1 нче алып баручы. (2нче алып баручыга исеме белән эндәшә) ........., хәзерге вакытта бик күпләр татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була, диләр. Ә син үзең ничек уйлыйсың?
2 нче алып баручы. ..................., мин андыйларга болай дип җавап бирер идем. Иң элек милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән:
“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”. Икенчедән, татар теле бер дә ким тел түгел. Ул дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе. Ә дөньяда 6 меңнән артык тел бар, дидек. Өченчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.
....................., син тагын шуны беләсеңме, үз татарыбыз арасында татар теле нигә кирәк ул, диючеләр булса да, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә шактый икән бит. Казан дәүләт университетында “Татар телен өйрәнү” кафедрасы бар (кафедра мөдире профессор Ф.С.Сафиуллина). Ачылуына ун елга якын, анда 40 тан артык чит ил кешесе татар телен өйрәнеп киткән. Алар АКШ, Кытай, Вьетнам, Германия кебек илләрдән килгәннәр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу, тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.
2 нче алып баручы. Менә бит ничек. Димәк, татар теле нигә кирәк диючеләргә:
Телгә тимә- аңга тимә,
Телгә тимә- канга тимә,
Телгә тимә- намга тимә,
Тимә, тимә, җанга тимә!- дип өздереп әйтәсе килә.
Шигырь - “Туган тел”( И. Гыйләҗев).
Җыр - “Туган тел” (А. Хәмзин, Ф. Мортазин).
1 нче алып баручы. Язучы М. Гафури моннан күп еллар элек “Чуар тел” мәкаләсендә телне бозып сөйләүчеләрне тәнкыйтьләп яза. “Урысча укыган татарларның телне бозып сөйләшкәнен тыңлап торсаң ис китә. Алар яртысын русча, яртысын гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, 20- 30 елдан соң саф татар теле белән язылган китапларны аңлаучылар да булмас”,- дип бик борчылып язган.
2 нче алып баручы. Андый тел бозып сөйләүчеләр хәзер дә җитәрлек. Аларга Дәрдемәнд шигыре белән җавап бирәбез:
Кил, өйрән, и туган бер башка телне
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
1 нче алып баручы. Заманында андыйларга Һ. Такташ та бик үткәзеп әйтә белгән бит.