kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сценарий юбилея школы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий проведения юбилея родной школы,на родном(татарском )языке.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий юбилея школы»

Сценарий юбилея

1 бүлек

Укучылар чыгышы (“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырына бию) (1)

2 алып баручы алга чыга: (талгын гына көй яңгырый)

Л.Х Сагыш-сагынудан туган хисләр

Уятсалар кереп төшеңә

Дәрман алып, бер рухланыр өчен

Туган ягы кирәк кешегә.


Кайгы –хәсрәт төшсә иңнәреңә,

Эшләрең гел китсә кирегә.

Авыр чакта кайтып сыенырга

Туган ягы кирәк кешегә.


Бәхет елмаеп, шатлык килсә,

Ашлык өйсәң бөек көшелгә,

Шатлыкларны уртаклашыр өчен

Туган ягы кирәк кешегә.


Туган якта сулар һава гел саф,

Җилләре дә йомшак сирпелә.

Кендек каны тамган, тәпи баскан

Туган ягы кирәк кешегә.

Л,Х.

Хәерле көн, хөрмәтле авылдашлар, кадерле кунаклар! Кеше өчен иң изге сүзләр - әти-әни, туган як, мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына килеп  баса. Мәктәпне уйласак туган җирне сагынабыз. Әлеге төшенчәләр   кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр  генә булсак та, без әти-әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз.

Бүген мәктәбебез үзенең 70 еллык юбилеен бәйрәм итә. Әйдәгез, бергәләп үткән юлларыбызны искә төшерик, сыйныфташларыбыз белән күрешик, бер-беребезгә, туган мәктәбебезгә изге теләкләребезне җиткерик! Мәктәп һәрбер кеше өчен иң изге, иң кадерле урын, шунлыктан чәчләребезгә чал керсә дә, үзебез инде өлкән яшьтә, арабызда әби-бабайлар булса да, һәркем аңа теләп кайта, ә туган мәктәп һәркемне сөенеп, көтеп каршы ала.


Ф.В Бүгенге бәйрәм көне белән барчагызны да ихлас күңелдән котлыйбыз. Ерак араларны якын итеп килгәнегез өчен без сезгә чиксез рәхмәтле. Барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык-иминлек, аяз күк йөзе, гаиләләрегездә муллык, бәхет телибез.

Бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүзне районыбыз җитәкчесе






җыр


А.Р. Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Яз - челтерәп аккан кар сулары, тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Көз. Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Аның матурлыгы ил байлыгында, мул уңышында. Амбарлар икмәк, кешеләрнең күңеле нур, шатлык һәм горурлык белән тула. Кыш үзенең әче бураннары, чатнама суыклары һәм аклыгы,паклеге белән.

Һәм әлбәттә инде, мәктәбебезнең 70 еллык юбилееның тантаналы кичәсе дә нәкъ менә шушы кышкы матур көнгә туры килде.

Бүгенге бәйрәмебездә катнаша. Сүз сезгә бирелә.




номер



А.А. 70 яшь тулды мәктәбемә

Зур юбилей! Узган зур гомер

Ничә буын синдә белем алган,

Чистартылган, агарган күңел. 

Гасырга якын матур тарихың бар,

Шәкертләрең синең җитәрлек.

Арасында шундый зур шәхесләр,

Дан казанган, исең китәрлек.

Җиз кыңгырау моңы җыйды безне,

Таныш чыңы һаман колакта.

Бер мизгелгә вакыт туктап торчы,

Без кайттык бит тагын яшь чакка

Ә хәзер сүзне бирәбез.




җыр “Туган авылым


1 С.Р. Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

-Исәнме! – дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып.

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?

“Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк,” – дигән гыйбарә дә яши. Әйдәгез, без дә бераз үткәнебезгә күз салыйк әле.


Сүзне мәктәбебез директоры бирәбез.

җыр



1 Еллар үткән аккан сулар кебек,

Гомер генә кайтмас кирегә.

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

Мәктәп, мәктәп!.. Кем генә үзенең сабый чагын, балачагының бәхетле мизгелләрен сагынып искә алмый икән?! Кем генә үзенең тәүге укытучысы белән очрашулар көтеп яшәми икән?!

Менә шуларны истә тотып, без бүгенге бәйрәмебезгә төрле еллардаТәтер -Араслан урта мәктәбендә белем алган, хәзерге вакытта илебезнең төрле төбәкләрендә гомер итүче, төрле өлкәләрдә зур дәрәҗәләргә ирешкән сабакташларны чакырдык. Без аларны, бер мизгелгә генә булса да, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, мәктәп сукмагы аша үтәргә дәшәбез.




1 Л.М. Ни белән үлчәнә гомер?

Калган эзләр белән.

Кеше күңеленә орлык итеп

Салган сүзләр белән.

Үзенең хезмәт юлында дистә­ләрчә Мактау грамоталары, "Халык мәга­рифе отличнигы" күкрәк билгесе һәм башка күптөрле бүләкләргә ия булган Салимов Хәмзә Камалиевич. Эш дәверендә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә көчен кызганмыйча эшләүче фидакарь педагог булдыгыз. Сәхнәбез түренә сезне чакырабыз, рәхим итегез. ( сүз бирелә)







Н.Р. Мәктәп еллары!

Нинди гүзәл көннәр!

Тупланганнар анда барсы да:

Укучының кайгы-шатлыклары,

Яшь кызларның йөрәк сагышы…

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат,шаян җырлары,

Яшь кызларның керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә калды, барысы синдә калды

Гүзәл уку, мәктәп еллары.

Сүзебезне мәктәбебезнең 19 елгы чыгарылыш укучысы бирик әле. Туган мәктәбегез турында истәлекләрегез белән уртаклашсагыз иде.

(сүз бирелә)


Кеше гомере мәктәп аша.

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.

19 еллар укучысы сезне сәхнәбез түренә чакырабыз , рәхим итегез. (сүз бирелә)




Кешеләргә шәфкать, көч өләшеп,

Еллар узган, күпме таң аткан.

Туганда ук, табигать үк Сезне,

Ахры, укытучы итеп яраткан!..

Әйе, бу сүзләр турыдан туры бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, ветеран укытучыбыз, халык мәгарифе отличнигы, кагыла.

Үзегезнең истәлекләрегез белән безнең белән дә уртаклашсагыз иде. Рәхим итегез.. сүз бирелә)


Татар халык биюе (парлы)_












2 Бусагаңны атлап керү белән,

Әлифбадан хәреф өйрәндем.

Ишеттерде синең ярдәмеңдә

Үз тавышын илгә йөрәгем.

И мәктәбем, күңел җырым аша

Җитсен сиңа олы рәхмәтем.

Мин һаман да укучысы әле

Тормыш дигән олы мәктәпнең.

Бүгенге кичәбездә мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлаган укучыларыбыз да катнаша.

















1 Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Авылыбызның данлыклы тарихы, күренекле,бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе – зур тарихлы Тәтер-Араслан мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Бүгенге бәйрәмдә аларның барысын да атап китеп булмаса да, кайберләрен искә алып үтми мөмкин түгел.





КОЛЛЕКТИВ җыр “Күрешербез әле” 7


Ф.В..,Л.Х. һәм 5 класс

1 Әй, мәктәп, мәктәбем! Кем генә моңлы кыңгырау тавышын сагынып кабат сиңа килми дә, кем генә үткән балачагының бәхетле мизгелләрен, яраткан укытучыларын юксынмый икән?!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап,

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә: -Исәнме! – дип,

Балачакка кулым сузасым.


2 Әй мәктәбем, изге белем йорты,
Балачакнын гүзәл бишеге.
Зур дөньяга алып чыккан юлга
Озатучы тәүге ишегем.

Кайда гына хезмәт куймый бүген,
Син озаткан газиз балалар.
Алар мәңге синең мәктәбенең
Укучысы булып калалар.

Киң дөньяга таралышкан меңнәр,
Очар коштай канат кагынып.
Синдә канат ярган балаларың,
Яши һаман сине сагынып.



(5 кл.укучысы) Аделия

Хөрмәтле абыйлар, апалар!

Мин сезнең белән олы юбилейда очраша алуыма бик шат. Бүген сез кабатланмас Балачак илендә кунакта булдыгыз. Минем тизрәк үсәсем, олы кеше буласым килә иде. Сез минем фикерләремне үзгәрттегез. Балачак – иң бәхетле чор икән бит.

Нил

Без сезнең уңышларны күреп сокланабыз. Тормышта үз юлыңны табар, югалып калмас өчен безгә әле бик нык тырышырга кирәк икән. Бүгенге очрашу безгә көч өстәде.

Без сезнең алда тырышып укырга, укытучыларыбызның, мәктәбебезнең данын төшермәскә , лаеклы алмаш булып үсәргә сүз бирәбез.

Сезне мәктәпнең 100 еллык юбилееында көтеп калабыз.



  1. Хөрмәтле авылдашлар, бәйрәмебез кунаклары!

  2. Тәтер-Араслан урта мәктәбенең 70 еллыгына багышланган кичәбез ахырына якынлашып килә.

  3. Тәнәфестән соң барыгызны да кичәбезнең икенче бүлеге чакырабыз.

  4. Безне хөрмәт итеп килүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт!

  5. Без сезгә сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы теләп калабыз.


5 класс җыр













7



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Сценарий юбилея школы

Автор: Рысаева Лилия Халимовна

Дата: 22.03.2020

Номер свидетельства: 543789

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(132) "Сценарий празднования юбилея школы (по мотивам сказки "Царевна-лягушка")"
    ["seo_title"] => string(80) "stsienarii_prazdnovaniia_iubilieia_shkoly_po_motivam_skazki_tsarievna_liaghushka"
    ["file_id"] => string(6) "363239"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1480277007"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(100) "Сценарий  юбилея МКОУ Бударинской  школы . «ШКОЛЕ – 105» "
    ["seo_title"] => string(56) "stsienarii-iubilieia-mkou-budarinskoi-shkoly-shkolie-105"
    ["file_id"] => string(6) "141236"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1418066563"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(41) "Сценарий юбилея школы "
    ["seo_title"] => string(27) "stsienarii-iubilieia-shkoly"
    ["file_id"] => string(6) "126178"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1415121959"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(176) "Сценарий проведения 20- летнего юбилея спортивной школы – интернат для одаренных детей в спорте."
    ["seo_title"] => string(80) "stsienarii_proviedieniia_20_lietniegho_iubilieia_sportivnoi_shkoly_intiernat_dli"
    ["file_id"] => string(6) "380365"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1484641556"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(41) "105 -летний юбилей школы"
    ["seo_title"] => string(27) "105_lietnii_iubiliei_shkoly"
    ["file_id"] => string(6) "412069"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1493309158"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства