kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сбор "Без-табигать дуслары"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максаты: Табигатьк? сакчыл караш т?рбиял??, табигать турында белем  ??м к?некм?л?рне камилл?штер?.   Туган т?б?ге?? м?х?бб?т, горурлык хисл?ре т?рбиял??; укучыларны? коммуникатив белемн?рен ??м к?некм?л?рен          ?стер?г? ярд?м   ит? ( т?ркемн?рд? эшне оештыру, ?з фикере?не ?йт? ??м яклый бел?,  башкаларны да ты?лау). 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сбор "Без-табигать дуслары"»

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы

Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе










сбор эшкәртмәсе.




Балаларның яше: 2-4 кл.



Төзеде: педагог-оештыручы Зиганшина Н.С.


2015-2016 уку елы

Максаты: Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, табигать турында белем һәм күнекмәләрне камилләштерү. Туган төбәгеңә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү; укучыларның коммуникатив белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү ( төркемнәрдә эшне оештыру, үз фикереңне әйтә һәм яклый белү, башкаларны да тыңлау).

Җиһазлау: презентация, төсле кәгазьләр, рәсемнәр, клей.

Сбор барышы.

  1. Сәламләү.

-Хәерле көн, балалар! Әйдәгез бер беребезгә карап елмаеп, сәламләшеп алыйк әле. Укучылар түгәрәккә басалар һәм бер-берләренә сәлам җибәрәләр: “Сәлам, сәлам...

“Һәрберебезнең күңелләрендә кабынган очкын сүнмәсен

Алдагы эшләребезгә дәрт өстәп торсын.”

Отряд командиры: - Безнең отряд

Барысы бергә: “Кыңгырау”

Отряд командиры: - Безнең девиз

Барысы бергә: - “ Без нәни кыңгыраучыклар”

Отряд командиры: Кыңгырау төркеме бүгенге сборга әзер!

Игътибарлылыкка уен: 1) Бүген без игътибарлылыкка уен аша сборның темасын белербез. Моның өчен алфавитны яхшы белүгез кирәк . Слайдтагы шакмакларга саннар язылган, ә сан алфавиттагы ничәнче хәреф булуын аңлата. Иң игътибарлы укучы билгеләнеләчәк.

2)“Сүз нинди хайван турында бара” дигән уен.

Урманда тук- тук дигән сүз ишетелсә, димәк сүз кем турында бара.

Тукранны без тагын кем дип атыйбыз әле? Әйе урман санитары дибез.

Озын колак, җәен соры, кышын ак.

Канаты юк, агачтан агачка очып йөри, чикләвек ярата, сызгырса урманны яңгырата.

Иң актив укучы “За внимательность” медале белән бүләкләнә.


Остаз әңгәмәсе: балалар инде барыбызда белгәнчә без- Татарстан варислар берлеге членнары – эзтабарлар. Мин 17 декабрьда Казанда үткәрелгән ТБВ нең 25 еллыгына багышланган ТР ның балалар оешмалары һәм укучылар үзидарәсе органнарының “Без бергә!” республика слетында катнаштым. Әлеге слетта Безнең яңа эмблема кабул ителде. Менэ ул. Аның төсләре Татарстан флагы төсендә. Өч ялкыны Эзтабарлар, варислар, әйдамннарның бергәлеген аңлата.

Гимнны безнең районыбызның Шәмәрдән лицейының “Дулкын” берлеге иҗат иткән. Бу безнең өчен дә зур горурлык булды. Аны хәзер тыңлап китәбез, һәм кушылып җырлыйбыз.

Төп өлеш:Мин сезгә бер әкият укыйм, игътибар белән тыңлагыз. Әкият

“ Табигать һәм Кеше” дип атала

Борын – борын заманда яшәгән ике дус – Табигать һәм Кеше.Алар бик тату яшәгәннәр ди. Аларның дуслыгына Кояш белән төн гүзәле Ай да сокланган .

Табигать Кешене ашаткан, эчерткән, киендергән, сыендырган, дошманнардан саклаган. Дусты авырып китсә, аны йомшак яшел түшәгенә яткырган. Сандугачлар тавышын тыңлаткан, җиләк – җимеш суы белән сыйлаган, шифалы үләннәре белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда, урман – тугайларда уйнаган. Шулай итеп, ел үсәсен ай үсеп, ай үсәсен көн үсеп баһадир булып җитлеккән. Аның беләгендә көч, йөрәгендә дәрт, башында акыл арткан.

Көннәрдән – бер көнне Кешене модый җайлы, уңайлы тормыш туйдыра башлаган, һәм ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, кошларын һәм җәнлекләрен куркыткан, елга – суларын пчраткан. “Җиһанга хәзер мин хуҗа,” дип кычкырган Кеше. Табигать дустының явызлануын күреп артка чигенгән. Киек- җәнлекләрен , кош – кортларын ияртеп ераккарак китә барган. “Табигатьне җиңдем, мин – җиһанның иң көчлесе, иң гайрәтлесе, миңа каршы торырлык көч юк , бар дөньяның тереклеге миңа буйсына, миңа баш ия” дип шапырынган ул. Табигатьнең моңа бик тә ачуы чыккан, һәм ул кешегә биргән бар хәзинәсен тартып алган. Яшел хәтфә түшәген җыйган, эчә торган суын киптергән. Кешене япа – буш яланда калдырган. Кеше өчен дөньяның яме, авызының тәме киткән.кылган явызлыкларына үкенеп бик каты елаган. Табигатьтән башка яши алмаячагын аңлаган. Әмма инде соң булган, табигать аны гафу итәргә теләмәгән.

Менә укучылар сез әкият тыңлап үттегез. Табигать кешене гафу итәргә теләмәгән. Сезнең уйлавыгызча ни өчен?

(Укучылар җавабы).

Кеше болыннарны таптаган, агачларны кискән, урманнарны яндырган, кошларны һәм җәнлекләрне куркыткан, елга – суларын пчраткан.

Бу куркыныч

Бервакыт галимнәр шәһәрдән ерак булмаган бер елганың төбен тикшергәннәр. Алар 5 км лы участокта 14 зур тимер-бетон плита, 16 зур торба, 34 рельс кисәге, 43 утсүндергеч, 18 пычкы, 31 балта, 112 чана, 108 котелок, чәйнек, кәстрүл, 36 таба, 27 үтүк, 2486 шешә, 2214 консерв банкасы һәм тагын бик күп чүп-чар тапканнар.

Табигатьне саклау өчен җәмгыятебездә күп эш башкарыла. Алдагы слайдка карап китик әле.

Бу кызыклы:

Дөньяда иң беренче милли парк Америкада 1872 нче елда барлыкка килә. Милли паркларда кешеләр ял итәләр, ә табигый тыюлыкларга керү тыела.

Хәзерге вакытта Рәсәйдә 35 милли парк, 100 табигый тыюлык бар, ә Татарстанда бер милли парк һәм бер табигый тыюлык урнашкан. Татарстанда “Түбән Кама” милли паркы 1991 нче елда оеша. Ул Алабуга һәм Тукай районы территориясендә урнашкан.

“Идел- Чулман” тыюлыгы 1960 нчы елда оеша. Ул Яшел Үзән һәм Лаеш районнары территориясендә урнашкан.

“Түбән Кама”милли паркының табигатен, мәһабәт имәннәрен, изге чишмәләрен рәссам И.И. Шишкин үзенең картиналарында тасвирлый. Ул шулай итеп, кешеләрне шушы матурлыкны сакларга чакыра.

1 апрель- кошлар көне

22 апрель – Җир көне

5 июнь – әйләнә – тирәне саклау көне,

2016 ел сусаклагычлар һәм эмблемалар елы.
Республикабыз президенты Татарстанлылар һәм республика кунаклары үзенчәлекле табигать зоналарында ял итә алырга тиеш дип белдерде

Табигатьне саклау һәркемнең бурычы. Әйләнә-тирәнең пычрануы, әйтик, завод – фабрикалардан чыккан төтен, төрле җирләрдә аунап ятучы чүп-чар, теләсә кайда ташланган төрле азык калдыклары, кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерә.

Практик өлеш: хәзер без ике төркемгә бүленәбез. Мин сезгә ак кәгазь, табигатькә багышланган төрле рәсемнәр бирәм, шуларны ябыштырып үзегезгә охшаган табигать күренешен ясагыз.

Алдыгыздагы картинага игътибар белән карагыз әле, бер генә рәсемен алып атсагыз да табигатьнең матурлыгы кимер иде. Шулай булгач хайваннарны , кошларны, бөҗәкләрне, агачларны, чәчәкләрне барысын да сакларга кирәк. Елга -күлне дә чиста тотарга кирәк. Табигать һәрвакыт без ясаган картина кебек матур булырга тиеш.

Уеннар – күңел ачу: Алдагы сборда мин сезгә өй эше итеп табигатьне саклау турында шигырьләр укып килергә кушкан идем, шигырьләр таптыгызмы, укыдыгызмы балалар. (Укучылар җавабы)

Ә хәзер укучылар сезнең белән “Зәңгәр күл” җырын ойрәбез.

Зәңгәр күл – бик матур күл:

Тирәсе камышлык.

Аның белән без әле

Тик быел таныштык.

Күлнең зәңгәр суларын

Чәчрәтеп уйныйбыз.

Шундый рәхәт күңелле,

Уйнап һич туймыйбыз.

Йөзәбез колач җәеп,

Баш белән чумабыз.

Елмая күктә кояш,

Без ярга киләбез.

Йомгак ясау: Дөрес, без укыган әкияттә кеше табигатьне рәнҗеткән. Ә хәзер тормышта кешеләр табигатьне рәнҗетмиләрме соң? Әйдәгез,уйлап карыйк әле, без дә сезнең белән бу әкияттәге кеше шикелле түгелме икән. Табигатькә сәяхәткә чыкканыгыз бармы? Артыгызда чүпләр калдырмадыгызмы? Агачлар сындырмадыгызмы? Табигатьне склау өчен без нәрсәләр эшли алабыз? Үзебезнең фикерләребез белән менә шушуы корган имән агачын яшәртик әле. Бирелгән яфракларга үз фикерләрегезне язып агачка эләсез. (Укучылар җавабы).

  • Агачлар утыртабыз, кошларга кышын җимлек, язын кош оялары ясап куябыз, чишмәләрне чистартабыз, чүпләр ташлап калдырмыйбыз һ.б.

Бик дөрес укучылар, табигатькә һәр кеше сакчыл караса гына аны матур һәм файдалы итеп саклап була. Табигать – туган йортыбыз. Аның байлыкларын саклау - безнең төп бурычыбыз. Һәркем дә агач утыртырга, кош оялары ясап куярга тиеш. Урманнарны кисмәскә, яшел келәм җәелгән болыннарны бетермәскә, кош ояларын туздырмаска тиеш.

Барыгызны да табигатьнең чын дуслары булырсыз дип ышанып калам.

Саубуллашу: “Ялкын очкынын җибәрик түгәрәк буйлап, тагын безне шулай җыяр дип уйлап” Сау булыгыз!












Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Сбор "Без-табигать дуслары"

Автор: Зиганшина Нафиса Султанахметовна

Дата: 17.05.2016

Номер свидетельства: 327795


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства