Интегральләштерелгән дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда Рәсәй гражданинын шәхес буларак формалаштыру
Мәгариф системасын модернизацияләү концепциясе укыту процессының тәрбия потенциалын үстерүне күз алдында тота. Бүгенге көндә тәрбия потенциалын үстерүнең төп бурычлары:
- укучыда мәдәниятара концепцияне формалаштыру;
- коммуникатив күнекмәләрне үстерү;
- милләтара аралашуга өйрәтү;
- шәхеснең башка халыкларга түземле булуы, аларның мәдәниятен өйрәнүе;
- милли мәдәниятне саклау һәм үстерү.
Заманча көн шартларында кешеләрнең бер – берсе белән аралашу һәм төрле мәдәниятләрен өйрәнү мөмкинлекләре киңәя. Мәдәниятара моафыйк мәктәпнең (культуросообразная школа) төп максаты – “мәдәният кешесе” тәрбияләү. Аңа гомумкешелек сыйфатлар хас: шәфкатьлелек, гражданлык, толерантлык; үз мәдәниятен, телен саклау белән бергә башка халыкның гореф – гадәтләрен, телен, тарихын хөрмәтләү. Шуңа да карамастан, аралашуда кыенлыклар килеп чыга. Аларның төп сәбәбе – шәхеснең мәдәниятара компетенциясе түбән дәрәҗәдә булу.
Мәдәниятара компетенция – башка милләт вәкилләре белән уңышлы аралашу. Ул шәхескә кече яшьтән бирелә, яисә аны булдырырга кирәк. Аны өйрәнү бигрәк тә чит илләрдә киң таралган. Англия галиме Дюрам университеты профессоры Майкл Бирам мәдәниятара компетенция моделен төзегән. Ул көнбатыш фәнни – тикшеренүләрдә дә төп чыганак булып тора.
Бу төр компетенция “лингвострановедение”, ягъни тел аша халыкны һәм илне өйрәнүгә караш белән тыгыз бәйләнештә тора, һәм күп очракта алар синоним буларак та кулланыла.
Икенче бер телгә өйрәтүдә әлеге карашны билгеләү өчен Ф. С. Сафиуллина “тел аша халыкны өйрәнү” дигән терминны тәкъдим итә, ә Ф. Ф. Харисов исә “лингвокультуралогия” атамасын куллана. Фән мәгълүматларына килгәндә, алар милли мәдәният турындагы белемнәрне үз эченә ала.
Рус телчесе Г. Д. Томахин мәдәниятара компетенцияне ике төркемгә бүлеп карый:
1) реалияләр – милли мәдәният үрнәкләре һәм күренешләре турындагы белемнәр. Бу төркем үз чиратында ике төркемчәдән гыйбарәт:
а) халыкның фәнни, мәдәни, әдәби, иҗтимагый һәм җәмгыяви тормышындагы казанышлары, гореф – гадәтләре һәм традицияләре;
б) аларны чагылдыра торган лексик берәмлекләр: шушы халык өчен генә хас булган әйберләрнең исемнәре, тарихи вакыйгаларның атамалары, фольклор каһарманнарының исемнәре; фразеологизмнар һәм башкалар.
2) сөйләм этикеты үрнәкләре – шушы илдә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре, принциплары: әдәплелек, тыйнаклык, стандарт аралашу ситуацияләрендә билгеле бер сөйләм үрнәкләреннән файдалану һәм башкалар.
Бүгенге тормыш бездә рухи-әхлакый кыйммәтләрнең өстенлегенә нигезләнгән хәзерге заман мәктәбенең яшәү рәвешен яңача оештыруны таләп итә. Шуларның иң мөһиме – милләтара мөнәсәбәтләр культурасы.
Күпмилләтле дәүләт шартларында милли мәдәният гаять зур әһәмияткә ия. Милләтара аралашу нигезен тәшкил итүче милли мәдәният – һәр халыкның, аның үзенә генә хас үзенчәлегенең нигезе, гомумкешелек мәдәниятенең аерылгысыз өлеше ул.
Этник яктан караганда, Рәсәй - бик бай ил. 2002 нче елдагы халык санын алу мәгълүматларыннан күренгәнчә, анда 160 тан артык милләт яши. Алар бер – берсен кабатламый, һәркайсы үзенчәлекле. Танылган рус философы И. Ильин: “Һәр халык үзенчә никахлаша, бала тудыра, авырый һәм вафат була; үзенчә дәвалана, эшли, хуҗалыкны алып бара һәм ял итә; үзенчә сагышлана – көенә, ачулана, өметсезләнә; үзенчә елмая, шаяра, көлә һәм шатлана... Һәр халыкка үз хокукын һәм гаделлекне үзенчә тою хисе хас, аларның характеры, гаилә тормышы һәм дине үзенчәлекле...”, - дип язган.
Менә шушы күптөрлелектә бердәмлекне саклау аеруча мөһим. Бүген бу сүзләр аеруча актуаль яңгырый! Россия Федерациясендәге барлык халыкның янәшә, иңгә - иң торып яшәве һәм үсеше алар мәнфәгатенең тотрыклы булуына ирешү юлларын туктаусыз эзләүне таләп итә. Россия Федерациясендәге барлык халык арасындагы багланышларны тирәнәйтергә, берләштерергә сәләтле кыйммәтләрне, традицияләрне саклаган, үзенең урынын билгеләгән милли мәдәниятләрнең белем һәм тәрбия бирү көче – шушы проблеманы хәл итүнең нәтиҗәле чараларыннан берсе.
Без хәзерге заман кешесен гражданин һәм патриот, милли традицияләр вәкиле һәм аның дәвамчысы, югары әхлак, рухи һәм физик культура кешесе, хезмәт кешесе, иҗатчы һәм гуманист итеп тәрбияләргә тиешбез.
Күпмилләтле дәүләттә яшәгәндә без балаларны үз милләтенең мәдәнияте, тарихы, гореф – гадәтләре, йолалары белән беррәттән башка милләтләрнең мәдәнияте белән таныштырырга һәм шәхес формалаштырырга тиешбез.
Ә кем ул – шәхес?
Шәхес – ул хәзерге җәмгыятьнең нигезендә һәрьяктан гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия кеше.
Шәхес формалаштыру гаиләдә башлана һәм мәктәптә дәвам итә. Шәхес берләштерелгән дәресләредә, дәрестән тыш эшләрдә һәм гаиләдә формалаша.
Дәрестән тыш Гаилә тәрбиясе Уку процессы:
тәрбия: - дәресләр;
- сыйныф сәгатьләре; ШӘХЕС - факультативлар;
- милли бәйрәмнәр; ФОРМАЛАШТЫРУ - махсус курслар
- тәрбия чаралары;
- укучылар оешмасы; Өстәмә белем бирү:
- китапханә; - музыка мәктәбе
- музей - түгәрәкләр
Заман таләбе кушуы буенча, укучыларның компьютерлар технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле, әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныф сәгатьләрендә компьютер технологияләрен куллану методикасы эшләнелгән.
Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.
Интеграль дәрес һәм дәрестән тыш эшләр – ул ике төрле фәннең бер үк дәрестә булуы.
Мәсәлән, әдәбият дәресләрен җыр, тарих, рус әдәбияты, инглиз теле, рәсем дәресләре белән бергә алып бару бик уңышлы. Чөнки халык авыз иҗаты әсәләрен өйрәнгәндә без җыр жанрын өйрәнәбез. Белгәнебезчә һәр дәрестә без тәрбия бирәбез, шәхес формалаштырабыз. Ә балага эстетик тәрбия бирүдә җыр дәресләренең әһәмияте бәхәссез. Бу дәрестә бала халык авыз иҗатын да, җыр дәресен дә яхшы үзләштерә.
Шулай ук мәкальләрне, әйтемнәрне, табышмакларны, язучыларны өйрәнгәндә рус әдәбияты белән бергә алып бару да уңышлы нәтиҗә бирә. Безнең күп кенә атаклы язучыларыбызны рус язучылары белән чагыштырып карап була. Бу дәресләрдә бала үз милләтенең язучыларыннан тыш башка милләттән булган язучылар белән дә таныша, аларга хөрмәт хисе уяна.
Татар әдәбиятында табигатькә багышланган әдәби әсәрләр дә бик күп. Бу дәресләрне без әлбәттә экология дәресләре белән бәйләп алып барабыз. Табигать – уртак йортыбыз. Экология – ул яшәгән йорт – җиребезнең чисталыгы, уңайлыгы да, табыннардагы ризыкның сыйфаты да, кеше сәламәтлегенең нигезе дә.
Әйе, тарихны белми торып, без борыңгы әдәбиятны, “Итил суы ака торур”, “Кубрат хан” һәм башка шундый күп кенә әсәрләрне өйрәнә алмаячакбыз. Үз тарихын белмәгән кеше, әлбәттә башка милләт вәкилләренең тарихын белә алмый.
Ә татар теле дәресләрен рус теле, инглиз теле, биология фәннәре белән бергә укытсак нәтиҗәсе булыр. Мәсәлән, татар теленнән – “Урын, вакыт, рәвеш хәлләрен кабатлау”, биологиядән “Ачык орлыкларның күптөрлелеге һәм әһәмияте” дигән темалар ныгытыла һәм кабатлана. Бу дәрес өчен Г. Хәсәновның “Елның дүрт фасылы” исемле китабыда бирелгән “Декабрь” текстыннан өзек алына. Биология фәне турыдан – туры табигать һәм аның күренешләре турында өйрәтсә, туган телебез табигатьнең матурлыгын безгә сүз аша җиткерә. Һәм дәрес ахырында ике укытучы да “Урман – табигать хәзинәсе. Шушы байлык югалмасын дисәк, Табигать – анабызны саклыйк! Аңа хас матурлыкның кадерен белергә өйрәник”, - дигән нәтиҗә чыгаралар.
Инглиз теле белән татар теле дәресләрен бергә кушып, исем ясагыч кушымчаларны өйрәнгәндә менә мондый таблица кулланырга мөмкин:
татар теле инглиз теле
- чы, -че - er
кисүче – закройщик singer - певец
итекче - сапожник lecturer – лектор
-дәш, - даш, - man, - ite, - ee
- таш, -тәш
якташ – земляк Englishman - англичанин
юлдаш – попутчик Muscovite - москвич
фикердәш – единомышленник Employee – служщий
Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару – баларга төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак формалаштыруның аерылгысыз бер өлеше.
Сыйныфтан тыш эшләр – исеменнән үк күренгәнчә - дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбия сәгатьләре ул. Мондый чараларны үткәрүдә, гадәттә, укытучылардан башка ата – аналар да, мәктәпкә шефлык итүче оешма вәкилләрен дә катнашырам. Тик шунысы мөһим: укучыларның мәктәптән тыш булган эшләрендә үз эшен, үз һөнәрен яхшы белгән, тәрбия эшенең барлык нечкәлекләрен тирән тойган кешеләр катнашырга тиеш.
Сыйныфтан тыш, мәктәптән тыш тәрбия эшләренең үз нигезләре, үтә дә үз принциплары барлыгын истә тоту зарур.
Беренчедән, ул ирекле, ихтыяри булырга, ягъни укучыларның үз ихтыярларына тәңгәл килергә тиеш.
Икенчедән, үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы.
Өченчедән, һәр укучының характер үзенчәлеген һәм яшь аермасын исәпкә алу.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә сыйныфтан тыш чараларга төрле түгәрәкләр, бәйрәмнәр, кичәләр, экскурсияләр, мәктәптә уздырыла торган төрле атналыклар, сыйныф сәгатьләре, ата – аналар белән эшләр керә.
Тарих түгәрәкләре өчен иң зур таләпләрнең берсе – конкретлылык. Укучылар үз туган якларының, үз төбәкләренең тарихын яхшы белгәндә генә, гомуми тарихны да, башка милләт вәкилләренең тарихын да яхшы күз аллаячаклар. Әйтик гражданнар сугышы елларында, башка чараларны да моңарчы без гел ниндидер ерак бер тарих аша, ерак вакыйгалар аша күрсәтеп - өйрәтеп килдек. Ә бит һәр төбәкнең, һәрбер шәһәр һәм авылның үз тарихы бар.
Әдәби түгәрәкләрдә дә нәкъ шул максат өстенлек итәргә тиеш.
Түгәрәк дәресләрендә кулланылган төп алымнар булып, гадәттә, сөйләп аңлату, әңгәмә үткәрү, практик эш барышында аңлату – төшендерү, бәхәс оештыру, төрле практик уеннар уздыру кебек алымнар санала.
Дәрестән тыш эшләрнең массакүләм үткәрелгән төрләренә аерым бер темага багышланган кичәләр, атналыклар, лекцияләр, диспутлар, кызыклы кешеләр белән очрашулар, конкур, смотрлар һәм башкалар керә.
Билгеле бер темага, мәсәлән, туган тел атналыгына багышлап уздырылган кичәләрне берюлы өч телдә үткәрерәбез. Чөнки укучылар мәктәптә иң киң таралган татар, рус, инглиз телләрен өйрәнәләр. Бу кичәләр аларга бер – берсенең мәдәниятын, әдәбиятын, тарихын югарырак дәрәҗәдә белергә, өйрәнергә һәм хөрмәт итәргә мөмкинлек бирә. Һәм бу үз чиратында, үзара сорашу – белешүләр, алдан ук бәхәсләшү – кызыксынулар, дәвамлы фикер алышулар тудыра башлый, әлеге фәнгә, темага карата дәвамлы һәм уртак бер фикер уята.
Күп кенә башка мәктәпләрдәге кебек үк, безнең мәктәптә дә төрле милләт балалары укый. Мәсәлән, алар – үзбәк, әзербайҗан, төрек, әрмән, беларус. Мәктәп күләмендә үткәрелә торган төрле кичәләрдә без шул балалардан үз мәдәниятләре, тарихлары, телләре белән таныштыруны сорыйбыз. Бу юл балаларны якынайта, аларның күзаллауларын үстерә, бер – берсенә карата түземлелек тәрбияли, ихтирамлы, күпкырлы мәдәниятле шәхес буларак формалаштырырга ярдәм итә.