Это статья посвящена 79 летию Великой Победы. В статьи даны стихи на татарском языке о соладатах, которые не вернулись с войны.
Просмотр содержимого документа
«Җиңү шатлыгы китерер язлар»
Җиңү шатлыгы китерер язлар
Озатып вокзаллар каршында,
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар.
Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга.
“Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында...”
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында.
Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны,елларны санап бар.
Күңелдә һаман яшь,гел бала –
Кайтмаган солдатлар, солдатлар.
Быел 9 майда Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итәбез. Ел саен агачлар ямь-яшел яфракка төренгән чорда бу бәйрәм күңелләрдә ачы хатирәләр уята. Күпме газиз балалар, кадерле әтиләр, сөекле ярлар, яраткан абыйлар сугыш кырында мәңгегә күзләрен йомды...
Бу сугыш китергән яра әле дә булса йөрәкләрдә сыкрый, төзәлмәслек җөй калдырып күңелләрне әрнетә. Ә исән калган сугыш батырлары, инде олы яшьтә булса да, оялып кына кайнар күз яшьләрен кытыршы куллары белән сөртә.
Арабызда көннән-көн сугыш ветераннары азая бара. Яшь буыныбыз, яшьләребез сугыш афәтен беркайчан да күрмәсен, кулына корал тотып бер-берсен үтермәсен дип теләк телисе килә.
Бакчаларда гөлләр чәчәк атты,
Тормышыбыз кебек ямьләнеп,
Урман күлләренә аккош кире кайтты,
Сандугачлар килде әйләнеп.
Сандугачлар килде, аккош кайтты,
Син кайтмадың киткән җиреңнән.
Аккош китәр урман күлләреннән,
Син китмәссең минем күңелемнән.
Дошман явын тар-мар иткән чакта,
Йөрәгеннән кайнар кан тамды.
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Киң Ватанга даның таралды.