МКУ «Управление образования исполнительного комитета Чистопольского муниципального района Республики Татарстан»
МОУ «Средняя общеобразовательная школа №4»
«Туган ягым җырчысы.»
Секция “Сохранение и развитие культур и языков народов РТ”
Выполнила:
ученица 7В класса, Юсупова А.И.
Научный руководитель:
Юсупова Г.С.,
учитель татарского языка
и литературы второй
квалификационной категории
г. Чистаполь, 2011
Эчтәлек
Кереш...................................................................................................................3
Төп өлеш.........................................................................................................4-11
Тархановлар - данлыклы нәселләрнең берсе........................................... 4-5
Флера Тарханова турында белешмә.......................................................... 6
Флера Тарханованың иҗади эшчәнлеге….....................………….......... 6
Беренче җыентыклары.............................................................................. 7-8
Туган ягына багышланган шигырьләре.................................................. 8-9
Әти-әнисенә багышлаган шигырьләре.................................................. 9-10
Йомгаклау..........................................................................................................11
Кулланылган әдәбият......................................................................................12
Кушымта........................................................................................................13-15
Кереш 3
Чистай районы Татарстанның иң гүзәл җирендә, нәкъ уртасында, саф сулы Кама елгасы буйларында урнашкан. Шундый матур табигать кочагында туып үскән кеше матур әдәбиятка битараф булып кала аламы икән соң? Дөрестән дә, Туган ягыбыз данлыклы шәхесләргә бик бай. Бер Яүширмә авылы гына да татар әдәбиятына классик Гаяз Исхакыйны, күренекле нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыповны, тел белгече, университет галиме Рабига Хәкимованы, күренекле шагыйрә Флера Тарханованы биргән. Мин эшемне филилогия фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрә, тәрҗемәче, прозаик, популяр җырлар авторы Флера Габдрахман кызы Тарханова иҗатын өйрәнү максатыннан башлап җибәрдем. Берничә ел элек газета битләрендә аның шигырьләрен укып чыккан идем, һәм алар минем күңелемә бик хуш килделәр. Аның лирик шигырьләре, бигрәк тә табигатьнең ул гына күрә алган төсмерләре, хатын-кызның катлаулы тормышы, мәхәббәте турында язылганнары минем күңелемне яулады.
Эшемне шагыйрәнең шигырьләрен, проза әсәрләрен өйрәнүдән башлап җибәрдем. Кызганычка каршы, безнең китапханәләрдә Ф. Тарханова басмалары юк икән.
Шуңа күрә , мин Ф. Тарханованың бертуган абыйсы Илгиз Габдрахман улы Тархановка мөрәҗәгать иттем. Ул миңа сеңелесе турында, балачак хәтирәләре турында сөйләде, Флера ханымның бүләк итеп биргән китапларын фотоларын күрсәтте.
4
1.1 Тархановлар - Чистай районында элек-электән данлыклы нәселләрнең берсе. Гаилә башлыгы Габдрахман Тарханов Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Чистай комсомол райкомында инструктор булып эшли. 1939 елда Чистай педучилищесы укучысы, Саба кызы Сәрвәриягә өйләнә. Фин сугышында да, Бөек Ватан сугышында да политрук була ул. Сугыштан яраланып кайткач, Яүширмәгә авыл Советы рәисе итеп җибәрәләр. Соңрак Габдрахман Тарханов Яүширмә мәктәбендә физика укыта башлый. Хатыны Сәрвәр дә шул ук мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Тормышка, яшәүгә гашыйк Сәрвәрия белән Габдрахман гаиләсендә берсеннән –берсе чибәр, акыллы, зирәк егетләр һәм кызлар дөньяга килә.9 бала бер-берсенә терәк, таяныч булып, үз юлларын сайлый, берәм-берәм читкә тарала, әмма ата-ана хатирәсе, өйдәге музыка кичәләре, җырлы-биюле мизгелләр беркайчан да онытылмый.
5
Бу гаилә авылда иң хөрмәтлеләрдән санала. Ата-аналарның барысы да диярлек балаларын Сәрвәрия апага бирергә тырышкан: яше җитмәгәнен дә, яше узганын да.
“Рухи мирас” нәшрияты тарафыннан басылган “Татарстан гаиләсе ”дигән китапта да бу гаилә турында, Сәрвәрия апа турында язылган.
6
1.2 Менә шушы гаиләдә өченче бала булып, 1947 елның 25 маенда Флера ханым дөньяга килә. Балачагы, мәктәп еллары Яүширмә авылында үтә. Арча педагогия училищесын тәмамлап, Чистай районының Чирүле Шонталысында һәм Кыргызстанның Ош өлкәсе Араван шәһәре мәктәпләрендә рус теле белән математика укытканнан соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 5 нче курста укыганда ук, татар теле кафедрасына методист- лаборант булып эшкә урнаша, аспирантурада укый. Аннан соң унике ел “Радиоприбор” заводында инженер - конструктор булып эшли.
1.3 1971 елдан башлап Флера ханым профессиональ тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Ул рус теленнән татарчага гына түгел, казах теленнән татарчага да тәрҗемә итә. Расул Гамзатов шигырьләре тәрҗемәсе бик уңышлылардан санала. 2009 елның декабрендә рус теленнән татар теленә тәрҗемә иткән Тәүфыйк Кәримов китабы басылып чыга.
90нчы еллардан башлап, Тарханованың хезмәт юлы журналистикага бәйле - “Шәһри Казан” газетасында тәрҗемәче- корреспондент һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли. Шул елларда көндәлек мәтбугатта һәм күмәк җыентыкларда аның әдәби тәрҗемәләре дөнья күрә.
7
1995 елдан Ф. Тарханова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының беркетмәләр бүлегендә тәрҗемәче - баш референт, соңрак баш киңәшче булып эшли. 2004 елда, терминология буенча кандидатлык диссертациясе яклап, “Филология фәннәре кандидаты” дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була.
Флера Тарханова яшьтән шигырьләр яза. Шагыйрә әйтүенчә, шигырьләр аның күңелендә кече яшьтә, әле балалар бакчасына йөргәндә үк, яза белмәгән вакытында туа. “Ничек тумасын? Әни һәм әби гомер буе шигырь язган бит”- ди ул. Ә әтисе белән бертуган олы абыйсы проза белән мавыккан.
1.4 Флера ханымның соңарып кына, 1997 елда “Синең кайнар сулышың” исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Бу китапка кереш сүзне Татарстан Язучылар берлегенең шигърият остаханәсе җитәкчесе, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев яза. Ул Флера ханымны боз катлавын ярып чыккан, инде җәйне узып, көзен дә, кышын да сулмаслык хәлгә килгән умырзая чәчкәләре белән чагыштыра: “ Аның лирик шигырьләре, бигрәк тә табигатьнең ул гына күрә алган төсмерләре, хатын-кызның катлаулы тормышы, мәхәббәте турында язылганнары минем күпне кичергән карт йөрәкне дә, композитор Заһид Хәбибуллин әйтмешли, “чеметте”,- ди.
2001 елда “Йөрәгемә яшерелгән серләр”, 2007 елда “Язмышлар язылганда” исемле шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгы басыла. . 8
1.5 Сагындыра, үлеп сагындыра
Туган якның чәчкә-гөлләре,
Шул сагыну салган тирән сагыш
Йөрәгемә кадәр үрләде,
дип яза шагыйрә туган авылы турында . Яүширмәгә, туган ягына ул бик күп шигырьләрен багышлый. “Яуширмәгә кайттым”(1994), ”Шөкер аллам” (1994), ”Үпкәләмә миңа, “Туган авылым”(1996), ”Авылым даны”(1996), ”Син дә яшермә”(1993). Шулай ук “Чистаем”(1992), “Чистай сагышлары”(1992), “Чистай сәгатьләре”(1993), “Серле төн”(1995) һ.б.
Ф. Тарханова Чистай Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, рус һәм татар телендә , Чистай турында язылган шигырьләр җыентыгы чыгаруда катнаша.
9
1.6. Әти-әнисенә тирән ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән шундый юлларны багышлый:
...Балаларын нык яратты әти-
Алларыннан төшми үстек без
Тырышлыгың, зыялыгын алып,
Дөнья киңлегенә күчтек без....
Безнең әни уңган гына түгел,
Чибәрләрнең булган чибәре.
Әти аны белеп сайлап алган, 10
Йөз гүзәлне читкә тибәреп.
II 11
Флера Тарханованың 20 ләп китабы (лирик шигырьләр, балалар өчен шигырьләр, әкиятләр һәм тәрҗемә китаплары) басылып чыкты. Ул- лирик пландагы, тирән хис-кичерешләр шагыйрәсе. Аның шигъриятендә сагыш-шатлыклар белән сугарылган мәхәббәт, балачак, яшьлек хәтирәләренә бәйле табигать күренешләре, туган авыл, туган төбәк, ил-халык, яшәеш, милләт язмышы - барысы да ихлас рәвештә, шагыйрәнең үзенә генә хас тел-тасвирлау чаралары белән бәян ителә. Ул –илледән артык җыр авторы. Аның җырлары тупланган “Синең кайнар сулышың” дигән аудиокассета һәм компакт-диск дөнья күрде.
Флера ханым – проза җанрында һәм драматургиядә дә көчен сынап караган әдибә. “Өч каурый” әкияте буенча Казан Дәүләт “Әкият” курчак театры куйган спектакль һәм иң яхшы драма әсәрләре бәйгесендә III урынны яулаган “Сөю газабы, яки Ташлама мине” драмасы шуны раслый.
Ф. Тарханова хезмәтләре һәм иҗатындагы казанышлары өчен Татарстан Республикасының мактау грамотасы, “Казанның 1000 еллыгы истәлеге”нә ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнә, “Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Бүгенге көндә дә Флера Тарханованың иҗат чишмәсе челтерәп ага: ул яңадан-яңа әсәрләр язуын, Үзенең актив җәмәгать эшчәнлеген дә дәвам итә. Моны, интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, укучылар, студентлар Мәскәү татар диаспорасы белән үткән төрле очрашулар раслап тора. Шагыйрәне бигрәк тә тел язмышы борчый.
Кулланылган әдәбият 12
Чистополь и Чистопольцы , Казань 2004
«Татарстан гаиләсе», Казан 2003
“Синең кайнар сулышың” Ф.Трханова, Казан Татарстан китап нәшр 1997
“Йөрәгемә яшерелгән серләр” Ф.Тарханова, Казан Татарстан китап нәшр. 2001
“Язмышлар язылганда” Ф.Тарханова, Казан Татарстан китап нәшр. 2007
Кушымта 1 13
Флера Тарханованың туган авылы һәм Чистайга багышлап язган шигырьләре.
14
15