kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ф?нни эшк? х?зерлек

Нажмите, чтобы узнать подробности

В данной работе описываются этапы подготовки к научно-практической конференции.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ф?нни эшк? х?зерлек»

ФӘННИ -ЭЗЛӘНҮ ЭШЕНӘ УКУЧЫНЫ НИЧЕК ӘЗЕРЛӘРГӘ?

Муртазина Фирая Салиховна ( [email protected]), учитель иностранных языков и МХК

МБОУ «Шушмабашская СОШ» Арского муниципального района РТ


Наиболее подходящей формой организации деятельности учащихся, отвечающей комплексному подходу и знаниям из различных областей науки, являются учебно-исследовательские экологические проекты. В статье доступным языком отслеживаются все этапы подготовки к научно-исследовательской работе.


Фәнни эш башкару укучыларга төрле конференцияләрдә, конкурсларда катнашу өчен генә кирәк дигән фикер дөрес түгел, минемчә. Фикер йөртү, төрле чыганаклар белән эшләү, тәҗрибә яки сораштыру төрендәге хезмәт башкару укучыларда алдагы тормышларында кирәкле сыйфатларны тәрбияли. Үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең акыл хезмәтенә хөрмәт белән карау, башкалар фикеренә игътибарлы һәм ихтирамлы, гадел карашта булу, үзең өчен ниндидер ачыш ясау һәм үзең ясаган (кечкенә генә булса да) нәтиҗәләрнең дөреслеккә туры килүе өчен җаваплылык хисе тою – әнә шундыйлардан.

Фәнни эзләнү белән шөгыльләнү өлкән класс укучыларын киләчәк студент эшчәнлегенә хәзерләү өчен дә бик мөһим, дип уйлыйм. Аерым бер проблема-ны алып (күңелгә ятышлы булуы шарт), фәнни эзләнү эшләрен алып бару чорында төрле чыганаклар белән эшләү алымнары белән танышу, план, тезис, план-конспект, чыгыш, реферат һәм шуның ише төшенчәләр белән танышу өлкән класс укучыларына бик кирәк дип уйлыйм. Фәнни эзләнү белән шөгыльләнү прцессында яшь кеше үзен җәмгыятьнең бер өлеше итеп сизә (ул хәзер уйнамый, ә бик мөһим эш белән шөгыльләнә) һәм закон нормаларына – рамкаларына буйсыну кирәклеген тоя һәм аңлый.

Фәнни-гамәли конференцияләрдә төрле укучылар белән төрле елларда катнаштык. 2001 елдан бирле һәм хәзерге вакытка кадәр.

Тәүге тапкыр Исхакова Ләйлә һәм Валиева Фәридәләр француз телендә чыгыш (Connaitre la France a travers la langue) әзерләп Казанга республика фәнни-гамәли конференциясенә юл тоттык. Чыгышыбыз уңышлы булды (2 урын). 2002 елда шул ук состав белән ТГПУ да “Полиглоты нового поколения ” дип аталган фәнни-гамәли конференциянең страноведение секциясендә “La cinematographie francaise” дигән чыгыш белән 3 урынны алып кайттык.

2007 елда Закирова Айсылу һәм Хафизова Алинә “Les musees de la France” + презентация әзерләдек. Сертификат һәм рәхмәт хаты алып кайттык без ул фәнни-гамәли конференциядән.

Бу чыгышлар белән мәшгуль булган чорда Арчада да “Ступени будущего” дигән фәнни-гамәли конференция үткәрә башладылар һәм мин укучылар б/н шул юнәлештә эшли башладым. Тәүге татар телендәге хезмәт “Татар, рус, француз әкиятләрендә ятим балалар” дип атала иде. 2урынны алып, шул ук чыгыш б/н Казанның 170нче мәктәп базасында оештырылган Фатих Әмирхан исемендәге республика фәнни-гамәли конференцияседә катнашып тагын 2урынны яулап кайттык (Ахмадуллина Миләүшә һәм Шәяхмәтова Ләйсән).

2009елда 2 чыгыш әзерләдек.Романова Эльвира – “Олы йөрәклеләр”(татар һәм француз меценатлары турында). Низамов Фаил/Хайруллина Ләйлә – “Русские музы великих французов” (бөек французларның рус хатыннары турында).

2010 елда Набиуллина Алисә – “Французские заимствования”исеме астындагы чыгышы белән районның “Ступени будущего” дигән фәнни-гамәли конференциясендә 1урынга лаек булды. Ә Казанда ТГГПУда оештырылган “Юные исследователи” дип аталган республика фәнни-гамәли конференцияседә катнашып тагын 2урынны яулап кайттык. Үткәннәрне искә төшергәндә быелгы 2015-2016 нчы уку елындагы уңышларны да әйтеп китү кирәктер. 2016 ел юбилей даталарга бик бай ел икәнен барыбыз да беләбез. Эзләнү эшебезне якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиевтан башладык - төбәкара Мәһдиев укуларында укучым Зарипова Адилә 1 урын алды, Гарафетдинов Рүзәл һәм Газизова Адилә И.Халфин исемендәге конференциядә катнашып

2 урынга лаек булдылар, Самигуллина Айгөл республикакүләм Тукай укуларында 2 урынга ия булды һ.б.,һ.б.

Уңышларны санап китүе бик җиңел, әмма хәзерләнүе шактый авыр.

Эшне нәрсәдән башларга?

  • Теманы сайларга һәм өйрәнү юнәлешен билгеләргә;

  • Тема булырга тиеш актуаль, кызыклы (синең ө/н, тыңлаучылар ө/н дә);

  • Артык зур һәм глобаль теманы сайламаска (ачып бетереп булмый);

  • Максатны һәм бурычларны билгеләргә. (Максат – бер, ә бурычлар - берничә);

  • Эш стилен сайларга – теоретик (фәнни әдәбиятка чагыштырма анализ

яки проблемага системалы анализ)

практик (күзәтү, интервью, тестирование,

рейтинг методы, эксперимент яки әһәмиятен

билгеләгән характеристика)

Иҗади эшләрнең төрләре

Информацион-рефератив - теге яки икенче бер проблеманы күбрәк яктырту

өчен берничә әдәби чыганакка нигезләнгән

иҗади эш (Русские музы великих французов).

Проблемалы-рефератив – берничә әдәби чыганакка нигезләнеп, аларны үзара

чагыштырып һәм куелган проблемага

үзаңлатмаңны бирү (Татар, рус, француз әкиятлә-

рендә ятим балалар, Олы йөрәклеләр, Французские

заимствования).

Эксперименталь иҗади эш – фәндә таныш һәм нәтиҗәсе булган эксперимент-

ны башкару турында фәнни эш (Connaitre la Fran-

ce a travers la langue, Les musees de la France).


Фәнни-эзләнү методлары

  • Эксперимент

  • Беседа

  • Анкета

  • Тестлар

  • Сораштыру


Әдәби материаллар белән эш

Бу бик мөһим өлеш, тапкан материалларны эшкәртү, аннан кирәкле мәгъ-лүмәтне генә табып алу һәм теманы дөрес итеп чагылдырган информацияне туплау көч, сабырлык һәм вакыт таләп итә. Тапкан материаллардан кирәкле-сен маркер белән билгеләргә онытмагыз.


Тезис

Тезис – ул эшкә кыскача характеристика. Фәнни эшне берәр җиргә җибәр-

гәндә аны тезис рәвешендә җибәрергә кирәк (күләме - 1 бит).

  • Нәрсә өйрәнелде?

  • Ничек өйрәнелде?

  • Нәрсә ачыкланды?

  • Яңалыгы нәрсәдә?

  • Нинди нәтиҗә ясалды?

  • Ни өчен кирәк бу эш?


Фәнни эшкә таләпләр

  • Конкрет

  • Логик төзелешле (план)

  • Аргументлылык (нигезләнгән, нәтиҗәләр белән)


Бизәлеш

Аерым бер критерийлар буенча

  • Тышлык (куштырнакларсыз, ноктасыз)

  • 1 бит – эчтәлек

  • 2 бит - максат һәм бурычлар

  • 3 бит - төп чыгыш

  • Гомумиләштерү

  • Нәтиҗә (1-2 пункттан)

  • Кулланган әдәбият

  • Приложение

  • Рецензия

Шрифт - №14 Times New Roman, интервал - 1,5,

поля – сул/ уң -3см/ 1см, өске/аскы – 2см


Рецензия

Рецензия булырга мөмкин ике төрле

  1. Берәр әсәргә критик мәкалә

  2. Укыган, караган әсәргә анализ һәм бәя бирүче мәкалә

Фәнни эшкә рецензия - эшкә бәя һәм аның аерым алган фәнне өйрәнүдә

әһәмияте һәм файдасы турында.

Укучы үзе башкарган эшкә фән кешесенең, безнең очракта өлкән һәм тәҗрибәле укытучының фикер-тәкъдимнәре битараф калдырмый.


Укучылар белән эшләгән вакытта мин аларда фәнни эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләре булдырырга тырышам. Үз уй-фикерен, карашын ачык аңлаешлы итеп әйтә белү кирәклеген даими әйтеп торам. Сораштыру, анкета ише сорауларны бергәләп төзибез һәм аны үткәрү, нәтиҗәләр чыгару тулаем укучыларга йөклим. Сораштыру үткәргәннән соң килеп чыккан саннарны чагыштырып нәтиҗә ясыйбыз (бу безнең эксперимент, без өйрәнеп чыккан материалны исбатлау яки аның чагылышы икәненә дәлил).

Профессия сайлау һәм югары белем алу шартларына яраклашу юнәлешендә эш алып барам. Фәнни эшне әзерләү бер нәрсә, аны күрсәтү һәм аңлаешлы итеп тыңлаучыга җиткерү икенче нәрсә. Сөйләм осталыгына даими игътибар бирәм (фәнни эшне аңлатканда гына түгел бүтән җирдә дә кирәк булуын искәртәм – экзамен, дәрестә җавап биргәндә, һ.б.). Бик зур игътибар шулай ук интонациягә (монотон түгел,ә эмоциональ), паузаларга, гросспаузага.

Шулай ук чыгышны әзерләгән вакытта кереш өлешкә, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясаганда яки тезислар язганда түбәндәге клишелардан файдалану отышлы була


Речевые образцы, клише

  • Таким образом, в проделанной работе мы рассмотрели.....

  • С точки зрения.....

  • Но, принимая во внимание тот факт, что......

  • С этой целью нами была рассмотрена.....

  • Объектом исследования является.....

  • По данным опроса, проведенного нами .....


Чыгыш алдыннан укучыга 10 киңәш:

  • Күп кенә укучы таныш булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга курка (сөйли алмамын, хата ясармын дип). Тынычландырам, хатасыз кеше булмый, бер ясагач, кабатланмаска шәп була дип

  • Аласы килгән уңай результатны күзаллап чыгыш ясарга киңәш бирәм

  • Эчтәлек турында уйларга кушам (чыгыш бик үк кызыклы булмаса да, бар көчеңне, эмоцияне, энтузиазмны эшкә җигәргә)

  • Тыңлаучыларны яратыгырга, алардан курыкмаска

  • Элекке куркуларны онытырга

  • Стресслардан ял итәргә (кичтән иртә ятып йокларга)

  • Стимуляторлар кулланмаска (кофе, күп итеп ашау)

  • Үз кыяфәтең турында уйларга онытмаска (прическа, кием, аяк киеме, куллар)

  • Дөрес итеп сулыш алырга

  • Сөйләгәндә фәкать ягымлы йөзләргә генә карарга


Фәнни эзләнү эшен планлаштыру барышында киңәшләшү, иҗади эшне төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә яклар алдыннан җитәкче белән фикер алышу балаларда үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияли. Шулай итеп, фәнни тикшеренү эшчәнлеге аша шәхестә заманча яшәеш таләпләренә җавап бирә торган сыйфатлар тәрбияләнә, ә бу үз чиратында яшьләрнең теге яки бу һөнәри даирәгә җиңел яраклашуына, үз сәләт һәм мөмкинлекләренә гадел бәя бирә алучы шәхес булып җитлегүенә уңай йогынты ясый.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 9 класс

Скачать
Ф?нни эшк? х?зерлек

Автор: Муртазина Фирая Салиховна

Дата: 02.06.2016

Номер свидетельства: 332308


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства