Бөек Ватан сугышы чорында
татар радиосы
(фәнни эзләнү эше)
Укытучы: Ситдикова Р.Н.
Эчтәлек
I. Кереш. Радио – Бөек Ватан сугышы чорында иң оператив мәгълүмат чарасы.
II. Төп өлеш.
Бөек Ватан сугышы чорында татар радиосы.
Татар язучылары һәм композиторларының радиода эшчәнлеге.
Радио – изге йорт.
III. Йомгаклау.
Кереш. Радио – Бөек Ватан сугышы чорында иң оператив мәгълүмат чарасы.
Совет радиосы Бөек Ватан сугышы чорларында фронтта һәм тылда булган вакыйгаларны хәбәр итеп торган. Ул хәрби фронт һәм тыл эшчәнлеген берләштергән. Бөтенсоюз радиокомитеты күп кенә тыңлаучылар тәкъдимнәре буенча фронтка һәм фронттан хатлар тапшыруы оештырган. Радиокомитетка илебезнең төрле почмакларыннан һәм хәрәкәттәге армиядән хатлар килеп тора. “Радио аша хатлар” ны бөтен халык тыңлый. Аларда бөек җиңүнең киләчәгенә бөтен көчләрен куйган совет патриотлары тавышы яңгырый. Совет радиосы тыл хезмәтчәннәренә һәм сугышчыларга Туган илебезнең авазын җиткерә.
Бөек Ватан сугышы еллары (1941-1945) күп кенә газета – журналларның ябылуына китерсә, радио иң оператив мәгълүмат чарасына әверелә. Бу чорда информацион программалар бермә-бер арттырыла, музыкаль программаларга да игътибар кимеми.
1941 нче елның 22 нче июнендә “Соңгы хәбәрләр”нең төнге чыгарылышында фронттан беренче хәбәр тапшырыла. 1941 нче елның 3 нче июлендә сәгать 8 дә радио буенча И.В.Сталин чыгыш ясый. Ул барлык совет халкын фашист илбасарларын тар-мар итәргә чакыра.
Бөек Ватан сугышы чорында татар радиосы.
Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан радиокомитеты җитәкчесе булып Гариф Гобәйдуллин тора. Ул 1941 нче елның февраленнән 1946 нчы елның маена кадәр эшли. Гариф Гобәй бик эшлекле, үзенә дә, башкаларга да ифрат таләпчән җитәкче була. Ул даими рәвештә эш турында кайгыртып, төрле чаралар күреп, коллективны ныгыту, кирәкле кешеләрне табу юлларын эзли. Сентябрь ахырларында Гариф Гобәй фронтка җибәрелүдән вакытлыча калдырылган язучылырны комитетка эшкә алып килә. Республикабыздагы күпчелек районнар тимер юлдан ерак булу аркасында, газеталар вакытында килеп җитми, шуңа күрә радионың сугыш елларындагы эшенә бәя биреп бетергесез. Фронттагы, илдәге һәм республикадагы хәлләрне белү өчен бердәнбер чыганак булып радио хезмәт итә. Татарстан радиосы элеккеге 2 сәгать 30 минут урынына 1941 нче елның сентябреннән 3 сәгать 30 минут эшли башлый. Сугышка кадәр тапшырулар иртәнге 6 сәгать 30 минуттан башланса, ә сугыш елларында ул 5 сәгать 30 минутка күчерелә. Мәсәлән, Салих Сәйдәшевнең “Кызыл Армия маршы” 5 сәгать 30 минутта яңгырый. Шулай итеп, приказлар һәм белдерүләр Мәскәү тапшыруларыннан алда татар телендә бирелә башлый. Радио хезмәткәрләре аны кулдан язып алалар, тәрҗемә итәләр һәм чиста кәгазьгә күчереп, дикторлар килгәнче, студиягә кертеп куялар. Бу эш тәрҗемәче Абдулла Төхфәткә һәм хәбәрче Галия Гаязовага йөкләнгән була. Бронь белән вакытлыча сугыштан калдырылган Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Гадел Кутуй, Газиз Иделле һәм Кави Нәҗми кебек күренекле язучыларны радиога эшкә билгелиләр. Коллективта дуслык, тупланганлык хөкем сөрә. Гариф Гобәй – рәис, Кави Нәҗми – пропаганда бүлеге мөдире вазифаларын алып бара. Эш шулай җайлы гына бара кебек, әмма фронтта хәлләр кискенләшә башлый һәм Гадел Кутуй, Мирсәй Әмир, Газиз Иделлене сугышка алалар.
Алар белән бергә дикторлардан Маһинур Хәбибуллина, Ришат Садриев һәм тагын берничә кеше сугышка алына. Ә радиода авыр тыл хезмәте дәвам итә.
Татар язучылары һәм композиторларының радиода эшчәнлеге.
Мәскәү янында дошман гаскәрләрен тар-мар иткәч, Гадел Кутуй, Рөстәм Яхин, Маһинур Хәбибуллина, Гамир Насрый һәм башкалар кире кайта. Радиода музыкаль һәм әдәби яктан зәвыклы тапшырулар хәзерләү өчен кайбер мөмкинлекләр дә арта. Музыка редакциясе мөхәррире Җәүдәт Фәйзи яңа җырлар яза һәм алар радио аша халыкка җиткерелә бара. Гадел Кутуй да, балалар редакциясе мөхәррире буларак, “Яшь герой маҗаралары” циклын оештырып җибәрә. Соңыннан ул тапшыруларның бер өлеше без укый торган 7 нче сыйныф дәреслегендәге “Рөстәм маҗаралары” китабында чагылыш таба. Сонгы хәбәрләр мөхәррире Гамир Насрый республика, фронт, дөнья хәлләре турында даими хәбәр туплау белән бер үк вакытта, ялкынлы шигырьләр, күп кенә җырларга текстлар яза. Мәсәлән, “Совет солдаты” шигыреннән шушы ялкынлы сүзләрне укып үтәсем килә:
Кидең өскә соры шинельне,
Яклар өчен туган илеңне.
Илең өчен утка кердең син,
Ярты дөньяны гиздең син,
Дан сиңа, дан, совет солдаты!
Радио аша, бигрәк тә диктор Маһинур Хәбибуллина укыган һәм җырларга салынган мондый сүзләр Бөек Ватан сугышы чорында халкыбызның йөрәгенә тирән үтеп керүен без хәзер дә тоябыз. Ә дикторлыкка Маһинур Хәбибуллина Мәскәүдә укып кайта. Аны заманасының атаклы дикторлары Юрий Левитан һәм Ольга Высоцкая укыткан. Шулай итеп, илебезнең иң авыр елларында алар радиода эшләгәннәр. Хәтта кайвакыт эш урынында кунып та калырга да туры килгән. 1943 нче елда үз теләге белән Маһинур Хәбибуллина фронтка языла. Радионың музыка бүлегенә 1942 нче елның көзенә кадәр танылган композитор Җәүдәт Фәйзи, аннан соң музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина җитәкчелек итә. Музыкаль тапшыруларда халкыбызның сөекле җырчысы Гөлсем Сөләйманова да катнаша. Шулай ук Гөлсем Болгарская, Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов кебек артистлар радио аша укыган әдәби әсәрләр тыңлаучыларга көчле тәэсир итә, һәм радиога рәхмәт хатлары килә.
Радиокомитетта 1942 нче елдан 1944 нче елга кадәр Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов та эшли. Ул баш редактор һәм рәис урынбасары була. Гомәр ага Бәширов эшләгән чорда элек радиода эшләгән Гадел Кутуй фронттан кайта һәм үзе белән “Туган ил” дигән лирик шигырь алып кайта. Шул вакытта Гомәр Бәширов аны тылда калдыру турында тәкъдим ясый. Ләкин Сталинград тирәсендә барган сугышның иң кызган чагы була, Г.Кутуй, уйлап та тормыйча, бу тәкъдимнән баш тарта. Кызганычка каршы, Гадел Кутуй сугыш беткән елны Польша җирендәге бер госпитальдә вафат була.
1941-1943 нче елларда Мирсәй Әмир Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире (вакытлыча рәис тә, баш мөхәррир дә) булып эшли. Язучы сугыш вакытына “Минлекамал” кебек пьеса язып чыга. Бу халыкның ул елларда фронттагы һәм тылдагы фидакарь хезмәтен чагылдырган әсәрләрнең берсе булып тора.
1941-1945 нче елларда Кави Нәҗми Татарстан радиокомитетында эшли. Ул пропаганда бүлеге мөдире вазифаларын алып бара. Ул елларда Кави Нәҗми “Фәридә” либреттосын да яза.
Радио аша Совет Армиясенең җиңүләре турында көндәлек хәбәр итеп торалар. Информбюро хәбәрләре берәүне дә битараф калдырмый. Сөенечле хәбәрләр һәрбер совет кешесенең күңеленә шатлык өсти. Совет Армиясе сугышчылары- радистлар да Бөек Ватан сугышы фронтларында зур сынау үтәләр. Радионы уңышлы кулланып, алар артиллериягә, танк һәм авиациягә фашист илбасарларын тар-мар итәргә булышалар.
Ниһаять көтелгән Җиңүне китергән 1945 нче елның май ае. Партиянең Казан шәһәр комитетыннан “Тагын бер сәгатьтән фашист Германиясен җиңгән батырларны алып кайтучы эшелон Казан аша узачак...”, – дип хәбәр итәләр. Җиңеп кайтучыларны шәһәр, партия, комсомол, совет оешмалары вәкилләре, радио корреспондентлары каршы алалар.
Радио- изге йорт.
Шул елларда журналист булып эшләгән Мөхәммәт Хәмитов үзенең истәлекләрендә болай дип яза: “ Гомернең иң кадерле өлеше радиода эшләп үтте. Радио минем өчен иң зур җаваплы факультет, Бергә эшләгән иптәшләрем – якын туганнар, аерылмас дуслар булдылар. Радиокомитет бинасы – минем өчен изге йорт булып тоела...” Әйе, радио – изге йорт дип әйтергә хаклары булган аларның. Халкыбыз өчен, Җиңү өчен никадәр изге эш башкарганнар радио хезмәткәрләре. Фронт һәм тылдагы хәбәрләрне җиткерү белән бергә, никадәр әсәрләр, җырлар радио аша халкыбызның йөрәгенә үтеп кергән. Аларның күңелләрендә Җиңүгә, якыннарының исән-имин кайтуларына тирән ышаныч уянган бит.
Шулай итеп, Татарстанның “РВ-17”радиостанциясе сугыш елларында җиңү өчен бәяләп бетергесез героик эш башкара.
Татарстан радиосы дикторлары халыкның тугрылыклы юлдашына әйләнә.
-Алло, алло! Тыңлагыз! Казан сөйли. Шул сүзләр белән беренче радиостанция Казанның һәм яңа тормыш юлыннан атлаучы йөзләрчә авылларның шатлык җырларын, рәхмәт сүзләрен республикага гына түгел, ә ерактагы Памирга да, Тянь-Шаньга да, Уралга да җиткергән.
Йомгаклау.
1945 нче елның май ае халкыбызга җиңү алып килде. Халкым минем Татарстан радиосы аша бу Җиңү турында хәбәрне шатланып кабул итте. Без, хәзерге яшь буын, бу җиңүләрнең нинди авырлыклар аша килүен, никадәр кешенең фидакарь хезмәтләре хакына яулап алынган булуын аңлыйбыз, шуңа күрә бу тыныч тормышның кадерләрен белик, сугыш ветераннарын олылыйк, зурлыйк!
Кулланылган әдәбият
Гадел Кутуй турында истәлекләр.- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984.
Мостафин Ш. Батырларыбызны барлар чак. – “Казан утлары” жур., №5, 2000.
Салих Сәйдәшев турында истәлекләр, - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980.
Җ.Дәрзаман “Тыңлагыз, Казан сөйли!”, Казан, 1998
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. “Совет Татарстаны язучылары”. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986
Султанбеков Б.Ф., Харисова Л.А., Галямова А.Г. История Татарстана. XX век 1917 – 1995 гг. Казань: изд –во “Хәтер”, 1998.