kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сбор "Авылдашым х?рби хезм?тт?"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максаты: Х?рби хезм?т - егет кешене изге бурычы ик?нен а?лату, х?рби хезм?тт?ге егетл?рг? х?рм?т, патриотизм ??м ?з иле??, республика?а, туган т?б?ге?? м?х?бб?т, горурлык хисл?ре т?рбиял??; укучыларны? коммуникатив белемн?рен ??м к?некм?л?рен ?стер?г? ярд?м ит? (т?ркемн?рд? эшне оештыру, ?з фикере?не ?йт? ??м яклый бел?, башкаларны да ты?лау).

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сбор "Авылдашым х?рби хезм?тт?"»

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы

Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе










сбор эшкәртмәсе.





Балаларның яше: 5-7 кл.



Төзеде: педагог-оештыручы Зиганшина Н.С.




Сборның темасы: Авылдашым хәрби хезмәттә.

Максаты: Хәрби хезмәт - егет кешене изге бурычы икәнен аңлату, хәрби хезмәттәге егетләргә хөрмәт, патриотизм һәм үз илеңә, республикаңа,

туган төбәгеңә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү;

укучыларның коммуникатив белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү ( төркемнәрдә эшне оештыру, үз фикереңне әйтә һәм яклый белү, башкаларны да тыңлау).

Җиһазлау: презентация, төсле кәгазьләр, клей, рәсемдә

Сбор барышы.

  1. Сәламләү.

Укучылар түгәрәккә басалар һәм бер-берләренә сәлам җибәрәләр: “Сәлам, сәлам...

“Һәрберебезнең күңелләрендә кабынган очкын сүнмәсен

Алдагы эшләребезгә дәрт өстәп торсын.”

Отряд командиры: - Безнең отряд

Барысы бергә: “Созвездие”

Отряд командиры: - Безнең девиз

Барысы бергә: - “ ”

Отряд командиры: Созвездие отряды бүгенге сборга әзер!

  1. Игътибарлылыкка уен: Түгәрәкләнеп баскан укучылар бер, ике дип саныйлар өченче кеше санамый кул чаба, дүр, биш, кул чабу.....(өчкә бүленә торган сан әйткән дә кул чабасы, буталган кеше уеннан чыга бара. Җиңүче өч кешегә “За внимательность” медале бирелә.

  2. Төп өлеш:

Төн үтә, таулар артына

Тулган ай бата;

Татарстан кырларында

Язгы таң ата.


Татарстан, Татарстан!

Бөек Ватанның

Бөтен милләтләре сине,

Бу язгы таңның


Чык кунган чәчәкләредәй,

Якын күрәләр,

Синең бәхетеңне даулап,

Утка керәләр.


Көрәшләрдә алган даның

Ул – Ватан даны;

Халкың түккән ялкынлы кан

Ул – Ватан каны.


Даныңны, утлы каныңны

Таптатмас өчен,

Ватан кояшы – юлбашчы

Туплый ил көчен...

Фатих Кәрим (“Идел егете” поэмасыннан өзек).

- Укучылар, әйтегез әле, бу өзек хакында сез нәрсәләр әйтә аласыз? Өзекнең асылы нәрсәдә?

- Дөрес, укучылар, Туган ил, Ватаныбыз, аны яклау, саклау хакында.

- Ә менә Ватан хакында нәрсәләр әйтә аласыз? (Укучылар фикере).

- Ватан – кешенең туган ягы, туган җире ул.

- Ватан – һәр кеше өчен үзе туган һәм шуның гражданины булган ил.

- Ватан – туып-үскән һәм яшәгән йортым, урамым, авылым. Белем биргән мәктәбем, дусларым, укытучыларым ул.

Ватан – сулаган һавам, атлап йөргән сукмагым, җиләк җыйган болыным, су коенган инешем...

- Әйе, бик дөрес, укучылар. “Ватан кайдан башлана?” – дигән сорауга без йомгаклап: “Кендек каны тамган нигездән”, - дип әйтә алабыз.

- Укучылар, әйтегез әле Ватанны кемнәр саклый?

- Солдатлар.

- Сез беләсезме, укучылар, солдат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (укучылар фикере).

- Дөрес, укучылар, белгәнебезчә армия сафларына 18 яше тулган ир-егетләр Туган иле, Ватаны каршындагы хәрби бурычын үтәргә чакырыла. Ата-бабаларыбыз чорыннан ук солдат булу абруйлы хезмәт саналган. Сезнең күпләрегезнең әти-абыйлары Ватан алдындагы гражданлык бурычларын үтәп, туган нигезгә әйләнеп кайттылар. Сез аларның кайсы төбәкләрдә хезмәт иткәннәрен беләсезме? Әйдәгез шулар хакында фикер алышыйк әле!

(укучылар әти-абыйларының кайда хезмәт итүләре хакында сөйлиләр).

.- Егет кеше өчен армия – зур тормыш мәктәбе. Ул кичәге малайларны чыныктыра, авырлыкларга каршы торырга өйрәтә. Ир кешене эшкә алганда да беренче чиратта армия хезмәтен үткәнме, юкмы, икән¬леген карап алалар. Димәк, кичәге солдатларны тәртипкә өйрәнгән, җитәкчене җитәкче дип белә торган кешеләр, авыр минутта иптәшенә ярдәмгә килергә әзер торучы шәхесләр, дип таныйлар. Безнең авыл җирлегенә кергән 5 авылдан 2007 елдан алып бугенге көнгә кадәр 50 егет Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп туган йортларына кайтып, илебезгә тугры хезмәт итәләр. Аларның исемлеген сез слайдларда күрәсез. Алар хәрби хезмәт вакытында төрлечә сыналалар. Иң беренчесе туган йортларыннан, газиз әти- әниләреннән аерылып китү, өр-яңа тормыш, дусларга ияләшү, күпме физик чыныгулар өйрәнү шул ук вакытта сагыну , җирсү һәм башка лар аша алар сабырлыкка, чыдамлыкка,иптәшлеккә бик күп төр күнекмәләргә, өйрәнеп кайталар. Һәм яңа алыштыргысыз дуслар (алар аны служаклар дип атыйлар) табалар һәм гомер буе аралашып яшиләр.

Ватаныңны саклау бурычы, иртәме, соңмы, һәр егет алдына килеп баса. Менә 50 егет дип әйтеп киттек аның 50 нчесе бүгенге көндә хәрби хезмәттә. Ул Эзмә авылыннан Шарипов Ленар абыегыз. Ленар абыегыз безнең мәктәпне 2013 елда тәмамлап Казан автотранспорт техникумында укуын дәвам итте.2014 елның 4 июленнән .... хәрби частьта үзенең хәрби бурычын үти. Мәктәптә укыганда ук хәрби хезмәткә ныклы әзерлекле дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки ул спортны яратты. Чаңгы һәм тау чаңгысы белән аеруча яратып шогылләнде һәм район, республика ярышларында күп кенә призлы урыннар яулады. Нәтиҗәдә тау чаңгысы спорты белән республика чемпионы булды. Солдат булу өчен үзеңне кечкенәдән чыныктырырга кирәк. Я әйтегез әле укучылар ватаныңны сакларлык солдат булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк. Ягез әле егетләр менә шушы йолдызларга үзегез уйлаган сыйфатларны язып тактага ябыштырып балкытыйк әле.

4.Практик күнекмәләр:

Тиздән Ватанны саклаучылар көне килеп җитә, әйдәгез Ленар абыегызга үз кулларыбыз белән котлау открыткасы ясап, аны бәйрәм белән котлап язып салыйк әле. Үзе укыган мәктәптән аңа котлау открыткасы алу бик зур сөенеч булачак. Малайлар открытка ясыйлар, кызлар матур итеп эчтәлек уйлап яза торыгыз.

5.Уеннар күңел ачу:

Әйдәгез барлык солдат абыйлар хөрмәтенә” Солдатта булган диләр” җырын башкарабыз.



 “Солдатта булган ,диләр” җыры

                                 ( Г. Нигъмәтҗанов көе, Ш.Маннапов сүзләре)

1.Билен кысып буган, диләр,                      2. Кечеләрне кече итәр,

   Бигрәк уңган, диләр,                                    Олыны зурлар,диләр

   Әллә каян күренеп тора-                              Әллә каян күренеп тора-

   Солдатта булган, диләр.                               Солдатта булган, диләр.

 

3. Комбинезон алган, диләр,

    Шинелен салган, диләр.

    Шинелен салса да, солдат

    Гадәте калган, диләр.



6.Йомгаклау: без бүген сборда нәрсәләр белеп киттек?

-Үз Ватаныңны яратырга, аны сакларга.

Ватан сакчысы яки солдат булу өчен кечкенәдән чыныгырга.

- Сау – сәламәт булырга.

-Сабыр булырга, ихтияр көче нык булырга, яхшы укырга.

Укучылар Бүгенге көндә армия хезмәтендә булучы егетләребез безнең зур горурлыгыбыз Еегетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Ленар абыегызның да шулай ныгып, исән-имин әйләнеп кайтуын телибез. Солдатларны батырларга тиңләр идем мин. Сезнең дә батыр булуыгызны телим.

7. Саубуллашу: “Ялкын очкынын җибәрик түгәрәк буйлап,

Тагын безне шулай җыяр дип уйлап”


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Сбор "Авылдашым х?рби хезм?тт?"

Автор: Зиганшина Нафиса Султанахметовна

Дата: 17.05.2016

Номер свидетельства: 327797


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства