kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

«С?йл?ш? бел? ??м с?лам?тлек»

Нажмите, чтобы узнать подробности

Яхшы с?зне ?аны? тели сине?

 Тактада т?б?нд?ге шигырь юллары:

Яхшы с?зне ?аны? тели сине?

Начарлыктан к??ел к?рсен?

? син ?зе? андый яхшы с?зне

?йт?се?ме башка кешег??

Стенгазета ??м плакатлар(аларга тел ??м с?йл?м турында татар халык ??м башка халыкларны? м?каль-?йтемн?ре язылган)

“С?йл?м-кешене? акыл к?рс?ткече.”

                                           Сенека.

Кереш с?з. Укучыларга уку м?сь?л?сен кую.

Бервакыт бик бай ??м к?ренекле с??д?г?р м??лес ?ыйган. Кунакларны? берсе ху?ага болай диг?н: “Сине? колы?ны? тапкыр ??м ?ткен телле ик?нен б?тен ш???р бел?. Син аны  базарга ?иб?реп кайтар ?ле, д?ньядагы  и? г?з?л н?рс?не алып кайтсын”.

Ху?а Эзопны чакырткан.

“Ишет?се?ме,Эзоп? Мен? си?а акча, базарга бар ??м д?ньядагы и? г?з?л н?рс?не сатып алып кайт”.

Кол кит? ??м ?сте салфетка бел?н ябылган поднос алып кил?. Салфетканы к?т?реп карасалар, анда тел ята.

“Эзоп, син тел алып кайткансы? л?баса!”. “Бу д?ньяда  и? г?з?л н?рс? т?гелмени?  Тел бел?н без ирк?л??, тугрылыклы булу ??м с?ю с?зл?ре ?йт?без. Тел бел?н тынычлык урнашуны белдер?без, тел бел?н без   “ирек“с?зен ?йт?без”.

Начарлыктан к??ел к?рсен?

? син ?зе? андый яхшы с?зне

?йт?се?ме башка кешег??

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
««С?йл?ш? бел? ??м с?лам?тлек» »

9 нчы сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате эшкәртмәсе

Валеева Гөлнур Мирхәт кызы

Әлмәт районы Яңа Кәшер урта мәктәбе

Тема «Сөйләшә белү һәм сәламәтлек»

Максат: Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре булдыру

Әхлак тәрбиясе бирү, эстетик зәвык тәрбияләү, үз-үзеңне тоту культурасы булдыру.

Бурычлар:Укучыларның яман гадәтләр турында белемнәрен киңәйтү

Үз-үзеңне әхлаклы итүгә омтылыш тәрбияләү

Тактада түбәндәге шигырь юллары:

Яхшы сүзне җаның тели синең

Начарлыктан күңел көрсенә

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

Стенгазета һәм плакатлар(аларга тел һәм сөйләм турында татар халык һәм башка халыкларның мәкаль-әйтемнәре язылган)

Сөйләм-кешенең акыл күрсәткече.”

Сенека.

Кереш сүз. Укучыларга уку мәсьәләсен кую.

Бервакыт бик бай һәм күренекле сәүдәгәр мәҗлес җыйган. Кунакларның берсе хуҗага болай дигән: “Синең колыңның тапкыр һәм үткен телле икәнен бөтен шәһәр белә. Син аны базарга җибәреп кайтар әле, дөньядагы иң гүзәл нәрсәне алып кайтсын”.

Хуҗа Эзопны чакырткан.

“Ишетәсеңме,Эзоп? Менә сиңа акча, базарга бар һәм дөньядагы иң гүзәл нәрсәне сатып алып кайт”.

Кол китә һәм өсте салфетка белән ябылган поднос алып килә. Салфетканы күтәреп карасалар, анда тел ята.

“Эзоп, син тел алып кайткансың ләбаса!”. “Бу дөньяда иң гүзәл нәрсә түгелмени? Тел белән без иркәләү, тугрылыклы булу һәм сөю сүзләре әйтәбез. Тел белән тынычлык урнашуны белдерәбез, тел белән без “ирек“сүзен әйтәбез”.

Бераздан кунакларның икенчесе хуҗага болай ди:

“Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньядагы иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын”.

Эзоп шул ук поднос белән кире әйләнеп кайта. Салфетка астында тел ята. “Эзоп, син тагын тел алып кайткансың ләбаса!”

“Ул коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән без нәфрәт сүзләрен әйтәбез. Тел белән без сугыш игълан итәбез. Тел белән без” кол” сүзен әйтәбез”...

Укытучы: Тел турында бу притчаны укыгач сәламәтлек турында сөйләшәбез дисәм ,сез гаҗәпләнерсез,әлбәттә. Соңгы вакытта медицинада сирәк очрый торган бер авыру турында телгә ала башладылар. Бу-“Капроламия” авыруы.

Кешеләрнең бер сәбәпсез цензурасыз,сүгенү сүзләре куллануын аңлата торган психик авыру ул.

1нче укучы: Күп кенә халыклар лексикада сүгенү сүзләре куллансалар да, модый сөйләм тыела һәм чикләнә. Сүгенү безнең сөйләм телебезне ямьсезләп кенә калмый, ә сәламәтлегебезгә дә зыян сала икәнлеген галимнәр күп төрле тәҗрибңләр ясап исбатлаганнар.

Биология фәннәре кандидаты П.П.Горяев җитәкчелегендәге галимнәр төркеме шаккаттыргыч нәтиҗәгә киләләр: күңелендә туган сүз образлары ярдәмендә кеше үзенең генетик аппаратын җимерә ала.

Тикшерүчеләр шуны ачыклый:сүгенү сүзләре мутацияләр китереп чыгара ала.

Галимнәр кешенең сүзләрен электромагнит дулкыннарга әйләндерүче аппарат уйлап тапканнар, ә алар үз чиратында,ДНК молекуласына йогынты ясыйлар. Кеше сүгенгәндә аның хромосомалары бөгелә,геннар урыннары белән алмаша, нәтиҗәдә ДНК табигый булмаган программалар эшли башлый.Бу программалар алдагы буыннарга да тапшырыла.

Икенче бер төркем галимнәр сүгенү сүзләренең 1000 рентген радиоктив нурланыш китереп чыгара торган эффект бирүен һәм мутация китереп чыгаруын ачыклаганнар.

2нче укучы: Аралашу буенча күпьеллык эксперимент арабидопсис дигән үсемлек орлыклары белән үткәрелгән. Начар сүзләр йогынтысына ия булган барлык үсемлек яралгылары да үлеп бетә язган, исән калганнары исә генетик яктан зәгыйфләнгән. Шунысы кызыклы- мутаген эффект сүзнең көченә карамый, әшәке сүзләр кычкырып әйтелсә дә, пышылдап әйтелсә дә бер үк төрле йогынты ясаган. Шулай булгач, ДНК кеше сөйләмен кабул итә

10000 рентген нурланыш алган үсемлек орлыкларын ягымлы, назлы сүзләр белән иркәләгәннәр, догалар укыганнар. Нәтиҗәдә хромосома өземтәләре, буталган геннар кире үз урыннарына утырганнар, шулай итеп генетик аппаратның резерв мөмкинлекләре уяна.

3нче укучы: Биология фәннәре докторы И.Б.Белявский җитәкчелегендәге галимнәр төркеме 17 ел буе сүгенеп сөйләшүнең кеше организмына йогынтысын өйрәнеп түбәндәге нәтиҗәгә килгәннәр: сөйләшкәндә күп сүгенгән кешенең гомер озынлыгы кыскара, чөнки аларның күзәнәкләрендә яшькә бәйле үзгәрешләр тизрәк барлыкка килә һәм төрле авырулар кузгала.

Иң куркынычы шунда,сүгенү аны тыңларга мәҗбүр булган кешегә дә начар тәэсир итә.

Безнең ата-бабаларыбыз да явыз сүзнең “кеше үтерүен” белгәннәр.

4нче укучы: Урал галиме Г.Чеурин фикеренчә, нормадан тайпылган лексика кеше организмына тискәре йогынты ясый. Аның гипотезасын (“Нормадан тайпылган лексиканың тере организмнарның психофизиологик хәленә йогынтысы”) Мәскәү,С.Петербург,Барнаул шәһәрләрендә урнашкан фәнни- тикшеренү институтлары тикшерә һәм дөреслеген исбатлый.

Лабораториядә үстерелә торган бодай үсентеләрен ике тәрле су белән сугаралар. Ачулану, сүгенү сүзләре генә ишеткән су сипкән бодайның 100 дән 49ы гына, өстендә ягымлы сүз сөйләп, догалар укыган су сипкәннәренең 96 сы исән кала.

Укытучы: Сүз ул кешенең тәне һәм рухы арасында үзара бәйләнеш. “Теле бозыкның күңеле бозык” дип юкка гына әйтмәгән шул ата-бабаларыбыз.

Сүгенеп сөйләшү яхшы башлангычны җимерә, кешенең йөрәген катыра,каты бәгырьле итә, теле бозык кеше үзен генә ярата, начар эшләр эшли.

Психологлар әйтүенчә сүгенү дә алкоголь, наркотик кебек бәйлелек китереп чыгара. Бу процесс 3 стадиядә уза:

-----Баштаначарсузишеткэнкешеояла, читенсенә

----Беренче тапкыр башкаларга ияреп сүгенә (за компанию)

----Кеше андый сүзгә ияләнә, аңа инде оят булмый, hәм моннан соң үзе дә сизмәстән оятсыз сүзләр аның лексикасына кереп китә.

Элек андый сөйләмне укымаган, надан кешеләр генә кулана дип уйласалар, хэзер без сүгенүне теләсә кем аызыннан ишетәбез, хәтта телевизор экраныннан да. Көнчыгыш халкынын шундый мәкале бар: «Нет ничего заразнее слова»,шулай булгач, сүз йогышлы чир кебек безнең жәмгыятьнең барлык катлауларына үтә.

-Укучылар, ничек уйлыйсыз, кешелэр нигэ сүгенә? (Жаваплар тыңлау:…культура дәрәҗәсе түбән, кемгәдер ошарга тырышу, зур булып күренергә тырышу h. Б.)

---Сүгенү начар гадәт, сезгә тагын нинди начар гадәтлэр билгеле?(тәмәке тарту,сыра эчү,тырнак кимерү,теләсә кая төкеренеп йөру h.б.)

---Болар барысы да сәламәтлеккә зыянлы яки кешенең культура дәрәҗәсе бик тубән икәнлекне күрсәтә.

---Ничек уйлыйсыз, тәмәке, сыра, сүгенү кешегә көндәлек проблемалардан арынырга булышамы, әллә аларга альтернатива бармы?(Жаваплар: туризм, спорт, музыка тыңлау h.б.)

Укытучы:

Каюм Насыйриның “Китап –ат –тәрбия китабында түбәндәге юллар бар:

“Алтмыш дүртенче тәрбия. Тел җәрәхәте кылыч җәрәхәтеннән ачырактыр вә яманрактыр, ягъни телдән әйтелгән ачы вә кабахәт сүзләрнең адәмгә әсәре тәнеңне пычкы белән кискәннән дә ачырактыр. Әй угыл, һичбер кешегә телең белән җәрәхәт салма, ягъни яман сүз әйтмә...Әмма бер сүзне син кулай хисаплап әйтсәң дә, кешенең күңеленә бик каты тияр.Әй угыл, каты сүзле булма. Изге холык вә йомшаклык белән татлы сүзләр сөйләшмәк ризыкның ачкычыдыр,димешләр.Яхшы вә йомшак сүзгә адәмнең күңеле эреп китәдер. Кешегә ашыгып сүз әйтсәң, вә ашыгып җавап бирсәң, һичбер хата сүз садир булмаенча булмас”

“Сиксән тугызынчы тәрбия. Әй угыл, кешенең күңеленә хилаф килә торган сүзне телеңә китермә.Бер сүзне син пәйвайсыз әйтеп җибәрерсең, ишеткән кешенең күңеле җәрәхәтләнә торган сүз булыр, күңеле рәнҗер. Кеше күңелен рәнҗетүдән бик саклан.

Йомгаклау. Тактада язылган мәкаль-әйтемнәрне уку, 1укучы Галимҗан Латыйпның “ Яхшы сүз, яман сүз” шигырен яттан сөйли:

Яхшы сүз, яман сүз


Яхшы сәз яшәртә,

Көч бирә,

Кулыңа сәләт һәм

Эш бирә.

Яхшы сүз кузгата

Җырларны.

Бизи ул,матурлый

Дөньяны.

Яхшы сүз шифалы,

Тылсымлы.

Юа ул яраны,

Борчуны.

Яхшы сүз тауларны

Күтәрә.

Давыллар аркылы

үткәрә.

Яхшы сүз ярдәмгә

Ашыга.

Әйтерсең эретә ул

Ташны да.

Яман сүз агудай

Әшәке.

Хәтта ул корыта

Чәчәкне.

Ул сине калдыра

Чырага.

Йөзеңә җыерчык

Чыгара.

Яман сүз еландай

Сугыла.

Ул салкын бозны да

Туңдыра.

Яхшыны күрегез,

Аңлагыз.

Яманга битараф

Калмагыз.









































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 9 класс

Скачать
«С?йл?ш? бел? ??м с?лам?тлек»

Автор: Валеева Гульнур Мирхатовна

Дата: 30.10.2015

Номер свидетельства: 245677


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства