(
Әдәбият 6класс
Тема: Роберт Миңнуллин иҗатында- балалар.
Җиһазлау: Р. Миңнуллинның портреты; китапларыннан күргәзмә; “Әллүки”,”Салават күпере” журналларында басылган шигырьләре, тормыш юлына багышланган презентация, дәреслек “Әдәбият” китабы 6нчы сыйныф өчен, 229-236нчы битләр.
Максат: 1. Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү; шигырьләрен уку, анализлый белергә өйрәтү.
2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү
3.Р. Миңнуллин иҗатына мәхәббәт уяту, кешелеклелек, олы җанлылык, туганлык хисләре тәрбияләү.
Дәрес барышы
I. Уңай психологик халәт булдыру.
- Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бүгенге матур иртәдә бер-беребезгә теләкләр телик. (Укучылар теләкләр тели) Ә мин шушы матур иртәдә теләкләрегезнең тормышка ашуын телим.
II Уку мәсьәләсен кую.
Балалар, яшәешнең бер генә мизгеле дә кабатланмый. Иң истә калганы- бала чактагы хәтирәләр. Кем генә бала чагын сагынып искә алмый икән?! Ул бит кабатланмас, хыялый бер дөнья.
Балалар, аларның дөньясы, уеннары турында язган шагыйрь-язучылар бихисап күп! Сез кемнәрне беләсез? (Укучылар җавабы) Бүген без сезнең белән тагын бер балалар шагыйре, якташыбыз турында белеп китәрбез.(Тактага число,тема языла).
III Уку мәсьәләсен чишү.
1.Укытучының кереш сүзе.
а) Әдәбият белгече Галимҗан Гыйлмановның мондый сүзләре бар:”әдипләрнең асыл талантын билгели торган бер бизмән бар. Ул- аларның өлкәннәр өчен дә, нәниләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр иҗат итә алулары. Андый әдипләр, гадәттә, күп булмый: булганнары да гаять тыйнак, самими җан ияләредер. Роберт Миңнуллин әнә шундый шагыйрьләрдән”.
б) Якташыбыз турында Элина таныштырып үтә. Рәхим ит! (Презентация) Iслайд
2. Укытучы сүзе.
Р.Миңнуллин иҗатында аерылып торган өч тема:
-әниләр турында
-туган як турында
-балалар турында
Бүген без балалар өчен язылган шигырьләрен өйрәнербез.
Шагыйрьнең бала чагы Сөн елгасы буена урнашкан Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган гүзәл Шәммәт авылында уза. Туган авылын бик ярата ул, бу ярату аның “Шундый минем туган ягым”шигырендә.(Дәреслекләрне ачабыз)
-Алия укый. Сурәтләү чараларын табабыз.
Укучылар, туган ягыгыз –Түреш, бала чагыгыз, үсмер елларыгыз монда уза. Авылыбызны мактап алыйк әле.
-күккә тиеп торучы Кызыл тау
-солдат кеби чыршы, нарат II слайд
-колач җитмәслек елга
-алтын куллы әти-әниләр
-сандугачтай моңлы тавышлы Филүс, Элвир, Резеда
-корыч атны иярләүче Фәйрүз абый
Авылда бала-чагыгыз ничек уза? –Уйныйсыз! Нәрсә ул уен?
“ Кешенең һәр яшендә үзенә күрә бер матурлыгы була, сабыйлыкның матурлыгы уен белән. “ (уен турында мәкаль-әйтем, фразеологик әйтелмәләр әйтү)
Нинди уеннар уйныйсыз? Кемнәр белән уйныйсыз? Уйнаганда нәрсәләргә юлыгасыз? (укучыларның җаваплары тыңлана)
IIIслайд в) Төркемнәрдә эш: (шигырьләр бирелә, бирем тактада) 1)”Энекәш кирәк миңа”
2)”Әни, мин көчек күрдем”
3)”Дөньядагы иң зур алма” (укучылар шигырьләрдә күтәрелгән проблеманы табалар)
г) Сүзлек белән эш
Ял минуты (Р. Яхин көе, Р.Миңнуллин сүзләренә язылган “Күңелле тәнәфес” җырын башкару)
д) Схема төзү (өйрәнгән шигырьләр аша бала турында белгәннәрне схемада күрсәтү)
IVслайд е) Тест аша белемнәрне тикшерәбез.
IV.Белемнәрне актуальләштерү
Укучылар!
Р. Миңнуллин шигырьләре сезгә ошадымы?
Ул балаларны нәрсәгә өйрәтә?
Аның шигырьләре сездә нинди сыйфатлар тәрбияли?
V. Йомгаклау.
Укытучы сүзе:
VI. Өй эше. 1) Шигырь ятла.
Vcлайд 2) “Әни мин көчек күрдем”- рәсем төшер.
“Бала чагым хәтирәләре”- хикәя яз.
Билгеләр кую.