kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Муса ??лилне? 110 еллыгына ??м аны? к?р?шт?шл?ре ист?леген? багышланган музыкаль-?д?би кич?"

Нажмите, чтобы узнать подробности

?леге сценарий Муса ??лилне? 110 еллыгына ??м аны? к?р?шт?шл?ре (??лилчел?р) ист?леген? багышланган. Укучылар тарафыннан язучыны? и?ат итк?н шигырьл?ре укыла, с?хн?л?штерел?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Муса ??лилне? 110 еллыгына ??м аны? к?р?шт?шл?ре ист?леген? багышланган музыкаль-?д?би кич?"»

Тема: Муса һәм җәлилчеләр. 2016 ел, февраль.

Максат: М.Җәлил, җәлилчеләрнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру;

сәхнәдә үзеңне тоту культурасына өйрәтү;

патриотик хисләр тәрбияләү;

Татарстанда Җәлил исеменә бәйле җирләр белән таныштыру.

Җиһазлау: плакат: «Муса һәм җәлилчеләр»,

газеталар: «А.Алиш», «М.Җәлил», «Җәлилчеләр».

портретлар: М.Җәлил, Г.Курмаш, Ф. Сәйфелмөлеков, А. Алиш,

Ф.Булат, Г.Шабай, Ә. Симаев, З.Хәсәнов, А.Баттал, Ә.Атнашев,

Г.Бохараев;

йолдызлар.

костюмнар: аю, бүре, төлке, аучы, үрдәк, дуңгыз, песи, эт, ромашка.

М.Җәлилнең тормыш юлы буенча хронология.


Барышы:


Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар. Татар халкының танылган шәхесе, герой-шагыйрь М.Җәлилнең 110 еллыгына һәм аның көрәштәшләре истәлегенә багышланган музыкаль-әдәби кичәбезне карарга рәхим итегез.


Җырларым, сез, шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Мин кабыздым җырда ялкын итеп

Йөрәгем һәм хаклык кушканны.

Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны.


Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигъремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомремне дә бирәм халкыма.


Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.


сыйныф укучылары башкаруында «Салют сиңа, Муса Җәлил» җырын тәкъдим итәбез.


1нче укучы. Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил 1906нчы елның 15нче февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында Мостафа абзый гаиләсендә туа.

1913нче елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәдә укыганда, Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. Аның беренче шигырьләре «Кечкенә Җәлил» псевдонимы белән басыла.

1919нчы елда Муса, әтисе үлгәч, авылга кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау эшен оештырып җибәрә.

1921нче елда Муса Оренбургта хәрби мәктәптә укый, аны тәмамлаганнан соң, халык мәгарифе институтына керә.

2нче укучы. 8В сыйныф укучысы Имамова Гүзәл Җәлилнең «Сердәшкә» шигырен укый.

3нче укучы. 1922нче елда ул Казанга килә. Башта «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923нче елда татар рабфагында укый башлый. Шул елларда ул «Бибкәй кыз», «Каз канаты» исемле пьесаларын яза. Бу пьесалар Казан, Уфа шәһәрләрендә куела, ә 1925нче елда «Барабыз» исемле беренче китабы чыга.

1935нче елда Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый. Студия Татар опера театры өчен җырчылар, композиторлар әзерли. Студияне тәмамлаучылар Казанга кайткач, Татар опера һәм балет театры ачыла. Җәлил дә шул театрның әдәби бүлек җитәкчесе булып Казанга кайта. 1939нчы елда Мусаны Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар.

4нче укучы: Игътибарыгызга 7В сыйныф укучысы Шакирзянова Аделя башкаруында «Имән» шигыре тәкъдим ителә.

5нче укучы: Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса, беренчеләрдән булып, сугышка китә. Сугышта ул каләмен кулыннан төшерми.

1942нче ел. Июнь. Шагыйрь Волхов фронтында. Каты сугышлар вакытында аларның часте чолганышта калып, Муса Җәлил яралы хәлендә дошман кулына эләгә.

Фашистларның үлем лагере… Сорау алу һәм җәзалаулар… Шомлы үлем шәүләсе… Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый. Шигырьләр яза. Иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди. Гитлерчылар әсирләрне туган илләренә каршы сугышырга димлиләр һәм «ирекле легионнар» төзү белән шөгыльләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионнар арасында аңлату эшләре алып барып, фашистларның коткысын ачып салалар. Җәлилчеләр немецларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны , аның иптәшләрен Моабит төрмәсенә ябалар. Монда язган шигырьләрен Җәлил ике блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган Бельгия патриоты Андре Тимерманс алып чыга.1944нче елның февралендә фашистлар хәрби суды Җәлилне үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә.Аңа Казанда һәм Чаллыда һәйкәл куелган. «Җәлил» операсы сәхнәдән төшми. Сарман районында Җәлил эшчеләр поселогы бар. Күп кенә колхозлар шагыйрь исемен йөртә. Мусага багышлап язучылар, шагыйрьләр – романнар, поэмалар; композиторлар – җырлар; рәссамнар картиналар иҗат итәләр.

1956нчы елның 2нче февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1957нче елда «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясе белән бүләкләнә.


6нчы укучы: 7В сыйныф укучысы Адгамова Елена «Яшь ана» шигырен укый.


Алып баручы: 1944нче елның 25нче августында 11 татар улының гомерләре өзелгән. Шәһид каһарманнарның исемнәре һәм тормыш юллары бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен хөрлек, гаделлек үрнәге, туган халкына чиксез бирелгәнлек, ихтияри көч һәм ныклык символы булып тора.

1нче укучы: Гайнан Кормаш 1919нчы елда Казахстанда туа. Педагогия техникумын тәмамлый, физика укытучысы, мәктәп директоры булып эшли. 1939нчы елда Кызыл Армиягә чакырыла. Командирлар мәктәбен тәмамлый, лейтинант исемен ала. Бөек Ватан сугышы башлангач, офицер Гайнан Кормашны махсус задание белән дошманның тылына җибәрәләр.Ул әсирлеккә эләгә, легионда яшерен оешма төзүчеләрнең берсе була. Фашистлар аны, оештыручы буларак, беренче җәзалап үтерәләр. Бу 1944нче елның 25нче августында 12 сәгать 6 минутта була.

(Портретын йолдызга элә)

2нче укучы: Фуат Сәйфелмөлеков 1916нчы елда Ташкентта туа. Самарканд халык хуҗалыгы институтын тәмамлап, Наркоматта экономист булып эшли. 1941нче елда фронтка китә. Яшерен оешмада легионның пропагандисты була. Әсирләргә Совинформбюро хәбәрләрен җиткерә, аларны фашистларга каршы көрәшкә өнди. 1943нче елда Фуат төркеменә Едлино шәһәрендә фашист штабын шартлатырга кушыла. Ләкин провокатор аларны сата. Оештыручы буларак, Сәйфелмөлековны бик каты җәзалыйлар, әмма ул көрәштәшләрен атамый. Фуат Сәйфелмөлековны, икенче булып, 12 сәгать 9 минутта җәзалап үтерәләр.

(Элә)

3нче укучы: Абдулла Алиш 1908нче елда Татарстанның Куйбышев районында туа. Кечкенәдән әдәбият белән кызыксына. Казан җир төзүчеләр техникумын тәмамлый. Минзәләдә мелиоратор булып эшли. Шушы елларда язу эше белән шөгыльләнә башлый. Ул пьесалар, әкиятләр яза. Алиш Муса Җәлилнең уң кулы, Берлин төркеменең башлыгы, антифашистик листовкалар таратучы була. Аны 12 сәгать 12 минутта җәзалап үтерәләр.

4нче укучы: Фуат Булатов 1913нче елда Уфа губернасында туа. Оренбургта, Казанда укый, Казан төзелеш институтын тәмамлый. Спортсмен була. Фронтта әсирлеккә эләгә. Лагерьдә Совинформбюро хәбәрләрен кабул итеп, шул мәгълүматны әсирләргә җиткерүче була. Фуат Булатовның гомере 12 сәгать 15 минутта өзелә.

5нче укучы: Гариф Шабаев 1907нче елда Башкортстанда туа. Икътисадчылар курсын тәмамлап, Үзбәкстанда эшли. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә, чолганышта калып, әсирлеккә төшә. Лагерьдә Фуат Булатов белән таныша һәм яшерен көрәшкә кушыла. Ул кулдан листовкалар яза, башкаларны көрәшкә чакыра. Гариф Шабай 12 сәгать 21 минутта җәзалап үтерелә.


7Б сыйныф укучылары сәхнәләштергән «Кызыл ромашка» шигырен карагыз.


6нчы укучы: Әхмәт Симаев 1915нче елда Пенза өлкәсендә туа. 1928нче елда Мәскәүгә күчә. Төзелеш техникумын тәмамлап, метро төзүдә эшли, «Коммунист» газетасының сәркатибе була. Армиядә ул радист-десант һөнәрен үзләштерә. Аны фашист тылына җаваплы задание белән җибәрәләр. 1942нче елда аларның самолетларын бәрәләр, ул әсирлеккә эләгә. Симаев фашист радиостанциясендә, «үз кеше булып,» күп кенә дошман планнарын тормышка ашыруга комачаулый. Совет разведчигының гомере 12 сәгать 24 минутта өзелә.

7нче укучы: Абдулла Баттал 1916нчы елда Татарстанның Алексеевский районында туа. Колхозда клуб мөдире булып эшли. Фронтта чолганышта аягын өшетә, әсирлеккә эләгә. Яшерен оешмада ул элемтәче була. Шигырьләр укырга ярата. Провокатор аны сата. Башта Батталны Варшава төрмәсенә ябалар, аннары Берлинга күчерәләр. Аның гомере 12 сәгать 27 минутта өзелә.

8нче укучы: Зиннәт Хәсәнов 1916нчы елда Татарстанның Сарман районында туа. Колхозда, Казан төзелешләрендә эшли. Сәүдә техникумын тәмамлый. Армиядә кече командирлар курсын тәмамлый, лейтинант исемен ала. Авыр сугышларда рота командиры Хәсәнов яралана, әсирлеккә төшә. Яшерен оешма кушуы буенча, Демблин лагерендә музыкаль копеллада җырчы, шигырьләр укучы булып йөри, ә төп эше листовкалар тарату була. Соңрак Едлин һәм Берлин төркемнәре арасында элемтәче була. Аны 12 сәгать 30 минутта җәзалап үтерәләр.

9нчы укучы: Әхәт Әтнашев 1917нче елда Казахстанда туа. Хисапчы курсларын тәмамлый. 1938нче елда Армиягә алына, кавалериядә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында пулемет командиры була. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Әсирлектә җәлилчеләр оешмасына керә, листовкалар тарата, әсирләрне партизаннарга чыгару белән шөгыльләнә. Аның гомере 12 сәгать 33минутта өзелә.

10нчы укучы: Сәлим Бохараев 1916нчы елда Башкортстанда туа. Икътисадчылар курсын тәмамлап, хисапчы булып эшли. 1940нчы елда Армиягә алына, хәрби мәктәптә укый. Бөек Ватан сугышы башланганда, ул инде взвод командиры була. Чолганышта калып, әсирлеккә эләгә. Гитлерчылар Бохараевны куркыныч фетнәче дип саныйлар, бик каты җәзалыйлар. Ләкин ул беркемне дә сатмый. Сәлим Бохараевны 12 сәгать 36 минутта җәзалап үтерәләр.


Алып баручы: Игътибарыгызга Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен тәкъдим итәбез.


Алып баручы:

Еллар кичеп, кайтып җиткән илгә,

Сүрелмичә йөрәк тибеше:

Тетрәндерә җанны – шагыйрьнең бу

Безнең көнгә килеп кереше.

Кайтты Муса… Тик һаман да әле

Җырлар җитми дәфтәр битендә.

Җитми җырлар. Мин сискәнеп китәм,-

Җырларның да башы киселгән!



Тик үлмәгән алар, күккә үрләп,

Кушылганнар август таңына.

Тәрәзәләр ачык торсын әле

Таң җилләре искән чагында!


Дәфтәр ачык, тәрәзәләр ачык,

Алсу шәүлә офык читендә.

Язылалмый калган җырлар кайтып

Таралыр күк дәфтәр битенә.


«Яшь җәлилчеләр» җыры яңгырый.


Алып баручы: Кичәдә катнашучыларны сәхнәгә чакырам.

Җәлилчеләргә багышланган әдәби кичәбездә 7Б, 7В, 8Б һәм 8В сыйныф укучылары катнашты. Катнашучыларга һәм тамашачыларга бик зур рәхмәт. Сау булыгыз.












Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
"Муса ??лилне? 110 еллыгына ??м аны? к?р?шт?шл?ре ист?леген? багышланган музыкаль-?д?би кич?"

Автор: Султанова Чулпан Ринатовна

Дата: 18.09.2016

Номер свидетельства: 344354


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства