kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Последний звонок -2017

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий "Последний звонок". 9 класс.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Последний звонок -2017»

Соңгы кыңгырау-2017”



Галимзянов Рамил җыр ” “

2 алып бару­чы чыга. ( Нәргизә, Илинә)

Нәргизә. Сәлам, Илинә! Таныдыңмы авылыбыз горурлыгы ике “Алтын барс” иясе Галимҗанов Рамил абыйны?

 Илинә Исәнме Нәргизә!! Танымаган кая ул! Ул бит 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы Илүзәнең абыйсы да . Аларны котларга кайткан.

Нәргизә “Соңгы кыңгырау”ны икәү алып барабызмы әллә?

Илинә. Шулай булып чыга инде. Бүген Резидә Имаметдиновна мәктәп белән идарә итүне безгә тапшырды.

Н. Кыңгырауны да үзебез шалты­ратабызмыни? Дәресләрне дә үзебез башлыйбызмы?

И. Әйе, нәкъ шулай. (Залга карап әйтә) Бүген мин — директор.

Н. Ә мин — завуч. (Бер-берсенә карап көлешәләр)

И. 9 нчылар белән ничек тату яшәдек ә, күр­шеләр булдык.

Н. Ул бездәге кызыклы хәлләр та­рихка сыймый. Тәнәфес саен гел бергә идек инде.

И. Әйдә, башлап җибәрик, көтәләр бит (кыңгырау шалтырата)

Илинә. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояш­лы, гамсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган “Балачак иле” патшасына- хөрмәтле директорыбызга бирик. Тәүге кат шушы урында басып торганда, ул сезне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын бирсен. Рәхим итегез!Резидә Имаметдиновна!

Директор: Бүген игътибар үзәгендә 9 сыйныф егете һәм кызлары (музыка).Алар:

1.Гараева Гөлнур Мансур кызы

2.Галимҗанова Илүзә Әнвәр кызы

3. Гатауллин Фәрис Фәрид улы

4.Мустафина Адилә Илнар кызы

5.Галиева Илсияр Илшат кызы

(9 кл сәхнәгә чыгып баса).

Икесе бергә.а.б. Карагыз һәм сокланыгыз! (кул чабалар)

Нәргизә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме бу! (Кыңгырау шалтырата)

Илинә Бүген апа: “Соңгы дәрес,”–диде

Яңгырады соңгы кыңгырау.

Нәргизә.Әй, кыңгырау, күрсәт туры юлны

Зур юлларга чакырып яңгыра! (Кыңгырауны яңадан чыңлата!)

Илинә. Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул сезне 9 ел буена озата килде.Беренче Белем көне дә сезнең хәтерләрдә нык сакланадыр әле?

Адилә. Балачакның иң кадерле, якты һөм мөкатдәс бәйрәме -тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар-безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар-безнең балачак.

Илүзә.Шук кызчыктай уйнап, болын­нардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

 Кулын болгый миңа сабый чак.

Балачагым, җәйге йомшак җилдәй

Битләремне назлап сөясең.

Гараева.Шаян гына хушлашасың үзең:

Дәү булдың ич, китәм,-диясең.

 Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәтта беразга…

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

 Калчы әле, тагын бер язга!

Фәрис. Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч, килә: “Исәнме! – дип

 Балачакка кулым сузасым.

Илсияр.Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

 Күбәләкләр куып китәргә.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам,

Алар бармас микән үткәнемә,

 Йомгакларым сүтеп карасам?

Адилә

Зәңгәр күктә кояш елмайгандай,

Чакырдың син белем иленә

Һәм беренче сүздән хәрефтән үк

Кереп калдың минем күңелемә.

Илүзә

Онытмамын сине беркайчан да,

Изге йортым минем мәктәбем

Биргән белемең һөм тәрбияң өчен

Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.

Балачак” җыры җырлана.



Нәргизә (кыңгырау шалтырата) Тугызынчылар, сез балачакка, башлангычка кире кайттыгыз әле. Әнә беренче сыйныфка ка­бул итеп алган беренче укытучыгыз килә, Хасаншина Резидә апа! (кул чабалар)

Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сыбыр булды. Ул безнең өчен янып яшәде, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте.Һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көчебезгә ышаныч уята алды. Рәхмәт сезгә, беренче укытучыбыз!

9нчы сыйныфларның беренче укыту­чылары сөйли.

Адилә

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сузлөрен?

Алыгыз Сез бүген, бүләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.-хор

Резидә апага чәчәк би­релә.

Нәргизә Бу иң кадерле бәйрәм!

Илинә Бу иң хәтерле бәйрәм!

Н. Бу иң тылсымлы бәйрәм!

И. Бу — иң кызыклы бәйрәм!

Н. “Соңгы кыңгырау" бәйрәме ул!

И. Беренче укытучылар — иң кадерле укытучылар!

Н. Сез бүген мәктәп еллары белән саубуллашасыз, 9 нчы сыйныфлар...

Адилә Безгә тормыш дөресләре бир­гән укытучыларыбыз — сыйныфыбыз җитәкчеләрен чакырыйк.

Илүзә. Дөрес, дөрес, алар безне бе­ренче укытучыларыбыздан кабул итеп алдылар.

Илсияр. Бүгенге көндә без нәрсәгә бул­са да ирешкәнбез икән, димәк, аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Хор Рәхмәт сезгә, барысы өчен дә.

Римма, Илфинә сөйли.

Адилә

Без беләбез: Сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда,

Ләкин ышан: һәрчак булырбыз без

 Сез күрсәткән тугры юлларда.

Илүзә

Еллар үтәр, очар кошлар сыман,

Без очарбыз туган төбәктән.

Кайда гына, ләкин, булсак та без

Гел сакларбыз сезне йөрөктө.

Гараева

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын.

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларымның чаткысы.

Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез." !



Илинә Нигә мәктәптә укыган еллар шулай тиз уза икән?

Нәргизә. Безнең дә вакыт тиз узар ми­кәнни инде, Илинә? Ләкин нигәдер бер дө ышанасы килми. Һаман шулай булып калырбыз төсле.

Илинә. Бер дө белмим шул, вакыт күр­сәтер өле, күрербез, алла бирсә, исән булсак.

Илсияр. Безгә төрле фәннәрдән белем биргән укытучыларыбыз сезгә бик зур рәхмәт.

Н беренче дәрес башлана!!! Директор дәресе, директор!

Фәрис

Тарих, җәмгыять белеме дию белән

Күз алдыма Резидә апа килә,

Эйтә кебек күзләремә карап,

Эйдә үткән параграфны сөйлә.

Сөйлә миңа, син шул хакта

Ниләр язалар китапта.

Укып булса да килденме?

Сорыйсымны син белденме?

Резидә апа!

Сезгә булган хөрмәтебез

Мәңге калыр йөрәктә.

Чәчәк бәйләмебез сезгә

Чын куңелдән бүләккә

И.Ашыгыгыз икенче дәрес башлана


Адилә

Эльвера апа супер безнең — Универсаль белемле.

Нинди генә эшкә куйма,

Эшли белә, иренми.

Татар теле , әдәбият,информатика укыта

Документлар тутыра.

Завуч апа !Нинди киңәшкә килсәң дө,

Ярдәм итәргә тора.

.

Илүзә

Татар теле һәм әдәбиятыннан кемнәр генә укытмады безне. Сәгадәт апа, Рузалия апа, Резидә апа , Элҗвира апа.

Татар теле, туган телем

Иң яраткан үз телем.

Үз телемдә укытучылар

Яратып бирде белем.

Дәресләрдә инша яздык,

Мактап туган телне без.

Мәктәп елы хатирәсе

Булсын безнең гөлебез. (Сәгадәт апа, Рузалия, Элҗвира)

Н – өченче дәрес башлана

Гараева

Раушания апа, урыс телен

 Сез булганга яраттык,

Һәрбер әдәби образны

Күңелләргә тараттык.

Рус телендә, Пушкин кебек,

Безнең җаннар аваз сала:

“Все те же мы: нам целый мир — чуж­бина.

Отечество нам" — Урмышлинская школа.

Рәхмәт Раушания апа!

И – тәнзилә апа көтәдер, математикага барыгыз!

Илсияр

Математика дәресеннән дә укытучыларыбыз куп булды Миләүшә апа,Венера апа, Алсу апа, Тәнзилә апалар!

Алгебраны мәңге онытмабыз

Һәрчак хәтердә аны сакларбыз.

Файдасы күп аның кешеләргә,

Ярдәм итә ул бик күп эшләрдә.

Рәхмәт сезгә, безнеңөчен

Бик тә нык тырыштыгыз.

Математик мәсьәләләр

Чишәргә булыштыгыз.

Тормыштагы мәсьәләләр

Катлаулы булмасыннар!

Калган укучылар сезне

Яратып тыңласыннар.

Фәрис

Миләүшә апа үзе физик,

Үзе химик, биолог.

Микробларны күрергә,

Саклана да белергә

Өйрәтә Миләүшә апа.

Табигатьне аңларга,

Җирне-суны сакларга

Өйрәтә Миләүшә.апа

Гөлләрне үстерергә,

Гүзәллекне күрергә

Өйрәтә Миләүшә апа



Инглиз теленә звонок бирәм

Сонламыйча керегез.

Һәр жирдә төгәллек кирәк

Шуны яхшы белегез.




Илүзә.

Инглиз теле белгечләре. Рузалия апа һәм Нурия апалар.

От Канады до Тасмании

Сократится расстояние,

Если будешь ты знаком

С иностранным языком.

Нурия апа всегда встречает нас улыбкой.

В ней столько нежности, сердечного тепла.

Хоть и ругает нас - но за ошибки,

За то, что в голове у нас давно весна.



Гараева

Указка тотып кулларга

Картадан шәһәр табарга

Өйрәтә Римма апа!.

Без телибез Сезгә бәхет

Алгы тормыш таңында.

География,рәсем, хезмәт дәресләрен балалар

Яратсыннар тагын да.


Мәктәптә дәресләр

Тәртип белән тезелә

География бетүгә

Физик культура керә.




Илсияр. Физкультура, волейболны сөйдек

Илфинә апа барда.

Чемпион да, рекордсмен да

Булырбыз әле алда.

Физкультура дәресләрен

Көтә идек зарыгып,

Сез дә безне онытмагыз

Искә алыгыз сагынып.

А.Б. Әйдәгез җырларга, музыка дәресенә (Кыңгырау шалтырата)

Илүзә. Сезнең дәресләрне һәрвакытта

Сагынып көтеп ала идек без.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт Зөлфия апа,

Рәхмәтебез сезгә, юк чиге

Исән булып, дәрәҗәле булып

Яшәгез сез балкып, гел көлеп.





А.Б. (Кыңгырау шалтырата) Тәнәфес, тәнәфес флеш -моб



Әдилә Җырладык та, биедек тә

Театрлар да куйдык.

Эльмира апа рәхмәт сезгә

Барыбыз артист булдык.

Илсияр Хөр­мәтле мәктәп хезмәткәрләре –Фәридә апа, Тәнзилә апа , Дания, Гузәлия апалар, тәмле — тәмле ризыклар пешерүче апаларыбыз- Гүзәл апа, Дилә. Рузалия апалар! Мәктәбебез каравылчылары- Фәрхәт һәм Рафаэль абыйлар!

Сезгә авыр, ләкин мактаулы эше­гездә зур уңышлар, бәхет, сәламәтлек телибез



Нәргизә Хәтер, хатирәләр…Чиге булыр­мы боларның?

Илинә. Тукта, тагын нәрсәдер хәтерлиләр өле болар.

Нәргизә Башлангычтагы тәрби­ячеләрне хәтерлисезме?

Адилә Рәхилә апа, Рәзинә апа, Ландыш апа, Гүзәлия апалар! Сөйлә әле, Илүзә, аларга багышланган шигырьне.

Илүзә Җырчы да Сез, оста педагог та,

Гадел дус та, тугры иптәш тө.

Сезнең эшләр җирдә озак яшәр

Сез тәрбия биргән яшьләрдә. Рәхмәт сезгә!

Илсияр Чәчәк тотып чыктык бүген

Мәктәп синең каршыңа.

Алдыгызда баш иябез

Рәхмәт әйтеп барсына

Чәчәк бирү калганнарга

Җыр уллаымм



Нәргизә Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүгенге бәйрәмдә иң-иң якын кешеләрегез - әти-әниләрегез дә катнаша. Алар сезгә тормыш бүләк иткән, сезне кадерләп, тәрбияләп үстергән. Алар сезнен саф йөрәкле, акыллы, мәрхәмәтле, алтын куллы булып үсүегезне тели.

Сез әти-әниләрегез алдында мәңге бурычлы. Аларның ныклы терәге, таянычы булыгыз, ышанычларын аклагыз.


Фәрис

Әткәй - әнкәй - минем пар канатым,

Сез булганга дөнья тугәрәк.

Иңене-иңгә, җанны-җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.

Адилә

Сезгә саулык телим һәр адымда

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып.


Илфинә. Хөрмәтле әти-әниләр, ә хәзер сүзне сезгә бирәбез .

Галимҗанов Рамил җыр “ “


Илүзә

Хөрмәтле әти-әниләребез! Менә без дә үсеп життек. Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләүгә куйдыгыз. Шул ук вакытта таләпчән дә була белдегез.

Гараева

Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә һәрчак нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга бирешмичә, иминлектә яшәвегезне телибез.

Галиева

Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.



Гараева. Өлкәннәргә озын гомер — Яшәргә дө яшәргә!

Ә яшьләргә армый — талмый Эшләргә дә эшләргә!

Адилә Безнең алда озын юллар — Үтәргә дө үтәргә!

Катлаулы тормыш йомгагын Сүтәргә дә сүтәргә!

Илүзә Балаларга китап сүзен Эчәргә дө, эчәргә!

Тылсымлы белем серләрен Ачарга да ачарга!

Фәрис Күрәсезме, беренчеләр килә котларга.

9 лар бергә. Әнә, безгә алмашка килә алар. Тормыш дәвам итә!

Илфинә Эйдәгез, 2025 нче елда мәктәпне тәмамлаячак укучыны тынлыйк эле.

Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә

Э сез нинди зур.

Чәчәк эзләп йөрим кырларда

Белмим сезне ничек зурларга.

Теләп сезгә изге теләкләр,

Йолдыз булып яна йөрәкләр.



Без укыдык бары «Әлифба»ны,

Э сез инде томнар укыйсыз.

«Бар иде бит шундый чаклар»- диеп

Безгә карап авыр сулыйсыз.


Сау булыгыз , апалар,

Сау булыгыз, абыйлар.

Сезнен арттан куып житэрбез без,

Тик салыгыз безгэ ак юллар.



Такмак 1-3класс



.Илсияр Бездән сезгә бүләк булсын,

Шул китапны алыгыз,

Китапларны яратыгыз,

Белем алып калыгыз!

Котлаууууууу

. Вальс.



(Тылсымлы ручка һәм гантельне тапшыру?)

Кыңгырау шалтырый

Илүзә: Олимпиадаларда беренче урыннар яуларга ярдәм итүче бу ручкамны минем 8нче сыйныф укучысы Хисамова Нәргизәгә тапшырасым килә

Адилә: Конференцияләрдә, бәйгеләрдә ярдәм итүче ручкамны мин Хабибуллин Искәндәргә тапшырам

Гөлнур : Ә мин үзебезнең рәсем бәйгеләрендә җиңүләр китергән кисточкаларыбызны Ялалтдинова Гөлфинәгә тапшырабыз

Фәрис Узган елны миңа тапшырылган бу гантельны минем Хабибуллин сәйдәшкә бирәсем килә, чөнки Сәйдәш син дә минем кебек 4 кыз арасында укыйсың, кызларны кулыңда йөртергә сина да көч күп кирәк булачак. Безнең кебек бердәм булыгыз.



Адилә 9 ел уку дәверендә без меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттек. Бүген яң-

гыраячак кыңгырау — соңгы кыңгырауыбыз безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Бүгенгесе, менә бүгенгесе

Нигә китми һаман күңелдән?

Нигә чыңлый бүген болай озак,

Ник ул чәчәкләргә күмелгән?

Илүзә Соңгы звонок яңгырый — сихри аваз —

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе

— Үзгәртә дә куя язмышны.

Фәрис

Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау!

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп,

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

Адилә. Сау бул, мәктәбем,

Мин онытмам сине!

Илүзә. Сау булыгыз, сөекле укытучыла­рыбыз! Без онытмабыз сезне!

Фәрис. Бу — иң матур мәктәп!

Илсияр. Бу — иң якты мәктәп!

Гараева. Бу — иң кадерле мәктәп!

Саубуллашу вальсы - җыр

Әдилә Дәшә серле юллар,

Башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп

Саубуллаша көмеш кыңгырау

Нәргизә Ә хәзер мәктәптә укыган еллар истәлеге булып соңгы кыңгырау сезгә яңгырый, кадерле чыгарылыш класс укучылары. (Кыңгырау чыңлый.)


Кадерле, 9нчы сыйныф укучылары!

Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, сөенеч, изге күңел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.



Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр безнең йөрәктә.

Хәерле Юл сезгә, укучылар -

Калабыз без шушы теләктә.




Нәргизә Көмеш тәңкә чыңлавыдай, Нәфис тавышың.

Хәтерләтә таудан төшкән Чишмә агышын.

Илинә Соңгы звонок, соңгы звонок Чакыра алга!

Соңгы звонок, соңгы звонок Озата юлга!

9 лар бергә: Сау булыгыз! (Кул изиләр)

Без китәбез инде ерак юлга!

А.б. бергә: Сау булыгыз. Хәерле юл сезгә

(Кул изиләр)










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 9 класс

Скачать
Последний звонок -2017

Автор: Абдуллина Ильфина Минирахмановна

Дата: 09.09.2017

Номер свидетельства: 427672

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(93) "Сценарий торжественной линейке "Последний звонок" "
    ["seo_title"] => string(55) "stsienarii-torzhiestviennoi-linieikie-posliednii-zvonok"
    ["file_id"] => string(6) "222646"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1436617421"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(37) "Последний звонок 2013 "
    ["seo_title"] => string(22) "posliednii-zvonok-2013"
    ["file_id"] => string(6) "203319"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1429458061"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(69) "Прощание со школой (последний звонок) "
    ["seo_title"] => string(41) "proshchaniie-so-shkoloi-posliednii-zvonok"
    ["file_id"] => string(6) "218536"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1433830802"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(51) "Сценарий  "Последний звонок""
    ["seo_title"] => string(26) "stsienariiposliedniizvonok"
    ["file_id"] => string(6) "311103"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1459156777"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(214) "Праздничный сценарий для проведения торжественной линейке посвященный последнему звонку "Звенит звонок последний!""
    ["seo_title"] => string(132) "prazdnichnyi-stsienarii-dlia-proviedieniia-torzhiestviennoi-linieikie-posviashchiennyi-posliedniemu-zvonku-zvienit-zvonok-posliednii"
    ["file_id"] => string(6) "328197"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1463576701"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства