kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сыйныф с?гате "С?лам?тлек иле"

Нажмите, чтобы узнать подробности

 С?лам?т т?нд? - с?лам?т акыл, ди халык. Бу сыйныф с?гатенд? туган ягыбызда ?ск?н шифалы ?л?нн?р бел?н танышырбыз ??м с?лам?т яш?? серл?рен ачарбыз. С?йл?ш? бернич? этаптан тора:

- ?йд?гез уйланыйк;(С?лам?тлек турында сорауларга ?авап кайтару,н?ти?? ясау.)

- табигать байлыклары;( Т?рле ?л?нн?рне? файдасы, авыруларга шифасы турында м?гъл?мат бир?.)

- танып бел.( Шифалы ?л?нн?рне тану,вакытында ?ыю,саклау,файдалану.)               

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сыйныф с?гате "С?лам?тлек иле" »

Сәламәтлек иле

(Сыйныф сәгате)

Асылгәрәева Зөлфим Нәзахетдин кызы, Самара өлкәсе, Похвистнево районы Гали авылы мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Укучыларда табигатькә мәхәббәт хисе, игътибарлы мөнәсәбәт, сакчыл караш тәрбияләү, дару үләннәрен танып белергә өйрәтү. Дару үләннәренең үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы турында кызыклы мәгълүмат туплау.

Җиһазлау. Мультимедиа проекторы, компьютер, презентация ,китап күргәзмәсе, дару үләннәре күргәзмәсе, шифалы чәйләр.

Сыйныф сәгатенең барышы.

Укытучы. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл,- ди халык. Бу дәрестә сөйләшүне сәламәтләндерү юнәлешендә алып барырбыз. Туган ягыбызда үскән шифалы үләннәр белән танышырбыз һәм сәламәт яшәү серләрен ачарбыз. (1нче слайд)

Сөйләшү берничә этаптан тора.

1нче этап.

Әйдәгез искә төшерик”

(Укучылар тест сорауларына җавап кайтаралар)

Тест.

  1. Сез быел еш авырдыгызмы?

Юк – 0

Бер тапкыр авырдым – 1

Берничә тапкыр авырдым – 2

  1. Сездә сулыш органнарының хроник авырулары ( бронхит, гайморит, ринит, тонзилит, лорингит, ангина) бармы?

Юк – 0

Берсе бар – 1

Берничәсе бар – 2

  1. Үзегезне начар хис иткән көннәр (йокымсырау, баш авырту, хәлсезлек) буламы?

Бик сирәк – 0

Кайчак була – 1

Бик еш – 2

Нәтиҗә.

  1. 0 -1 балл – сезнең сәламәтлегегез әйбәт.

  2. 2 – 4 балл – сезгә авыру куркынычы яный.

  3. 5 – 6 балл – сезнең организм көчсезләнгән, димәк, аңа ярдәм кирәк.

Укытучы. Күрәсез, укучылар, күпләрегезгә медицина ярдәме кирәк икән.Без бүген әнә шул турыда сөйләшербез. Медицина – күп тармаклы. Анда үләннәр белән дәвалау да кулланыла. Ул өлкәне халык медицинасы, диләр. Төрле авыруларны дәвалау өчен элек-электән дару үләннәре кулланылган. Ә менә сез нинди дару үләннәрен беләсез?

1нче укучы. Кычыткан, мәтрүшкә,тузганак,ромашка,каен бөресе,юкә чәчәге...

2нче укучы. Җәй патшалык иткән чакта безнең бу якларда,

Унҗиде сәгате суккач, үләннең шифасы күчә тамыр, кыякларга...

Меңъяфраклар, утчәчәкләр күтәрелгән балкып,

Дулкынлый дару гөлләре, тора бөтен киңлекләрдә бал исләре аңкып.

Гөлбадраннар, татлы тамыр, сөтле чәчәк, чабыр...

Басу – болын – сихәтханә! Әҗәленә даруны да кеше монда табар!

Укытучы. Дару үләннәреннән дөрес файдалану өчен без ниләр белергә тиеш? Алар нинди авыруларны кисәтү һәм дәвалау өчен кулланыла?

Халык: “Үсемлекләр безне ашата-эчертә, киендерә, дәвалый,”- дип әйтә. Чыннан да күпчелек витаминнар һәм дарулар үсемлекләрдән әзерләнә. Укучылар, сез өйдә төрле дару үләннәре турында мәгълүмат әзерләп килергә тиеш идегез.Хәзер шуларга тукталып китәрбез.

2нче этап.

Табигать байлыкларын беләсезме?” (2нче слайд)

1.Мәтрүшкәләр.

а) И. Юзеевның “Мәтрүшкәләр” җыры яңгырый.(3нче слайд)

Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр...

Ераклардан әнкәй җибәргән.

Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр

Туган кырларымда тирбәлгән.

Тирән сагынудан уйчанланган

Күз карашым сезгә төбәлгән.

Әйтегезче миңа, мәтрүшкәләр

Ни әйтергә әнкәм теләгән?

Укытучы.Бу җырда сүз нәрсә турында бара? (Әни турында, туган як турында...)

Күрәсез, укучылар, әлеге хуш исле үлән шагыйрь И. Юзеевның да күңел кылларын тибрәткән... Сез мәтрүшкәләр хакында тагын ниләр әйтә аласыз?

3нче укучы. Мин җәйге ялымны туган авылымда уздырам. Шунда без әбием белән мәтрүшкә җыябыз. Ул урман буйларында, тау битләрендә, болыннарда үсә.Үзенең хуш исен озак саклый.

4нче укучы. Мәтрүшкәнең исе генә түгел, үзе дә бик файдалы. Кешеләр аны чәчәк аткан вакытында җыялар. Шул ук тамырдан яңа үсентеләр чыксын өчен аларны кисеп җыярга кирәк.

5нче укучы. Авылыбыз шагыйрәсе Саимә Морзаханова да мәтрүшкәгә мәхәббәтен белдерә.

Җәйләрен кайтып авылга

Җыйдым мин мәтрүшкәләр.

Хуш исләре күңелләрне,

Җанымны исертәләр.

Гади генә күк чәчәкләр

Тылсым тулы үзләре.

Кышын чәйләр ясап эчәм

Синдә авылым исләре.

Туган якның үләне дә

Шифа бирә күңелгә.

Әллә инде мәтрүшкәләр

Дәрт өсти алар миңа.

Укытучы. Мәтрүшкәне файдалы үсемлек, диләр...

6нчы укучы. Әйе, мәтрүшкәне салкын тиюдән, ютәлне йомшарту өчен һәм йоклый алмаганда эчәләр. Аны куллану өчен түбәндәгечә әзерлиләр: бер стакан кайнаган суга ике аш кашыгы вакланган мәтрүшкә салып биш минут пешерергә (томалап каплап торырга). Соңыннан сөзеп эчәргә. Мәтрүшкәне чәй белән дә кулланырга мөмкин.

Мәтрүшкә бөер һәм бәвел юлларын дәвалау чарасы буларак та кулланыла. Бу очракта төнгелеккә бер-ике стакан мәтрүшкә суын эчеп ятарга киңәш ителә.

Укытучы. Чыннн да , мәтрүшкәнең файдасы бик зур икән. Ә хәзер мин сезне, укучылар, Рәшит Морзакаевның “Юкә чәчәге исе” шигыре белән таныштырып китәм.(4нче слайд)

Каен, юкә янәшәдә

Уйлыйлар ярдәм ягын.

Икесе дә без, кешегә,

Киләләр җәен, язын.

Каенның себеркесенә

Кушсаң юкә чәчәген,

Менсәң мунча ләүкәсенә,

Каршыңда киләчәгең.

Җанландыргыч тәэсире

Күпме, сана каенда?

Ә юкә балының тәме

Мәңгелек авызыңда.

Язын яшәрермен диеп,

Эчтем каенның суын.

Яшьлек дәрте алырмын диеп,

Таптыйм юкәлек юлын.

Укучылар,бу шигырь юлларында сүз нәрсә турында бара?

Укучылар. Каен һәм юкә чәчәгенең кеше өчен файдасы турында сүз бара.(5нче слайд)

7нчы укучы. Юкә агачы җәйнең иң матур вакытында чәчәк ата.Тирә-якны хуш искә күмә.Ә анда бал кортлары гөж килә. Карап торсаң, табигать-ананың могҗизасына исең китәр! Чәчәк чукларындагы түгәрәк шарчыкларны өзеп аласы, кабып карыйсы килә. Юкә чәчәге җыюның үз вакыты бар. Аны чәчәк аткан вакытында җыеп алып, кояш төшми торган җилле урында киптерергә кирәк, шул чакта аның хуш исе озаграк саклана.

Укытучы. Роберт Әхмәтҗәнов “Июнь иле” шигырендә: (6нчы сайд)

Баш очында – кояш,

Җирдә – июнь иле,

Яфрак арасында

Яшелләнә җиле.

Шау чәчәктә юкә,

Алкалары – сары.

“Очам!” диеп тора

Тузганаклар шары,- дип язган.

Юкә чәчәген нинди авырудан дәвалану өчен һәм ничек кулланалар?.

8нче укучы. Юкә чәчәге тын юлларына салкын тигәндә файдаланыла.Бер аш кашыгы вакланган юкә чәчәген бер стакан кайнаган суда пешерәләр. Унбиш минут каплап тотканнан соң, аны сөзеп кулланырга мөмкин. Көнгә ике-өч тапкыр эчәргә тәкъдим ителә.

9нчы укучы.Үзенең файдасы ягыннан каен бөресе бер дә юкә чәчәгеннән калышмый.Халык медицинасында каен бөресе төнәтмәсен ашказаны ялкынсынганда, ревматизм, төрле тире авырулары белән авырганда кан чистарткыч буларак кулланалар.(7нче слайд)

10нчы укучы. Рәшит Морзакаевның “Яшьлегем калган синдә “җыентыгында мондый юллар бар:

Идел, Самара буйлары,

Ак каен урманнары.

Төзек наратларның шавы,

Ишетелә моңнары.

Барына да тансык язын

Каен суының тәме.

Йөрәкләрдә эзли урынын

Ак урманнарның яме.

Кирәкле дә, шифалы да

Ак каеннар яфрагы.

Чабынсаң мунча парында

Арта исәнлек тагы.

11нче укучы. Каен бөреләрен язын, алар кабаргач, әмма яфрак ярганчы җыялар.Киптерелгән бөреләрне саклау вакыты ике ел.

12нче укучы.Зыя Ярмәки дә барыгызга да таныш булган “Ак каен” шигырендә:

Яшь балалар, бигрәк матур кызлар

Ак каенны сөеп мактыйлар;

Җәй башында һәр көн, сабан беткәч,

Ак каенда бәйрәм ясыйлар,- дип язган.

Укытучы. Сары төсе – бал кебек,

Ак чуклысы – кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп.

Бу табышмакның җавабын табыгыз.Анда нәрсә турында сөйләнә? (8нче слайд)

13нче укучы.Табышмакның җавабы – ромашка. Хәсән Туфанның “ Ромашкалар” шигырендә мондый юллар бар:

Ромашкалар тирбәлә җилдә

Бер күренеп, тагы күмелеп,

Йөгерә-йөгерә шаян нәниләр

Кырда качып уйнаган кебек.

Ромашкалар үскән далада

Искә төште бергә чакларым;

Көтә микән, сагына микән, дип,

Канатларын йолкам аларның.

Укытучы. Шигырь эчтәлеге моңсуланырга этәргеч бирсә дә күз алдына ап-ак чәчәкәр дәрьясы килеп баса. Авыл тирәсендә йөргәндә сез безнең якларда үсүче ромашкаларның берничә төренә игътибар иткәнегез бардыр. (9нчы слайд)

14нче укучы. Ромашкаларның берише – эре таҗлы чәчәкләр. Әлеге ак чәчәкләрне кем генә яратмый икән?! Ләкин дәвалану өчен ромашкаларның башка төрләрен кулланалар.Ул юл буйларында, басу-кырларда үсә. Бу төр ромашкалар вак һәм бер сабакта күп булулары белән аерылып тора... Дәваланыр өчен менә шул чәчәкләрне җәй уртасында җыялар һәм махсус урыннарда киптерәләр. Бу чәчәкләр үзләренең хуш исләрен югалтмый.(9нчы слайд)

1нче укучы. Ак ромашка чәчәкләрен шулай ук тын юлларына салкын тигәндә, тавыш югалганда кулланалар. Ромашка төнәтмәсен юкә чәчәге белән кушып чәй ясарга да мөмкин.

3нче этап.

Һәркем моны белергә тиеш

Укытучы. Ә менә биредәге китаплардан укып (китап күргәзмәсенә ишарә ителә),башка үләннәр, үсемлекләр турында да мәгълүмат алырга мөмкин.

Табигать – тиңсез хәзинә. Дару үләннәрен дөрес файдалану өчен нәрсәләр белергә кирәк соң? (10 нче слайд)

- таный һәм җыя белергә;

- дөрес киптерергә ;

- дөрес кулланырга;

- табигатьне сакларга,үзебезнең дә табигать балалары булуыбызны онытмаска.



Иң беренче киңәш: таныш түгел үләннәрне җыймагыз һәм алардан файдаланмагыз.

Исегездә тотыгыз: бер авырудан файдалы үсемлек икенчесеннән зарарлы булырга мөмкин.

Дару үләнен җыю вакыты һәр үлән өчен дә бер түгел.

Бөреләрне март-апрельдә, ачылганчы ук җыялар.

Чәчәкләр чәчәк ата башлаганда файдалы. Бу вакытта җыйган чәчәк киптергәндә һәм саклаганда вакланмый.

Әгәр сез үләннең яфрагын әзерлисез икән, иң яхшы вакыт – үлән чәчәк атканда.

Дару үләннәрен кояшлы, җылы көнне җыярга киңәш итәләр. Иртәнге чык вакытында яки яңгырдан соң җыйганнары файдалы сыйфатларын югалта.

Киптерер алдыннан үсемлекне беркайчан да юмыйлар.

Үсемлекне җыйганнан соң ике-өч сәгать үткәч кенә киптерергә куялар. Дару үләннәрен кечкенә бәйләмнәргә бәйләп, күләгәле урынга элеп куярга кирәк.

Укучылар, сыйныфтан тыш чараның алдагы этабы “Танып бел” дип атала.Сезнең игътибарга файдалы үсемлекләрнең рәсемнәре тәкъдим ителә. (11нче слайд)

Узган чакта урманнардан,

Болыннардан, аланнардан,

Очраттык бик күп дару үләннәрен.

Инде хәзер танырбыз,

Киләчәктә кулланырбыз!

  1. (12нче слайд) Җиләкләрен салкын тигәндә, бөергә таш утырганда, ашказаны-эчәк авырулары булганда кулланалар. Үләне белән төрле шешләрне, тын бетүне дәвалыйлар. Тамырыннан ясалган кайнатма белән чәч төпләрен ныгыту һәм кавыкны бетерү өчен башны юалар. Сабаклары кайнатмасын күз төпләре шешкәндә сөртәләр.( кызыл бөрлегән)

  2. (13нче слайд) Чәчәкле үләне төнәтмәсен чуаннарны, аллергияле тире тимгелләрен, тимерәүләрне дәвалаганда кулланалар. Эренле яраларга, җәрәхәтләргә төелгән яфракларын сибәләр, шуның белән яра өстенең чистаруына һәм тизрәк төзәлүенә ирешәләр.(эт тигәнәге)

  3. (14нче слайд) Чәчәкләрен хроник ютәлдән, бронхиттан, бронхиаль астмадан кулланалар. Кайнатмасын бер стакан суга егерме грамм чәчәк исәбеннән әзерлиләр,һәм көнгә яртышар стакан өч-дүрт тапкыр эчәләр. Буыннар авыртканда авыртуны киметүче чара буларак тәнгә ышкыйлар, компресс куялар. (болын тукранбашы)

  4. (15нчы слайд) Җимешләрен хәлсезләнгәндә, азканлылык булганда кулланалар. Орлыгыннан алынган майның яраларны, урт ялкынсынуын дәвалаганда файдасы бик зур. (гөлҗимеш)

  5. (16нче слайд) Бәрелгән-сугылган урыннарга,акрын төзәлә торган яраларга компресс ясау өчен аның күркәләре файдаланыла. Чәчләрнең вакытыннан элек коелуын кисәтү, кавыкны бетерү, сыткыларны дәвалау өчен дә аның кайнатмасын сөртәләр. (колмак)

  6. (17нче слайд) Күңел күтәргеч, тирләткеч дару буларак кулланыла.Аңардан тимерәүне дәвалау өчен мазь ясыйлар. (нәүрүзгөл)

  7. (18нчы слайд) Төнәтмәсен аппетит булмаганда, эч киткәндә эчәләр.Борыннан кан киткәндә дә файдасы зур. Яңа өзеп алынган үләннең суы теш казнасын ныгыта. (гади меңъяфрак)

  8. (19нче слайд) Халык аны “99 авырудан дәвалану үләне” дип саный. Ул микробларга каршы чара буларак кулланыла. Яфракларын яраларга тизрәк төзәлсен өчен ябалар.(сары мәтрүшкә)

  9. (20нче слайд) Ул сусауны баса, аппетитны яхшырта.Яфрагы төнәтмәсе кан басымын төшерә, йөрәк ритмын акрынайта.Яфракларын озак төзәлми торган яраларга ябалар. урман каен җиләге ()

  10. (21нче слайд) Йөрәк, нерв, бөер авыруларын дәвалау өчен куланалар.(язгы утчәчәк)

Укытучы. Кадерле укучылар! Күргәнегезчә табигать безгә сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә, аларның кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә кирәк.(22,23нче слайдлар)

Медицина- күп тармаклы, дидек.Бүген без шуның халык медицинасы тармагы белән таныштык.

Ә хәзер мәтрүшкә,юкә,сары мәтрүшкә кушып ясалган чәйне эчеп карарга тәкъдим итәбез.Рәхим итегез.







.














Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Сыйныф с?гате "С?лам?тлек иле"

Автор: Аслгареева Зульфим Назахутдиновна

Дата: 07.02.2015

Номер свидетельства: 168822


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства