«Казан арты татарларының традицион культурасы»
Эшләде: Габдрахманов Илназ
МБОУ “Казанбаш төп мәктәбе”нең 9 нчы класс укучысы
Җитәкче : татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Габдрахманова Луиза Минһаҗ кызы
2014 нче ел
Тема: “Казан арты татарларының кыр фольклоры”
Теманың актуальлеге: халыкның гореф-гадәтләрен, йолалары тарихын өйрәнеп, аларга яңа сулыш өрү
Эшнең максаты: Ата-бабаларыбыздан калган
гореф- гадәтләрне, йолаларны, бәйрәмнәрне торгызу, халыкчан рухын кайтару.
Тикшерү методлары: эвристик ысул-эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Алымнар: фольклор буенча фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү, авылыбызның өлкән кешеләреннән йолалар тарихын сөйләтү, йола күренешләрен фотога төшерү.
Татар халкының фольклорында төрле йолалар белән бәйләнгән әсәрләр шактый бай һәм катлаулы.
Ырымнар
Татар халкының ырымнары элегрәк бик аз җыелган. Чөнки ырым үзенең эчтәлеге белән иске дөньяга, хорафатлы карашлар яшәгән чорларга карый. Ырымнар тематик яктан берничә төркемгә бүленә .
Чәнки, чәнки,чәнки елан,
Чәнки башлы кара елан,
Иртә томан, кич томан,
Син тимәсәң, мин тимәм.
Кара елан, кит, елан. Тфү!
НАРДУГАН КОТЛЫ БУЛСЫН!!!
Нардуган, нардуган,
Нардуган, хуҗалар,
Котлы, мөбарәк булсын,
Тормыш түгәрәк булсын;
Мал-туарларыгыз артсын,
Колыннарыгыз чапсын,
Игеннәрегез уңсын,-
Кукәй кебек тук булсын,
Нардуган,нардуган
18 нче гасырга кадәр татар халкы Яңа елны март аеның егерме берендә – көн белән төн тигезләнгән вакытта каршы алган. Бу көн “Нәүрүз” дип аталган.
Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә;
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Карга боткасы – карга исеме белән бәйле йола. Бу йолада җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт сорала. Борынгылар җир йөзенең салкын кардан арчылуын, яз җитүен каргалар килү белән бәйләп караганнар.
Карга боткасы
Яңгыр боткасы
Ә “Яңгыр боткасы”ның исеме корылык булганда янгыр сорауга нигезләнгән. Кешеләр бер-берсен су белән коендырып, су буенда пешкән ботканы ашап, табигатьтән мәрхәмәт сораганнар. Бу йола буген дә башкарыла.
2010 нчы елның җәе. Арча районы Казанбаш авылында корылык вакытында Ходайдан яңгыр сорап элеккеге йоланы башкардылар. Яңгыр боткасы пешерелде, әби-бабайлар дога укыды, яшьләр бер-берсенә су сибеште.
Элекке йолаларны торгызуда Казанбаш авылы имам-хатыйбы Вилдан хәзрәт башлап йөри.
Яңгыр, яу, яу, яу!
Тәмле ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда .
Яз көне җир күренә башлагач, бала-чага авыл борынча йөреп, ярма, сөт, май, йомырка җыеп йөргән.
Дәр, дәр, дәрәгә,
Иртә торып, берсекөнгә сөрәнгә,
Сөрән суккан-бай булган,
Тәмәке тарткан- юк булган.
Һай, һай, һай диләр,
Гали абзый бай дилзр,
Берәр кашык май диләр!
Шулай җыйган ризыклардан болында, тауда, басуда зур казанда ботка пешергәннәр. Сыйланырга бөтен авыл баласы җыелган. Сыйлангач,
төрле-төрле уенар уйный торган булганнар.
Халык бәйрәме – Сабантуй
Сабантуй-татарларның көнкүрешендә язгы кыр эшләре башланыр алдыннан үткәрелеп килгән иң зур һәм иң күңелле милли бәйрәм.Тамырлары белән борынгы болгар бабаларыбызның Төньяк Кавказда яшәгән чорына барып тоташа.Кавказда яшәүче халыкларда ат чабышларын, төрле ярышларны эченә алган Беренче буразна бәйрәме булуы мәгълүм. Аны “сабан бәйрәме”, “сабанга чыгу”, “сабан туе” кебек төрле исемнәр белән йөрткәннәр. Татарлар да сабан туен май аенда үткәргәннәр.Бары совет чорында җәй көне уздырыла башлаган.Үзара көч сынашу, куәт-сәләтеңне халык алдында исбатлау – әлеге бәйрәмнең асыл сыйфаты.
Борынгыдан килгән ат чабышы
Ат чабышы бүген
Йомылып та атың
чапкан чакта
Тезгеннәрен тотма ,
буш җибәр!
Теләсә дә дошман
алдыралмас,
Буш җибәргән атка
кош диләр.
Сабантуйның төп йоласы - мәйданда үткәрелә торган ярышлар һәм уеннарны да гомуми бер халык тамашасы итеп карарга кирәк. Сабантуйның төп хәрәкәт итүче персонажлары - бәйрәм рухы белән рухланган; туган-тумача, дус-иш белән бергә булу, алар белән бер гамь белән яшәү бәхетенә тиенгән халык.
Капчык
Капчык киеп йөгерү
сугышы
Көянтә-чиләк белән су ташу
Аркан тартышу
Катыктан акча эзләү Селкенеп торган бүрәнә башыннан әтәчне алу
Татарча көрәш
Сабантуй батыры
Гаилә йолалары циклының халык уеннары, тамаша сәнгате белән бәйләнгәннәре «Бишек туе» белән башланып китә.
Никах туе
Көнкүреш йолаларының иң күренеклесе булган «Туй йоласы» театрлы тамашаларга, уеннарга аеруча бай. Кыз белән егетнен танышуыннан алып, аларның гаилә корып яши башлауларын кадәрге вакыт аралыгында бик күп йола ритуаллары уздырыла .
Каз өмәсе
Каз өмәсенә авылның уңган кызлары җыела. Бер үткенрәк кызны өмә башы итеп куялар. Ул каз йолку, казларны елгада чайкау эшләрен оештыручы була. Каз өмәсе хезмәттән генә тормый. Ул әле кызларның авыл егетләре белән очрашып, күңел ачып, серләшеп, бер-берсенә вәгъдәләр бирешә торган урыннары да. Шуның өчен кайда каз өмәсе — шунда егетләр кыз күзләргә килә. Кыскасы, бу өмәдә эш тә, берочтан яшьләрнең танышу-килешүләре дә бара. Каз өмәсе уен-көлкеле, җыр-биюле бер тамаша төсен ала.
Каз өмәсе
Каз өмәсенә авылның уңган кызлары җыела. Бер үткенрәк кызны өмә башы итеп куялар. Ул каз йолку, казларны елгада чайкау эшләрен оештыручы була. Каз өмәсе хезмәттән генә тормый. Ул әле кызларның авыл егетләре белән очрашып, күңел ачып, серләшеп, бер-берсенә вәгъдәләр бирешә торган урыннары да. Шуның өчен кайда каз өмәсе — шунда егетләр кыз күзләргә килә. Кыскасы, бу өмәдә эш тә, берочтан яшьләрнең танышу-килешүләре дә бара. Каз өмәсе уен-көлкеле, җыр-биюле бер тамаша төсен ала.
Аулак өй
Татар халкы элек-электән аулак өйләр, кичке уеннар оештырган, төрле бәйрәмнәр үткәргән. Монда яшьләр күңел ачканнар. Уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр .
Яшьләр тарафыннан уйнала торган күмәк җырлы-биюле уеннарның күпчелеге ачык һавада уйнала. Бу элек-электән традиция буенча шулай килә һәм аларның уйналышы халык йолалары һәм бәйрәмнәре белән турыдан-туры бәйләнгән. Әмма бу төр уен репертуары башлыча билгеле бер йолага гына карамый, һәрбер очракта (йолада, бәйрәмдә) гомуми җырлы-биюле уеннар репертуары кулланылышка керә. Кыскасы, «бу йолада, бу бәйрәмдә бары тик шундый уеннар гына уйнала» дип әйтергә мөмкин түгел. Әмма кайбер йола яки бәйрәмнең үзенә генә «аталган» уеннары булырга мөмкин.
Тормышта кешеләрне, нинди яшьтә булуларына да карамастан, уеннарга тарту – халык педагогикасының зур казанышы. Халык уеннары, гореф – гадәтләре, бәйрәмнәре, буыннан буынга яңарып, халыкның гасырлар буена сыналган барлык рухи хәзинәләрен үзләрендә саклап киләләр, кешенең гармонияле үсешен тәэмин итүдә табигый юнәлеш бирүче мөһим рольне үтиләр. Билгеле бер йолалар системасы оешкан җәмгыять кенә тотрыклы була, аңардан башка җәмгыять тулы канлы һәм тулы кыйммәтле тормыш белән яши дә алмый.
Кулланылган әдәбият
Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан:Татар кит.нәшр., 1995.
Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан:Татар кит.нәшр., 1992.
Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре /Татарстан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. Казан:милли китап, 2000.
Шәймәрданов, Р.Сибгатуллин. татар милли педагогикасы. – Казан:”Матбугат йорты”нәшр., 2004.
Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан:татар кит.нәшр., 1980.
Сәүбанова С. Бәйрәмнәр,туйлар өчен. – Казан: “Раннур”нәшр.,1999.
Татар халкының җырлы-биюле уеннары /Төз. Х.Гатина, сүз башы язучы И.Надиров. – Казан:Татар кит.нәшр., 1968.
Татар халык уеннары/Төз., сүз башы һәм искәрмәләр авторы Р.Ягъфәров. – Казан: Раннур, 2002.
Р.Ягъфәров. Уен –күңел бәйрәме.- Казан:Мәгариф,2009.
Ягъфәров Р. Татар халык уеннарын төркемләү мәсьәләсе //Фәнни эзләнүләр юлында. – Казан:Фикер, 2000.
Ягъфәров Р. Халык уеннары//Мәгариф. – 2001. - №9.
Ягъфәров Р. Халык уеннары//Мәгариф. – 2002. - №1.
Ягъфәров Р. Татар халкының уен фольклоры. – Казан:Иман, 2002.