kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Янкә авылы тарихының күренешләре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Раббота написана о истории села Яковлевка.Использовалась в школьной научно-практической конференции"Народы Поволжья:история,образование,культура".

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Янкә авылы тарихының күренешләре»

19



Базарный - Караболак муниципаль районы Янкә гомуми урта белем бирү мәктәбе





Фәнни - тикшеренү конференциясе

Секция: татар теле һәм әдәбияты





Тема: “ Янкә авылы тарихының

күренешләре”









Эшләде: 8сыйныф укучысы Исхаков Раиль Айдарович

Җитәкче: Исхакова Гөлфия Әхәт кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Янкә 2013нче ел


















 

 















 

 





 

                                             Эчтәлек

 

.     Кереш...................................................................................................3                                                                                

I бүлек. Яковлевка авылының барлыкка килүе һәм үсеше. ..........5

II бүлек. Хуҗалык тормыш һәм халыкның  көнкүреше.................7

III бүлек. Авылда дин һәм укыту эшләре. Гореф - гадәтләр........10

IV бүлек. Бөек Ватан сугышы чоры.................................................12

 Йомгаклау............................................................................................15

    Файдаланылган әдәбият исемлеге.................................................. 16-17

         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 









                                                            Кереш

Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар тарихыннан, олы тарихыбыз – туган илебез, Ватаныбыз тарихы туа. Кайбер кешеләрнең күңелендә мондый сорау туарга мөмкин: хәзерге вакытта тормыш әйбәт, нигә кирәк ул, авыл тарихын өйрәнү? “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк,”- ди халык. Димәк, без авылның үткән тарихы белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр. Шушы максат күздә тотылып, бу эзләнүдә Саратов өлкәсендә урнашкан ун татар авылның берсе – Яковлевка авылның тарихында чагылган кайбер вакыйгалар һәм күренешләр тасвирлана һәм тикшерелә. Хәзерге вакытта бу теләк тагын да актуаль төс алды. Чөнки Россия авыллары сынаулы, авыр заман кичерә. Аларның күбесенә дөнья йөзеннән ваз кичү куркынычы яный. Авыллар белән бергә халкыбызның борыннан борын, буыннан буынга күчеп килгән милли мәдәниятының хәзинәләрен югалту ихтималлыгы каршыбызга килеп баса.

          Бу эшнең хронологик чикләре – XVIII  гасырның уртасыннан алып XX гасырның уртасына чаклы 200 ел дәвамына сузылган чорны үз эченә ала. 1744 ел белән Яковлевка авылының нигезе салынуы турында беренче мәзгълүмат хасил була. 1945 нче елда  сугыш тәмамлану белән авылның яңа чоры – иминлек елларында төзү чоры башлана. Ул чор аерым һәм тирән эзләнүләрне таләп итә.

         Фәнни тикшеренү эштә Яковлевка авылның иң карт кешеләре теленнән язып алынган материаллар кулланылды. Шулай ук авылның мәктәп музеенда авылның тарихы хакында тупланылган мәгълүматлар да зур ярдәм бирде.  

     Саратов шәһәрендә урнашка  дәүләт архивында  да авылның XIX гасыр ахыры – XX гасыр башына караган метрик китаплары сакланып калган. Анда авылның 3 мәчетенең төзелү еллары, имамнарының исемнәре язылган, мәхәллә халкының саны Һәм исемлеге  тупланган. Шул ук архивта “Список населенных мест Саратовской губернии” дигән статистик җыентык сакланып килә. Анда 1912 нче елга караган авыл халкы саны, җир күләме, мал исәбе һ.б мәглүматларт бар.

Бу эзләнүдә Яковлевка авылы тарихында булып узган кайбер күренешләрне тикшерү максаты тотыла. Бу эш кереш, дүрт бүлек, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.

                      

































Яковлевка авылының барлыкка килүе һәм үсеше

Саратов өлкәсенең иң гүзәл почмагында, табигать кочагында, чишмәләргә бай Яковлевка авылы урнашкан. Мондагы табигать кешеләргә яшәү дәрте биреп тора. Авыл Уза елгасының сул ярында, Саратов һәм Пенза өлкәләренең чиктәш булган ягында нигезләнгән.  

Авылның барлыкка килүе турында берничә фикер яшәп килә. Аларның беренчесе Абдул һәм Яков турында  риваять. Ул  буыннан – буынга сөйләнеп килә. Элек бу җирләрдә ике бай кеше - Абдул белән Яков гомер иткән имеш. Абдул ярлыланган һәм Яков аны кызганып үзенең җирләрен биргән һәм үзе Абдул җирләренә күченгән ди. Шуннан авылның исеме рус телендә Яковлевка дип аталып калган.

Икенче фикер Горцев фамилияле авторның язуына кагыла. Аның китергән дәлиле буенча бу матур табигатьле  авыл  1675  елда, Яковлев фамилияле кешегә Уза елгасы буеннан җирләр бирелү белән нигезләнә башлый.

Өченче фикер, авылның аталышына рус кешеләренең катнашы юк икәнлеген исбатлый. Шулай, Саратов Дәүләт архивында сакланган метрик китапларда авылның исеме “мөселманнар арасында “Янкә Уз” кариясе дип атала”- дип язылган. Әле дә кайбер күрше авылларда Яковлевканы шулай дип атыйлар. “Янкә Уз” дигән исемне Уза елгасы янына урнашкан авыл дип аңлатырга була. Әгәр “Яков” исеме белән авылның исеме бәйле булса урындагы халык “Янкә” дип түгел, ә “Яков” дигән рус исеменә якынырак “Якуб” дигән татар исеменә китереп авылны “Якубовка” дип атаган булырлар иде.
Революциягә хәтле булган чорда Яковлевка авылы эң элек Пенза губерниясына. аннары Сарытау губерниясе Петровск өязе Бегучев волостена кергән

Авылда балалар туу саны югары булганга күрә халык саны бик тиз үскән.  1744-47 нче елларда кеше исәбен алган вакытта авылда барлыгы 67 кеше булса1, 1908 нче елны - 2313 кеше, ә 1914 нче елны исә халык саны 3 меңгә якынлаша2.



                        



























    II бүлекХуҗалых тормыш һәм көнкүреш

     Киң территорияне биләгән авылда бер-бер артлы агачтан салган гади крестьян өйләре тезелеп китә.

Патша хөкүмәте вакытында, 1917 нче елга  хәтле, татар авылы крестьяннары хөкемәтнеке дип саналганнар һәм җир белән кулланган өчен  рента түләгәннәр. Алар идарә итүче дәүләт әгъзаларына буйсынганнар һәм ирекле дип саналганнар.

      Халыкның төп шөгелләнүе җир эше белән бәйле булган. 1911 нчы елда Яковлевка авылының общинасы артында 854 десятин чәчү җирләре исәпләнгән. Бер хуҗалыкка бик аз, барлыгы 2,4 десятин гына имана бүленеп бирелгән. Ә гомумән алганда авылда 356 хуҗалык саналган. Җир атлар һәм үгезләр көче белән эшкәртелгән. Мәсьәлән авылда шул ук елны 482 эш малы исәпләнгән1.

Кыр эшләре барган вакытта өйдә  бары тик картлар белән балалар гына кала булган. Кулыннан эш килгән 8-10 яшьлек яшь сабыйлар да әти-әниләренә ярдәмгә кырга йөрегәннәр, хәтта кунып калган вакытлары да була.

       Бу вакытта  авылда берничә су тегермәне, ике кибет эшләгән. Революциядән соң аларның хуҗалары һәм башка зур участоклар биләгән хәлле крестьяннар малларыннан мәхрум ителгән.

        Совет дәүләтенең башлангыч чорында, Гражданнар сугышыннан соң 1921-22 нче елларда Идел буе авылларында зур ачлык булган. Ул афәт Яковлевка халкы хәтерендә тирән әче эз калдырган. Әни теленнән ишеткәннәр бик яхшы истә калды, - дип сөйли Тугушева Мөршидә Исхаковна, - кешеләр ачлыктан шундый хәлгә җитә булганнар ки, юлда барганда ашамаганнан хәлләре китеп егылып үлгәннәр. Аларны атнасына бер тапкыр юл буеннан җыештырып алып абзарга төи булганнар. Авылда шундый 2 абзар исәпләнгән. Яз җитү белән тау чаклы өелгән мәетләрне уртак каберлекләргә күмгәннәр1.        

        НЭП елларында (1921- 1928) ир-атның бер өлеше хосусый һөнәр (частный промысел) белән шөгелләнә башлый - чит авылларга барып дегетне, азык-төлеккә яки кирәк ярак әйберләргә алыштыра. Бу эш үзгә милләт халыклары белән мөнәсәбәт урнаштыру өчен этәргеч булып тора.

   1930-1933 нче елларда булган раскулачивание турында  Яковлевка авылында туып гомер иткән һәм күп авырлыклар кичергән Кудашева  Сәйдә Хасян кызы  болай дип сөйли: “Минем әти - Дамаев Хасян Яхинович, бу елларда колхоз рәисе иде. Әле дә булса күз алдымда, әти мине кулымнан тотып бер өйне карарга кертте, монда бөтен әйбер өйдән чыгарылган иде. Иелеп кулыма идәннән курчак алдым.  Бу өйдә яшәүче кешеләрнең сыерын, атын, самовар һәм киемнәренә хәтле тартып алганар, өсләренә киергә зәләмәкиемнәр биреп, үзләрен Репье авылы төбенә окопларга, ә окоплардан  сөргенгә озатканнар. Әтиләрнең сөйләгәннәреннән исемдә калган”2.

          1930 нчы елның башында үткәрелгән коллективлашу кампаниясе нәтиҗәсендә Яковлевка авылында “Красный Октябрь” дип аталган күмәк хуҗалык - колхоз барлыкка килә. Малларын һәм җирләрен колхозга тапшырган халык 1932-1933 нчы елларның кыш айларында  кабат ачлык афәтен кичерергә мәҗбур була. Ачлык вакытында авылдан күп кеше күчеп китә. М. Тугушева: “Без якын туганнарыбыз белән Мәскәү өлкәсе, Можайский районына киттек һәм сугыш башлангач 6 айдан соң гына Яковлевкага кайттык”- дип сөйли.

         Яковлевка кешеләре тирә-юньдә үзләренең эшчән булулары белән дан тоталар. Дәүләт куйган эш планнарны төгәл үтәп киләләр.





                                         





     Халыкның  көнкүреше

         Яшәү шартлары бу вакытта бик гади була: стена буенча сәке, урындыклар, крават, салам тутырып ясалган  түшәмнәр.                                            

         Гаиләләр зур булганлыктан, бала-чаганың кайберәүләре идәндә йоклаган, кайберәүләре мич өстенә урнашкан, ә иң кечкенә балаларга һәм картларга җылырак урын бирелгән. Олыларны хөрмәт итү яшьтән ук гадәткә кергән.

      Өйләр татар авылларына хас буларак, бер-берсенә бик якын урнашканнар. Ир балалар үсеп үз гаиләләрен корганнан соң өйләрен аталары өе янына куйганнар. Шулай якын туганнардан гына торган урамнар барлыкка килгән. Һәр гаиләнең фамилиясе генә түгел, кушаматы да булган. Кушамат ярдәмендә кирәкле кешене  эзләп табу бик җиңел булган. Мәсьәлән Арюклар, Апалар һ.б. Мондый кушаматлар, фамилияләрдән аермалы буларак нәсел шәҗәрәсен дә тасвирлган, бу күренеш бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.      

 

 

 

























          III Бүлек.   Авылда дин һәм укыту эшләре. Халыкның гореф гадәтләре

        Яковлевка халкы борыннан борын башка җирләрдә урнашкан татар авылларындагы кебек ислам дине буенча яшәп килгәннәр. Авылның нигезләнү елларыннан башлап мәчетләр һәм мәхәллә мәктәпләре эшләгән. Иң әввәл Яковлевкада ике мәчет булган1. Уфа һәм Саратов архивларында сакланып калган чыганакларга караганда ул мәчетләрнең биналарын рәсми рәвештә төзергә 1826 – 1830 нчы елларда рөхсәт бирелгән2. 1892 нче елны халык саны күбәйгәч өченче мәхәллә оешкан һәм 3 нче мәчет төзелгән. Бу мәчетләргә татарлар һәм чувашлар катнаш яшәгән күрше Абдуловка, Белая гора(Акчурино) авылларыннан да мөселманнар йөрегән. Яковлевка мәчетләрендә имам ал-хатыйб булып эшләгән муллаларның да исемнәре билгеле. Мәсьәлән берече мәчеттә 1860-84 нче елларда Сирачетдин хазрәт Амир углы Дамаев1 1884 ел – 1917 елларда Хабибулла хазрәт Габделжалил Махди углы Акчурин2 имам булып торганнар.

XVIII – XIX гасырларда мәктәпләрдә фәкать дин белеме генә өйрәтелгән, гарәпчә харефләр белән язу, уку булган. XX гасыр башында мәктәпләрдә җадид ысулы белән укыту башланган. Анда дин дәресләре белән бергә математика, география, рус теле һәм башка дөньяви фәннәр буенча белем бирелгән.

       1918 нче елны мәхәллә мәктәпләре совет хокүмәте тарафыннан ябылдырыла. 20 нче елларынада  совет мәктәпләрендә рус теле һәм бары тик фәнни дәресләр генә бирелә башлый. Ләкин, кешеләрнең ярлылыгы шул дәрәҗәгә җиткән була, укырга йөрергә һәр баланың да мөмкинлеге булмаганлыктан укымыйча кала.

     Халык вакытларының күп өлешен хезмәткә багышласалар да туй һәм милли бәйрәмнәрдә күңел ачарга онытмыйлар. Бу күңел ачулар барысы да исерткеч эчемлекләрсез үтә.

      Яшьләр өчен авылда аулак өйләр оештырыла. Ә көз көннәре каз өмәләре, мендәрләргә пох тутыру, болар барысы да яшьләр кулы белән эшләнә. Кич җиткәч өй хуҗалары яшьләргә күңел ачарга өйләрен бирәләр.

         Кызлар өй җыештыра. Егетләр коедан су алып килә. Утын ташый. Эшләр эшләп беткәннән соң егетләр һәм кызлар төрле уеннар уйныйлар, бер-берсенә җырлар җырлыйлар, табышмаклар әйтәләр, бииләр. Шундый җырларның   берничәсе әле дә халык телендә саклана.

Сандугачның балалары

Кывакка кунганнар икән

Их! үзебезнең кызлар

 Бигрәк уңганнар икән.

Алма булса, алы булсын

Безгә сары кирәкми.

Егет булса, уңган булсын,

Безгә ялкау кирәкми.

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Илгизә.

Үзе усал, үзе чибәр,

Күрсәң җаннарың бизә















    IV Бүлек.  Бөек Ватан сугышы чоры

      Бөек Ватан сугышы елларында Яковлевка авылыннан 206 кеше, Советлар Союзының барлык милләт халкы белән бер рәттән илебезнең азатлыгы өчен  сугыш кырларына киткәннәр.

        Сугышта катнашкан кешеләр арасында Советлар Союзы герое – Кудашев Идрис Моисеевич. Ул 1939 елның ноябрь аеннан 1940 елның март аена чаклы финнарга каршы Төньяк-Көнбатыш фронтының 7 нче армия сафында укчылар взводның командиры буларак сугыша. Кудашев 1940 нчы елның февраленда ныгытылган  Маннергейм линиясын алуда катнаша.  Сугыш барышында ул стройдан чыккан рота командирын алыштыра һәм үзе җитәкчелек итә. Беренче булып ул хөҗүмгә күтәрелә һәм “Ватаныбыз өчен!”-дигән сүзләр белән 6 нчы ротаны  үзе артыннан өнди! Кудашевның взводы, яр белән атака буласы җирнең арасындагы , 200 чакрым аралыкны тездән су ечендә беренче булып күчә һәм утрауга җитеп дошманга ташлана. Кудашев үзенең сугышчылары белән 18 финны үтерә , 4 сен кулга ала. 1940 нчы елның 21 нче  мартында  күрсәткән батырлыклары өчен Кудашев Идрис Моисеевичка Советлар Союзы  Герое исеме бирелә, Ленин исемендәге орден  һәм   "Алтын йолдыз” медале белән бүләкләнә. 1941-1945 елларда Кудашев Идрис Бөек Ватан сугышында катнаша1.

        Икенче атаклы сугышчы – Тугушев Абдряшид Хусяинович. Ул Берлинга кадәр барып җитеп орденнар,  медальләр белән бүләкләнгән.

         Сугыш башлангач  45 көнгә дип киткән ирләрнең күбесе өйләренә әйләнеп кайтмый,  Ир-атлар арасыннан 215  кеше сугыш кырларында Һәлак булып кала. хәбәрсез югалган кешеләр дә күп була. Аларның гаиләләренә кара пичәтле хатлар килә. Ятим балалар, тол калган хатыннары һәм якын туганнары канлы яшләрен түгәләр. Кайгы – хәсрәттән йөзләре саргайган аналар бәете онытылмый.

“Китте егет, бара поездларда,

Фашист бандаларын атарга.

 Фашист бандаларын тар-мар итеп,

 Сау- сәләмәт өйгә кайтарга.

       Китте солдат утырып поездларга,

       Уйлар төште аның башына.

       Үзе уйлый, үзе хатлар яза

       Хатлар яза ата-анасына.

Ата-анасы алды хатын,

Укыдылар моңлы сүзләрен.

Укыдылар моңлы сүзләрен,

Кара каннар каплады күзләрен.

        Әле балам син юк инде,

       Почта миңа хатлар китермәс.

       Күпме генә сагынып еласам да,

      Тавышларым сиңа ишетелмәс.                                                     

Хаваларда очкан кошның,

Канатлары җиргә кагыла,

Сугыш җирләрендә үлеп калган,

Гәүдәләремне килеп кем ала.

      Февраль айларында искән җилләр,

      Тәрәзәмне чиртеп үтәләр,

      Бәгеркәең читтә үлде диеп,

 Минут саен хәбәр әйтәләр.

      Авылда калган хатын – кыз икмәк үстергән, бала-чага тәрбияләгән, сугышка җылы киемнәр белән посылкалар җибәреп торган. 13 яше тулган бала – чага хатын-кыздан калышмыйча кыр эшләрендә ярдәм иткәннәр: чалгы белән чабу, көлтә бәйләү һ.б. эшләрне эшләгәннәр. Кырда зур казанда пешкән арыш шулпасы ашап тамак туймагач, жмых имгәннәр.

        Тыл эшләренә мобилизацияләнгән  кешеләр дә булган.  Тугушева Мөршидә Исхаковна хатирәләрендә шулай дип сөйләде: “ Без, 14-15 яшлек  7 баланы,  ФЗУ га Астраханьга пролетарский рыбный заводка балык промыслына озаттылар, өлкәнрәк кешеләрне Саратов тирәсенә окоплпар казырга җибәрделәр. Астраханьда без тулай торакта тордык, ашарга ипине норма белән генә бирә иделәр, ә балык теләгән хәтле иде. Аякларыбызга агачтан ясалган башмаклар  бирделәр. Параходлардан балыкны зур чаңнарга ташый идек. Шулай бер ел эшләдек.1944 нче елны авылга кайттык”1.

       Сугыштан исән калган кешеләр арасында репрессияләнгән кешеләр дә бар. Трегулов Харис Исхакович сугыш беткәч 3 елдан соң гына кайта, үзенең Себердә булганын һәм аның белән булган кешеләрнең  туган җирләренә кайтырга куркып Монголиягә китүләрен сөйли, ә үзе– туган авылы Яковлевкада яшәргә калмый, Киргизиягә китә2.

        Бүгенге көндә мәктәп музеенда сугыш чорына караган күпсанлы экспонатлар, хәтер китабы бар.   

        Авылның үзәк мәйданында бу батырлар исеменә һәйкәл куелган, мәрмәр өстенә  исемнәре коеп язылган. Илебезнең бәйсезлеге өчен яу кырында каһарманнарча сугышкан Яковлвевка авылы кешеләре турында мондый фактлар укучыларга патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия .

                                               













 

Бастырылмаган чыганаклар исемлеге

  1. ГАСО. Ф.637 – Метрические книги мечетей Саратовской губернии.

  2. Список населенных мест Саратовской губернии. - Саратов, 1910 г.

Авторларның архивы

3Тугушева Мөршидә Исхаковнадан (Яковлевка авылы Базарный Карабулак районында 1929 елда туган).2013 елның 23 нче январенда язып алынды // Г.А. Исхакова архивы.

4. Кудашева  Сәйдә  Хасян кызыннан (Яковлевка авылы Базарный Карабулак районында 1929 елда туган) 2013 елның 20 нче январенда язып алынды // Г.А. Исхакова архивы.

                                  Яковлевка урта мәктәбенең музее   

   Ф.1.Оп.1.Д.1.- Истории села Яковлевка.

Мечеть № 3

1908 г. - 613 муж и 541 женщ ( 1154) (Резеда)

(ГАСО. Ф.637 Оп. 2. Д. 3150. с. 153 метрическая книга 1914 г.)

Мечеть с 1892 г.( Резеда)

Махаммадзариф Ильмир углы Дамаев 1860 г рождения, с 1892 г имам.

Женщины- 723 чел, мужщины 783. (1506)

36 человек умерло (15 женщ и 21 мужч), 67 челов родилось (30 ж и 37 м)

(ГАСО. Ф.637 Оп. 2. Д. 3150. с. 140 метрическая книга 1916 г.)

Имам тот же. Муж 814 женщ- 753 ( 1567)





Мечеть № 2

(ГАСО. Ф.637 Оп. 2. Д.439. с 117. метрическая книга 1870 г.)

Имам Тажетдин Умар углы . Янкә Уз кариясе.(авылы) 2 мәчет барлыгы. Род 11 муж и 8 женщ, 4 никаха , умерло 1 муж и 4 женщ.

(ГАСО. Ф.637 Оп. 2. Д.3150. с. 179 метрическая книга 1914 г.)

Имам Яхъя Газетдинович Акчурин 1865 елда туган, 1883 елдан

Муадзин Муса Таҗетдин углы Тугушев мугаллим ал –сабиа ( балалар укытучысы) 1878 елда туган. 1908 елдан муадзин.

237 хатын, 293 ир. ( 530)

1830 елдан метрич книга

Үлгән 11 кыз 14 ир туган 14 кыз 18 хатын..

(ГАСО. Ф.637 Оп. 2. дело 2675 а. с 124. метрическая книга 1916 г.)

. Янкә Уз . Яхья сын Газиутдина Акчурин с 1868 г.р. 1893 г.назначен.

Муазин- Муса Газитдинович Тугушев с 1878 г р. С 1908г назначен.

1908г ( резеда) – 253 муж и 207 женщ – (460)+ 128Акчурино+ 128Б.Гора (716)

Мечеть № 1

Мечеть с 1826 г. ( Резеда)

1908- 359м и 340 женщ ( 699)+ Абдул ( 158)

(ГАСО. Ф.637 Оп. 2. Д.439. с 117. метрическая книга 1870 г.)

Имам Сирачетдин Амир углы Дамаев.

(ГАСО. Ф.637 Оп. 2. Д.3150. с. 139 метрическая книга 1914 г.)

Мәчет 1283 елгы по хидңре. ( 1867 елны төзелгән)

Имам Хабибулла, атасы Габделжалил Махди углы Акчурин. 1843 елны туган, 23.12.1884 елдан имам куелган.

Муадзин- Сабит атасы Габделгалим Габделнаср углы Тугушев. 1858 нче елгы. 1884 нче елны куелган.

493 хатын, 455 ир.

Л.157. туган 39 кеше ( 15 хатын,24 ир); үлгән 18 кеше ( 7 хатын, 11 ир).

(ГАСО. Ф.637 Оп. 2. Д.. 2675 а. с. 18 метрическая книга 1916 г.)

Имамы и муадзин тот же.

Итоги

С 1826 г. 1 ая мечеть

С 1830 г- 2 ая мечеть

1867 г. новое здание мечти № 1.

1892 г. 3-я мечеть постороена.



2313 кеше 1908 год 3 мечети

2393 кеше 1912 ел

2984 кеше 1914 год 3 мечети



Авылда халык санының үсүсе

Еллар

Халык Саны

1744-1747

67кеше

1908

2313 кеше

1914

3000 кеше



.





1 РГАДА. Ф. 450. Ревизские сказки Оп. 2. Д.2545 Л. 28 об – 730.

2 ГАСО. Ф.637 Оп. 2. Д. 3150. Лл. 139, 153, 157, 179.

1 Список населенных мест Саратовской губернии. – Саратов, 1912 г. Л. 6 -7.

1  Тугушева Мөршидә Исхаковнадан (Яковлевка авылы Базарный Карабулак районында 1929 елда туган).2013 елның 23 нче январенда язып алынды // Г.А. Исхакова архивы.

2 Кудашева  Сәйдә  Хасян кызыннан язып алынды (Яковлевка авылы Базарный-Карабулак районында 1929 елны туган) 2013 елның 20 нче январенда язып алынды. // Г.А. Исхакова архивы.

1 ГАСО. Ф.637 Оп. 2. Д. 439. с 117.

2 Шунда ук.

1 Шунда ук.

2 ГАСО. Ф.637 Оп. 2. Д.3150. с. 139

1 Яковлевка урта мәктәбенең архивы. Ф 1. Оп.1. Д 2. Л. 3-5.

1 Тугушева Мөршидә Исхаковнадан (Яковлевка авылы Базарный Карабулак районында 1929 елда туган).2013 елның 23 нче январенда язып алынды // Г.А. Исхакова архивы.

2 Кудашева  Сәйдә  Хасян кызыннан (Яковлевка авылы Базарный Карабулак районында 1929 елда туган) 2013 елның 20 нче январенда язып алынды // Г.А. Исхакова архивы.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Янкә авылы тарихының күренешләре

Автор: Исхакова Гульфия Ахатовна

Дата: 06.12.2016

Номер свидетельства: 366524


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства