kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Хыялларны тормышка ашыру

Нажмите, чтобы узнать подробности

Язылган д?рес конспектын хезм?т укытучылары куллана ала.

Д?рес барышында т?рле формадагы уеннар, биремн?р, сораулар кулланыла. Т?рле алымнар кулланып уздырылган д?рес баларны арытмый, киресенч? кызынсынуларын гына арттыра. Я?а белем ??м к?некм?л?р булдыру бел?н берлект?, актуальл?штер? максатыннан ?тк?н темалар да иск? т?шерел?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Хыялларны тормышка ашыру»














Тегү дәресе буенча дәрес

Тема: Хыялларны тормышка ашыру













7 сыйныф

Укытучы: Амирзанова Р.З.










Тема: Хыялларны тормышка ашыру.


Максат: Укучыларда рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес тәрбияләү.


Бурыч: Әйләнә – тирәгә кешелекле мөнәсәбәт булдыру.

Көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, үз – үзеңне дөрес тота белүсәләтен үстерү.


Дәрес барышы.


1.- Исәнмесез, укучылар. Без сезнең белән бүген матурлык дөньясына сәяхәт кыларбыз. Сәяхәтебезне “Хыялларны тормышка ашыру” дип атасак сезгә ошыймы? Ягез әле, кем әйтә, сезнең нинди шәһәрләрдә булганыгыз бар? (Яр Чаллы, Казан, Әлмәт...) Бик яхшы, молодцы.

- Ә без сезнең белән буген бик ерак илгә сәяхәт кыларбыз. Сезнең берегезнең дә әле анда булганы юктыр. Юлга чыгып китәр өчен, миңа ике ярдәмче кирәк. Кемнәр ярдәм итәргә әзер? (Ике укучы җитәкләшеп кулларын капка ясап өскә күтәрәләр. Башкалар барысы да шул капка аша чыгалар.)

- Балалар, без сезнең белән Англиягә килеп җиттек.

- Англиянең башкаласы ничек атала? Кем белә? (Лондон)

- Уолд Дисней мультфильмнарын караганыгыз бармы?(Скрудж Магдак, Чип и Дейл) Алар кайсы илдә төшерелгәннәр?

- Балалар, ә Англиядә нинди телдә сөйләшәләр? (инглиз телендә)

- Карагыз әле, менә бу Изонить бизәген. Аны иң беренче Англиядә уйлап тапканнар.

- Гомумән, тегү, чигү, мода безгә Англиядән килгән.


2. - Укучылар, әйдәгез әле, без сезнең белән бу илдә нәрсәләргә сәләтле булуыбызны күрсәтик.

Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез миңа җитез генә җаваплар бирегез.

  • Җиңе бар - күлмәк түгел, бавы бар – алъяпкыч түгел (халат)

  • Үзе кечкенә, ялангач – бөтен дөньяны киендерә (инә)

  • Үзе – бер, күзе – мең (уймак)

  • Ике өч, ике балдак уртасында бер кадак (кайчы)

  • Кулы юк, күзе юк, үзе бара (тегү машинасы)


3. Раилә җырлый.


4. Әйтемнәр

  • Авызы колакта (колак кына еракта)

  • Ашыккан (ашка пешкән)

  • Үзе егылган (еламас)

  • Җиде кат үлчә (бер кат кис)

  • Аптыраган үрдәк (күлгә арты белән чума)


5. - Ә хәзер без сезнең белән Изонить бизәген эшләрбез. Аны башкару өчен, үзебезгә кирәкле материалларны әзерләрбез.

- Иң беренче итеп һәрберебез үзенә ошаган төстәге картон алабыз. Укучылар, ә сез беләсезме, кешенең нинди төс сайлавына карап, аның холкы нинди булуын белергә мөмкин. Сары төс кешенең йомшак күңелле булуын аңлата. Уртача характердагы кеше яшел төс сайлый. Кызыл төсне каты холыклы кешеләр үз итә. Һәрберегез үзегез өчен нәтиҗәләр ясагансыздыр дип ышанам. Молодцы. Ә хәзер бизәкне башкару әчен кирәк булган башка әйберләрне барлыйк.


6. Изонить бизәге төшерелгән рәсемне күрсәтү һәм эшне башкару тәртибен аңлату. Җепләрдән ясалган график рәсемнәр күрсәтү.

- Инде, балалар, үзебезнең туган якларга әйләнеп кайсак та була. Эшебезне шунда дәвам итәрбез.


7. - Картоннарны алабыз да сул якка карандаш белән өчпочмак сызабыз. Өчпочманың якларын тигез ераклыкта итеп бүлеп чыгабыз һәм билгеләнгән нокталарны инә очы белән тишәбез. Бер яктагы тишекләрне өстән аска, ә икенче яктагыларын астан өскә таба саннар белән тамгалыйбыз.








8. - Инәләргә җепләрне саплап, 1нче тишектән сул яктан уң якка чыгабыз. Уң яктан икенче сызыкның 1нче тишегенә кертәбез һәм 2нче тишектән чыгарабыз. Уң якта җепләр чуалышы булырга тиеш. Сул якта исә җепләр чиратлашып бара.













9. Йомгаклау.

- Укучылар, шуның белән безнең сәяхәт дәресебез тәмам. Сау булыгыз.





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Хыялларны тормышка ашыру

Автор: Амирзанова Рима Зуфаровна

Дата: 30.12.2015

Номер свидетельства: 271362


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства