kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Милл?тем минем кил?ч?гем" cочинение

Нажмите, чтобы узнать подробности

                      Милл?тем-кил?ч?гем.

 

 

                                                                                 Татарларны? туган теле-татар теле,

                                                                 Татарларны татар итк?н-татар теле,

   Татарларны милл?т итк?н- татар теле,

                                                            Татарларны алга илтк?н-татар теле,

                                                     Барыбыздан кадер к?тк?н ирк? г?ле.

 

?.Т?р?еманов.
 

   И газиз ана телем!Милл?темне? ?ичниг? алыштырмаслык й?зек кашы син.

   Тел-гомерлек юлдашыбыз.Кешене? б?тен тормышы тел бел?н б?йле. Туганнан алып теле ??м с?з- кешене? аерылгысыз юлдашы.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Милл?тем минем кил?ч?гем" cочинение »

Милләтем-киләчәгем.



Татарларның туган теле-татар теле,

Татарларны татар иткән-татар теле,

Татарларны милләт иткән- татар теле,

Татарларны алга илткән-татар теле,

Барыбыздан кадер көткән иркә гөле.


Җ.Тәрҗеманов.

И газиз ана телем!Милләтемнең һичнигә алыштырмаслык йөзек кашы син.

Тел-гомерлек юлдашыбыз.Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып теле һәм сүз- кешенең аерылгысыз юлдашы.

16-17 гасырларда татар теле Россиядә рус теле белән беррәттән халык ара әһәмияткә ия булган. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык ана телен саклап кала алды. Ә милләтнең саклануы турыдан- туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу,аны үстерү, аралашу-тел аша тормышка ашырыла.Тел бетсә,милләт бетә, халык бетә.

Соңгы вакытта милли телләргә, шул исәптән татар теленә дә игътибар арту-бик күпләрне куандыра.

Татар теле- татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы миллионга якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша.

Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз,чөнки без- татар балалары.

Туган тел!Һәркем өчен дә газиз сүз бу.Чөнки иң кадерле,бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел аның күңелендә милли горурлык хисләре уята.

Мәктәптә без татар теле белән бергә инглиз,рус телләрен өйрәнәбез. Башка телләр үзенчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы бүтән.Туган телең аша җирдәге,кешедәге бөтен тулылыгы белән аңлашыла.Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек,телебезгә дә моңлылык хас. Моңлы халык начар була алмый.Шуны онытмасак,телебез һәрвакыт моңлы,ягымлы булыр.

Татар халкының язучылары Г.Тукай, М.Җәлил, Х.Туфан алар-милли горурлыгыбыз. Алар калдырган бай мирас, китаплар һаман да халыкка хезмәт итә , милләтне, тарихны сөюче уллар тәрбияләргә булыша.

Татар халкы-бик борынгы халык. Ул-искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу-татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты.

Эштән соң үзенә-үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан безнең әби-бабаларыбыз.

Бик күп төрле милли уеннарны, йолаларны үз эченә алган, татар халкының ел буе көтеп алына торган иң гүзәл бер бәйрәме бар. Ул – Сабан туе. Бу иң олы милли бәйрәм. Сабан туенда үзәк урынны,әлбәттә татарча көрәш алып тора.

Соңгы елларда татар халкының элекеге бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре яңартыла башлады.

Мәсәлән, Сөмбелә бәйрәме, Нәүрүз бәйрәме. Монда шулай ук төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр. Без, боларның барысын да киләчәк буынга илтеп җиткерергә тиешбез.

Шул вакытта безнең киләчәгебез матур, бәхетле булыр.

Мин милләтемнең киләчәгенә ышанам. Ул безне үстерә, һәм безгә белем бирә икән,без шул белемнәрне саклап калырга бурычлы.Безнең милләт каршындагы бурычыбыз-ана телендә балаларыбызны сөйләшергә өйрәтү.

Кеше үзенең анасын картлыгында тәрбияли икән,үзен олы юлга чыгарган,моңын,телен зур әнкәсен-милләтен дә онытырга тиеш түгел.





Бишмунча башлангыч мәктәбе


4нче сыйныф укучысы

Хаҗиев Рәсим



2012 уку елы.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Милл?тем минем кил?ч?гем" cочинение

Автор: Хазиев Расим Рафисович

Дата: 29.11.2014

Номер свидетельства: 136992


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства