Балачактан ук җыр җырлап үскән, җыр сөйгән, җырны юлдашы гына түгел, яшәү рәвеше иткән, җырны туган халкының тормышы, өмет-хыяллары, тарихы, кайгы-шатлык - лары көзгесе дип караган, дистәләрчә халык рухына якын җырлар тууга сәбәпче булган .
Габдулла Тукай
Туган тел
Г.Тукай шигыре Халык көе
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
!!! Җырны тыңлау өчен “тычкан” курсоры белән ноталарга басыгыз
Г.Тукай шигыре Халык көе
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Әллүки, бәллүки,
Чын безнеңчә матур, милли көй.
Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,
Дидем: "Кардәш, бу көй нинди көй?"
Әллүки, бәллүки,
Дидем: "Кардәш, бу көй нинди көй?
Җавабында милләттәшем миңа:
"Бу көй була, диде, Әллүки!"
Әллүки, бәллүки,
"Бу көй була, диде, Әллүки!"
!!! Җырны тыңлау өчен “тычкан” курсоры белән ноталарга басыгыз
Г.Тукай шигыре Халык көе
И мөкатдәс, моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен,
Аерылабыз ахырысы!
Очты дөн ь я читлегеннән
Тарсынып күңелем кошы.
Шат яратса да, җиһанга
Ят яраткан раббысы.
Г.Тукай шигыре Халык көе
Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең;
Кызганмыйча күң(е)лем
Ч ыдый алмый, Зиләйлүк,
Бигрәк моңлы карый күзләрең.
Атылган кош, адаштырган эттәй, Үткәннәргә мәэюс карыйсың;
Күрәм, ике ир(е)нең
селкенәдер, Зиләйлүк,
Кайсы татар баен каргыйсың?
Кырлай, 1892-1894
Г.Тукай шигыре Халык көе
Кушлавыч, 1886,1894
Өчиле 1890,1892,1911
Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин; Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.
Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!
Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким; Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.
Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем? Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем!
Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыз тору; Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.
Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым; Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.
Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман: «Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».
Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна; «Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан; И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...
Г.Тукай шигыре Халык көе
Заһид Хәбибуллин эшкәртүендә
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый; Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.
Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм; Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем, Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.
Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз; Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.
!!! Җырны тыңлау өчен “тычкан” курсоры белән ноталарга басыгыз
Г.Тукай шигыре Халык көе
И Куян, куркак Куян, йомшак Куян, Моңланасы ң нинди хәсрәт, кайгыдан?
И җаным, син яшь бала шул, белмисең; Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.
Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян, Яшь куянчыклар янә бездән туган.
Барчабыз бер гаилә булган идек, Күп заман шатлык белән торган идек.
Яшь балаларны ашап китте Бүре, Бик усал ерткычтыр ул, мур кыргыры!
Күп тә үтми куйды дөнья Әнкәсе; Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:
Килде дә бер явыз Аучы Эт белән, Атты , үтерде аны мылтык белән.
Шул вакыттан бирле аш булмый ашым, Моңланам ялгыз башым, аг ы зам яшем.
Г.Тукай шигыре З.Хәбибуллин көе
Күбәләк:
Мин торам кырларда, Болында, урманда; Уйныймын, очамын Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы; Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска: Бары бер көн генә,— Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!
Бала:
Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр куп очып Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык?
Г.Тукай шигыре Исмай Шәмсетдинов көе
Әлли-бәлли итәр бу, Мәдрәсәгә китәр бу; Тыршып сабак укыгач, Галим булып җитәр бу.
Йокла, угълым, йом күзен, Йом, йом күзең, йолдызым; Кичтән йокың кала да, Егълап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем, Хикәятләр сөйләрем; Сина теләк теләрем, Бәхетле бул, диярем.
Гыйззәтем син, кадрем син, Минем йөрәк бәгърем син; Куанычым, шатлыгым Тик син минем, синсең, син!
Г.Тукай шигыре Х.Әхмәдиев көе
Күкләр күкрәве, Яңгыр аннары.
Коену көн саен Кояш нурында; Аннан соң тагын Төшкән чык төндә.
Бу хәлләр җиргә Барчасы бергә Калган тик инде Төштә күрергә.
Җир йоклый тыныч, Күреп тәмле төш. Уяныр әле, Тукта, үтсен кыш!
Кырга ак кардан Юрган ябылган; Җир язга чаклы Уйкуга талган.
Ул тормас, йоклар, Кышлар үтмичә,— Кыйбладан кошлар Кайтып җитмичә.
Язның айлары, Апрель, майлары, Бик матур сызылып Аткан таңнары;
Урман шаулавы, Кошлар сайравы,
!!! Тыңлау өчен “тычкан” курсоры белән җырның исеменә басыгыз
Г.Тукай шигыре Татар халык көе
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген, Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын:
«Ул киенгәндер!» — дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп 2 һәр җирдә дә бер төрле хуш ис аңкуын:
«Ислемай сөрткән икән дөнья!» — дидем, бәйрәм бүген!
Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын: Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен:
Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»
Әй, шагыйрем, - моңнар дәр ьясы !
Үткен, уйчан, кыю карашың.
Дулкынланып, Идел анабыздай,
Гасырларга җырлап барасың.
М.Хөсәен
- Туган тел (Халык көе)
- Әллүки (Халык көе)
- Тәфтиләү (Халык көе)
- Зиләйлүк (Халык көе)
- Туган авыл (Халык көе)
- Пар ат (Халык көе, З.Хәбибуллин эшкәртүендә)
- Бичара куян (Халык көе)
- Бала белән күбәләк (З.Хәбибуллин)
- Бишек җыры (И.Шәмсетдинов)
- Җир йокысы (Х.Әхмәдиев )
11.Күңел йолдызы (Р.Яхин көе)
12.Кем белер кадереңне? (Р.Яхин көе)
13.Хатыннар хөррияте (Б.Мөлеков көе)
14.Егет илә кыз (Б.Мөлеков көе)
15.Үтенеч (М.Мозаффаров көе)
16.Танса кичәсе (Җ.Фәйзи көе)
17.Шагыйр ь (Р.Яхин көе)
18.Бер рәсемгә (М.Мозаффаров көе)
19.Иртә (З.Хәбибуллин көе)
20.Карлыгач (З.Хәбибуллин көе)
21.Чыршы (И. Шәмсетдинов көе)
22.Кошларга (З.Хәбибуллин көе)
23.Бишек җыры (Татар халык көе
Ш.Шәрифуллин эшкәртүендә)
24.Кызыклы шәкерт (Хөснуллин көе)
25.Гали белән кәҗә (М.Латыйпов көе)
26.Ак бабай (Ш.Шәрифуллин көе)
27.Кышка бер сүз (Р.Еникеев көе)
28.Яңгыр (Р.Еникеев көе)
29.Күгәрчен (М.Мозаффаров көе)
30.Туган җиремә (М.Мозаффаров көе)
31. Җәйге җилләр (Ф Әхмәдиев көе)
Презента ция авторы :
Татарстан Республикасы Сарман районы Саклау-Баш урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Габдуллина Ал ь фира Биҗан кызы
Презента ция эшл әнде:
201 5 нче ел