kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Милли б?йр?мн?р. “Их, син Н??р?з чиб?ре, язлар бел?н кил ?ле!”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучыларны халкыбызны? рухи ??м м?д?ни х?зин?л?ре нигезенд? т?рбиял??не? зарурлыгы турында м?гъриф?тчел?ребез д? уйланган. Милли ?за?ы, милли горурлыгы булган, ?зене? тарихи тамырларын яхшы бел?че кеше ген? ?з халкын ярата, ?з милл?те ?чен янып-к?еп й?р?че булып, шу?а с?л?тле булып ?с?. Шушы ?итди ??м гаять ?аваплы бурычны у?ышлы х?л ит?д? т?п чыганакларны? берсе – халкбыбызны? ?????рл?ре булган фольклор ?с?рл?р. Милл?тебезне? рухи д?ньясын чагылдырган халык авыз и?аты ?с?рл?рен? м?р???гать ит? камил ш?хес т?рбиял??д? м??им роль уйный, ата-баба мирасына х?рм?т бел?н карарга ?йр?т?.
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Милли б?йр?мн?р. “Их, син Н??р?з чиб?ре, язлар бел?н кил ?ле!” »


Тема: Милли бәйрәмнәр. “Их, син Нәүрүз чибәре, язлар белән кил әле!”

Максат: 1) укучыларга Нәүрүз бәйрәме турында гомуми мәгълүмат бирү;

2) бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3) татар халкының борынгыдан килгән бәйрәмнәренә, йолаларына мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: “Җырлар” китабы, “Тәрбия” газетасы” 2007 ел,№3, Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай киемнәре, яз күренешләрен чагылдырган слайдлар.


Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

  1. Исәнләшү:

Чылтыр, чылтыр кыңгырау

Чакыра безне дәрескә

Без аны ишетәбез

Һәм эшкә керешәбез.

  1. Дежур укучы белән әңгәмә.

  1. Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.

  • Укучылар, без сезнең белән кичә татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләшә башладык. Сез өйдә әби-бабаларыгыздан элекке заманнарда үткәрелгән бәйрәмнәр турында сорашып килергә тиеш идегез.

Ягез әле, кемнәр беренче, кемнәр җиңәр?

Укучыларның җаваплары:

  • Рамазан ае – мөселманнарның изге ае. Чөнки шушы айда Аллаһыдан Коръән иңгән. Шуңа күрә Рамазан ае кеше, Аллаһыга күңеле белән якын килеп, ураза тотып уздырырга тиеш. Ураза тоткан кешенең күңеле сафланып, акылы ачыкланып кала.

  • Корбан гаете исә Ураза гаетеннән соң ике ай да ун көннән була. Бу көнне Аллаһы Тәгаләгә багышлап сыер, сарык ише мал-туар корбан итеп чалына. Аның ите ятимнәргә, авыру кешеләргә, ярлыларга өләшенә. Өйгә кунак чакырыла, Коръән укытыла.

  • Мәүлид бәйрәме. Бу көнне Мөхәммәд пәйгамбәр туган. Әлеге көндә дә өйләрдә Коръән укыталар, мәчетләрдә шушы көнгә багышлап намаз укыйлар.

  • Гашура бәйрәме Мөхәррәм аеның унынчы көнендә була, ул Мөхәммәднең ураза тотып, изге гамәлләр кылган көне.

  • Әйе, укучылар,сез татар халкының иң зур дини бәйрәмнәре турында күп мәгълүмат җыйгансыз. Бик яхшы. Ә хәзер без үзебезгә таныш булган, мәктәбебездә үткәрелә торган милли бәйрәмнәрне санап китик әле.

Нардуган (кышны каршылау), Нәүрүз (язны каршылау), Сабан туе (чәчү эшләре беткәч үткәрелә), Карга боткасы (каргалар килү хөрмәтенә), Май башы (чәчү эшләре беткәч үткәрелә торган бәйрәм), Каз өмәсе (казлар суйгач үткәрелә), Боз озату, Уңыш бәйрәме (уңыш җыйгач уздырыла).

  1. Яңа белемнәрне үзләштерү.

Ә хәзер шушы бәйрәмнәр арасыннан иң кызыклысы, иң күңеллесе булган Нәүрүз бәйрәме турында сөйләшербез.

Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз – борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.

Мәгълүм булганча, XVII гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21 дә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә “Нәүрүз” дип аталган. Иранда һәм яңа күрше илләрдә Яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу яшәп килә.

“Нәүрүз” сүзе “Яңа көн” дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмнәр атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, үз кануннары булган: җиде көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләнгә миһербанлык кылганнар, ата-бабалар каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр, шәкертләр, балалар, өйдән- өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләгәннәр. Асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.

Бүген 21 март – Нәүрүз бәйрәме. Сезне чын күңелемнән яз бәйрәме белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим. Барлык хыялларыгыз да тормышка ашсын. Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбәрәкбад! (Музыка)

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән,

Бу бәйрәм безгә килгән.

Нәүрүз мөбәрәкбад!

(“Әссәләмәгаләйкем” җыры. Р.Ахиярова көе, Г.Садә сүзләре)

  1. Алган белемнәрне ныгыту.

Ә хәзер, укучылар, яз турында белгән шигырьләребезне, җырларыбызны искә төшерик.

1 нче укучы. Тизрәк кил безгә, җылы яз,

Тизрәк-тизрәк кил!

Чыпчыкларга җырлар өйрәт,

Уйна, сайра, көл.

2 нче укучы. Тизрәк кил безгә, җылы яз,

Тизрәк-тизрәк кил!

Балыкларны коткар берүк,

Боз астында күл.

3 нче укучы. Гөлчәчәкләргә күмелгән

Без яшәгән ил.

Тизрәк кил безгә, җылы яз,

Тизрәк-тизрәк кил!

(Р.Хәсәнов көе, М.Шиһапов сүзләре “Язгы җыр”)

Әйе, балалар, бик матур шигырьләр сөйләдегез. Яз килүен өзелеп көтәсез икән.

XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә өйләргә - йортка кереп “Нәүрүз” әйтеп йөрү гадәте булган. Йортларда тәмле-тәмле ризыклар пешергәннәр, бер-берсен кунакка чакырганнар.

Укучылар, әйтегез әле, ә менә безнең бу бәйрәмебез тугандаш рус милләтендә үткәрелә торган нинди бәйрәмгә бик охшаган?

  • Масленицага охшаган.

  • Нәрсәсе белән? Әйдәгез әле, чагыштырып карыйк.

  • Икесе дә яз көне, икесендә дә кышны озату, язны каршы алу бәйрәме.

  • Бу көнне рус милләтендә такмаклар әйтәләр, коймаклар пешерәләр, бер-берсен сыйлыйлар, кунакка чакыралар. Саламнан ясалган карачкыны яндыралар. Шуның белән бөтен кайгы-хәсрәтләрен юкка чыгаралар. Ә татарларда Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә булып киенәләр. Кышның китәсе килми. Алар бер –берсе белән тартышалар. Ахырда Нәүрүзбикә барыбер җиңә. Җир йөзендә яз канат җәя.

  • Әйе, бу бәйрәмне татар халкы яшәгән бик күп кенә илләрдә бәйрәм итәләр, бик матур каршы алалар.

Укучылар, Нәүрүз котлы булсын, мөбәрәк булсын! Тормыш түгәрәк булсын! Уен-җыр гөрләп торсын! Әйдәгез, яз килүгә без дә шатланыйк, бергәләп җырлап алыйк.

(“Яз җитә” җыры башкарыла )

  1. Йомгаклау.

  1. Дәресебез бик күңелле үтте. Милли бәйрәмебез Нәүрүз турында бик күп нәрсәләр белдек. Сез дә дәрестә бик актив катнаштыгыз, матур-матур шигырьләр сөйләдегез, җырлар җырладыгыз.

  2. Укучыларның җаваплары бәяләнә.

  1. Өй эше.

Нәүрүз бәйрәме турында әби-бабалардан сөйләтергә, хикәя төзеп килергә.

Заявка

на участие в городской научно-практической конференции учителей 137 «Взаимодействие школы и ВУЗа в реализации приоритетных направлений развития школьного образования: опыт, проблемы, перспективы»


Название работы

Укучыларны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү.


Секция (предмет)

Татарская филология

Фамилия, имя, отчество автора

Нуриева Розалия Исмагиловна

Сафина Гульнара Фаргатовна

Ученая степень, звание, квалификация

высшая квалификационная категория

первая квалификационная категория

Должность

учителя татарского языка и литературы

Организация, адрес и телефон

муниципальное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №137

с углублённым изучением отдельных предметов»

Кировского района

города Казани

420004, г.Казань,ул.Окольная,9

555-33-31, 555-33-93


Подпись руководителя направляющей организации

директор школы Т.И. Воронова



«25» марта 2009 г.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
Милли б?йр?мн?р. “Их, син Н??р?з чиб?ре, язлар бел?н кил ?ле!”

Автор: Сафина Гульнара Фаргатовна

Дата: 16.12.2014

Номер свидетельства: 144550


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства