kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Воспитательный час на тему: "Муса ??лил - Татар халкыны? б?ек улы!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар халкыны? б?ек улы, герой шагыйрь Муса ??лил (Муса Мостафа улы ??лилов) 1906 елны? 15 февраленд? элекке Оренбург губернасы (х?зерге Оренбург ?лк?се Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаил?сенд? алтынчы бала булып д?ньяга кил?. 1913 елда Мусаны? ?тисе Мостафа абзый, ишле гаил?сен ияртеп, Оренбург ш???рен? к?ч? ??м вак-т?як сату эшл?ре бел?н ш?гыльл?н? башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта ??м бер елдан шунда вафат була.

Муса алты яшенн?н авыл м?кт?бен? укырга кер?, гаил? ш???рг? к?чк?ч, укуын «Х?с?ения» м?др?с?сенд? д?вам иттер?. М?др?с? елларында (1914-1917) матур ?д?бият ?с?рл?рен яратып укый, Тукай, Д?рдм?нд, С. Р?миев и?атлары бел?н яыннан таны¬ша, шулар т?эсиренд? ?зе д? шигырьл?р язып, аларны м?др?с?д?ге кулъяз¬ма журналга урнаштыра бара.

Октябрь революциясе ?и?еп, илд? совет власте урнашкач, «Х?с?ения» м?др?с?се М?гариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бир? м?кт?бе итеп ?зг?ртел?. Муса, бу м?кт?пне? алдынгы укучыларыннан булып, озакламый ш???р комсомол оешмасына член булып кер?.

1919 елны? октябренд?, Оренбург ш???ре Дутов гаск?рл?ре тарафыннан камап алынган чорда, Т?ркстан фронты политидар?се органы «Кызыл йолдыз» газетасында ун?ч яшьлек М. ??лилне? «Б?хет» исемле шигыре басылып чыга. Шуннан со? аны? революция, к?р?ш рухы бел?н сугарылган романтик шигырьл?ре матбугат битл?ренд? еш к?рен? башлый. 1919 елны? декабренд? М. ??лил туган авылы Мостафага кайта ??м м?кт?п балаларын, яш?смерл?рне берд?м оешмага туплау буенча культура-агарту эшл?ре алып бара. 1920 елны? январенда М. ??лилне? актив катнашы бел?н Мостафа авылы яшьл?рене? комсомол ячейкасы т?зел?. Шушы ук вакытларда ул, кулына корал алып, ирекле коммунарлар отряды составында кулак бандаларын тар-мар ит? операциял?ренд? катнаша.

1921 елны? аф?тле ??ен М. ??лил я?адан Оренбург ш???ренд? уздыра. К?зен аны, партияне? губерна комитеты рекомендациясе бел?н, Оренбург х?рби-партия м?кт?бен? урнаштыралар. Алты айдан м?кт?пне т?мамлагач, ул Халык м?гарифе институтына укырга кер?, л?кин, авырып китеп, тизд?н укуын ташларга м??б?р була. Аннан да бигр?к ул Казанга, татар м?д?ниятене? ?з?ген? ашкына.

1922 елны? к?зенд? М. ??лил Казанга кил?. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясенд? эшли, ? 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта т?рле ф?нн?рне? нигезл?ре бел?н танышу, алдынгы яшьл?р, язучылар арасында кайнау М. ??лилне? фикри ?сешен? ??м и?ат активлыгына у?ай йогынты ясый. Газета-журналларда аны? бер-бер артлы шигырьл?ре, м?кал?л?ре басыла, 1925 елда ис? «Барабыз» исемле беренче шигъри ?ыентыгы д?нья к?р?.

1925-1927 елларда М. ??лил ВЛКСМны? Орск ?яз комитетында, аннары Оренбург губерна) комитетында инструктор булып эшли! 1927 елда аны комсомолны? Б?тенсоюз ки??шм?сен? делегат итеп ?иб?р?л?р. Ки??шм?д? ул ВЛКСМ ?з?к Комитетыны? татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана ??м М?ск??д? эшл?рг? калдырыла. Бюроны? тапшыруы буенча М. ??лил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкен? ипт?шл?р» ??м «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша ??м 1932 елны? ахырына кад?р («Октябрь баласы» Казанга к?чеп, «Пионер кал?ме» исеме бел?н чыга башлаганчы) шул журналларны? ?аваплы редакторы булып эшли. Бер ?к вакытта ул 1927-1931 елларда I М?ск?? д??л?т университетыны? ?д?бият-с?нгать факультетында укып югары белем ала. 1929 елда М. ??лил партия сафына член булып кер?.

1933-1934 елларда М. ??лил М?ск??д? татар теленд? чыга торган «Коммунист» газетасыны? ?д?бият-с?нгать б?леген ?ит?кли. ?з?к газеталарда эшл?г?н елларда ул, журналист-х?б?рче буларак, к?п кен? промышленность предприятиел?рен?, колхоз-совхозларга бара» халыкны? .тюрмышы ??м хезм?те бел?н якыннан таныша. Болар ??мм?се аны? ?д?би и?атында билгеле бер чагылыш табалар. 1934 елда шагыйрьне? к?п кен? шигырьл?рен эчен? алган шактый зур ?ыентыгы («Орденлы миллионнар») басыла ??м шул ук елны «Стихи Мусы Джалиля» исеме бел?н сайланма шигырьл?ре беренче м?рт?б? рус теленд? чыга.

1935 елда М?ск?? д??л?т консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар ?зерл?? ?чен Татар опера студиясе оештырылгач, М. ??лилне шунда ?д?би б?лек м?дире итеп эшк? чакыралар. Шагыйрь ?зе ?чен я?а бу хезм?тк? д?ртл?неп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эченд? опера с?нгатене? специфик ?зенч?лекл?рен, классик опера ??м балет либреттоларыны? язылу хасиятл?рен профессиональ белгеч д?р???сенд? ?зл?штереп, студияд? зур оештыру эшл?ре алып бара: ?з тир?сен? дист?л?рч? шагыйрьл?рне ??м композиторларны туплый, аларны с?нгатьне? катлаулы тармагында и?ат ит?рг? рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларыны? тууына турыдан-туры и?ади ярд?мен к?рс?т?. 1938 елда студияд? укуын т?мамлап Казанга кайткач та М. ??лил опера театрыны? ?д?би б?лек ?ит?кчесе булып эшл?вен д?вам иттер?.

Композиторлар бел?н аралашу, музыка д?ньясы бел?н тыгыз б?йл?неш тоту ??лил и?атында я?а ?зг?решл?р тууга с?б?п була: ?с?рл?ренд? лирик ?ылылык, музыкальлек, н?фислек, халыкчан табигыйлек хасиятл?ре к?ч?я, ?ыр ??м романслар и?ат ит?г? игътибар арта. «Сагыну», «?ир ?ил?гем», «?ырым булсын б?л?гем», «Карашлары?» кебек хисл?рне? сафлыгы ??м тир?нлеге бел?н «аерылып торган шигырьл?р, композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкны? яраткан ?ырларына ?верел?л?р. ?дипне? и?атында б?тенл?й я?а жанр-драматик поэма жанры да барлыкка кил?. «Алтынч?ч» (1935-1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезенд? композитор Н. ?и?анов со?ыннан ?зене? атаклы операларын и?ат ит?.

М. ??лилне? 1934-1941 еллар арасында язган лирик шигырьл?ре, ?ырлары, «Хат ташучы» (1938), «Алтынч?ч» кебек поэмалары сугышка кад?рге татар совет поэзиясене? ?зенч?лекле бер казанышы буларак т?къдир ител?л?р.

1939 елда М. ??лил Татарстан Язучылар союзы идар?сене? ?аваплы секретаре итеп билгел?н?. Шул ук елны Казан хезм?т иял?ре аны ш???р советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышын ул шушы ?аваплы постларда эшл?г?н ??м?гать эшлеклесе ??м к?ренекле ?дип сыйфатында каршылый.

1941 елны? июль аенда М. ??лил армияг? алына. Башта ул Казан гарнизоны х?рби частенд? рядовой кызылармеец булып хезм?т ит?, аннары Курск ?лк?сенд?ге политработниклар ?зерли торган алты айлык курсларга укырга ?иб?рел?. Курск ?лк?сен? фашист гаск?рл?ре якынлашкач, курслар Татарстанны? Минз?л? ш???рен? эвакуациял?н?. 1941 елны? декабренд? курсларны т?мамлагач, ?лк?н политрук М. ??лил М?ск?? аша фронтка кит? (февраль, 1942), Ул Т?ньяк-к?нбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаны? алгы сызыктагы х?рби корреспонденты итеп билгел?н?. 1942 елны? июненд? Волхов юн?лешенд? барган канлы сугышлар вакытында, аларны? часте чолганышта калып, М. ??лил каты яраланган х?ленд? дошман кулына эл?г?. Шул к?нн?н патриот шагыйрьне? фашист тоткынлыгындагы газаплы ??м героик тормыш этабы башлана.

М. ??лил ??м ??лилчел?рне?, яшерен оешма т?зеп, фашизмга каршы алып барган героик к?р?ше, ка?арманлыклары турында дист?л?рч? китаплар - романнар, повестьлар драма ?с?рл?ре ??м поэмалар язылган, кинофильмнар т?шерелг?н. И? м??име: ??лил ??м аны? ипт?шл?ре ахыргы сулышларына кад?р ватан алдында турылыклы булып калалар ??м фашизмга каршы к?р?шт? ти?д?шсез рухи ныклык, батырлык ?рн?ге к?рс?т?л?р.

1944 елны? февраль аенда ??лилг? ??м аны? к?р?шт?шл?рен? Дрезденда суд була. Фашистик х?рби суд аларны, «д??л?тк? каршы ?имер? эше» алып баруда гаепл?п, ?лем ??засына х?кем ит?. Шул елны? 25 августында Плетцензее т?рм?сенд? унбер ??лилчене? гомере ?зел?.

1956 елны? 2 февраленд? СССР Верховный Советы Президиумы Указы бел?н Муса ??лилг? Ватан сугышы чорында к?рс?тк?н ти?д?шсез ныклыгы ??м батырлыгы ?чен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ? ?сирлект? тудырган поэтик и?аты - б?тен д?ньяга м?ш??р «Моабит д?фт?рл?ре» Ленин премиясен? лаек булды.

«Моабит д?фт?рл?ре» - ??лил поэзиясене? и? югары ноктасы. Моабит шигырьл?ренд? шагыйрьне? ш?хси образы, кичерешл?ре, ф?лс?фи уйланулары аша кеше рухыны? б?еклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек ??м хаклык тантанасына якты ышанычы, туган илен?, туган халкына чиксез м?х?бб?те га??еп зур эмоциональ к?ч ??м с?нгатьч? камиллек бел?н г??д?л?н?.

Моабит шигырьл?ре шагыйрьне ?д?биятны? б?тен д?нья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьл?р, СССРдагы барлык милли телл?рг? т?р?ем? ител?д?н тыш, инглиз, француз, испан, немец, гар?п, япон, венгр, румын, чех, корея ??м башка чит ил халыклары телл?ренд? д? кат-кат басылдылар.

М. ??лилне? ?д?би мирасы к?п милл?тле совет ?д?биятыны? кыймм?тле бер казанышы булып тора. Аны? ?с?рл?ре кешел?рд? матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны к?рерг? ??м шул матурлык ?чен к?р?шерг? чакыра.

М. ??лил 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого презентации
«Муса Җәлил »

МБОУ «Икшурминская кадетская школа – интернат имени Байкиева К.С. Сабинского муниципального района Республики Татарстан»    Тәрбия дәресе: Муса Җәлил -Татар халкының бөек улы. Автор : Гайсина Лейсан Ринатовна.

МБОУ «Икшурминская кадетская школа – интернат имени Байкиева К.С. Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Тәрбия дәресе: Муса Җәлил -Татар халкының бөек улы.

Автор : Гайсина Лейсан Ринатовна.

Максат:    1. Укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту; патриотик хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; 2.Патриот шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру .

Максат:

1. Укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту; патриотик хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү;

2.Патриот шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру .

Эпиграф “ Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр,  Шигыремдәге изге антына  Бар җырымны илгә багышладым ,  Гомеремне дә бирәм халкыма.”   М.Җәли л

Эпиграф

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр, Шигыремдәге изге антына Бар җырымны илгә багышладым , Гомеремне дә бирәм халкыма.”

М.Җәли л

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил  ( Муса Мостафа улы Җәлилов)  1906 нчы елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөнььяга килә. 1913 нче елда Мусаның этисе Мостафа абзый,ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгелләнә башлый. Оренбург өлкәсе. Мостафа авылы.

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил ( Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 нчы елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөнььяга килә. 1913 нче елда Мусаның этисе Мостафа абзый,ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгелләнә башлый.

Оренбург өлкәсе.

Мостафа авылы.

Муса Җәлил кызы Чулпан белән ЧУЛПАНГА … Без аталы-кызлы кавышырбыз Яшь аралаш көлеп, шатланып, Һәм карарбыз илдә давылдан соң Матурланып ал таң атканда. 1941, 19 август

Муса Җәлил кызы Чулпан белән

ЧУЛПАНГА …

Без аталы-кызлы кавышырбыз

Яшь аралаш көлеп, шатланып,

Һәм карарбыз илдә давылдан соң

Матурланып ал таң атканда.

1941, 19 август

Мусаның уку еллары Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән яыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. Муса – шәкерт.1917 ел.

Мусаның уку еллары

Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән яыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.

Муса – шәкерт.1917 ел.

Муса- комсомол оешмасы члены   Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, «Хөсәения» мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә.

Муса- комсомол оешмасы члены

Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, «Хөсәения» мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә.

Муса – ирекле комунарлар отряды составында

1919 елның октябрендә, Төркстан фронты политидарәсе органы «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. 1919 елның декабрендә М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920 елның январенда М. Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылы яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә. Шушы ук вакытларда ул, кулына корал алып, ирекле коммунарлар отряды составында кулак бандаларын тар-мар итү операцияләрендә катнаша.

Б әхет

Кулыма мин «кызыл кылыч»ны алсам, Шулай шуннан «кызыл фронт»ка барсам, Олуг бер дәрт белән сафка атылсам, Кулымны уртага, дошманга салсам, Бөтен куәт белән шунда сугышсам, Җиңелми мин һаман да алга барсам; Менә шунда берәр пуля очса-килсә, Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә, Үлем кулы килеп басса — егылсам, Җаным күккә-гарешкә очса-китсә —  Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул. Минем чөн зур олуг шан, зур бәхет ул, Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка, Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл-ү л!

Октябрь, 1919.

 

Муса Җәлил - Казанда   1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла. 1925 елда «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

Муса Җәлил - Казанда

1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла.

1925 елда «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

Муса Җәлил - «Пионер каләме» исемле журналның редакторы.   1925-1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губернасында комитетында инструктор булып эшли! 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана һәм Мәскәүдә эшләргә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча М. Җәлил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли. Бер үк вакытта ул 1927-1931 елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1929 елда М. Җәлил партия сафына член булып керә.

Муса Җәлил - «Пионер каләме» исемле журналның редакторы.

1925-1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губернасында комитетында инструктор булып эшли! 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана һәм Мәскәүдә эшләргә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча М. Җәлил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли. Бер үк вакытта ул 1927-1931 елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1929 елда М. Җәлил партия сафына член булып керә.

М. Җәлил - 1934 елдан  СССР Язучылар союзы члены М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

М. Җәлил - 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены

М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

Казан.  М. Җәлил  опера театрының  әдәби бүлек җитәкчесе    1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә. 1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.

Казан. М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе

1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә. 1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.

Әдипнең иҗатында яңа жанр-  драматик поэма жанры Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тоту Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була. «Сагыну», «Җир җиләгем», «Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән «аерылып торган шигырьләр, композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр. Әдипнең иҗатында бөтенләй яңа жанр-драматик поэма жанры да барлыкка килә. «Алтынчәч» (1935-1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә. «Алтынчәч» операсының беренче куелышы (1941). Алтынчәч – Г.Кайбицкая, Җик – Н.Даутов.

Әдипнең иҗатында яңа жанр- драматик поэма жанры

  • Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тоту Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була. «Сагыну», «Җир җиләгем», «Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән «аерылып торган шигырьләр, композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр. Әдипнең иҗатында бөтенләй яңа жанр-драматик поэма жанры да барлыкка килә. «Алтынчәч» (1935-1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә.

«Алтынчәч» операсының беренче куелышы (1941). Алтынчәч – Г.Кайбицкая, Җик – Н.Даутов.

М. Җәлил - Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре 1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында каршылый.

М. Җәлил - Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре

1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында каршылый.

М. Җәлил - Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның хәрби корреспонденты 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә.

М. Җәлил - Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның хәрби корреспонденты

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә.

1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана . Ъ 1 1943 нче елның декабреннән 1944 нче елның мартына кадәр Муса Җәлил тоткынлыкта булган 382 нче камера.  Үлем җәзасына хөкем ителгән  җәлилчеләр булган камера.

1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана .

Ъ 1

1943 нче елның декабреннән 1944 нче елның мартына кадәр Муса Җәлил тоткынлыкта булган 382 нче камера.

Үлем җәзасына хөкем ителгән

җәлилчеләр булган камера.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

М. Җәлил - Советлар Союзы Герое 1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.

М. Җәлил - Советлар Союзы Герое

1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.

«Моабит дәфтәрләре»- Җәлил шигъриятенең иң югары ноктасы    «Моабит дәфтәрләре”. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенче дәфтәрдә 50 шигырь тупланган.

«Моабит дәфтәрләре»-

Җәлил шигъриятенең иң югары ноктасы

«Моабит дәфтәрләре”. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенче дәфтәрдә 50 шигырь тупланган.

Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.      Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.

Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.

Муса Җәлил музее    Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган. Музей фонды составында: М.Җәлил тормышы һәм иҗат юлына багышланган басмалар, М.Җәлилнең басма әсәрләре, шагыйрьнең шәхси фотографияләре, хатлары, Советлар Союзы һәм Ленин премиясе лауреаты грамоталары саклана. Һәр елны 15 февраль көнне М.Җәлилнең фашистларда пленда булган чакта язылган “Моабит дәфтәрләре” тәкъдим ителә.

Муса Җәлил

музее

Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган. Музей фонды составында: М.Җәлил тормышы һәм иҗат юлына багышланган басмалар, М.Җәлилнең басма әсәрләре, шагыйрьнең шәхси фотографияләре, хатлары, Советлар Союзы һәм Ленин премиясе лауреаты грамоталары саклана. Һәр елны 15 февраль көнне М.Җәлилнең фашистларда пленда булган чакта язылган “Моабит дәфтәрләре” тәкъдим ителә.

Әйтче, Муса, шундый батырлыкны  Кай җиреңдә саклап йөреттең?  Кемнән алдың мондый горурлыкны?  Нинди ялкыннарда чыныктың?  Җиңәр өчен шундый дошманнарны  Корычтан булгандыр беләгең.  Сөйләр өчен палач битенә төкереп  Куш булгандыр синең йөрәгең.   Муса Җәлил һәйкәле.

Әйтче, Муса, шундый батырлыкны Кай җиреңдә саклап йөреттең? Кемнән алдың мондый горурлыкны? Нинди ялкыннарда чыныктың? Җиңәр өчен шундый дошманнарны Корычтан булгандыр беләгең. Сөйләр өчен палач битенә төкереп Куш булгандыр синең йөрәгең.

Муса Җәлил һәйкәле.

М.Җәлил:  “ Без үлемнән дә көчлерәк  булырга тиешбез”,- ди.

М.Җәлил: “ Без үлемнән дә көчлерәк булырга тиешбез”,- ди.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Воспитательный час на тему: "Муса ??лил - Татар халкыны? б?ек улы!"

Автор: Гайсина Лейсан Ринатовна

Дата: 10.11.2014

Номер свидетельства: 129275


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства