kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Юл й?р? кагыйд?л?рен ?йр?н?без

Нажмите, чтобы узнать подробности

1.Балаларда урамда, ??м?гать транспортында, торак зонасында ?з-?зе?не тоту культурасын т?рбиял??.

2. Юлларда к?з?т?ч?нлекне, фикерл?? м?ст?кыйльлеген, игътибарлылыкны ?стер?.

3. Юл билгел?рен аера бел?, юлда х?вефсезлек кагыйд?л?рен ?йр?н?не д?вам ит?.1.Балаларда урамда, ??м?гать транспортында, торак зонасында ?з-?зе?не тоту культурасын т?рбиял??.

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Юл й?р? кагыйд?л?рен ?йр?н?без»

Тема: Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез

(зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә юл

йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча шөгыль конспекты)


Максат:

1.Балаларда урамда, җәмәгать транспортында, торак зонасында үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.

2. Юлларда күзәтүчәнлекне, фикерләү мөстәкыйльлеген, игътибарлылыкны үстерү.

3. Юл билгеләрен аера белү, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү.


Җиһазлау: урам макеты, юл билгеләре, рәсемнәр


Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

Балалар: Исәнмесез! Хәерле көн! Әйбәт!

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, без кайда яшибез?

Балалар: Мамадыш шәһәрендә, «Мамадыш совхозы» бистәсендә.

Тәрбияче: Әйе,бик дөрес. Ә безнең шәһәребезнең юлларыннан бик күп машиналар йөри. Алар бик зур тизлектә йөриләр. Әйдәгез әле, бер генә минутка күзләребезне йомып, урамдагы тавышны тыңлап карыйк әле. (Магнитофон тасмасын тыңлау)

Тәрбияче: Урамнарның һәм юлларның бик җитди законы бар. Ул “Юл йөрү кагыйдәләре” дип атала. Ул җәяүлегә юлда дөрес йөрергә ярдәм итә.

Тәрбияче шигырь укый.

 

Кызыл ут (Рәшит Бәшәр)

Бу ни хикмәт, тамаша:

Янып тора кызыл ут,

Малай чыга юл аша.

Ачуланды светофор,

Алма кебек кызартып,

Борып алды колагын:

– Йөри-йөри кыланып,

Машинаны ек тагын!

Бу ни булды, туктале –

Кызыл колакны күреп,

Машиналар туктады.

 

Тәрбияче. Балалар, светофор ни өчен малайны ачуланган?

Балалар. Чөнки, кызыл ут янып торганда, юл аша чыгарга ярамый.

Балалар светофор, аның төсләре, җәяүлеләр юлы, юл билгеләре турында сөйлиләр. Аларның җаваплары гомумиләштерелә, әңгәмәгә йомгак ясала.



Тәрбияче: Ә хәзер ял итеп алабыз. “Бу билгеләр сезгә танышмы?” уены.

Җәяүлеләрнең юлны Җәяүлеләр юлы. Җәүлеләрнең хәрәкәте тыела.

аркылы чыгу урыны.

Велосипедларда

хәрәкәт итү тыела. Велосипед юлы.    Автобус тукталышы



Урам макетын карау. Балалар белән әңгәмә үткәрү:

  • Бу юлда хәрәкәт ничә юнәлешле?

  • Светофорның нинди сигналларын беләсең һәм алар нәрсә аңлата?

  • Урам үз эченә нәрсәләрне ала?

  • Җәяүле нинди юлдан һәм кайсы яктан йөри?

  • Монда нинди юл билгеләре бар?


Светофор” уенын уйнау.

(Уен кагыйдәсе: кызыл төстә – басып торалар, сарыда – чүгәлиләр, яшелдә -урында атлыйлар.)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, сез нәрсәләр күрәсез? (Төрле транспорт рәсемнәре). Балалар, һәр төркемгә транспорт чараларын дөрес җыйганнармы, юкмы?

 

Уен:   “Нәрсә артык? Ни өчен?”

мотоцикл, трамвай, троллейбус, автобус

– самолёт, вертолет, поезд

– теплоход, пароход, метеор, такси

– самокат, велосипед, мотоцикл

– комбайн, трактор, экскаватор, самолет.



Тәрбияче: Булдырдыгыз,балалар. Беләсезме, балалар, транспорт үзе генә хәрәкәтләнми бит, аны кемдер йөртә, ә сез беләсезме? Әйдәгез әле, шушы рәсемнәрне карап, җавап бирик:

– Тракторны кем йөртә? (Тракторчы)

– Поездны ? (Машинист)

– Самолетны? (Очучы)

– Пароходны (Капитан)

– Комбайнны (Комбайнчы)

– Машинаны ( Машина йөртүче).

Тәрбияче: Бик дөрес җавап бирдегез. Балалар, бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек, нинди кызыклы яңа белемнәр алдыгыз, нәрсә сезгә күбрәк ошады? Нигә?

 



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Уроки

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Юл й?р? кагыйд?л?рен ?йр?н?без

Автор: Саляхова Гульнур Мубаракзяновна

Дата: 12.02.2016

Номер свидетельства: 292691


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства