kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Бай тарихлы туган ягым"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Исследовательская работа написана о истории татарского народа. Работа использовалась в областной научно практической конференции "Народы Поволжья: история, образование. культура".

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Бай тарихлы туган ягым"»

Сарытау өлкәсе Базарлы - Караболак муниципаль районы

”Янкә гомуми урта белем бирү мәктәбе”

фәнни-гамәли конференция



Юнәлеш: татар теле һәм әдәбияты





Бай тарихлы туган ягым











Үтәде: Тугушева Найлә, Тугушева Айгөл

9 нчы сыйныф укучылары.

Фәнни җитәкче: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Исхакова

Гөлфия Әхәт кызы ,

(89271359739)







2016 нчы ел




Эчтәлек

I. Кереш өлеш

“Бай тарихлы туган ягым” темасының актуальлеге, максат һәм бурычлары, тикшерү объекты, предеты, методлары..........................................................................................................3-4

II. Төп өлеш

2.1 Борынгы мишәр җирләре........ ............................................................ ....5-6

2.2 Туган ягым Алтын Урда чорында...........................................................7-10

III. Йомгаклау .....................................................................................................11

Кулланылган әдәбият исемлеге.........................................................................12

Кушымта.........................................................................................................13-15

 















I. Кереш өлеш

    “Сукмакны бит кайчандыр

Кешеләр салып үткән.

Димәк, сукмак салырга

Безгә дә чират җиткән.

Рәфис Корбан.

       Әйе, бик хак, матур сүзләр. Минем дә киләчәк буын өчен игелекле эш башкарасым килде һәм иң кулае дип, фәнни-эзләнү эше язуны сайладым. Илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче күңел маягы булган мишәр - татарларның борынгы тарихы турында йөрәгемнән төрле уйлар кичте. Шуларны башка укучылар күңеленә дә җиткерәсем килә.

   Соңгы елларда милли үзаңны тәрбияләргә кирәк дигән сүзләрне бик еш ишетәбез. Милли үзаңны үстергәндә, тел белән тигез дәрәҗәдә үзебезнең тарихка да игътибар итәргә кирәк дип әйтәләр, шуңа үземнең ерак бабаларым турында беләсем килде. Тарихта бармы икән аларның эзләре ?

Тагы шуны әйтәсе килә: олы яшьтәгеләр иманлы буын үстерергә тели.  Ә иманлы булуны мәчеткә йөрүдән, биш вакыт намаз укудан, Коръән ятлаудан гына гыйбарәт дип уйлыйлар. Ләкин мин моның белән килешеп бетмим. Иманлы булырга тырышкан кеше үз халкының тарихын да белергә тиеш. "Тарихын белгән үлмәс”,- дип тикмәгә әйтмәгәннәр бит.

Шушы эшне башкарганда , мин тагын бер нәрсәне аңладым. Туган ягыңның тарихын белсәң генә, Бөтендөнья һәм Ватан тарихын тиешле дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкин. Ә без мишәр - татарлар тарихы турында дәреслекләрдә язылмаган. Югыйсә, борынгы бабаларыбызның бу җирләрдә яшәгәннәрдер бит! Шушы бушлыкны өлешчә генә булса да тутырасым килде.

  Горурланырлык вакыйгаларны, күренешләрне кечкенәдән сеңдергәннән соң гына балаларны патриотик гражданнар итеп тәрбияләргә мөмкин дип уйлыйм.

      Шулай итеп, эзләнү-тикшеренү эшемнең максаты – шушы төбәктә яшәүче халкымның тарихын өйрәнү, авылдашларымда туган төбәгебезгә карата кызыксыну уяту. Шул максаттан чыгып, эшемдә түбәндәге бурычларны үтәргә уйладым.

1) Татар халкының өчтән бер өлешен тәшкил иткән мишәр - татарларның шушы төбәктә кайчаннан бирле әши башлауларын ачыклау;

2) Мишәрләрнең тарихта тоткан урыны турында мәгълүмат табу һәм туган авылым тарихы белән бәйләнешен ачыклау.

Эш барышында мин түбәндәге эзләнү-тикшеренү алымнарын кулландым:

  1) музей материалларын өйрәнү;

  2) Дәүләт архивы материаллары белән танышу;

  3) тарихчылар китапларын уку;

  5) фәнни материалларны өйрәнү.

      Куелган максат һәм бурычлардан чыгып, эшемне шундый планда төзедем. Ул кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән, кулланылган әдәбият исемлегеннән, кушымтадан тора. Төп өлешне түбәндәге бүлекләр тәшкил итә:

1.Борынгы мишәр җирләре.

2.Туган ягым Алтын Урда чорында.












II . Төп өлеш

2. 1. Борынгы мишәр җирләре.

Әй, Туган җир! Туган җир!

Барлыгыма сыйган кадәр

Бар яхшылык җыйган җир!

Равил Фәйзуллин

    

Татар халкының бай тарихы бар. Диңгездән бер тамчы алган кебек, менә шул бай тарихтан мин үз мишәр татар халкымның тарихын аерып алдым. Авылым кечкенә булса да, аның тарихын өйрәнер өчен әһәмияте чиксез зур булган мәгълүматларны тупладым.

Тарихи чыганаклар буенча, минем туган авылым Янкә, революцияга кадәр Пенза өлкәсенә кергән, ләкин ерак борынгы заманнарда да шушы җирләрдә кешеләр яшәгән бит.

... Туган якларымда борынгы заман цивилизациясе эзләрен барлый-барлый карталарны күзәтәм, X гасырларда ук безнең җирләрдә бортас халкы яшәгән. ” Мишәрләрне борынгы заманнарда бортаслар дип атап йөрткәннәр һәм аларның соңгы мең еллыкта берничә башкалалары булган - Юлау(Әләзән),Наручат,Төмән (Темников) һәм Сарыкылыч” (Ф.Бәйрәмова. Милләтемә хезмәт иттем.-Казан.2013.) Мишәрләр үз кнәзлекләре белән яши башлагач та, алар Алтын Урда, рус дәүләтләре составында булганда да, бу шәһәрләр озак еллар буе үзәк ролен үтәгәннәр.М.З.Зәкиев, “..мишәрләрнең дәүләтчелеге булган....” – дип билгеләп үтә. Заманында Мещера (мишәр) төбәге шактый зур мәйданны биләп торган. Аның көньяк чикләре Дон елгасына кадәр җиткән, көнбатыш чикләре Ока елгасына, ә төньяк һәм көнчыгыш чикләре Иделгә кадәр сузылган (Мухамедова Р.Г.,2008:5). Мәгълүматлардан күренгәнчә, Мишәр илендә барлыгы меңнән артык татар авылы бар. Бу бик зур сан, төп халык булган җирле милләтләрдә генә шушы кадәр авыллар булырга мөмкин. Рус чыганакларына караганда бу татар авыллары 17-18 гасырларда гына барлыкка килгән. Гел кайдандыр күчеп утырган булып чыга. Безнең фикеребезчә бу дөреслеккә туры килми, мишәр татар авыллары бу якларда бик борынгыдан яшәп киләләр. Тарихчыларның фикере белән килешәбез, борынгы карталарга ышанабыз, димәк зур шәһәрләрне ашатучы, дәүләткә гаскәр бирүче булып торган бортас - мишәрләрнең авыллары, башкалалары юк ителгәч тә милләт юкка чыкмаган, менә шушы авылларга таралышып, исән калган һәм бүген дә яши..

























2.2. Туган ягым Алтын Урда чорында


Алтын Урда гаскәрләре бирегә килгәндә, мишәрләрнең бәйсез үз тормышлары булган дип уйларга нигез бар. Кайбер тарихчылар мишәрләр белән монгол-татарларның очрашуын зур бәрелешләр рәвешендә күрсәтергә теләсәләр дә, тарихта андый фактлар юк диярлек. Киресенчә, татарлар бирегә килгәч кенә мишәрләр дөньяга таныла башлый...Чөнки Алтын Урда дәүләте җирле халыкларны юк итү максаты куймый, киресенчә, алар белән берләшеп, Татар Илен ныгыту бурычын куя. Йөз елдан артык, Туктамыш хан бу җирләрне рус кнәзләренә биргәнче Мишәр иле белән татарлар морзалары идарә итә. Аннан соң да бу шәһәрләр кулдан – кулга күчә, әмма мишәрләр үзләренең мөстәкыйльлекләрен, бигрәк тә тел һәм дин өлкәсендә саклап кала алалар. Тарихчылар мишәрләрнең биредә кимендә 1500 ел яшәүләрен язалар. Мине бигрәк тә бу яклардагы Темников (Төмән) һәм Наровчат (Наручат) шәһәрләре кызыксындырды, чөнки мишәрләрнең тарихын алардан башка күз алдына китереп булмый дип язалар. Бигрәк тә Темников шәһәре мишәр тарихында зур урын тоткан, фәнгә ”Темников кнәзләре”, ”темников татарлары” атамалары белән кереп калган. Музеендагы мәгълүатлардан күренгәнчә 1678 елда, төбәктә 50 Акчурин фамилияле морза, 31 Кудашев, 17 Тугушев, 18 Бибарсов татар морзалары була. Барысы да дип әйтерлек тирә-юньдә зур җир биләмәләренә, авылларына ия булалар. (Ф.Бәйрамова.Мишәр иле.-Казан. 2013)

“Музейда татарлар белән бәйле кайбер патша фәрманнары да, татар морзаларының нәсел шәҗәрәләре һәм рәсемнәре дә куелган. Әйтик, иң түрдә Ринат Шаһгали улы Кудашевның нәсел шәҗәрәсе, Россия дворяннар союзы тарафыннан бирелгән дипломы, үз фотосы һәм борынгы татар гаиләсе фотосы куелган, боларны музейга Ринат әфәнде үзе тапшырган булырга тиеш»-дип яза тарихчы Ф.Бәйрамова.

Казан галиме Габдуллин, Саид Еникеев китабына бәя биргәндә: ”Как и В.В. Первухин, автор считает, что на части Мещерских земель распологалось “вассальное Темниковское княжество», во главе которого стояли «потомки Саид-Ахмеда….»(И.Р.Габдуллин. От служилых татар к татарскому дворянству. - Москва, 2006, стр.11.) Бу безнең өчен кыйммәтле мәгълүмат, чөнки Сәид-Әхмәтнең нәселе дип санала әлеге югарыда искә алынган кнәзләр.

Өлкәнең иң төньягында урнашкан Наровчатта 1312 елдан 1320 елга кадәр Алтын Урда ханы яшәгән. Хан шунда яшәгәч, әлбәттә, ул олыс үзәге генә түгел, ә илнең башкаласы булып торган. Күпчелек галимнәр бу турыда белсәләр дә, Наровчатның бәясен түбәнәйтеп, аны төньяктагы олыс үзәге, дип кенә язалар, ә бу һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Узган гасырның егерменче елларында Сарытау музееннан махсус килеп, Наровчатны беренчеләрдән булып өйрәнгән галим Александр Кротков та зур тарихның шулай кадерсезләнеп ятуына игътибар итә.

Наровчат бит Алтын Урданың башкаласы булып тора, анда ханнар исеменнән акча сугыла, рус князьләре һәм руханилары бирегә килеп татар ханы кулыннан ярлык алалар, шәһәр үсә, матурая, анда төзелешләр арта.

Галмнәрнең язуынча, ул чактагы Наровчат хәзергесеннән берничә тапкыр зуррак булган, анда хан сарае балкып торган, мишәр-татарлар зур кызыл кирпечләрдән һәм агачтан йортлар салганннар, шәһәрдә өч мәчет булган шуның берсе Җәмигъ мәчет, кәрвансарайлар, мәчет мунчасы, бассеейннар һәм фонтаннар булган, йортлар үзәктән җылытылган һәм өйләргә су кертелгән булган. Болар турында археологик табылдыклар сөйли, алар Наровчатның төбәкне өйрәнү музеенда саклана.

“В 14 веке горожане знали водопровод..” - дип, исе китеп яза тарихчы Виталий Лебедев. Әйе, ”кыргый” дип йөртелгән татарлар урманнарда шәһәрләр дә салганнар, йортларын да икешәр катлы итеп кирпечтән төзегәннәр, салкын кышларда аларны җылыту ысулларын да тапканнар. Наровчтатның “Мизгит” (Мәчет) дип аталган кырында 20 кирпеч йорт нигезе казып чыгарылган, мәчет, төрбә урыннары табылган, биредә борынгы татар зираты да булган.

Наровчатның төп халкы гомер-бакый төрки бортас-мишәрләр, болгар-татарлар булган.Үзбәк хан Наровчатта яшәгән чорында ислам динен дәүләт дине итеп бөтен Алтын Урдага игълан иткән. “В Норовчате и в поестьях, расположенных в его окрестностях, собралисьлучшие мусульанские умы со всей Золотой Орды- богословы, ученые поэты архитекторы строители, реесленники, инженеры”(Г.Еникеев. По следам черной легенды.- Москва - Нижний Новгород, 2009.)

Бөтен ислам дөньясы белән яхшы элемтәләр урнаштырган, үз илен ныклы кул белән тоткан һәм рус илендә тәртип керткән. Ул 30 ел буе җиһанһир ир булып ярты дөнья белән идарә иткән, кирәк чакта – яу чапкан, кирәк чакта яуларны бастырган халкын һәм илен саклаган. Себердән – Каф тауларынача, Кырымнан-Урта Азиягәчә җирләр Алтын Урда дәүләтенеке – татар җирләре булган, ул аларга беркемне дә якын җибәрмәгән.

“Үзбәк хан гамәлдә үз араларында сугышып, кырылышып торган вак кенәзләрне, бер ноктага җыйды. Шул сәбәпле урыслар куәт алып киттеләр. Бүгенге Русияне Русия итүче Петр I белән Екатерина II булса да, нигезен салучы, турысын әйткәндә, Үзбәк хандыр. Әгәр дә Үзбәк хан үзеннән әвәлге ханнарның сәясәтләрен тоткан булса, бер Петр белән бер Екатерина түгел, ун Петр белән ун Екатерина тырышсалар да бүгенге Русия дәүләтенең мәйданга киләсе юк иде. Үзбәк хан моны белмәүчеләрдән түгел иде...” (Ризаэтдин Фәхретдин. Алтын Урда ханнары. – Казан, 1996, 34-35 битләр.)

Мөселман ханы буларак та, ул башка дин тотучыларны кысмаган, дин тотуда аларга тулы ирек биргән, шәригатьтә күрсәтелгәнчә, алардан махсус ясак кына түләттергән.

Әйе, урыс-христианнарны җәберләүчеләргә Үзбәк ханның җәзасы каты булган – ул аларны, кем булуына карамастан, үлемгә хөкем иткән. Һәм бүгенге көндә дә таллерантность дигән сүз ул бит диннәрне капма – каршы кую наданлык билгесе дигән төшенчәне дә үз эченә ала.

Урыс дәүләте составына күчкәч тә, мишәрләр татарлыкларын саклап яшиләр, бары тик көчләп чукындырулар чорында гына татарларының бер өлеше чукынып урыска әйләнә, бер өлеше, иманын һәм милләтен саклау өчен, чыгып китә.

Димәк тарихыбыз бөек, ә хакыйкать ачы һәм рәхимсез…Максатыбыз, тарихның ни-бар ягын яктырту түгел, мишәр-татарларның шушы җирләрдә җирле(местный) халык булып яшәвен күрсәтү, Россия тарихында туган ягыбызның тоткан роле бик зур икәнлеген, ахыргы вакытта телевидниедән еш ишетәбез. Тарихчыларның хезмәтләре белән таныш булырга өндим барыгызны да!

Россия тамырлары исламда да, православиедә дә бар.































III. Йомгаклау.

   

Мишәрләр-нәселдән килгән хакимдарлар, ягъни, генетик яктан лидерлар, алар арасыннан милли юлбашчылар, көчле гаскәриләр, зур байлар чыккан, бу традицияләр бүген дә дәвам итә. Мишәр тарихы алга таба да өйрәнүне сорый, моны татарны бүлгәләү дип карарга ярамый, киресенчә, татар тарихын тагы да баету, данлау һәм зурлау дип кабул итәргә кирәк, чөнки мишәрләр беркайчан да татарлыктан баш тартмыйлар, милләтебезнең башында торалар.

Халкым көчле рухлы, нык, хезмәт сөючән халык! Гаҗәп хәл: күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп яза алучы әдипләр, акыллы сәясәтчеләр, оста җитәкчеләр күп очракта авылда туа. Ни өчендер, нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк, уңган, тырыш, мөстәкыйль була. Табигать белән бербөтен булып яшәвеннәндер ул. Пенза туфрагыннан чыккан асыл затлар – дөньякүләм танылган дин белгече Муса Бигиев, язучылар Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиев, Гафур Колахмәтов, Кәрим Тинчурин, Гадел Кутуй, Шамил Усманов, Хәсән Шабанов, Исхак Зәбиров, Азат Вергазов; галимнәр Әдһәм Тенишев, Ришат Кудашев, Фатих Бахтеев, Якуб Агишев; композитор Мөнир Мазунов; танылган Акчуриннар, Бибарсовлар, Кудашевлар, Тугушевлар нәселләре. Бездән дә шундый талантлы, көчле шәхесләр үсеп чыгар, иншаллаһ, чөнки шартлар бар. Халкымның күзләрендә милләтебез белән горурлану чаткалары сүнмәсен, егетләрдә мишәр морзаларының кайнар каны, кызларында әдәп-әхлак билгеләре сизелеп торсын иде... Амин, шулай булсын, кайда гына яшәсә дә, милләтебез юкка чыкмасын, үз тарихын, телен, динен белсен, татар-мөселман булып калсын!













Кулланылган әдәбият исемлеге

 

1.     Янкә урта мәктәбендәге   музей материаллары.

2.     Бәйрәмова Ф. Ә. Милләтемә хезмәт иттем. Казан:”Аяз” нәшрияты , 2013нче ел.

3.    Рашитов Ф.А. История татарского народа. Саратов,2001.

4.    Еникеев Г. Татарский след в истории России и Евразии.Москва-Нижний Новгород:Издательский дом “Медина», 2009.

5.     "Ревизские сказки”, архив материаллары, 1858 нче ел.

6.     Населённые пункты республики Татарстан”. Краткий справочник. Казань, 1997. 

8.     Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники волжско-камской Булгарии и её территория. Казань: Тат.кн.изд., 1975.

9.     Хасанов М.Х.Татарский энциклопедический словарь.  Казань: институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999.

10. Ризаэтдин Фәхретдин. Алтын Урда ханнары. – Казан, 1996, 34-35 битләр.














Кушымта №1

   



Бортас-мишәрләр







Кушымта №2










Наровчатта сакланып калган татар өйе.















Кушыта №4











12



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 9 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Бай тарихлы туган ягым"

Автор: Исхакова Гульфия Ахатовна

Дата: 06.12.2016

Номер свидетельства: 366549


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства