kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татар халык киемн?ре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данное занятие предназначено для педагогов дополнительного образования. Также конспект могут использовать в своей работе учителя младших и средних классов.

Цель знатятия : пробудить интерес, любовь к татарскому народному творчеству.

Задачи: - расширять знания детей о татарском национальном костюме;

- развивать умение украшать детали одежды татарским орнаментом;

- воспитывать эстетический вкус.

Просмотр содержимого документа
«Татар халык киемн?ре»

Татар халык киемнәре”

өстәмә белем бирү укытучылары өчен ачык дәрес



Максат: - Калфакның популяр композицияләрен ачыклап, төгәл

бизәргә өйрәту. Балаларны яңа көй белән таныштыру, аның характерын ачыклау.

-Татар милли киемгә, орнаментына карата кызыксыну уяту. Татар халык сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларның эстетик зәвыгын үстеру, иҗади киңәйтү.

Җиһазлау:- укытучыга киелгән милли кием; “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән иллюстрацияле альбом; төрле татар төркемнәренең милли кием иллюстрацияләре; магнитофон, җыр язмасы; кашыклар; тактада өч төрле бизәлгән калфак рәсемнәре; кәгазьләр; буяу карандашлары.


Дәрес башы:

1. Кереш өлеш:

а) балаларны сәламләү;

б) исемлек буенча тикшерү;

в) занятиянең темасын һәм максатын аңлату.


2. Төп өлеш:

1) Телдән поэтик фольклор.

Татарның борынгы милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе -халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә узенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Зәвыклы милли кием - ул үзе бер сәнгать әсәре. Чөнки борынгы кием-салым инде куптәннән эстетик, гүзәллек категориясенә әйләнде.

Беренче урында безгә мәгълүм традицион - гадәти өс киемнәре - эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап, аның кайсы халык вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәну әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.

Төрле жирләргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр

төркемнең узенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрдә дэ үзенчәлекләре бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүэнә табигать үзе, икъдисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир итә. Менә, мәсәлән,.... (иллюстрацияләр карау).

Буген безнец халыкның күпчелеге XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формаларын гына хәтерли.

Татар халкының традицион - гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләрен үз эченә ала. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, өлешләргә бүленә. Мәсәлән, камзулны алыйк (иллюстрация). Ул озын һәм кыска буйлы, җиңсез, терсәктән җиңле, ябык яки ачык изүле, өч, биш, җиде билле һәм башка төрле булган.

Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Мәсәлән, кара казакига күнеккән ир-ат, олыгая төшкәч, казакины ак тукымадан да тектерә. Гомүмән ак төс - ул сафлык һәм картлык билгесе. Кызыл төс - япгьләргә хас. Бигрәк тә яш хатыннар киемендә чагыла. Мәсәлән, кызыл җирлекле күлмәкләр, бөркәнчелекләр, кушъяулык һ.б. (иллюстрация).

Татар хатын-кыз кием ансамбленең нигезендә, мәсәлән, төрки халыкларның авыз иҗаты әсәрләрендә нык таралган кош образы ярылып ята (иллюстрация).

Күлмәкләрнең куштанлы киң итәге, аның кул бармакларны каплаган киң җиңнәре, "күкрәкчә", "изү" кебек "каурыйлы", "тәнкәле" архаик түшлекләре, каюлы читекләрдәге "тырнаклы орнамент" һәм калфак рәсеменә кереп яткан "алтын каурый" - барысы да шуны дәлилли.

2) Музыка тыңлау.

- Бүген без сезнең белән "Итек киюләреңне, читек киюләреңне" дигән татар халык җырын Бәширә Насыйрова башкаруында тыңларбыз.

Тыңлаганда сез җырның эчтәлеге, характеры турында уйланып утырыгыз, ә аннары без сезнең белән сөйләшербез.

(Җыр тыңлау.)

- Җыр нәрсә турында?

- Аның характеры нинди?

(Җыр моңлы, салмак кына башлана. Кушымта тиз, күңелне күтәрә торган, җиңел, бию көенә охшаш. Гадәттә, бию көйләре бик тиз, күтәренке башкарыла).

3) Җыр өстендә эшләү.

"Күңелле залда". Дөрес интонация, артикуляция кую. Балаларга җырның көе вальска охшаш икәнен сизергә ярдәм итү.

"Яңа ел җыры". Җыр җиңел, җитез башкарыла. "Кар кызы", "шыгырдап кала"- дөрес җырларга.

4) Татар халык көе "Әпипә".

Кашыкларда дөрес ритм (яңа прием), барысы да бергә, берлектә уйнау.

5) Түгәрәк биюе. "Шәл бәйләдем".

Гәүдәне матур, төз итеп тоту. Кушымтада парларны алмашу (эчке түгәрәктәгеләр алга күчә). Хәрәкәтләнгәндә җырга игътибарны киметмәскә.

6) Кул эшләре.

Борынгы заманча киенгән бер моңсу гына малай керә.

- Кем безгә кунакка килде, балалар? Ул миңа бик таныш күренә, ә сезгә? Таныш малай, тик нәосә борчый аны?


-Исегездәдер, мин бер заман су анасыннан

Алтын тарак урлап кайттым... шуннан,

Озакламый су анасы безнең өйгә килде,

И орышты, бик орышты шуңа әни мине.

Шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

"Иясе юк!" - дип, әйберләргә тими башладым.

Тик бу хәлне су анасы онытмады,

Өебездән бик күп әйберләр югалды.

Бер заманны эссе һава, мин су керәм,

Чү,; басмада су анасын тагын күрәм.

Тоткан бер кулына ул тарагын,

Кигән әниемнең иң матур калфагын.

-Әгәр күп калфаклар бизәп китерсән син миңа,

Кире бирермен әниеңнекен мин сиңа!"

Ах! Харап эш! Ничек итеп калфаклар бизәргә?

Ярдәм сорап килдем, дусларым, мин сезгә.

- Әйе, хәл яхшыдан түгел, тик кайгырма.

Без сиңа ярдәм итәрбез. Нәрсә, балалар, булышырга ризамы сез малайга?

- Әйе, риза.

- Әйдәгез, искә төширек әле. Нәрсә соң ул - калфак?

- Татар хатын-кызларының баш киеме.

- Әйе, дин буенча башны каплап йөрергә кирәк булган, шуңа күрә элек

заманда калфак хатын кызларның милли киеменең гүзәл бизәге булып

торган. Осталар яшел, зәнгәр, кызыл, чия төстәге бәрхет калфакларга

ука (алтын, көмеш җеп) яки сәйлән (бисер) белән бик тә нәфис чәчәк,

үлән бизәкләрен төшергәннәр. Калфаклар бизәлешләре ягыннан

гаҗәеп күптөрле булганнар. Аларда иң популяр композицияләр - чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай мотивлары, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сүрәте. Менә бу калфакта (калфак күрсәтү) үзенчәлекле алтын каурый бизәге. Нигә шулай атаганнар икән аны?

- Баш артына таба сыгылган тоташ үсемлек бизәге каурыйга охшаганлыкка.

- Әйе, дәрес. Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән,

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

Ясау процессын ачыклау. Эш барышында күзәтеп йөрү, үзенчәлекләрне хуплау, иң матур бизәкләрне башкаларга күрсәтеп мактау.

- Менә, балалар, без сезнең белән күпме матур-матур калфаклар бизәдек. Инде боларны су анасына илтеп бирсәң дә була.

- И, балалар, рәхмәт сезгә, алтын куллар, Малай сөенеп чыгып китә.


3. Йомгаклау:

- Яңа нәрсә белдек, таныштык! Нәрсәгә өйрәндек?

Занятиягә бәя бирү.























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Татар халык киемн?ре

Автор: Усманова Светлана Нургалиевна

Дата: 29.12.2015

Номер свидетельства: 271090

Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства