kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

??нн?т - ?нил?рне? аяк астында

Нажмите, чтобы узнать подробности

 ?нил?р алдында без м??ге бурычлыКешег? биш яшьме, илле яшьме-к?пме ген? булмасын, кешег? ??рвакыт ?ни кир?к, аны? ирк?л?ве, ягымлы карашы кир?к. Кеше авырлык бел?н очрашканда, ??рчак анасын телг? ала?ние?? м?х?бб?те? никад?р зур булса, тормышы? да шулкад?р шатлыклы ??м якты була. ?ниле кеше ген? б?хетле кеше.

 ??ркемне? тормышында и? изге кеше ул – ?ни. Чын к??елд?н безне яратучы берд?нбер кеше д? – ?ни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны ??рдаим гафу ит?че, кичер? бел?че и? олы й?р?кле кеше д? – ?ни. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«??нн?т - ?нил?рне? аяк астында »

Җәннәт - әниләрнең аяк астында

Мөселманнарның изге китабында- Коръәндә- шундый сүзләр бар: "...оҗмах аналарның аяк астында”, "Җәннәткә керер өчен анаңның  ризалыгын ал...”, "Дөньяда өч зат - өч бәндә иң кадерле, иң дәрәҗәле, олы хөрмәткә лаеклы..”,  "Беренчесе - Анаң, икенчесе - Анаң, өченчесе –Анаң”. Өч тапкыр ана сүзе кабатлана- иң кадерле, иң дәрәжәле, олы хөрмәткә лаеклы- ана. Бу сүзләрдә әниләрне хөрмәтләргә, алардан да кадерле кешебез юк икәнен истә тотарга кирәк дигән мәгънә  салынган.

      Җир йөзендә иң матур сүз- әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз, дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Татар халкында да әни- иң якын, иң кадерле кеше.

                              Иң якты кояшым,

                               Иң назлы гөлкәем,

                               Иң якын кешем син,

                               Әнием җаным син.  -  дип яза шагыйрә ЗөләйхәМинһаҗева.


Менә ничек ананы шагыйрьләр җылы кояш белән дә, якты йолдызлар белән дә чагыштыралар. Әни дигәндә һәрберсенең  кояш, бәхет, чәчәкләр сүзләре теленә килә.

Әйе, әни - җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, җыр көйләп бишектә  тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган. Ул синең  өчен утка-суга керергә дә әзер.

Татар халкында шундый мәкаль бар: «Уч төбеңдә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың».

Әниләр алдында без мәңге бурычлыКешегә биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын, кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Кеше авырлык белән очрашканда, һәрчак анасын телгә алаӘниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була. Әниле кеше генә бәхетле кеше.

 Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – Әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – Әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – Әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – Әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора.Үсеп җиткәч, без дә аларга бурычыбызны кайтарырга тиешбез. Аларга карата игътибарлы, мәрхәмәтле булсак иде. Әти-әниләр олыгаеп, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганда, аларга йомшак сүзләр белән генә дәшсәк иде. Сәламәтлегебез, исәнлегебез булганда әти-әниләребезне карарга, алар янына кайтып йөрергә, хәлләрен белешеп торырга иренмәсәк иде. Ислам дине дә әни кешеләрне олуг дәрәҗәгә күтәрә, хәдисләрендә аңа хөрмәт күрсәтүнең саваплы булуын кат-кат дәлилли. Раббыбыз да аларга «уф!» дип тә әйтмәскә боера бит..

Ислам динендә әни хакы иң зур хаклардан. Аның турында Коръәндә дә аятьләр бар, чөнки әниләр безне тугыз ай буе карынында күтәреп йөриләр, авырлык белән табалар. Тапканнан соң, ике яшькәчә имезәләр. Бала үскәндә дә күбрәк әни янында. Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Димәк, аңа әти кешегә караганда да зуррак ихтирам күрсәтергә тиешбез. Берәү Мөхәммәд (с.г.в.) янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?!» – дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәр, әни кешегә, ди. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә, әниеңә, дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәр кабат, әниеңә, ди. Ә дүртенчегә: «Тагын кемгә?» – дип сорагач, «Әтиеңә» диелә. Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, иң зурысы – ана хакы. Хәтта сәхабәләр вакытында шундый хәл булган. Бер сәхабә үзенең әнисен аркасына күтәреп хаҗга алып барган һәм бер галимнән, әни алдындагы бурычымны үтәдемме инде, дип сораган. Галим исә, син бу эшең белән анаңның сине тапкан вакытындагы бер авырту мизгелен дә түләмәдең, дигән.

Без алар алдында гомер буена бурычлы. Алар вафат булганнан соң да әти-әниебез турында онытырга тиеш түгелбез. Пәйгамбәр янына бер кеше килгән дә, әти-әнием дөньядан киттеләр, тик мин аларга хәзер дә бер изгелек эшли аламмы, дип сорый. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр, биш төрле изгелек кыла аласың, ди. Аның беренчесе – аларның урыны җәннәттә булсын дип, дога кылып тору. Икенчесе – истигъфар кылу, ягъни әти-әниемнең гөнаһларын гафу ит дип Аллаһыдан сорау. Өченчесе – әти-әниеңнең исән вакытларындагы берәр хыялы тормышка ашмаган булса, әгәр дә хәерле яхшы хыял икән, аны гамәлгә ашыру. Дүртенчесе – әти-әни кем белән дус булган булса, аларны хөрмәт итү, алар белән аралашып тору. Бишенчесе – әти-әни ягыннан булган кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу. Болар үтәлсә, аларның рухлары тыныч булачак.

Ислам дине буенча, ир кеше өчен иң беренче чиратта әни хакы беренче урында торырга тиешле. Ә хатын өчен – ир хакы. Үзе әни булган, ир бала тәрбияләгән хатын-кыз моны һичшиксез аңлый. Әниләргә изгелек кылу җәннәткә керергә дә бер сәбәп бит ул. Бер сәхабә үлем түшәгендә ята икән. Ул кайчандыр әнисен рәнҗеткән була. Үләр алдыннан сәхабә «лә иләһә иллаллаһ Мөхәммәд рәсүлуллаһ» дип иман кәлимәсен дә әйтә алмый. Аны әйтә алмаган кеше исә җәннәткә керми. Ул вакытта әнисе исән була әле. Әнисенә барып, бәлки гафу итәрсең дип кат-кат сорыйлар. Әни кеше, юк, ди. Шуннан Пәйгамбәр аңа, бер учак ясыйбыз да балаңны шул утка ташлыйбыз, ди. Нинди ана кеше баласының утка керүен тели инде. Ул шул сүзләрдән соң улын гафу итә. Сәхабә дә Аллаһ каршына иман кәлимәсе белән китә. Бу риваятьтән күренгәнчә, әти-әнине хөрмәт итәргә тиешбез. Аларның догасы кабул була, хәерле теләкләре белән без дә бу дөньяда бәхетле булабыз. Мәчеткә килүчеләр арасында, тормышымда кара полоса китте, проблемалардан арынып булмый, хәзрәт, дога кылыгыз әле, диючеләр бар. Без доганы кылабыз, тик алар уйланырга тиеш: берәр кешене рәнҗетмәдеңме, әти-әни хакын үтәдеңме икән син? Аларның хакларын үтәп яшәсәк, авырлыклардан котылырбыз. Сугышка барыр алдыннан Пәйгамбәр (с.г.в.) берәүдән, синең әниең бармы, дип сорый. Теге «әйе» дигәч, «алай булгач, син әниеңне кара, чөнки җәннәт – әниләрнең аяк астында», дип, аны өенә кайтарып җибәрә. Димәк, әнине карау сугышка барудан да өстенрәк һәм саваплырак. Җәннәт – әниләрнең аяк астында дигәнне дә аларга изгелек кыла алсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.

Туарына бер көн кала сабый Аллаһы Тәгаләдән сорый икән:

Ул дөньяга мин ник киләм?

Мин сиңа фәрештә җибәрәм, ул сиңа барысын да аңлатыр.

Ә мин аны ничек аңлармын соң?

Ул сине үз теленә өйрәтер.

Фәрештәмнең исеме ничек була?

Син аңа Әни диячәксең.

Бу дөньяда нәрсә генә эшләсәк тә, бөтенесе дә үзебезгә әйләнеп кайтачак. Әти-әниләребез белән нинди мөгамәләдә булсак, балаларыбыз безнең белән дә нәкъ шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Бу дөньяда бер генә әйбер дә юкка гына булмый, яхшылык – яхшылык белән, начарлык - начарлык белән кире әйләнеп кайта.

Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт.
Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, "әни" дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер "әни" дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки "әни" дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.

Әни... Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.
Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "улым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең.
"Балачак − шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!

Әниләр - тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез. Һәр ана үз баласын җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Әниләр безне якты дөньяга китергән, күкрәк сөтләре белән туендырган, сулышлары белән җылытып, назлап-иркәләп үстергән. Алар гомер буе безнең өчен сызлана, борчыла. Авырлык килгәндә без һәрвакыт әниләребезне искә алабыз. Без шатланабыз икән, күзләребез бәхеттән елмая икән, моның белән әниләребезгә бурычлы, чөнки бу - әниләребезнең йокысыз төннәре, берни белән дә исәпләшми, алны-ялны белми эшләү нәтиҗәсе. Яхшы укуыбыз, матур яшәвебез, игелекле эшләребез белән әниләрне сөендерик, аларны хөрмәт итик, кадерләрен белик, чөнки җәннәт - әниләрнең аяк астында бит. Үз анасын хөрмәт иткән кеше генә киләчәктә бәхетле була ала. Ана назын тоеп яшәү зур - бәхет ул.Баланың төп таянычы - аның әнисе. Исән чакта кадерләрен белсәк иде!




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
??нн?т - ?нил?рне? аяк астында

Автор: Мавлутбаева Альфия Хасановна

Дата: 08.12.2014

Номер свидетельства: 140805


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства