Олкэннэр коне.
1 октябрь, 2014 ел.
Эльнара: Хэерле кон, хормэтле авылдашлар, килгэн кунаклар!
Алия: Хэерле кон сойкемле, йомшак кунелле, дэу энилэребез, дэу этилэребез!
Э:Бездэ буген бэйрэм – буген Олкэннэр коне. Мэктэбебезнен барлык укучылары исеменнэн сезне бэйрэмегез белэн тэбриклибез.
А:Картлык хэркемгэ килэ. Гомер козенэ якынайган саен сезнен дэ ярдэмгэ мохтажлыгыгыз арта. Акыллы кинэшлэрегез , сабырлыгыгыз, олы жанлылыгыгыз белэн яшьлэрне тэрбиялэугэ уз олешегезне кертэсез.
Э: Барыгызны да Халыкара Олкэннэр коне белэн чын кунелдэн тэбрик итэбез, нык сэламэтлек телибез. Картлык коннэрегезне тэн хэм жан тынычлыгы белэн, балаларыгызнын хэм оныкларызнын сезнен турында тирэн кайгыртуын, жылы монэсэбэтлэрен тоеп уткэрегез.
А: Э хэзер башкарылачак жыр сезгэ бэйрэм сэламе булып янгырасын. Сезнен алда-
Мохэммэтшина Лэйлэ «эссэлэмегалэйкем» Каршы алыгыз!
Э: Торасыз да чал чәчегез сыйпап,
Картаелган инде, диясез.
Килэ безнен шул чэчегезнен
Хэрберсенэ башны иясе.
А:Котлау очен сузне жаваплылыгы чиклэнгэн жэмгыять житэкчесе Хакимов Энэс Абдулла улына хэм авыл жирлеге башлыгы Зиннэтуллин Эхтэм улына, Ветераннар советы рэисе Мохэммэтжэнова Голсинэ Хэйдэр кызына бирэбез.
Э: Коннэр, еллар бер-бер артлы утэ тора. 20 нче гасырнын ишеклэрен ябып, яна гасырда яши башлавызбызга да ундурт ел вакыт утеп китте. Лэкин Боек Ватан сугышы еллары турында халкыбыз беркайчан да исеннэн чыгармыячак.
А: Сугыш... Нинди авыр, кахэрле, шомлы суз бу! Ул ничэ миллион кешенен гомерен озгэн, купме баланы ятим иткэн, аналарны тол калдырган... 1418 тэулеккэ сузылган дэхшэтле сугышта бик куп кан, куз яше тулгэн.
Э: “Сугыш елларында мин мәктәптә укый идем” дип искә ала Рәйсә апа. “Укырга алып китәргә дәфтәрләр булмады, кәгазь токмач пакетларына яза идек” ди ул. “Укулар тәмамлангач җәй көннәрендә колхозга печән чабуда, ашлык үстерүдә, фермаларда терлекләр карарга ярдәм иттек. Без күргәнне башкаларга күрергә язмасын иде” дип сүзен тәмамлады.
Рэйсэ апа, бугенге кондэ, сугыштан соны чорда булда берэр кызыклы вакыйганы искэ тошереп китэ алмассызмы икэн?
(сойлэтергэ тырышырга)
А: “Яз,көз,кыш көннәрен дә аякта чабата , күтәртмәле башмактан ары әйбер булмады. Әмма ул чорда иң авыры хезмәт түгел , ә ашарга булмавы үзәкне өзә иде .”-дип искэ Фэния апа(хакимова). Фэния апа, хэзер Аллага шокер ашарга ризыкларыбыз куп. Кибет киштэлэре сыгылап тора. Бугенге кондэ ин яраткан ризыгыгыз нинди? Яшьлэр яратып ашаган чипсы лейслар, кириешкаларны ашап караганыгыз бармы?
Тимербаева Сиринә, 9 сыйныф “Герман көе”
Э: Ак яулыклы газиз энилэр – эбилэр йозеннэн сафлык, пакьлек, изгелек нурлары боркелэ. Нинди генэ авыр заманнарда да алар шул ак яулык астына качырып динебезне, рухыбызны саклап калдылар. Ботен гомерлэрен балалар тэрбиялэугэ багышлаганнар, аларны зур тормыш юлына озатканнар.
А: Ял коннэре, бэйрэмнэр житте исэ, ак эбилэр соекле балаларын, оныкларын уз канатлары астына жыялар, тэмле ризыклар белэн сыйлыйлар. Аннары изге догаларын укып, яхшы телэклэрен тели-тели озатып калалар. Шулай утэ ак эбилэр гомере.
Сезнен алда Имаилова Эльнара «Уйна гармун» каршы алыгыз.
Башлангыч сыйныф укучылары:
Бэйрэмегез котлы булсын,
Табыныгыз мул булсын,
Кунел шатлык белэн тулсын,
Ял кичэгез дорлэп торсын.
Кояш колеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Эбилэр килгэн мэктэпкэ
Атлап кояшлы юлдан.
Хэр жирдэ бер хикмэт котэ,
Буген гади кон тугел.
Буген –Олкэннэр бэйрэме,
Шуна шатлана кунел.
Ойдэн чыгып киткэн чакта
Иртэн мэктэпкэ диеп,
Кем ул:- исэн йор, балам, -дип,
Озатып кала соеп?
Утэ гомер аккан сулар кебек
Э кунел хич туймый яшьлектэн.
Йозлэрегез инде картайса да,
Ник кунеллэр болай яшь икэн?
Бер жырын –ботен бер тормыш
Жырлап туярлык тугел.
Кунеллэрдэн монарынны
Чорлап жуярлык тугел.
Сибгатуллин Ильфат хэм Гарипова Дилэрэ. “Кэрия-Зэкэрия”
I алып баручы.
Халкым теле миңа – хаклык теле,
Аннан башка минем илем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
II алып баручы.
Кеше җирдә йорт – җир, нигез кора.
Тимәс диеп җилләр, салкыннар,
Зур илемдә рухи хәзинәсе,
Чал тарихы булган халкым бар.
“И туган тел, и матур тел”,- дигән Габдулла Тукай һәм шунда ук, матурлыгын сиздереп:”Әткәм – әнкәмнең теле!” дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның – тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар җанлана.
“Туган тел “ җыры башкарыла. Общий и Сибгатуллина Айзилэ +Рэсих баян
Э: Гомерлэре буе хезмэттэ кайнаган, сугыш хэм сугыштан сонгы авырлыкларны иннэрендэ кутэргэн, колхоз нужасын беренче коннэреннэн ук тэртэгэ жигелеп тартакан эби-бабаларыбыз картлык коннэрендэ зур игътибарга, хормэткэ лаек.
А: Беренче тапкыр печәнгә бардык ... балалар , хатын-кызлар. Ат белән йөрибез. Бикәттәй безне тезеп бастыра, ничек эшләргә кирәклеген өйрәтә. Хәлдән килгәнчә тырышабыз, -дип искэ алды Нэсипэ апа. Нэсипэ апа, Сезнен тормышыгызда тагын нинди истэ калырлык вакыйгалар булды?
(нэсимэ апаны сойлэтергэ)
Э: “Черек бәрәнге, ат кузгалагы, алабата көлчәсе дә ашарга туры килде. Ул заманнарда кешеләр, күршеләр дус-тату яшәделәр.”дип искэ ала Моршидэ апа (ябынчы). Моршидэ апа,сез дэ узегезнен тормышта булган, истэ калган кызыклы вакыйгагыз белэн уртаклашсагыз иде.
(Моршидэ апаны сойлэтергэ)
А:Рэхмэт сезгэ. бу доньяда куйган хезмэтлэрегез, кылган изгелеклэрегез очен. Без, яшьлэр, сезнен кинэшлэрегездэн тайпылмыйбыз, урнэк булырга тырышырбыз.
Жыр Минлахметова Алина
Э: Утте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк
Сунмэгэн бит, бездэ сурелмэгэн,
Жыр биюгэ булган гашыйклык
А: Безнен йорэк эле хаман да яшь
Онтмадык матур койлэрне
Жырлыйк эле озеп узэклэрне,
Булсын дуслар сагынып сойлэрлек.
Э: “Бервакыт капчыкка ашлык тутырганда учка ашлык алып авызга каптым гына, председатель күреп алып көне буе аяк өсте бастырып торды, аннан кичкә таба авыл советына алып кайтты. Әнигә кемдер минем басып торганны җиткергән, ул тиз генә килеп җитеп, әтисеннән хат килде, шуны укырга кирәк , дип алып кайтып китте. Дип искэ ала Мэншурэ апа. Мэншурэ апа, бугенге кондэ сез улыгыз, киленегез тэрбиясендэ. Алай гына тугел хэзер инде сез оныкчыклар соясез. Оныкларыгыз, я оныкчыкларыгыз белэн бэйле булган берэр кызык вакыга сойлэп узыгыз эле.
(сойлэтергэ кирэк)
Жыр : Хайруллина Зиля
Э:Кадерле кунаклар, сезнен хэрберегезнен кунел турендэ сакланган вакыйгалар бардыр. Калганнар турында да кубрэк белер очен, бер кечкенэ генэ сорау-уен уйнап алыйк эле.
Шушы остэл башыннан музыка белэн бергэ шарны жибэрэм. Музыка туктагач, шар кемдэ кла шул кеше минем сорауга жабап бирергэ тиеш. Башладык!
1.сез беренче укытучыгызнын исемен хэтерлисезме?
2. сез беренче сыйныфка укырга кайчан хэм кайда бардыгыз?
3. мэктэптэ ятлаган нинди шигырьне хэтерлисез?
4. Мэктэп елларындагы нинди вакыйганы исегездэ калдырдыгыз?
5.Сез берэр спорт торе белэн шогыльлэндегезме, эле дэ шогыльлэнмисезме?
6. нинди телевизион тапшыруны яратасыз?
7. Сезнен мэктэптэ яраткан фэнегез нинди иде?
8 . сезнен яраткан шогылыгез нинди?
9.сезнен яраткан вареньегыз нинди?
10. Нинди кинолар карарга яратасыз?
Рэхмэт кадерле кунаклар! Инде сезнен турыда без кубрэк белдек.
Жыр 2 класслар
А:Хормэтле Олкэннэребез!
Еллар утэ диеп борчылмагыз,
Еллар уту берни тугел ул.
Сау-сэламэт булып озак яшэу-
Узе бэхет, узе шатлык ул.
Сызламасын газиз жаннарыгыз,
Сызласа да аяк –кулларыгыз.
Озын гомер бирсен Сезгә ходай
Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз.
Исмаилова Эльнара «Ашхабад»
Э:Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шу омлкадәр кирәк безгә. Сау-сәламәт булыгыз. Тыныч матур тормышта гомер кичерегез!