kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"С?мбел? -2015" б?йр?ме

Нажмите, чтобы узнать подробности

«Б?йр?м б?ген” ?ыры я?гырый.

1нче укучы.   Кешелекне? ?зе шикелле ?к,

            Борынгыдан кил? б?йр?мн?р.

            Шатлыкларын б?йр?м ит? кеше,

            Б?йр?мн?рд? олы ямьн?р бар.

            Бар к??еллелек б?тен д?ньяда, бар бер ямь б?ген.

            Н?рс?д?н бу? – Мин бел?м : б?йр?м б?ген, б?йр?м б?ген!.

Габдулла Тукай.

 Алып баручы.

Х?ерле к?н, х?рм?тле кунаклар, укытучылар, кадерле балалар! Без сезне? бел?н б?ген "С?мбел?" б?йр?мен? ?ыелдык!

         Елны? сихри фасылында, к?н бел?н т?н тигезл?шк?н м?лд? татар халкы "С?мбел?" б?йр?мен уздырган. С?мбел? - башак диг?н с?з. Б?йр?мне? к?рке, т?п герое итеп, “?итен ч?чле”, з??г?р к?зле, зифа буйлы, с?зг? тапкыр, эшк? у?ган кызны сайлаганнар. Ул кызны т?рле биремн?р, сораулар бел?н сынаганнар.

Алып баручы.

Мен? б?ген без сезне? бел?н к?з сылуы – “С?мбел?-2015” титулына лаек булган кызны сайлап алырга дип ?ыелдык. Мен? ул м?кт?бебезне? и? у?ган, и? булган кызлары! Таныш булыгыз,.

  1. 6Б сыйныфыны? и? у?ган кызларыннан берсе – Батталова Аделина
  2. 6Б сыйныфыны? и? булган кызларыннан берсе  – Нуриева М?лик?
  3. 7Б сыйныфыны? и? у?ган кызларыннан берсе – Нигъм?туллина Милана
  4. 7Г сыйныфыны? и? чиб?р кызларыннан берсе – Саматова Венера
  5. 6Б сыйныфыны? и? булган кызларыннан берсе – С?фиуллина Аделина
  6. 8А сыйныф укучыларыны? и? – и?е. - Г?б?йдуллина Алин?

? х?зер кызлар, ?ир?б? буенча, ?зегез чыгыш ясаячак номерны тартып алыгызчы.

Алып баручы.

Б?генге б?йгед? кызларны? у?ганлыкларын, булганлыкларын  х?рм?тле жюри б?ял?яч?к. ?йд?гез, х?рм?тле жюри ?гъзалары бел?н д? танышып ?тик. Мен? алар :

  1. М?кт?бебезне? милли эшл?р буенча директор урынбасары Якимова Анна Алексеевна
  2. Т?рбия эшл?ре буенча директор урынбасары Сибгатуллина Зинаида Сергеевна
  3. Татар теле ??м ?д?бияты укытучылары Закирова Илс?яр Равилевна
  4. Зарипова Роза Агзамовна
  5. “Простор” балалар и?аты ?з?генн?н    Голнара Мидхатовна

 

Алып баручы.   Презентация.

Жюри ?гъзалары бел?н д? танышып ?ттек. ?йд?гез, б?йгене башлап ?иб?рик. Х?зер ??р кыз ?зе бел?н таныштырып кит?. С?з  №1нче номер астында чыгыш ясаучы . бирел?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"С?мбел? -2015" б?йр?ме»

"СӨМБЕЛӘ " БӘЙРӘМЕ



«Бәйрәм бүген” җыры яңгырый.


1нче укучы. Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? – Мин беләм : бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!.

Габдулла Тукай.

Алып баручы.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле балалар! Без сезнең белән бүген "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык!

Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә татар халкы "Сөмбелә" бәйрәмен уздырган. Сөмбелә - башак дигән сүз. Бәйрәмнең күрке, төп герое итеп, “җитен чәчле”, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны сайлаганнар. Ул кызны төрле биремнәр, сораулар белән сынаганнар.


Алып баручы.

Менә бүген без сезнең белән көз сылуы – “Сөмбелә-2015” титулына лаек булган кызны сайлап алырга дип җыелдык. Менә ул мәктәбебезнең иң уңган, иң булган кызлары! Таныш булыгыз, ...

  1. 6Б сыйныфының иң уңган кызларыннан берсе – Батталова Аделина

  2. 6Б сыйныфының иң булган кызларыннан берсе – Нуриева Мәликә

  3. 7Б сыйныфының иң уңган кызларыннан берсе – Нигъмәтуллина Милана

  4. 7Г сыйныфының иң чибәр кызларыннан берсе – Саматова Венера

  5. 6Б сыйныфының иң булган кызларыннан берсе – Сәфиуллина Аделина

  6. 8А сыйныф укучыларының иң – иңе... - Гөбәйдуллина Алинә



Ә хәзер кызлар, җирәбә буенча, үзегез чыгыш ясаячак номерны тартып алыгызчы...


Алып баручы.

Бүгенге бәйгедә кызларның уңганлыкларын, булганлыкларын хөрмәтле жюри бәяләячәк. Әйдәгез, хөрмәтле жюри әгъзалары белән дә танышып үтик. Менә алар :

  1. Мәктәбебезнең милли эшләр буенча директор урынбасары Якимова Анна Алексеевна

  2. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сибгатуллина Зинаида Сергеевна

  3. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Закирова Илсөяр Равилевна

  4. Зарипова Роза Агзамовна

  5. “Простор” балалар иҗаты үзәгеннән Голнара Мидхатовна



Алып баручы. Презентация.

Жюри әгъзалары белән дә танышып үттек. Әйдәгез, бәйгене башлап җибәрик. Хәзер һәр кыз үзе белән таныштырып китә. Сүз №1нче номер астында чыгыш ясаучы ... бирелә.




БӘЙГЕ “МӘКАЛЬ-ӘЙТЕМНӘР БЕЛӘСЕҢМЕ?”


Алып баручы. Сөмбелә бәйрәмендә элек – электән уен – көлке, җыр – бию тынмаган; мәкаль – әйтем, табышмаклар әйтешкәннәр. Әйдәгез, кызларыбызны без дә тапкырлыкка сыныйк әле. Менә тактада бирелгән көзге яфракларда мәкальнең башы язылган, ә сез аны дәвам итәргә тиеш буласыз... Әйдәгез, башлыйк.


1. Агач җимеше белән, кеше эше белән.

2. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

3. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

4. Тырышкан - табар, ташка кадак кагар.

5. Эш сөйгәнне, ил сөяр.

6. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

7. Калган эшкә кар ява.

8. Иске кием яңаны саклый.

9. Эшең иртәгәгә калмасын, ашың калсын.

10. Эшсезләргә аш юк, белемсезгә эш юк.

11. Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.

12. Безнең байлыгыбыз – икмәк, байлыкның әнкәсе – җир.

13. Өч икмәгем бар: берсе белән бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен үзем ашыйм...

14. Ун эшне начар белгәнче, бер эшне яхшы бел.

15. Кешене тун җылытмый, эш җылыта.

16. Үзе ялкау эш кушарга ярата.

17. Эшең кешегә булса, өйрәнгәнең үзең өчен.

18. Яхшы эшне эшләргә беркайчан да соң түгел.

19. Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн күрмәс.

20. Сөйләп торма, эшләп күрсәт.

21. Эштә беләге талганның ашы тәмлерәк була.


Бик яхшы, кызлар. Мәкальләрне күп беләсез,

Зирәк икән үзегез.

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер эшегез.

Бәйге кыза, бәйге дәвам итә

Тагын көч сынашу сезне көтә.



Ә хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәбез. Ягез, рәхим итегез.


БӘЙГЕ " Иҗади конкурс"

Алып баручы. Бу бәйгедә конкурсантларыбыз слайдта бирелгән картина буенча хикәя төзиләр. Алар хикәя төзегән арада, без табышмакларга җавап эзлибез.


Хикәяләрен укыйлар.


ОСТА ХУҖАБИКӘ”

Алып баручы. Кызларыбызны тапкырлыкка, зирәклеккә сынадык. Ә хәзер, әйдәгез, аларның өйдә нинди хуҗабикә икәнлекләрен сынап карыйк. Моның өчен кызларыбыз, көн дә башкара торган эш – бәрәңге әрчергә тиеш була. Һәр кызга 2шәр бәрәңге чистартырга кирәк. Бәрәңгенең чисталыгына да, кабыгының калынлыгына да игътибар итәсе.



Менә шундый көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый – ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрелә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, максыма дип йөртелгән сыра кайнатылган, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.



4. Өй эше. Блюдо яклау.

2нче алып баручы. Кызларыбыз "Сөмбелә " бәйрәменә үзләренең күчтәнәчләре белән килде. Күчтәнәчләрнең дә ниндие әле. Уен – көлке, шаян мәзәкләр, берсе дә калмаган. Бәлеш, гөбәдия, өчпочмак дисеңме – барысы да бар... Нәрсә генә пешермәгән безнең кызларыбыз... Хәзер алар безнең алдыбызда үзләре пешергән ризыкларын яклаячаклар.



КОНЦЕРТ НОМЕРЫ. МУЗЫКА. (жюри әгъзаларын киңәшләшергә, фикер алышырга күрше кабинетка чакырабыз)


5. Кызлырны биетеп карау. (төрле музыкага бию)


Жюригә сүз.

БҮЛӘКЛӘР ТАПШЫРУ.

Шуның белән бәйрәмебез ахырына якынлаша. Бөтен кызларыбыз бик уңган, булган булып чыктылар. Кызлар, гел шушындый оста телле, тапкыр булып калыгыз. Татар телен тырышып өйрәнегез. Рәхмәт сезгә.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
"С?мбел? -2015" б?йр?ме

Автор: Сиразутдинова Зоя Петровна

Дата: 29.12.2015

Номер свидетельства: 271115


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства