kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?и? ?лгесе кис?рг? ??м ?зг?ртерг? ?йр?н?

Нажмите, чтобы узнать подробности

Язылган д?рес конспектын хезм?т укытучылары куллана ала.

Д?рес барышында т?рле формадагы уеннар, биремн?р, сораулар кулланыла. Т?рле алымнар кулланып уздырылган д?рес баларны арытмый, киресенч? кызынсынуларын гына арттыра. Я?а белем ??м к?некм?л?р булдыру бел?н берлект?, актуальл?штер? максатыннан ?тк?н темалар да иск? т?шерел?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?и? ?лгесе кис?рг? ??м ?зг?ртерг? ?йр?н?»

Тегү дәресе буенча дәрес

Тема: Җиң өлгесе кисәргә һәм үзгәртергә өйрәнү



Материаллар: әзер өлге, кәгазь.


Бурыч: - әйләнә тирәгә кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләү

  • башлаган эшне азагына кадәр башкарып чыгарга өйрәтү.


Максат: - бер – берсенә ярдәм итү, дуслык, аңлы дисциплина тәрбияләү

  • эшнең сыфатлы башкарылуына игътибар итү.


Дәрес барышы.

1. Кереш өлеш.

- Исәнмесез, укучылар. Бүген бездә ачык дәрес. Дәресебезне күрергә дип кунаклар да килгән. Алар безнең дәресләребезнең ничек итеп күңелле, файдалы үтүе белән, сезнең оста куллы балалар булыгыз белән сокланып утырырлар. Эшкә керешү өчен, дежур укучы китапларны һәм папкаларны таратып чыксын әле. Эш барышында өсләребез пычранмасын, чәчләребез комачау итмәсен өчен, апъяпкычларны, косынкаларны киябез.

- Ә хәзеригътибар белән генә мине тыңлап утырыгыз.


2. Кабатлау (3 мин).

- Үткән дәрес темасын искә төшерик әле. Узган дәрестә без машина белән тегелгән җөйләрне өйрәндек.

Укучылардан көтелгән җаваплар:

А) бер генә якка утюклау;

Б) ике якка аерып утюклау;

В) ике җөй белән тегү;

Г) итәкне күренми торган жөй белән тегү;

Д) кыр өлешләрне җөйләү.

- Укучылар, тегү машинасында эшләгән вакытта нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк?

Укучылардан көтелгән җавап: Эшкә керешкәнче алъяпкыч белән косынка кияргә. Маишаның ременьнәре, шнурлары дөрес урнашканлыгын тикшерергә. Яктылык дөрес төшкәнлегенә игътибар итәргә.


3. Төп өлеш.

Теоретик сәгать (15 мин.).

- Узган дәрес материалларын искә төшердек, белемнәребезне ныгыттык. Бүгенге дәресебезнең бурычы исә әзер өлгеләрне үзгәртергә өйрәнү. Хәзер дәфтәрләргә эш барышының планын язып куярбыз һәм сызымнар ясарбыз.


4. Практик өлеш.

- Укучылар, эш барышында көтелмәгән тән җәрәхәтләре алмас өчен ашыкмыйча эшләгез, эш коралларының бары тик кирәклеләрен генә кулланыгыз, артык эш кораллары белән өстәл өстен тутыру кирәкми. Эшләгән эшегезнең сыйфатына да бик игътибарлы булыгыз, чиста, төгәл башкарыгыз. Хәзер без ике төркемгә бүленәбез:

- Газизуллина Раилә, Миннебаева Гулия.

- Валиев Артур, Ибрагимова Ләйсән.

Һәр төркемгә аерым эш бирелә һәм эшне башкару тәртибе аңлатыла.

- Әгәр нинди дә булса сораулар туса кул күтәреп мөрәҗәгать итә аласыз.

Укучыларга биреләсе сораулар:

- Без бүгенге дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәбез?

Көтелгән җавап: җиң өлгесен үзгәртергә өйрәнәбез.

- Эшкә керешкәнче, иң беренче эш урыныгызның уңайлы икәнлегенә төшенегез, өлгеләрнең дөрес торуына игътибар итегез. Кирәк кшеләр кул күтәреп сорауларыгызны бирә аласыз. Биремне тәмамлагач, эш урыннарыгызны җыештырып куегыз, дежур укучы идәнгә төшкән чүпләрне себереп алыр.


5. Практик биремнең башкарылышын тикшерү (5 мин).

- Бик яхшы, укучылар. Хәзер сез үз урыннарыгызга утырыгыз һәм игътибар белән мине тыңлап сорауларга тулы жаваплар бирергә тырышыгыз. -Бүгенге дәрестә без нәрсә эшләдек?

Көтелгән җавап: өлге үзгәртергә өйрәндек.

- Җиң өлгесен үзгәртү тәртибен сөйләгез.

Көтелгән җавап:

1) төсле кәгазь алырга;

2) әзер өлгене 3 өлешкә бүләргә;

3) киселгән өлешләрен ачык складка рәвешендә кәгазьгә сызарга;

4) әзер сызымны кисәргә;

5) әзер өлгене кулланып тукыманы кисәргә;

6) җиңне тегәргә.

- Эш барышында нинди кораллар кирәк булды?

Көтелгән җавап: кәгазь, каләм, кайчы, линейка, тукыма, акбур.


6. Йомгаклау.

- Бүгенге дәрес барышыннан мин бик канәгать калдым. Сез бик җитез һәм төгәл итеп бирелгән биремнәрне үтәдегез. Ә сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

- ...

- Сезнең эшегездән, сорауларга биргән жавапларыгызны искә алып билгеләр куябыз.

Укучыларга билгеләр журналга һәм көндәлекләргә куела.

- Бүгенге дәресебезнең максатына тулысынча ирештек дип саныйм. Әгәр башка сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам, саубулыгыз.















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
?и? ?лгесе кис?рг? ??м ?зг?ртерг? ?йр?н?

Автор: Амирзанова Рима Зуфаровна

Дата: 30.12.2015

Номер свидетельства: 271364


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства