдаланырга яраклы. Хәзер аның 5% гына кулланыла. Ләкин бу сулардан теләсә ничек файдаланырга дигән сүзме? Юк.
Татарстанның җир астында җир асты сулары булган берничә ярус барлыгы билгеле. Ул яруслар девон, ташкүмер, пермь системаларының һәм шулардан өстәрәк яткан мезозой һәм кайнозой эралары геологик системаларының сулы катламнарын үз эченә ала. Һәрбер ярус берничә катламнан тора, һәм андагы сулар, үзләренең химик составлары һәм суның муллыгы белән, бер-берсеннән нык аерыла.
Яхшы сыйфатлы сулар пермь чорына карый. Алар республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына карый. Димәк, Сарман районында яхшы сулы чишмәләр.
Чишмәләрнең сыйфаты турында уку.
8.Сарман районы чишмәләре турында чыгыш. АК ЭШЛӘПӘ чыгышы.
9. Дәрес “Җидегән чишмә” җыры белән башланып китте. Бу җырның барлыкка килүе бик кызыклы. Хәзер бу турыда тыңлап китәрбез.
Җырны башкаручы турында менә нәрсәләр әйтелә (З.Сәхәбиева турында уку).
10. Саклаубаш авылында чишмәләр юк. Мин баш агроном Мифтахов Рафаэль абый белән сөйләштем. Җир асты сулары бик тирәндә урнашкан. Ләкин 50-60 нчы елларда түбән очта 1, югары очта 1 кое булуы турында әйтте. Бүген Өч-Өйле белән Саклаубаш арасында 1-2 чишмә тибеп ята.
11. Чишмәләр турында җырлар, шигырьләр языла. (11 не уку).
12. Г.Хәйруллина җырын тыңлау.
13. Һәр чишмәнең үз тарихы бар.
14. САРЫ ЭШЛӘПӘ шигырь укый: “Бер тауда ун чишмә”.
15. КЫЗЫЛ ЭШЛӘПӘ “Изге чишмәләр” турында сөйли.
16. ЯШЕЛ ЭШЛӘПӘ йолалар турында сөйли БИЮ
17. КАРА ЭШЛӘПӘ чишмәләрне пычрату турында сөйли.
18. ЗӘҢГӘР ЭШЛӘПӘ йомгаклау сүзе сөйли.
19. ҖЫР тыңлау: “ЧИШМӘКӘЙ”
III. Йомгаклау.
20. ЧИШМӘ СУЫ белән сыйлау.
21. ЧӘЙ эчү.