kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Проект эше-татар халык ашлары

Нажмите, чтобы узнать подробности

Проект технологиясе буенча эшләнгән материал. Дәрестән тыш чара өчен кулланма. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Проект эше-татар халык ашлары»

Габдуллина Альфира Биҗан кызы

Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

“Саклаубаш гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү

учреждениесе

Саклаубаш


Тема: Татар халык ашлары

Сыйныфтан тыш чара-2016


Максат: 1. Укучыларны төрле ризыклардан пешерелә торган татар халык ашлары,аларны

әзерләү өчен кирәкле рецептлар, кирәкле шартлар һәм пешекче алдына куела

торган таләпләр, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштыру.

2. Укучы кызлар әзерләгән милли һәм пешекче киемнәрен, милли ризыклар белән

чәй өстәле бизәлешен, укучыларның татар халык авыз иҗаты жанрларын белү-

ләрен бәяләү.

3. Укучыларда пешекче һөнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү, һөнәр сайлауда

ярдәм итү, кызыксындыру. Ризыкка сак караш тәрбияләү, дөрес туклану – сәла-

мәтлекнең нигезе булуына төшендерү.


Җиһазлау: һәр укучының чәй өстәлендәге ризыклар, төрле ярмалар, он, бәрәңге, суган;

фонограммада “Сарман” һәм “Татар халык ашлары”, татар халык бию көе;

музейдан алынган борынгы кухня кирәк-яраклары.

Чараның төре: Халыкара хатын-кызлар көненә бгышланган бәйге-проект

Бәйгенең барышы:


Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй,

Тыштан миңа кояш елмая.

Март буранын күлләвекләр йота,

Эчтән генә күңел елмая.

Язгы кояш соңгы салкыннарны

Һәм җандагы карны эретә.

Тышка чыгып җырлыйсылар килә,

Тик мартның салкыны чеметә.

Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй,

Чер-чер килеп уйный чыпчыклар.

Чыпчыклар да моңны тоя,ахры,

Җырлап оча моңлы кошчыклар.

Тәрәзәгә карыйм, март елмая,

Матур ла яз моңнар үргәндә.

Мин моңланам, җырлыйсылар килә,

Көчем арта язга кергәндә.


Яз әле башлана гына. Кырларда суык җил, тыкрыкларда кар көртләре, елгаларда боз тәңкәләре. Яз! Яз кешене яшәртә, яз канатландыра, яз кешеләргә көч һәм дәрт өсти. Язгы алсу таңнар, күңелләрне әллә ничек алгысытып, яңа матурлыкка омтылдыра, өметләндерә, тып-тып иткән тамчылар, үткәннәрне искә төшереп, киләчәк турында хыялландыра.


  • Укучылар, ямьле яз җиткәндә без нинди бәйрәмне билгеләп үтәбез?

  • 8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез


Әйе, татар кызы мин, тарих биргән олы исем ул,

Минем буем, сыным, күз карашым.

Миндә генә булган төсем ул,

Горурлыгым, минем матурлыгым ул.


Хөрмәтле укытучылар, укучылар, жюри составы, бәйгедә көч сынашачак кызлар!

Хәерле көн телим барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә.

Сәламәтлек телим һәммәгезгә,

Ә осталык һәм тапкырлык – кызларыбызга!

Ә хөрмәтле жюри составына – гаделлек.



Сәхнәдә кызлар милли ризыклар белән әзерләгән чәй өстәлләре. Тәнәфестә жюри алдан ук өстәлләр бизәлеше белән таныша тора.

Сәхнәдә “Сарман” көе уйный башлый.

Кызлар “Сарман” көенә милли киемнәрдән, биеп, сәхнә түренә узалар. Жюригә бәйрәм символы – чиккән сөлгедә ипи белән тоз тапшырыла.


Алып баручы бәйрәм башлануын игълан итә.


  1. Бәйгенең беренче башлангыч өлеше.


Беренче бәйге: “Минем визит карточкам”.

Бәйгедә катнашучы кызлар үзләре белән таныштыралар. (Укучы кыз ничәнче сыйныфта укый, ничек укый, нинди фәннәрне ярата, яраткан шогыле.)


Икенче бәйге: “Милли кием сайладым”.

Һәр кыз үзе сайлаган милли кием, аның тегелеше, бизәнү әйберләренең роле турында сөйли һәм, татар кызларына хас булган грация белән, сәхнә буйлап киемен тәкъдим итә.


Өченче бәйге: “Сәнгатьтә мин җыр-биюгә оста”.

Кызларның һәрберсе сәнгать өлкәсендә ге осталыгын күрсәтә. (Җыр, бию, нәфис сүз.)


Алып баручы:

  • Хөрмәтле жюри составы, тамашачылар! Без кызлар белән таныштык, аларның сәнгать өлкәсендәге осталыклары белән таныштык. Ә хәзер аларны әдәбият өлкәсендә сынап карыйк.


Дүртенче бәйге: Татар халык мәкальләре атау.

Бирелгән вакыт эчендә кем иң күп мәкаль атаучы була, бу бәйгедә иң күп очко җыючы була.


Бишенче бәйге: Татар халык әкиятләре исемнәрен атау.

Шулай ук бирелгән вакыт эчендә укучы кызлар әкият исемнәре атыйлар. Кем иң күп әкият белүче, шул иң күп очко җыючы була.

(Мәсәлән әкиятләр: “Ак байтал”, “Ак бүре”, “Алпамша”, “Батыр егет”, “Гөлчәчәк” ,”Дию кызы, бай малае һәм мулла”, “Камыр батыр”, “Зөлкарнәй батыр”, “Өч күгәрчен” һ.б..)


Алып баручы:

  • Бәйгенең беренче башлангыч өлеше тәмамланды. Хөрмәтле жюри кызларның чыгышына йомгак ясый, очколар санын билгели.

Хәзер инде без бәйрәмнең төп өлешенә күчәбез. Безнең бәйге “Татар халык ашлары” дип атала. (“Татар халык ашлары” көе куела.)

  1. Бәйгенең төп өлеше.

Татар халкы бик борынгы заманнардан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь, ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Халык терлекчелек, игенчелек, балыкчылык, бакчачылык, яшелчәчелек белән шогыльлән-

гән.

Татар халык ашлары ит, сөт, бәрәңге, камыр, он, төрле ярмалардан әзерләнгән.


Беренче бәйге. Ярмалар төрен аеру.

Кызлар каршына төрле ярмалар салынган савытлар куела. Кызлар ярманың исемен әйтергә тиеш. (Мәсәлән: дөге, солы, манный, бодай, карабодай, ясмык, тары ярмалары.)


Икенче бәйге. Өстәлләрне яклау.

Кызлар татар халык ризыклары куеп әзерләнгән чәй өстәлләре турында сөйлиләр.

Жюри ризык төрләренә, аларның күплегенә, самовар, чашкалар, чәй калаклары куелышына һәм кызларның сөйләм теленә, үз-үзен тотышына игътибар итәргә тиеш була.


Өченче бәйге. Төрле ризыклардан нинди татар халык ашлары пешереп була


Алып баручы:

  1. Укучылар, сез нинди шулпалар беләсез?

Кызлар татар халык шулпа исемнәре атыйлар.

(Мәсәлән: борщ, куастан, салкын аш, өйрә, салма, сөтле аш, татарча солянка, токмач, умач, хуҗабикә, чумар, шулпа.)


  1. Кызлар, сез нинди итле ашамлыклар беләсез?

Кызлар итле ашамлыклар атыйлар.

(Мәсәлән: азу, балык тәбәсе, бишбармак, җылгыр, казылык, калҗа, катлама, койка, кул-

ланма, кыздырма, ләгман, мантый, пилмән, пылау, стейк, тартар, тавык, тулма, тутырган балык, тутырган каз, тутырган тавык, тутырган үрдәк, тутырма, чүлмәк бәлеше, тел, та-

вык рулеты, казылык, дерелдек.)


  1. Кызлар, сез нинди камыр ашлары беләсез?

Кызлар камыр шалары атыйлар.

(Мәсәлән: бавырсак, бармак, бәлеш, бөккән, бүдәнә, вак бәлеш, горабия, гөбәдия, дучмак, дүртмеш, кабартма, коймак, күмәч, күптермә, кыстыбый, өчпочмак, пәрәмәч, сумса, чәк-

чәк, чәлпәк, чүбәрәк, талкыш, кәләвә, пәхләвә.)

Алып баручы:

  • Укучылар, камыр ризыклары пешерү өчен нинди он сайларга кирәк? Һәм ни өчен?

  • Камыр ризыклары әзерләү өчен югары сортлы он кулланыла.

Югары сортлы онның клеестры күп була. Клеестры күп булгач, камыр уңа.

  1. Сөт ризыкларын атау.

(Мәсәлән: катык, эремчек, әйрән, сөтөсте, сөзмә, корт, коймак.)


  1. Эчемләкләр атау.

(Мәсәлән: чәй, әйрән, квас, буза, сосла, кесәл.)


Дүртенче бәйге. Ризык әзерләү өчен кирәк булган кухня приборлары сайлау.

Алып баручы:

  • Кызлар, хәзер сез ризык әзерләү өчен, борынгы заман кулланылышында булганнарыннан башлап, бүгенге көн кулланылышында булган кухня кирәк-

яракларын атыйсыз.

Кызлар кухня кирәк-яраклары әйтәләр.

(Мәсәлән: җилпүч, ипи табагы, ипи көрәге, күәс чиләге, казан, чуен, таба, уклау, куна

тактасы, тукмак, чүлмәк, мичкә, кисмәк, пычак.)


Бишенче бәйге. “Табышмак әйтәм, тап!”

Алып баручы:

  • Кем табышмакларга җавап таба, шул үзенә очко җыя.

  1. Өстән тишек, астан тишек,

Уртасында ут та су. (Самовар)

  1. Сыңар аяк саескан

Суга төшеп су эчкән. (Чүмеч)


  1. Өстшлемдә ак үгез,

Маңгаенда бер мөгез. (Чәйнек)


  1. Барысын да ашатам, ә үземнең авыз юк. (Кашык)


  1. Өр-яңа савыт тишелеп беткән,

Тишекләреннән ак яңгыр үткән. (Он иләге)


  1. Яшь идем, барысын туйдырдым,

Күп еллар түздем;

Бер егылып төшкән идем,

Гомеремне өздем. (Чүлмәк)


  1. Бәләкәй генә ак килен

Йөгерә-йөгерә кунак сыйлый. (Чәйнек)


Алтынчы бәйге. Пешекче киеменә таләпләр.

Алып баручы:

  • Без пешекченең эш урынында сакларга тиешле таләпләрне карап китәбез. Нәр-

сәләр үтәлергә тиеш соң?

  • Пешекченең санитария кагыйдәләре буенча киеме нинди булырга тиеш?

  • (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

  • Пешекченең кулларына нинди таләпләр куела?

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

  • Пешекченең баш киеме нинди булырга тиеш?

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Пешекченең аяк киеменә таләпләр бармы?

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)


Җиденче бәйге. Эш урынында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен барлау.

  • Пычак белән сак эш ит!

  • Газ кабызганда, сак бул!

  • Ризыкны кайнар мичтән алганда, пешмичә ал!

  • Ризык пешергәндә, кайнар май чәчрәмәсен!

  • Капкач ачканда, пар кулыңны пешермәсен!

  • Кайнар чәйнеккә һәм чәйгә пешмә!

Сигезенче бәйге. Пешергән ризыкның рецебы белән таныштыру.

Кызлар үз ризыклары рецебы белән таныштыралар.


  1. Йомгаклау.

Алып баручы:

-Аш-су остасы хатын-кыз. Ул эштә – пешекче, өйдә – хуҗабикә. Шуңа күрә мин һәр кызны ризык әзерләү серләре белән таныштырырга теләдем. Чөнки хатын-кыз - гаилә учагын саклаучы, тәмле-тәмле ризыклар пешереп, балалар тәрбия-

ләүче.

Ә ризыкны ничек әзерләргә соң?

Әлбәттә инде, бөтен күңелеңне биреп.

Туклану – кешенең яшәве өчен төп шартларның берсе. Кеше сәламәтлеге дә, аның эшкә сәләтлелеге дә, озак яшәве дә туклануны дөрес оештыруга бәйләнгән.

Әле һәр ризыкның үз статусы бар:

каз, чәкчәк – туй ризыгы

пылау – шәһәр кунаклары өчен әзерләнә торган ризык

пилмән – Яңа ел бәйрәме ризыгы

бәлеш –туган көн ризыгы.


Тәмамлау.

Алып баручы:

  • Хөрмәтле, укучылар, хөрмәтле жюри! Безнең Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган бәйге тәмамланды. Жюри составына сүз бирелә.

Кызлар бәйгедә бик матур һәм уңышлы чыгыш ясадылар, рәхмәт.


(Жюри җиңүчеләрне билгели, кызларга рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырыла.)

















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
Проект эше-татар халык ашлары

Автор: Габдуллина Альфира Биҗан кызы

Дата: 01.04.2017

Номер свидетельства: 405602


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства