«К??елл?ребезд?ге якты йолдыз»
(Н?би Д??лине? 105 еллыгына багышланган ?д?би-музыкаль кич?.)
?и?азлау: шагыйрьне? портреты, аны? и?аты турында стена газетасы, проектор, монитор, матбугат материаллары.
Бию.
Укытучы: Х?ерле к?н, кадерле кунаклар, укучылар! Б?ген без монда яраткан шагыйребез, язучыбыз Н?би Д??лине иск? алу ??м аны? тууына 105 еллык юбилейны билгел?п ?т? ?чен ?ыелдык. Кич?безне башлап ?иб?рерг? р?хс?т итегез!
1 нче алып баручы: Татар халкы талантларга бай. Шул ис?пт?н ?дипл?рг? д?. ?мма к??елл?рд? якты йолдыз булып калганнары, еллар узса да, арабызда юклыгына ышанып булмый торган ш?хесл?р алай ук к?п т?гелдер. ?н? шундый якты ш?хесл?рд?н –Н?би Д??ли. Б?ген безд? кунакта Н?би Д??ли кызы Г?лфия ханым. Без сезне к?р?ебезг? бик шат ??м р?хм?тебезне белдер?без.(Ч?ч?кл?р бирел?)
2 нче алып баручы: Н?би Д??ли (Н?биулла Х?с?н улы Д??л?тшин) 1910 елны? 1 июненд? х?зерге ?лки районы Иске Камка авылында ярлы крестьян гаил?сенд? туган. Н?биуллага сабый чактан ук тормышны? б?тен ачысын татырга туры кил?: д?рт яшенд? чагында аны? ?тисе, бераздан ?нисе ?леп кит?, Н?биулла ятим кала.
1 нче алып баручы: 1921 елда 11 яшьлек Н?биулла, Царицын (х?зерге Волгоград) ш???рен? килеп, балалар колониясен? эл?г?. Шунда ?идееллык м?кт?пне т?мамлый, ФЗ? м?кт?бенд? укый.
2 нче алып баручы: Донбасс ш???ренд? металл ?шк?рт? заводында тимерче булып эшл?г?нд?, татар шахтерлары ?чен чыгарыла торган “Пролетар” газетасында х?б?рл?р, шигырьл?р, очерклар бастыра. Со?га таба ул ?зе д? шушы газета редакциясен? ?д?би хезм?тк?р булып эшк? кер? ??м армия хезм?тен? алынганчы шунда эшли.
“Донбасс токымы” поэмасыннан ?зек. (Х?мидуллин Гадел)
?ыр.
1 нче алып баручы:1935нче елда Н?би Д??ли Казанга кил? ??м Б?ек Ватан сугышы башланганга кад?р Татарстан республика яшьл?р газетасы “Яшь сталинчы” (х?зерге “Татарстан яшьл?ре”) редакциясенд? ?д?бият ??м с?нгать б?леге м?дире булып эшли.
2 нче алып баручы: 1937-1941 нче елларда Н?би Д??ли актив и?ат ит?, аны? д?рт шигырь ?ыентыгы д?нья к?р?.
“Б?хет турында” шигыре. (Гараева Лолита)
“Мо?лы гармун” ?ыры башкарыла. (Н.Д??ли с?зл?ре, Р.Яхин музыкасы). Гаязова Карина, Зарипова Суфия.
1 нче алып баручы: Тормыш аны утлы сиратлардан еш кич?рг?, кырыс сынауларда сынатмаска – сыкранмаска ?йр?тк?н. Изге туфрагыбызга м?керле дошман аяк басканны? икенче к?ненд? ?к ул сугышка кит?.
“Дошманнан ?ч алыгыз!” шигыре. (Сафина Дил?р?)
2 нче алып баручы: Авыр б?релешл?рне? берсенд? й?зл?г?н ипт?шл?ре бел?н чолганышта кала ??м тоткынлыкка т?ш?. Башта ул бернич? ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург ш???ре янындагы лагерьларда газап чиг?.
Н.Д??ли: (Сира?етдинов Дамир)
«Ми?а пуля тим?де, л?кин минем й?р?гем яраланды. Ул яра м??ге т?з?лм?с. Фашизм минем яшь гомеремне алып калды. Л?кин туган илем? булган м?х?бб?темне? бер ген? тамчысын да, фашизм минем й?р?гемн?н саркыта алмады. Мин тоткынлыкта туган илемне тагын да ныграк с?ярг? ?йр?ндем. Минем к?кр?гем дошманга н?фр?т бел?н тулды. Мин шул н?фр?тт?н фашизмга, аны? токымнарына утлы уклар ясап атармын. Мин сугыштан со? да фашизм бел?н к?р?шт? солдат булып кайтам»
1 нче алып баручы: Н?би Д??ли – гади солдат, гади ?сир т?гел, ул яшенне ?зен? тарткан им?н кебек – тормышны? драматик катлаулыгын б?тен тулылыгы бел?н ?з й?р?ге аша ?тк?рг?н кыю ир.
“Багана” шигыре. (Гатауллин Айдар)
2 нче алып баручы: 1945 нче елны? апреленд? Н.Д??ли бернич? ипт?ше бел?н лагерьдан кача ??м, фронт сызыгын ?теп, ?зебезнекел?рг? кушыла.Н?би Д??лине? шатлыгын гаил?сен? язган хатыннан к?р?без.
Н.Д??ли: (Сира?етдинов Дамир)
“Минем ?стемд? ?р-я?а х?рби кием. Башкаларны? киемн?ре тузган инде. ? мин ?ле я?а гына совет солдаты киеме киеп дошманга каршы к?р?шк? к?т?релдем. И? х?литкич елларда тоткынлыкта утырдым. Мине ипт?шл?рем килеп коткарды. ?ле кайчан гына фашист т?рм?сенд? ?лем сагалап торган иде. ? х?зер инде мин башкалар кебек ?к к?р?шк? бара алам. Минем ?чен бу - бик зур шатлык.”
1 нче алып баручы : Татар ?дипл?ре кал?м к?че бел?н д?, корал бел?н д? дошманны кыйнадылар. Алар окоп стеналарына с?ялг?н х?лд? яки ял с?гатьл?ренд? к?р?к ?сл?рен?, котелок т?пл?рен? куеп кыска-кыска хик?ял?р, сугыш очерклары, ялкынлы шигырьл?р и?ат иттел?р.
“?ч тамчы су турында баллада” с?хн?л?штер?.
1 нче алып баручы (басып): Сугыш аф?тен башыннан кичерг?н кешел?р кабат сугыш булуын беркайчан да тел?м?сл?р. Шунлыктан илебез халыклары ??рчак сугышка каршы. Кешелек д?ньясы тарих сабакларын онытырга тиеш т?гел. Без халкыбызны? батырлык ??м фидакарьлеген, зур югалту ??м корбаннарын кил?ч?к буыннарга да с?йл?п калдырырга бурычлы.
2 нче алып баручы: Б?ек Ватан сугышы т?м?млануга быел 70 ел тула. ?ин? б?йр?мн?ре тагын шаулап узар. Л?кин кешел?р й?р?генд? сугыш калдырган яра-??р?х?тл?р ?аман да сыкрый ?ле. Й?р?к яраларыбыздан ?аман да кан саркып тора.
Тын кал, ипт?ш!
Зур сынаулы еллар килг?н чакта
Белен? ик?н кемне? – кемлеге.
Бер минутлык тынлык бел?н
Иск? алыйк б?ген без сезне.
(бер минутлык ты?лык)
1 нче алып баручы: 1945 нче елны? декабренд? Н?би Д??ли Казанга кайта ??м 1956 нчы елга кад?р ш???рне? т?рле художество мастерскойларында р?ссам-биз??че булып эшли. 1956 нчы елдан ул язучы – профессионал сыйфатында ф?кать ?д?би и?ат эше бел?н ген? ш?гыльл?н?.
Бию.
2 нче алып баручы: ?ир язмышы, аны? кил?ч?ге, б?генгесе ?чен борчылу, тынычлык, азатлык ?чен к?р?ш, гади хезм?т кешесене? б?еклеген ??м акылын биекк? к?т?р? Н?би Д??ли и?атыны? т?п тематик эчт?леген т?шкил ит?.
“Мин ?ирд? калам” шигыре. (Билалова Камил?)
“ Уйна, кызым!” шигыре. (Ильина Аделина)
“Ана” шигыре. (Рыбакова Катя)
?ыр.
1 нче алып баручы: Н?би Д??ли – курчак театры ?чен пьесалар, балалар ?чен хик?я, повесть, н?сер, юмореска, фельетон, ист?лек язмалары авторы буларак та укучыларга яхшы таныш.
“?ырлап узган ??й” пьесасын с?хн?л?штер?.
2 нче алып баручы: 1989 елны? 18 маенда Н?би Д??ли безне? арабыздан китеп барды. 1990 елда гына ул “Фашистларны? Бухенвальд – Дора ?лем лагерьларында фашистларга каршы азатлык к?р?шенд? катнашучы» медале бел?н б?л?кл?н?.
1 нче алып баручы: Н?би Д??ли б?ген безне? арабызда булмаса да, ул безне? к??елл?ребезд? яши. Ул ?зене? шигырьл?рен? охшаган. Алар кебек ?к ярсу-кайнар, ?ор ??м мо?лы. И?аты бел?н якыннанрак танышкан саен, аны? яш??не, тормышны, ватанын яратучы, ??рвакыт х?р?к?тк? омтылучан, тынгысыз бер ?ан булуын к?р?без.
2 нче алып баручы: Х?зер ?тисе турында ист?лекл?р бел?н уртаклашу ?чен с?зне Г?лфия ханымга бир?без.
Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие "К??елл?рд?ге якты йолдыз" (на татарском языке) »
«Күңелләребездәге якты йолдыз»
(Нәби Дәүлинең 105 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә.)
Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, аның иҗаты турында стена газетасы, проектор, монитор, матбугат материаллары.
Бию.
Укытучы: Хәерле көн, кадерле кунаклар, укучылар! Бүген без монда яраткан шагыйребез, язучыбыз Нәби Дәүлине искә алу һәм аның тууына 105 еллык юбилейны билгеләп үтү өчен җыелдык. Кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез!
1 нче алып баручы: Татар халкы талантларга бай. Шул исәптән әдипләргә дә. Әмма күңелләрдә якты йолдыз булып калганнары, еллар узса да, арабызда юклыгына ышанып булмый торган шәхесләр алай ук күп түгелдер. Әнә шундый якты шәхесләрдән –Нәби Дәүли. Бүген бездә кунакта Нәби Дәүли кызы Гөлфия ханым. Без сезне күрүебезгә бик шат һәм рәхмәтебезне белдерәбез .(Чәчәкләр бирелә)
2 нче алып баручы: Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә хәзерге Әлки районы Иске Камка авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Нәбиуллага сабый чактан ук тормышның бөтен ачысын татырга туры килә: дүрт яшендә чагында аның әтисе, бераздан әнисе үлеп китә, Нәбиулла ятим кала.
1 нче алып баручы: 1921 елда 11 яшьлек Нәбиулла, Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәренә килеп, балалар колониясенә эләгә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлый, ФЗӨ мәктәбендә укый.
2 нче алып баручы: Донбасс шәһәрендә металл әшкәртү заводында тимерче булып эшләгәндә, татар шахтерлары өчен чыгарыла торган “Пролетар” газетасында хәбәрләр, шигырьләр, очерклар бастыра. Соңга таба ул үзе дә шушы газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә керә һәм армия хезмәтенә алынганчы шунда эшли.
“Донбасс токымы” поэмасыннан өзек. (Хәмидуллин Гадел)
Җыр.
1 нче алып баручы:1935нче елда Нәби Дәүли Казанга килә һәм Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр Татарстан республика яшьләр газетасы “Яшь сталинчы” (хәзерге “Татарстан яшьләре”) редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.
2 нче алып баручы: 1937-1941 нче елларда Нәби Дәүли актив иҗат итә, аның дүрт шигырь җыентыгы дөнья күрә.
“Бәхет турында” шигыре. (Гараева Лолита)
“Моңлы гармун” җыры башкарыла. (Н.Дәүли сүзләре, Р.Яхин музыкасы). Гаязова Карина, Зарипова Суфия.
1 нче алып баручы: Тормыш аны утлы сиратлардан еш кичәргә, кырыс сынауларда сынатмаска – сыкранмаска өйрәткән. Изге туфрагыбызга мәкерле дошман аяк басканның икенче көнендә үк ул сугышка китә.
“Дошманнан үч алыгыз!” шигыре. (Сафина Диләрә)
2 нче алып баручы: Авыр бәрелешләрнең берсендә йөзләгән иптәшләре белән чолганышта кала һәм тоткынлыкка төшә. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәре янындагы лагерьларда газап чигә.
Н.Дәүли: (Сираҗетдинов Дамир)
«Миңа пуля тимәде, ләкин минем йөрәгем яраланды. Ул яра мәңге төзәлмәс. Фашизм минем яшь гомеремне алып калды. Ләкин туган илемә булган мәхәббәтемнең бер генә тамчысын да, фашизм минем йөрәгемнән саркыта алмады. Мин тоткынлыкта туган илемне тагын да ныграк сөяргә өйрәндем. Минем күкрәгем дошманга нәфрәт белән тулды. Мин шул нәфрәттән фашизмга, аның токымнарына утлы уклар ясап атармын. Мин сугыштан соң да фашизм белән көрәштә солдат булып кайтам»
1 нче алып баручы: Нәби Дәүли – гади солдат, гади әсир түгел, ул яшенне үзенә тарткан имән кебек – тормышның драматик катлаулыгын бөтен тулылыгы белән үз йөрәге аша үткәргән кыю ир.
“Багана” шигыре. (Гатауллин Айдар)
2 нче алып баручы: 1945 нче елның апрелендә Н.Дәүли берничә иптәше белән лагерьдан кача һәм, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләргә кушыла.Нәби Дәүлинең шатлыгын гаиләсенә язган хатыннан күрәбез.
Н.Дәүли: (Сираҗетдинов Дамир)
“Минем өстемдә өр-яңа хәрби кием. Башкаларның киемнәре тузган инде. Ә мин әле яңа гына совет солдаты киеме киеп дошманга каршы көрәшкә күтәрелдем. Иң хәлиткич елларда тоткынлыкта утырдым. Мине иптәшләрем килеп коткарды. Әле кайчан гына фашист төрмәсендә үлем сагалап торган иде. Ә хәзер инде мин башкалар кебек үк көрәшкә бара алам. Минем өчен бу - бик зур шатлык.”
1 нче алып баручы : Татар әдипләре каләм көче белән дә, корал белән дә дошманны кыйнадылар. Алар окоп стеналарына сөялгән хәлдә яки ял сәгатьләрендә көрәк өсләренә, котелок төпләренә куеп кыска-кыска хикәяләр, сугыш очерклары, ялкынлы шигырьләр иҗат иттеләр.
“Өч тамчы су турында баллада” сәхнәләштерү.
1 нче алып баручы (басып): Сугыш афәтен башыннан кичергән кешеләр кабат сугыш булуын беркайчан да теләмәсләр. Шунлыктан илебез халыклары һәрчак сугышка каршы. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Без халкыбызның батырлык һәм фидакарьлеген, зур югалту һәм корбаннарын киләчәк буыннарга да сөйләп калдырырга бурычлы.
2 нче алып баручы: Бөек Ватан сугышы тәмәмлануга быел 70 ел тула. Җинү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора.
Тын кал, иптәш!
Зур сынаулы еллар килгән чакта
Беленә икән кемнең – кемлеге.
Бер минутлык тынлык белән
Искә алыйк бүген без сезне.
(бер минутлык тыңлык)
1 нче алып баручы: 1945 нче елның декабрендә Нәби Дәүли Казанга кайта һәм 1956 нчы елга кадәр шәһәрнең төрле художество мастерскойларында рәссам-бизәүче булып эшли. 1956 нчы елдан ул язучы – профессионал сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Бию.
2 нче алып баручы: Җир язмышы, аның киләчәге, бүгенгесе өчен борчылу, тынычлык, азатлык өчен көрәш, гади хезмәт кешесенең бөеклеген һәм акылын биеккә күтәрү Нәби Дәүли иҗатының төп тематик эчтәлеген тәшкил итә.
“Мин җирдә калам” шигыре. (Билалова Камилә)
“ Уйна, кызым!” шигыре. (Ильина Аделина)
“Ана” шигыре. (Рыбакова Катя)
Җыр.
1 нче алып баручы: Нәби Дәүли – курчак театры өчен пьесалар, балалар өчен хикәя, повесть, нәсер, юмореска, фельетон, истәлек язмалары авторы буларак та укучыларга яхшы таныш.
“Җырлап узган җәй” пьесасын сәхнәләштерү.
2 нче алып баручы: 1989 елның 18 маенда Нәби Дәүли безнең арабыздан китеп барды. 1990 елда гына ул “Фашистларның Бухенвальд – Дора үлем лагерьларында фашистларга каршы азатлык көрәшендә катнашучы» медале белән бүләкләнә.
1 нче алып баручы: Нәби Дәүли бүген безнең арабызда булмаса да, ул безнең күңелләребездә яши. Ул үзенең шигырьләренә охшаган. Алар кебек үк ярсу-кайнар, җор һәм моңлы. Иҗаты белән якыннанрак танышкан саен, аның яшәүне, тормышны, ватанын яратучы, һәрвакыт хәрәкәткә омтылучан, тынгысыз бер җан булуын күрәбез.
2 нче алып баручы: Хәзер әтисе турында истәлекләр белән уртаклашу өчен сүзне Гөлфия ханымга бирәбез.