kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Габдулла Тукайның 131 еллыгы һәм Рәзил Вәлиевның 70 еллык юбилее уңаеннан уздырылган әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий. Кичә 4-7 нче сыйныф укучылары белән уздырылды.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий.»

ГабдуллатТукайның 131 еллыгы һәм Рәзил Вәлиевның 70 еллык юбилее уңаеннан уздырылган әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий.


1 нче алып баручы. Исәнмесез, кадерле тамашачылар! Бүген без сезнең белән халкыбызның яраткан шагыйре - бөек Тукайның туган көненә һәм якташыбыз Рәзил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби - музыкаль кичәгә җыелдык.

2 нче алып баручы. Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Кичәбезне ачып җибәрергә рөхсәт итегез! Бүгенге бәйрәмдә үз туган телебездә җырларбыз, шигырьләр сөйләрбез.

* Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре сәхнәләштерелә.

1 нче алып баручы. Яз көне кояш үзенең нурларын җылырак итеп җир өстенә сипкәндә, чут – чут килеп кошлар сайраган апрель аенда яраткан шагыйребез – Г.Тукай дөньяга килгән.

2 нче алып баручы.

Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,

Җылы яктан кошлар кайтканда.

Туган көнең синең, бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана.               

Туган җирең, халкың турындагы

Шигырьләрең мәңге яшь синең,

Син үзең дә безнең күңелләрдә

Япь-яшь Тукай булып яшисең.

Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,

Син мәңгегә безнең арада.

Мәңге колач, шат шигырьләреңнән

Туган халкың көдрәт көч ала.

* Насрытдинова Зәлинә башкаруында Г.Тукайның “Татарская молодёжь» шигыре.

1 А.Б. Безнең шәһәребездә дә язучылар бик күп. Сөекле шагыйребез Габдулла Туайның иҗатын дәвам иттерүче, якташыбыз, танылган язучы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты  Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиев быел бөтен Республика күләмендә үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтә.

* Афонова Ольга Николаевна башкаруында Г.Тукай һәм Р.Вәлиев шигырьләрен тыңлап үтик.

* 4 нче Б сыйныф укучысы Синюшина Анжелика башкаруында җыр.(“Бәйрәм бүген”)


2 А.б. Әйе, дуслар, бүген чыннан да зур бәйрәм. Мәктәбебездә бу бәйрәмгә әзерлек күптән бара.  Һәр ел саен шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә уздырыла торган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен – шушы булар иң зур бүләгең” дип исемләнгән конкурста безнең мәктәптән дә катнашучы укучылар булды. Ә хәзер, әйдәгез, шул конкурста катнашып 3 нче урынны яулаган укучыбыз Хафизова Ләйсәнне тыңлап үтик. (Г.Тукай шигырен сөйли)

2 А.б. Татар халкының горурлыгы булган Тукаебыз шаулап – гөрләп килгән яз аенда , 1886 елның 26 апрелендә дөньяга килгән. Тормышта бик күп авырлыклар, югалтулар күргән ул. Бик яшьли ятим калган. Аның балачагы да төрле кешеләр кулында үтә. Ләкин зур сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә халкыбызның иң зур, иң бөек шагыйре, язучысы, журналисты һәм тәнкыйтьчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Габдулла Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык - шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр калдырган.

* Габдуллина Эльвина Г.Тукайның “Карлыгач” шигырен сөйли.

6 нчы А сыйныф укучылары башкаруында җыр “Пар ат”.

1 А.Б. Рәзил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы Ташлык авылында дөньяга килә. Ул шагыйрь, язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак таныла.

* Шипицова Аня башкаруында Р.Вәлиевнең “Сеңлем” шигыре.

1 А.б. Тукай балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели, аның гүзәл шигырьләре балаларны батыр, кыю, тугрылыклы булырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга чакыралар.

* 2 нче А сыйныф укучылары башкаруында “Кызклы шәкерт” шигыре сәхнәләштерелә.

* 2 нче А сыйныф укучысы Вәлиәхмәтов Искәндәр башкаруында татар композиторы язган көй.

2 А.б. Телсез идек, Тукай безне телле итте,

           Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,

           Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

           Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

1 А.б. Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман. Бүген без шушы илаһи телдә сөйләшәбез. Аралашабыз, җырлыйбыз!

* *8 нче Б сыйныф укучылары башкаруында җыр “Туган авыл”.

2 А.Б. 2007 нче елның 26 нчы апрелендә Рәзил Вәлиев бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булды.

* 10 нчы сыйныф укучысы Хафизова Ләйсән башкаруында Р.Вәлиев язган шигырь.

1 А.Б. Габдулла Тукай һәр күзәнәге, бөтен асылы белән татар шагыйре, халык шагыйре. Халык Тукаебызга багышлап моңлы көйләр көйли, әйтерсен, бу көйләрдә дә аның бөтен тормышы чагыла. Кадерле дуслар, сезнең игътибарга Габдулла Тукайның берничә шигырен тәкъдим итәбез.

* Шипицова Аня Г.Тукай шигырен сөйли.

* 2 нче А сыйныф укучысы Салямов Камил скрипкада көй башкара.

2 А.Б. Тукаебыз мирасының дәвамчысы Рәзил ага Вәлиев елдан ел яңа иҗат җимешләре белән безне гел сөендереп тора. Аның 200 гә якын шигыре көйгә салынып танылган җырчылар тарафыннан башкарыла.

* Насрытдинова Зәлинә башкаруында Р.Вәлиевның “Курыкмыйм” шигыре.

* 5 нче Б сыйныф кызлары башкаруында татар халык биюе.

1 А.б. Халык моңы синең җырың булды,

          Халык күңеле – синең күңелең.

          Ил гомере, халык гомере кебек,

          Озын булыр, шагыйрь гомерең!

* Габдуллина Эльвина Р.Вәлиевның “Бөеклек” шигырен сөйли.


2 А.б. Бәйрәмебез ахырына да якынлашты. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Бәйрәмебезне йомгаклаганда, тамашачылар, сезнең басуыгызны һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән кичәбезне тәмамлавыгызны сорыйбыз.

(“Туган тел” җыры башкарыла)




 



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий.

Автор: Файзуллина Гульгена Фанисовна

Дата: 08.09.2017

Номер свидетельства: 427585


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства