Сердән авыр нәрсә юк.
Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча башлангыч сыйныфларда класс сәгате.
Максат: укучыларны А.Алишның биографиясе һәм иҗаты белән танышты- руны дәвам итү; сөйләм телләрен баету; әкиятнең тәрбияви әһәмиятен аңлау , әхлаклылыкның мөһим шарты буларак , сер саклау серләренә өйрәтү.
Җиһазлау : А.Алиш портреты ,китапларыннан күргәзмә, язучының био -графиясе һәм иҗаты чагылдырылган презентация, “Сертотмас үрдәк” әкияте , мәкальләр , балалар ясаган рәсемнәр, компьютер, мультимидиа.
Дәрес барышы .
1 . Оештыру моменты .
Хәерле көн! Көнгә иминлек, бер-беребезгә кәеф күтәренкелеге теләп дәресебезне башлыйбыз.
2. Кереш әңгәмә.
Укучылар , игътибар белән карагыз әле , биредә кем әсәрләреннән күргәзмә оеш- тырылган ? ( Китаплар күргәзмәсенә игътибарны юнәлдерү ). Бүгенге дәрес А.Алиш иҗатына багышланачак .
3.А.Алишның биографиясе белән танышу. (проектлы эш)
а)А.Алиш Татарстанның Куйбышев районы, Көек авылында туган. Әти се-Габ- делбари иген иккән, умарта караган.Әнисе-Газизә авыл халкы арасында укымыш- лы хатын саналган, әдәбиятне бик яраткан , шигырь һәм бәетләр чыгарган. Гүзәл табигать кочагында үскән зирәк малай бик кечкенәдән үк китаплар белән дуслаша Алты-җиде яшендә әтисеннән укырга, язарга өйрәнә, авылдагы башлангыч мәк -тәптә белем ала. Абдулла кечкенәдән үк бик сәләтле, тырыш бала була. Ул кон-цертлар оештыра, үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза(слайд)
б)Сугышка кадәр А.Алиш “Ялкын” журналы редакциясендә эшли.Бөек Ватан су- гышы башлангач А.Алиш 1941 нче елның июлендә фронтка китә,фашистлар ку -лына әсирлеккә төшә. А.Алиш һәрвакыт туган илен, хатынын, балаларын сагына , ул үзенең тиздән кайтуына чын күңелдән ышана. Ләкин аңа кайту насыйп бул -мый. Аның үлмәс исеме генә әйләнеп кайтты.(слайд)
в) А.Алиш иҗаты.(проектлы эш) А.Алиш балалар күңеленә үзенең әкиятләре белән килеп керә. Ул 25ләп әкият иҗат итә.”Куян кызы”,Нечкәбил”,”Каз белән аккош”, “ Чукмар белән тукмар”. “Сертотмас үрдәк”, “Кем көчле”, “Бикбатыр белән Биккуркак” һ.б
А.Алишның хикәяләрен дә балалар яратып укыйлар. Мәсәлән:”Утлы йомыр- ка”,”Чуар тавык”,”Минем әни”,”Алдакчы Наил” һ.б(слайд)
(Укучылар ясаган рәсемнәр буенча эш).
4. Уку мәсьәләсен кую .
Ике уен уйнап алу .
а) Һәркем үз янында утырган иптәшенең колагына сер итеп бер сүз әйтә ;
б) Беренче партада утырган укучы иптәшенең колагына бер сүз әйтә , тегесе ул сүзне үзе белән утырганның колагына җиткерә . Сүз , колактан – колакка әйтелә барып , барлык төркемнәр аша үтеп чыгарга тиеш .
Тикшерү өчен сораулар :
Беренче уенда әйтелгән сүз белән икенче уенда әйтелгән сүз арасында аерма бармы ?
Бар , әлбәттә.
Нинди ?
Беренче уенда әйтелгән сүзне ике генә кеше белде , ә икенче уендагысын – барысы да .
Ике генә кеше белгән сүзне икенче төрле нинди бер сүз белән әйтәбез ?
Ул сер була .
Ә икенче уендагысы ?
Ул сер була алмый .
Ни өчен ?
Чөнки аны барысы да белде .
Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак ?
Сер саклау турында .
( В.С.Казыйханов “Әхлак дәресләре” 1998 ел .)
5.Уку мәсьәләсен чишү .
а)Нәрсә ул сер ?
( Кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат .)
б)А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте өстендә эш. Әкиятнең мультфильмын карау.
в) Сораулар өстендә эш.
-Ни өчен әкият шулай атала ? Үрдәк нинди гадәте аркасында харап була? (Күп сөйләве, сер тота белмәве аркасында)
-Хайваннар үрдәкне җибәреп дөрес эшләделәрме? (Балаларның җавабы).
-Ни өчен хуҗалык таркалмый калды? (Хуҗа уяу булган, дошманнарга каршы һәр җирдә киртә куйган).
- Үрдәккә кайсы җәнлек иң акыллы киңәш бирә ? (Керпе. Сак бул, очраган берәү- гә сереңне сөйләмә.Серең эчеңдә торса –йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр-корыч булыр).
- Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә ?
( Уяу , сизгер булырга , серне саклый белергә )
Әйе, серне саклый белү – зур һәм җаваплы эш , изге бурыч , намус эш
Серне саклау турында мәкальләр уку .(слайд)
Сер саклый белә торган кеше – акыллы кеше ул .
Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы .
Сер тотмас – дус тапмас .
Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә .
Сер дусты күп булыр , сер тоткан бер булыр .
Сердән авыр нәрсә юк.
Үз серен җилгә очырган , кеше серен саклый белми .
Иләктә су тормый ,
Ахмакта сүз тормый .
7.“Малай сер тота беләме?”
“Әхлак белеме” (В.С.Казыйханов . 2000 ел )
Бер малай өсте ябык савыт күтәреп бара икән . Күрше хатыны моны очратып туктаткан да :
Ни илтәсең , акыллым ? – дип сораган .
Савыт эчендә нәрсә барын һәркемгә белергә яраса , савытның өстен япмаган булыр идем , - дип җавап биргән малай .
Сез сорауга ничек җавап бирерсез ?
Нинди серләр була ?
Схема буенча эш .
( В.С.Казыйханов “Әхлак дәресләре” 1998)
Рефлексия .
Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды ? Сер саклау серләренә ничек өйрән -дегез ? Дәрестән үзегезгә нинди сабак алдыгыз ? Дәрес сезгә ошадымы?
Рәмидә Нурыева
Азнакай шәһәре гимназиясе.