kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"По дорогам войны" (квест-игра)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Квест-уен сугыш елларын һәм  батырлар турында тирәнрәк белер  өчен оештырылды.Шулай ук  батырларның исемнәре, дә әйтелә.Укучыларның логик фикерләү  сәләтләре үстерелә, патриотик тәрбия  бирелә.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"По дорогам войны" (квест-игра)»

Укучылар, студентлар һәм педагогларның

IV республикакүләм “Эзләнүләр аша камиллеккә” дип исемләнгән

Каюмов Габделхак фәнни-эзләнү укулары









Сугыш юллары аша үтү

(квест-уен)

Номинация: (сугыш юллары аша үтү)







Эшне башкаручы: Әүхәдеева Алсу Вагыйз кызы, Саба муниципаль

районы “Шәмәрдән лицее “Үсеш”, туган тел һәм

әдәбияты укытучысы













2020

Тема: Сугыш юллары аша үтү. (квест-уен) Максат: Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын күзаллау, алган белемнәрне камилләштерү. Сугыш турындагы тарихи вакыйгаларга өстәмә белешмә бирү. Бурычлар: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан укучыларга патриотик тәрбия бирү; сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту, кешеләрне хөрмәт итү хисе тәрбияләү. Материал һәм җиһазлау: конвертлар, “Бөек Җиңүгә 75 ел”, 9 май плакатлары интерактив такта, проектор, алфавит, «медальләр», дөнья картасы, ребуслар, «күгәрченнәр», маршрут кәгазьләре Чарада катнашучылар: 10 сыйныф укучылары Көтелгән нәтиҗәләр: -Бөек Ватан сугышының мөһимлеген аңлау; -илебезнең мәдәни байлыкларына кызыксыну хисләрен үстерү; -укучыларда мөстәкыйль фикерләү активлыгын үстерү.

Уен барышы

I. Оештыру өлеше

Укытучының кереш сүзе. (Әкрен генә музыка уйнап тора)

1941 нче елның 22 нче июнь таңы туып килә. Иртәнге сәгать 4. Якшәмбе көн. Бөтен халык тирән йокыда. Шушы тыныч иртәне бозып, илебезнең көнбатыш чикләренә фашист танклары үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәр һәм авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш башланды!

Укучы. Сугыш 1418 көнгә сузыла һәм анда 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак була. Бу көн саен 19 мең кеше дигән сүз. Татарстаннан 560 меңнән артык кеше катнашты, аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады, сугыш кырларында ятып калды. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 378 дән күбрәк якташыбызга иң югары мактаулы исем – Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 29 сугышчы Дан орденының тулы кавалеры булды. Аларны 1 минутлык тынлык белән искә алыйк әле ( 1 минутлык тынлык). Укытучы. 2020 нче елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Бүгенге кичәбез Бөек Ватан сугышына багышланачак. Кичәнең исеме- “Сугыш юллары аша үтү” һәм ул квест формасында үтәчәк. Квест-уен ул- берничә кешенең командада төрле фикерләүгә корылган сорауларга җавап бирә торган чара. Команда 5 кешедән торачак.Уенның маршруты аерым кәгазьдә бирелгән, шулай ук юнәлеш бирү өчен, план-схемада күрсәтелгән. Маршрутны бозарга ярамый. Һәр станциядә уенчылар биремнәрне үтиләр,пазл алалар. Соңыннан җөмлә килеп чыгачак. (“Кешеләр аңларлар: бернинди җиңү дә сугыш бәясенә тормаячак”)

Җиңүче команда шул булачак, кайсысы күбрәк балл җыячак, хаталарсыз сүзне җыячак. Уенчыларга 6 станцияне үтәргә кирәк: “Миначылар”, “Фронттан хат”, “Бүләкләр”, “Ачкычлар”, “Шифрлы”, “Финиш”.

1. “Миначылар” станциясе (10 балл)

1942 нче елның 9 августында немецлар Георгиевск шәһәрен яулап алалар. Алар бу шәһәрдә үз тәртипләрен урнаштыралар. Кайбер оешмаларда үз эшләрен оештыралар. 11 август көнне гестаповчылар киләләр һәм Продольная урамының 87 нче йортына урнашалар. Георгиевск шәһәре фашистларның ерткычлыгыннан “сыкрый”......

Сорау.Текстның дәвамын (сәгатьле кәгазь ярдәмендә ) язарга.

Җавап. 1943 нче елның 10 нчы гыйнвары - Георгиевсканы азат итү көне! (Төгәл 5 ай немецлар Георгиевск шәһәрендә хуҗа булалар. Алар бик күп кешеләрне үтергәннәр. “Хәтерләү авыр, онытырга ярамый!”

Балаларга текст.

6:05; 3:00; 11:40; 2:20; 3:00;

2:55; 5:20; 2:05; 11:15;

3-30; 3:25; 2:15; 5:20; 4:20; 3:25; 11:40;

5:10; 3:00; 3:15; 5:20; 1:25; 2:20; 3:40; 1:05; 3:05; 6:15; 3:40

2:20; 3:25; 3:30; 4:20; 11:55;

11:40;

5:40; 3:25: 3:00; 6:05; 5:40; 3:40; 3:25; 11:40; 2:15; 6:25; 3:25.

3:00; 2:20; 3:40;

2:15;

2:30; 3:25; 2:15; 2:05; 3:00; 2:15; 3:00; 6:25; 2:05; 11:15; 00;

3:40; 2:15; 2:05; 6:05; 3:25; 5:45; 6:15; 5:20; 6:15; 3-40;

3:30; 3:40; 6:05; 2:20; 11:55; 5:10;

5:40; 6:10; 3:05; 2:30; 12:00; 3:05; 2:20.

2:55; 3:00; 3:30; 2:20; 3:40; 2:05; 11:15;

2:05; 6:05; 8:55; 12:00; 2:20; 3:00.

3:15; 3:05; 4:45; 11:55; 2:05; 11:15;

2:20; 3:25; 6:15; 11:15; 3:15; 5:20.

2. «Фронттан хат» станциясе (5 балл)

1) Бирем. Фронттан килгән хатны табарга һәм ни өчен ул икәнлеген аңлатырга. Шул конвертны җибәрегез.

1. 2.

3. 4.

Җавап. 2 нче номерлы хат, ул вакытта маркалар булмаган.

2) Бирем. Орденнарны карарга, алфавит ярдәмендә исемен билгеләргә.

Алфавит

А 1

Б 2

В 3

Г 4

Д 5

Е 6

Ё 7

Ж 8

З 9

И 10

Й 11

К 12

Л 13

М 14

Н 15

О 16

П 17

Р 18

С 19

Т 20

У 21

Ф 22

Х 23

Ц 24

Ч 25

Ш 26

Щ 27

Ъ 28

Ы 29

Ь 30

Э 31

Ю 32

Я 33

-

-

Орденнар

16 6 4 33

18 13 1 3


21 24 5 10

Җавап. Геройлар Аллеясы

3. “Бүләкләр” станциясе (10 балл)

Сез Георгиевскидагы Советлар Союзы Герое Аллесында. Бик күп еллар үтсә дә, сугыш чорына багышланган архитектура урыннары бар. Шушы һәйкәлгә 8 Советлар Союзы Герое исеме кертелгән. Аларны искә төшермичә мөмкин түгел: Басов Николай Семёнович, Вехов Иван Иосифович, Витковский Александр Константинович, Головко Павел Федорович, Гридин Дмитрий Алексеевич, Гудков Олег Васильевич, Однобоков Петр Максимович, Третьякова Мария Николаевна.

Сорау. Георгиевск шәһәрлегенә кергән һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, “Геройларга дан” Аллеесына кертелгән 4 мәктәпнең исемен әйтергә. Җавап: Однобоков исемендәге 3 мәктәп, Потапов исемендәге 15 мәктәп, Вехов исемендәге 24 мәктәп, Гудков исемендәге 5 мәктәп. 4. “Ачкыч” станциясе (10 балл) Сорау “Георгиевск хәбәрләре” газетасы буенча булачак. Сезнең алдыгызда 2 контейнер тора (ком, болганчык су, опилка). Алынган радиограммадан шушы контейнерның төбендә бер ачкыч бар. Шушылар арасыннан бер биремне алырга кирәк. Бирем. Аккупация вакытында, җитәкчеләр янына алынган радиограмма буенча белүче кеше килә. Ул куркыныч хәбәрләр алып килә: 1. Немецлар шәһәрдән киткәндә, амбарга ябып куелган 11 мең тоткынны яндырырга җыеналар. Кинәт дошманнарга каршы көрәш башлана, амбар ишекләре ачыла, тоткыннар чыгарга омтылалар. Морзе Әлифбасы нигезендә радиограмманы чишәргә кирәк.

1 – · · – – – · – · – · – –, 2 · – – · – – – – · – · · – · · · – · – · –

3 – – · – – – · – · – – – – · ·,

4· · · – – – – · · · · · · – · · – · · – – – · · · · – · –

5 · · · · · · – · – – – · – · · –

6 · – – – – · – – – –

7 – – · – – · · · · – · – – – – ·

8 . – – – – – · – · – · – – – · – – · · – · · – · – · – · – – · · · ·,

9 – · – – – – – – – – · – · – · – – ·

10 – – · · · – · – – · · · – · · – · · · ·

9 · – – · – – – – · · · · – · – · · – · · · ·

Ачкыч табылды. Кулда яшерелгән материал. 5.“Шифрлы” станциясе Сораулар һәм җаваплар: 1. Советлар Союзы ракета машинасы? (Катюша) 2.Сугыштан читтә булган урын? (Тыл) 3.Сугышта хәбәр җибәрү өчен кулланылган кош? (Күгәрчен) 4.Бөек Ватан сугышында танкларны шартлату өчен кулланылган җәнлекләр? (Этләр) 5. Башка этләрдән аерылып торган, Җиңү парадында катнашырга тиеш булган этнең исемен әйт. (Джульбарс) 6. Сугыш турында радиодан кем хәбәр иткән? (Левитан) 6. “Финиш” станциясе Ике кәгазьдәге язуны укыту. Алгы якта: “Дуска чын дус ярдәм итәр, бәхетсезлекләр куркытмас, йөрәген йөрәккә бирмәс, ә мәхәббәт-йолдыз юлында”. Арткы яктан: “Кем үзенә дуслар эзләми, шулар үз-үзенә дошман” (3 балл). Командалар пазладагы сүзләрне җыялар. (“Кешеләр аңларлар: бернинди җиңү дә сугыш бәясенә тормаячак”) (2 балл). Уенга нәтиҗә ясату.





Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. Баян Ә. Сугыш кайтавазы. Мәдәни Җомга.-2004-№8.75 б.

2. Гарасатлы еллар. -Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр., 2010.-350 б.

3. Миңнуллин Т.Бикү: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына Тат.яшьләре -2010.

4.Сугыш корбаннары кайтавазы.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшр.,2010. -350 б.

5. Хатирәләр яңарганда. -Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшр., 2010. -350 б.

6. http://www.liveinternet.ru/users/5397786/post323849982/


7. http://www.look.com.ua/pic/201209/1600x1200/look.com.ua-25907.jpg






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 9 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"По дорогам войны" (квест-игра)

Автор: Авхадеева Алсу Вагизовна

Дата: 22.05.2020

Номер свидетельства: 551020


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства